Математика «1-1000 гә кадәр саннар эчендә кушу һәм алуны ныгыту»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат zip
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Питрәч районы Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбе

Тема : « 1- 1000 гә кадәр саннар эчендә кушу һәм алуны ныгыту».


3 нче А сыйныфында

математикадан үткәрел-

гән ачык дәрес планы.

Укытучы:Галиуллина В.Р.


2014 нчы ел, апрель.

Максат:

- 1 -1000 гә кадәрге саннарны кушу ,алуга карата булган белемнәрен ныгыту;

- телдән исәпләү күнекмәләрен камилләштерү;

- мисал һәм мәсьәлә чишүне ныгыту ,логик фикер йөртергә һәм нигезле нәтиҗәләр ясый белүләрен үстерү;

- уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү;

- математика фәненә кызыксыну тәрбияләү;

Җиһазлау: мультимедиапроектор, экран,компью-

тер, тестлар, перфокарта,карточка.

Материал: Математика 3 класс,65, 66нчы бит.

Дәрес барышы.


  1. Оештыру.

-Хәерле көн, укучылар! Яхшы кәеф, шат күңел белән дәресебезне башлап җибәрәбез. Шушы яхшы кәефләрне дәрес дәвамында саклап, дәрестән соң да күңелләр күтәренке калсын өчен дәрестә игьтибарлы булыйк, тырышып эшлик. Бүгенге дәресебез башка көннәрдән аерылып торыр, чөнки бүген бездә кунаклар бар. Алар безнең ничек эшләвебезне, ниләр белүебезне күзәтерләр.Каушап калмыйк.
II.Актуальләштерү. Хәзер безнең математика дәресе. Максатыбыз: 1- 1000 гә кадәр саннар эчендә кушу һәм алуны кабатларбыз.Мисаллар, мәсьәләләр чишәрбез,белемнәрне тирәнәй- тербез.
  1. Телдән исәпләү.
Хәзер тактага карыйбыз.Нәрсәләр күрәбез? (СЛАЙД) Телдән исәплибез.
15х2 25х4 90: 2 70: 35 10х9
30(й) 100(о) 45(м) 2(р) 90(ы)

200+200 120-100 150+50 340+50 540-40
400(и) 100(к) 200(м) 390(ә) 590(к)
  • Нәрсә килеп чыкты?
  • Әйе,безгә буген тәгәри-тәгәри йомры икмәк килгән. Ул безгә
бик таныш, аның турында укыганыбыз бар. -Кайсы әкияттән әле ул? -Йомры икмәк безгә буш килмәгән.Биремнәр алып килгән.Шул биремнәрне үтәсәк ,ул безне үзе белән сәяхәткә алып барыр.
2.Число,сыйныф эше. Матур язу күнегүләре. 5 , 96, 251, 500, 8, 71, 999, 400.
а) Балалар без нинди саннар яздык? (1 ур. 2 ур. 3 ур. түгәрәк) б) 1 урынлы, 2 урынлы, 3 урынлы, түгәрәк саннарны укы. 5 8 96 71 251 999 500 400
3.Саннарны разряд кушылучылары суммасы белән алыштыр.
1 рәт 2 рәт 3 рәт 320= 509= 690= 235= 444= 757=
-Балалар без Йомры икмәкнең биремнәрен үтәдек.Хәзер инде Йомры икмәк белән сәяхәткә барырга да була.Ләкин аңа кадәр ял итеп алыйк. ФИЗМИНУТКА
4. Юлга кузгалдык.Урманга барып җиттек. Йомры икмәк кем белән очраша икән? Без аны табышмакны укып белербез. Алгы тәпие кыска, Соры тунын сала да, (СЛАЙД) Чабарга ул бик оста. Ак тунын кия кышка.(Куян)
Куян Йомры икмәкне болай гына җибәрми, аның да биремнәре бар.Булышабызмы? -Тестлар белән эш.(Вариантлап эшләү,тикшерү) (СЛАЙД) (СЛАЙД) 5.Табышмак. Сорыдыр төсе, Урманда йөри, (СЛАЙД) Үткендер теше. Бозаулар эзли. (Бүре)
-Дәреслек белән эш. -Мисаллар чишү.№ 12 (65 нче бит) (Вариантлап эшләү,тикшерү)
6.Табышмак. Килә бер батыр атлап Урманда йөри (СЛАЙД) Аягы баса лап-лап. Умартадан бал көри.(Аю)

-Аю мәсьәлә чишмичә җибәрми.Булышыйк,әйдәгез! - Мәсьәлә бирелгән.Дәреслек, 66 нчы бит, № 15. Тәрбия моменты.
Алмагач - 96 т. ? тапкыр күбрәк Слива - ? 64 төпкә кимрәк
  1. 96 - 64 = 32 (т.) - слива
  2. 96 : 32 = 3 ( тапкыр күбрәк) -алмагач
Җавап: алмагач 3 тапкыр күбрәк.
ФИЗМИНУТКА
  1. Табышмак.
Көлтә-көлтә койрыгым, Кетәклеккә кереп мин (СЛАЙД) Селки-селки барамын. Тавык-чеби аламын .(Төлке)
-Перфокарталар белән эш.(Вариантлап эшләү,тикшерү)(СЛАЙД)
1 вариант. 2 вариант.
5 дм = см 2 м = см 1 сәг = мин 4 см = мм 1 кг = г 2 сәг = мин 7 м = дм 1 тәүл = сәг

  1. Балалар , төлке нинди ул? (Хәйләкәр)
-Ул безне бер бирем белән генә җибәрми.Аның тагын бер биреме бар икән.
-Логик фикерләүгә мәсьәләләр.(СЛАЙД) а) 1 чыршы орлыгыннан ничә гөмбә үсә? б) Алтын кайчан алты була? в) Нәрсә авыррак: 1 кг тимерме яки 1 кг мамыкмы? г) Динә белән Гөлүсә әбиләренә кунакка килделәр.Динә кунакта 1 атна, ә Гөлүсә 7 көн торды. Кайсы озаграк торган?
-Төлке безне җибәрде.
9.Йомгаклау. -Сәяхәткә кая бардык? -Урманны нишләргәкирәк? -Ул безгә нәрсә бирә? -Дәрестә нәрсәләр эшләдек?
10.Өй эше. № 18 , 66 нчы бит. 11. Билге кую. 12. Өстәмә эш.
Таблица белән эш.

а
640
120
250
500
100
300
в
60
50
250
300
70
25
а + в








Р
Ә
Х
М
Ә
Т



© 2010-2022