Праздник Азбуки-Әлифбы Прощай, Азбука!

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

"Норма урта гомуми белем мәктәбе"






"Әлифба һәм Азбука дәреслекләре белән хушлашу кичәсе"

1 б сыйныфы өчен бәйрәм сценарие

Праздник Азбуки- Әлифбы Прощай, Азбука!





Класс җитәкчесе : Гатауллина Д.М.

Норма 2014-15 уку елы

Әлифба бәйрәме - 2015.

Булат йөгереп керә:

Заходите, проходите!
Путь свободен к празднику.
Приглашаем вместе с нами
Попрощаться с Азбукой!
Если скуку ты оставил
И сомненья позади,
Если с другом не слукавил,
Заходи!
Если лень свою оставил,
Нарушенья позади,
То смелей скорее в класс
Заходи!

(матур көй астында укучылар тезелеп керә).

Миниханова Алина:

1 б дигәннәре

Ул без булабыз инде,

Зур алкышлар белән

Каршылагыз сез безне

Ш. Булат.

"Замана баласы" - дибез.

Кем соң ул? Нинди була?

-Бездә ул менә мондыйрак,

Таныш бул, тыңлап кара.

Өсте-башы пөхтә аның,

Игътибарлы карашы.

Йөзе якты, сүзе татлы,

Бу - замана баласы.

Килә аның бар фәннән дә

Төпле белем аласы.

Күп укый ул, күпне белә,

Бу - замана баласы.

Чит телләрне өйрәнергә

Вакыт кайдан табасы?

Ә ул таба, барын ала,

Бу - замана баласы.

Х. Зилә.

Белергә тели иленең

Үткәнен, бүгенгесен

Тырыша ул киләчәктә

Чын хуҗа булыр өчен.

Үзе яшәгән заманнан

Килми артта каласы

Һәр яңалык кызык аңа,

Бу - замана баласы.

Гимназия, колледжларда

Килә белем аласы.

Зур белемгә омтылучы,

Ул - замана баласы.

И. Диния.

Юк аңа эшнең авыры,

Яманы, аламасы.

Бар эшкә дә кулы ята,

Бу - замана баласы.

Киләчәктә милләтенең

Зыялысы буласы.

Җырчы да ул, биюче дә,

Бу - замана баласы.

Бу сезгә безнең хәлләрнең

Кызыгы, яңалары.

Үсә бездә менә шундый

Замана балалары.

Укытучы: Менә шундый акыллы, алдынгы фикерле, күп белергә теләүче, яңалыкка омтылучы, сәләтле, замана белән бергә атлаучы укучыларны каршы алды Норма урта мәктәбе быелгы уку елында. Һәм менә алар бүген сезнең каршыгызда зур сынаулар аша узып, Әлифба белән саубуллашырга җыелдылар.

Кадерле әти-әниләр, хөрмәтле кунаклар! Бүген безнең мәктәптә зур бәйрәм - 1б сыйныф укучыларының Әлифба белән саубуллашу кичәсе.

Әлифба бәйрәме - беренчеләрнең ярты еллык эшенә йомгак ясау тантанасы ул. Классыбызда 18 укучы - 18 йолдыз. Аларның һәрберсе үзенчәлекле, һәрберсе талантылы, һәрберсе сәләтле, һәрберсе үзенәш күрә бер йолдыз.

Бүген без горурланып әйтә алабыз: балаларның барысы да укырга, язарга өйрәнде. Алай гына да түгел: укучылар матур итеп сөйләргә; дөрес аралашырга, үз фикерләрен җиткерә белергә, җырларга, биергә, әдәпле булырга; иптәшләре белән дус яшәргә; ярдәмчел булырга өйрәнделәр.

Хөрмәтле ата-аналар! Әлифба бәйрәме, сезнең өчен дә зур тантана ул. Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез зур! Бәйрәмегез котлы булсын!

Иванов Ильдан:

Әлифбам- беренчесе

Әнием күк кадерлесе

Юл күрсәтте белемгә

Өйрәтте гаделлеккә.

Әбү Бәкр:

Әтием, әнием теле белән

Башладым юл башымны

Шуңа күрә йөзем нурлы,

Киләчәгем өметле.

Е. Ангелина

Күч безнең күңелгә, Җыр яме, җир яме! Рәхим ит, түрдән уз, Әлифба бәйрәме!

Укытучы:

Здравствуйте, взрослые!

Здравствуйте, дети!

День необычный сегодня на свете -

Музыка всюду, улыбки и смех -

Азбука открыла двери для всех.

И не грустите, девчонки, мальчишки,

По играм, затеям и сказочным книжкам,

Сегдня всё начинается,

В страну Знаний мы отправляемся!

Дорогие ребята, уважаемые гости! Сегодня у нас необычный урок-прздник. Урок, на котором мы прощаемся с первыми вашими учебниками - Әлифбой и Азбукой. Я вас приглашаю совершить кругосветное путешествие по ней.

Какой вид транспорта перед вами?

Как вы думаете на чем мы сегодня будем путешествовать? На корабле, так как нас много.

Вот мы и на корабле. Перед нами бесконечное море знаний.

Капитан корабля к отплытию готов?

Товарищи матросы, вы готовы?

Тогда поплыли.


  • Укучылар ниндидер утрау күренә түгелме соң? Капитан карый.
  • Бу - мультфильмнар утравы.
Ляпольт белән тычкан керә. А.б. Укучылар, болар кемнәр, таныдыгызмы? Нинди мультфильм геройлары алар? - Укучылар, китапны ертырга ярыймы? Китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, китапны ничек сакларга кирәклеге турында сез беләсез. Китапны ничек сакларга кирәк, кайсыгыз әйтә? - Тычкан, синең кулыңда нинди китап икәнен беләсеңме соң син? - Әлифба китабы. - Ә бездә нинди бәйрәм икәнен беләсезме? - Бездә бүген зур бәйрәм - Әлифба белән саубуллашу кичәсе. Китапларга мәхдхия җырлыйбыз, ә син укучыларга начар үрнәк күрсәтәсең? Син әнә безнең укучыларга кара һәм яхшылыкка өйрән. Йөзәбез, йөзәбез. Алда - әлифба утравы.

Әлифба керә . (музыка астында)

Исәнмесез, минем нәни дусларым. Мин бүген зур бәйрәмгә килдем. Мин Әлифба, таныйсызмы, Танымыйм дип тормыйсызмы? Юктыр-юктыр , ышанам, Сезне күреп шатланам. Исемдә һәрберегезнең Күңелле йөзләрегез. Яхшы дигәч ,укытучыгыз, Елмайды күзләрегез. Хәзер инде зур кешеләр, Балалар, булдыгыз сез. Төрле-төрле китапларны Яратып укырсыз сез .

Әлифба. Рәхмәт, кадерле укучыларым. Сез инде барлык авазларны, хәрефләрне беләсез икән. Сезгә минем дәреслегем ошадымы? Дәреслекнең аерым битләрен ничек истә калдырдыгыз икән? Сезнең белемнәрегезне тикшерим әле.

  • Нинди аваздан сүз башланмый? (ъ, ь, ң)

  • Курайда уйнаучы моңлы малайның исемен әйтегез. ( Айнур.)

  • Тубы суга төшеп киткән кызның исемен әйтегез. (Әминә.)

  • Шигырнең ахырын тәмамлагыз:

Тавы, тавы текә икән,

Тавыклары симез икән.

Тавыклары эре-эре

(Йомыркалар сала икән.)

Тизәйткечтәге әнинең исенме ничек?

Минем әни (Фирая)

Фермада сыер сава.

Иртән, көндез карадык,

Сыерларын санадык.

1. "Йомраннар" хикәясе кайсы хәреф битендә урнашкан? (й) 2. "Сабантуй" шигыре минем кайсы хәрефем битендә? (б) 3. Минем иң соңгы битемдә нинди шигырь белән таныштыгыз? (Татарлар) 5. Үз көченә нык ышанып, ташбакадан да артта калган куян турындагы әкиятнең исемен әйтегез. (Ташбака белән Куян) Минем битләремдә танышкан табышмакларны хәтерлисезме, балалар? 6. Җем-җем итә Җемелдәп китә. (яшен) 7. Йомры- йомшак сары йомгак Тәгәрәп йөри чирәмдә. (чеби) 8. Хәбәрләр ташып тора Араны тоташтыра (хат) 9. Тукайга да, Җәлилгә дә Сәйдәшкә дә куйганнар. Нәрсә соң ул туганнар? (Һәйкәл) 10. Көн йөри, төн йөри Бер атлам җир китә алмый.. (сәгать)

Балалар, сез инде күп укып, күп нәрсәләр белән таныштыгыз, ә менә минем исемемдә нинди хәрефләр яшеренгәнен беләсезме икән? Укучылар хәрефләр белән чыгалар (ӘЛИФБА)

Әбүбәкр Лядова Әдилә

Ә. Әтәчем иртән тора Л Күзләремнән яшьләр чыкты ,

Һава ярып кычкыра . Капкан идем лимонны .

Ашыгырга куша ул Сары булгач , бик тәмле дип

Мәктәп - белем иленә. Белгән идем мин аны .

Илдан Е. Ангелина

И И хәрефе ипидә бар , Ф Ябалакның зур күзләре

Бар ул ил һәм иректә . Ялтырый караңгыда.

И хәрефе икелегә Ф хәрефенә бик охшаган

Укымаска өйрәтә . Туп - туры караганда .

Сәйдәш Г. Әдилә

Б Бәр барабан , уйна быргы , А Әлифба башлана

Бар кешеләр ишетсен . Сузып А авазын .

Б дан башка бәйрәм югын А - ана , а - авыл

Барчасы күреп китсен . А - Ватан , А - Казаным .

Закиева

Сәнгатьле итеп сөйләргә,
Аңлаешлы укырга,
Табышмаклар чишәргә
Өйрәттең син, Әлифба.

Эльвина

Ә малайларга Әлифба
Өйрәтте җитез булырга
Батыр, кыю кешеләрдән
Үрнәк алып торырга
Дамир

Кызларны ул зур ярдәмче,
Булышчы булсын диде.
Эшләгән һәрбер эшләре
Елмаеп торсын диде.

Әмир

39 хәреф белән
Таныштык без дәрестә.
Олы ярдәмче булдың син, эмир
Рәхмәт инде, Әлифба!
Җыр: "Әлифба".

Әлифба. Бик зур рәхмәт, дусларым,минем утрауда сезгә ошадымы? Мин сезгә уңышлар теләп, сезнең белән саубуллашам.

  • Укучылар йөзәбез, йөзәбез. Карагыз әле, карагыз .

  • Безнед каршыда - математика утравы.

Ялкау Малай: Әй, нишлисез монда? Нәрсәгә дип барыгыз да җыелдыгыз? (әле кызларның чәчен тарта, әле малайларның аркасына төртеп борчып йөри). Укытучы: Абау, кем бу? Нинди тәртипсез малай бу? Ишек шаку юк, исәнләшү юк, атылып - бәрелеп килеп керде дә, әллә нинди ямьсез сүзләр белән сөйли башлады. Кем син? Башлангыч сыйныф укучысыдыр бәлки? Өй эшләрен дә хәзерләп йөрми торгансыңдыр әле? Малай: Мин укучы түгел, ләкин укучы булсам да өй эшләрен эшләмәс идем. Сез дә эшләмәгез. Нәрсәгә ул өй эше? Рәхәтләнеп уйнамыйча. Укытучы: Кем соң син, ә? Безнең балаларны нигә эшәкелеккә өйрәтеп йөрисең? Малай: Танымыйсызмы? (көлә) Белмәсәгез, белегез. (Кофтасын салып ыргыта, мин - ялкау. (аркасында язуы). Ялкау булам мин. Сезнең классыгызда бөтенләйгә калырга дип килдем. Укытучы: (малайның кофтасын алып бирә) Ә менә ни өчен шундый тәртипсез, таркау икән ул. Ишек шакып керәсен дә белми, исәнләшә дә белмәде, балаларны кыерсытты, өй эшләрен эшләмәскә өйрәтеп маташты. Бары тик " 2" легә укучы гына эшли ала бу эшләрне. Балалар, безнең арабызда андый бала бармы соң? Балалар: Юк, Юк.

Укытучы: Дөрес балалар, безнең класста андый укучы юк. Димәк, Ялкау, без сине кабул итмибез. Син безгә кирәк түгел.

Ялкау. Ялкау булсам да математиканы бик яратам, сезнең арада матемтаика яратучылар бармы икән тикшерим әле. Бәлки бер ялкау

Әни уенчыклар алган,

Балаларга тараткан.

Оксанага ул биргән шар,

Илназга самовар.

Артем улына барабан,

Индира кызына диван,

Санагыз әле, дуслар,

Күпме уенчык булган? 4

2) Керпе гөмбәгә барган

9 ак гөмбә тапты

3 не куйды энесенә

Калганын кәрзиненә.

Керпе ничә гөмбәне кәрзиненә

куйган? (6)

3) 7 малай урамга

Чыкты футбол уйнарга

3 әү килде тагын да

Исәплә син барын да! (10)

4) Айдар китте урманга

Тәмле җиләк җыярга

Менә 10 җиләк тапты

5 не авызга капты.

Ничә калыр чиләккә? (5)

5) Ак каенда 3 чыпчык

Түбәдә 5 сыерчык.

Әйтмәс микән берегез,

Барысы ничә кошчык? (8)

Миңа сезнең янда бик ошап китте әле. Сезнең янда мин дә калам.

А.б. Әйдә ялкау математик безнең белән сәяхәткә чыгасыңмы?

Ялкау. Әлбәттә, дусларымны авырлыклар алдында калдырмыйм инде мин хәзер,


Укытучы: Укучылар, без сезнең белән дуслык төшенчәсе турында күп сөйләштек. Дус - сүзен сез ничек аңлыйсыз? (Ихтияҗларның, карашларның, фикерләрнең уртаклыгына, үзара рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итү һ.б. хисләргә нигезләнгән мөнәсәбәт). Менә сез бер-берегез белән дуслар. Ә сез беләсезме китаплар шулай ук бер-берсе белән дус булаллар икән. Әлифбаның иң якын дусты кем дип уйлыйсыз? Дөрес, Азбука. Ул Әлифбаның гана түгел, сезнең дә якын дустыгыз. Киләсе утрау да - Остров АЗБУКИ дип атала.

Матур музыка астында Азбука керә.

Здравствуйте, первоклассники? ! Я книга школьная - «Азбука»:
Рисунки, буквы, точки,

Коротенькие строчки.

Тому, кто хочет много знать,

Кто хочет книги прочитать

Про реки, звезды и моря -

Не обойтись вам без меня.

С вами очень подружиться

Мне хотелось с первых дней,

Чтоб могли мы научиться

Книжки все читать скорей.

Я - учитель. Я- помощник.

Первая ступень в пути,

Много книг прочтете в жизни,

Чтобы смысл её найти!

Ведущий: Уважаемые дети, а чему вы научились в течении полугода? Что нового узнали? Расскажите, пожалуйста об этом родителям и Азбуке.

Булат.

С тобою, «Азбука», я в первый раз
Пришел в свой первый светлый класс.
Я эту книгу полюбил,
Я в ней все буквы изучил,
И как мне радостно сказать:
«Умею я теперь читать!».

Алина. Как хорошо уметь читать -
Не надо к маме приставать,
Не надо умолять сестрицу:
«Ну почитай еще страницу!».
Не надо звать, не надо ждать,
А можно взять и прочитать.

Азбука. Ребята, а вы знаете какие буквы спрятаны в моём имене?

Ильяс Буква А, буква А,
Алфавита голова,
Знает Вова, знает Света
А похожа на ракету
Булат Буква Б проснулась рано,
Буква Б бочонок с краном,
Умывайся, будь здоров,
Богатырь Борис Бобров!

Зиля З - не просто завитушка,
З - пружина, крендель, стружка.

Амир Сигнальщик держит два флажка.
С флажками он, как буква К.

Дамир У - сучок. В любом лесу
Ты увидишь букву У.

Муса. Буквы все от А до Я - 33 богатыря!
Буквы все мы твёрдо знаем,
Сами пишем и читаем.
Мы простились с Букварём
Книжки новые берём.
10. Любит школу весь наш класс
Папы, мамы хвалят нас.
Впереди уроков много -
Ждёт нас дальняя дорога.
Чтобы жить на пользу людям, (хором)
Хорошо учиться будем!

Песня «Букварь»

  • Капитан 1 б класса. Как ваше путешествие? Оно вам понравилось? Препятствия на пути не втречались? Вы готовы остаться на острове ДРУЖБЫ? Этот остров сокровищ вас встречает.

  • Без - 1б отряды. Наш отряд - Лучики. Наш девиз: _______________________________

Наша клятва

Барысы бергә Сезнең алда сүз бирәбез
Тырыш булырга
Ялкауланмаска. ;
Артта калмаска.
"2" ле алмаска.
Алмабыз һич тә
Укырбыз "5" кә
Вәгъдәне үтәрбез
Теләккә җитәрбез
Туган илгә хезмәт итәрбез.

Наш гимн: Классная компания җыры



Рәхмәт сезгә, балалар. Тырыштыгыз, ярыштыгыз, сыналмадыгыз. Алга таба да бердәм булыгыз, яхшы укыгыз, апагызны яратыгыз, әти - әни йөзенә кызыллык китермәгез!

- Вот и подошел конец путешествию. Но мы только прощаемся с первой вашей книгой, а впереди вас ждет множество путешествий по другим замечательным учебникам.


-



© 2010-2022