Сценарий «Соңгы кыңгырау»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Филиал МБОУ «Верхнешипкинская СОШ» «Имянлебашская

НОШ» Заинского муниципального района РТ

учитель начальных классов Шадыбаева Фарида Сибгатулловна




«Соңгы кыңгырау"

4нче сыйныф укучыларының башлангыч мәктәп белән саубуллашу кичәсе.

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, ата-аналар, укучылар! Бүген сезнең өчен дә , безнең өчендә иң тантаналы, истәлекле көннәрнең берсе.. Бүген башлангыч сыйныф укучылары башлангыч мәктәп белән саубуллашалар, алар өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.

Олы бәйрәм бүген бездә,

Зурлар инде һәммәбез.

Башлангыч белән хушлашабыз,

Бүген соңгы көнебез

Сау бул инде, сау бул ,башлангыч,

Тәмамланды иң соңгы дәрес

Яңгырады соңгы кыңгырау

Күңелләрдә туа мең сорау

Моңсу да соң бу соңгы чыңлау

Бүгенгедәй күз алдымда тора

Очар коштай йөргән чакларым,

Сумка тотып белем алырга дип,

Борма сукмак буйлап атлавым.

Дәфтәрләр, китаплар барлыйсың

Яңа көч яңа дәрт йөрәктә.

Син инде уйнарга бармыйсың

Кыңгырау чакыра мәктәпкә.

Алтын яфрак очкан иртәдә җитәкләп белем иленә алып кергән, аналарча җылы сүзе белән иркәләгән укытучыбызга зур рәхмәт.

Нигә бүген куанмаска,

Без бит инде зур үстек.

Башлангычны тәмамлап,

5нче сыйныфка күчтек.

Тик елыйсы килә минем,

Инде ни хәл итәсе.?-

Башлангычтан - балачактан

Бер дә килми китәсе.

Тик нишлисең яшең тулгач,

Тормыш бит шулай куша.

Балачакның бер баскычы

Үсмерчак белән тоташа.

Инде менә үсеп җиттек,

Сау бул балачак иле.

Юлларыбыз хәерле

Сәгатътә булсын иде.

Бик моңсу булса да бүген

Ярамый боегырга.

Дәвам итәрбез укуны

Югары Шепкә авылында

Җыр: Ринат Рәхматуллие "Сау бул мәктәп" Балаларны котлау өчен сүз мәктәп директорына бирелә.

Өйрәндегез башлангычта

Хәреф танып,саннар язарга,

Кешеләрне Һәрчак яратырга,

Ә зурларны хөрмәт итәргә.

Дәресләрдә янып-пешеп

Чиштегез мәсъәләләр.

Әкият,шигыръ укыдыгыз,

Күп әдәби әсәрләр.

Беләбез сезнең арада

Бар җырлар көйләүчеләр.

Такмак әйтеп биючеләр

Һәм шигыръ сөйләүчеләр.

Озатабыз сезне бүген

5 нче класс иленә.

Юлда авырлыклар булса,

Тырыш, уйлан, иренмә.

Безгә үрнәк булырлык итеп

Сез укырга тиешле.

Фәннәрдән алган билгеләр

Һәрвакыт булсын бишле.

Сау булыгыз,малайлар!

Сау булыгыз,абыйлар!

Сезнең арттан куып җитәрбез без,

Тик салыгыз безгә ак юллар.

Җыр: " Хәтерлим мин әле бүгенгедәй"

Бусагадан атлап керү белән

Әлифбадан хәреф өйрәндем

Укытучым, дуслар каршы алды

Мәктәп булды минем терәгем

Әкиятләр сөйләп тыңлап

Телләребез ачылды

Озын чәчле кыз -Гөлчәчәк

Агач малай Буратино

Урман җене -Шүрәлеләр

Оча торган үрмәкүчләр

Безнең дуслар барсыда (бергә)

Математика дәресе күп нәрсәгә өйрәтте

Тапкырладык, бүлдек

Куштык, алдык

Өчпочмаклар тездек

Шакмакларны өйдек алдык

Метр белән юллар салдык

Дөньядагы бик күп серне

4 елда без ача алдык.

И родной тел икрасивый

Мамам папамның теле

Мог я узнать күп нәрсәне

Син родной тел аркылы,

Дип сөйлиләр хәзер күпләр

Без алай сөйләмибез.

Туган телне, саф Тукайны

Мактап җырлар җырлыйбыз

Әллүкине көйлибез.

.

Һәм шуларның барысы өчен дә без,

Мең-мең рәхмәт яусын- диябез.

Җыр:__Өйрәтәләр мәктәпләрдә___________________________________

Җитте хушлашу сәгате,

Сау бул, башлангычыбыз

Һәм мондагы бик кадерле,

Беренче укытучыбыз.

Саубуллашу бигрәк моңсу икән,

Бүгенгәчә аны белмәдек.

Шат яшәдек укытучыбыз,

Кырыс йөзегезне күрмәдек.

Баш иябез бүген сезнең алда,

Бурычлыбыз сезгә гомергә.

Өйрәттегез дус һәм тату булып,

Яшәгез!-дип шулай гел бергә.

Ашханәбездә эшли

Бик уңган Розалия апабыз

Тәмле итеп пешкән ашлар белән,

Көн дә без сыйланабыз.

Мәктәбебез , клаcсыбыз чиста булсын өчен

Тырыш хезмәт куя Розалия апабыз,

Һәм чын күңелдән без аңа

Бик зур рәхмәт әйтәбез.

Сәламәтлегебезне кайгыртучы Нәкыя апа,Гөлназ апага

Зур рәхмәт әйтәбез.

Гөлназ апа! Уколлар кадасагыз да

Сез безгә шундый якын.

Сәламәт тормыш алып бару өчен,

Без үтәрбез киңәшнең барын.

Хөрмәтле Рәкыя апабыз,

Яшьләр, хәтта өлкәннәр дә,

Килә сезгә, килә киңәшкә

Җырчы да сез, оста педагог та

Гадел дус та, тугры иптәш тә

Кырыслыкка заман өйрәтсә дә

Иртә чал керсә дә чәчләргә

Сезнең эшләр җирдә озак яшәр,

Сез тәрбия биргән яшьләрдә

Чәчәкләрдән җем-җем итеп,

Якты нурлар бөркелә.

Бүген безнең укытучыбызга

Рәхмәт әйтәсе килә:

  • Безгә белем биргән өчен,

  • Кадерләп үстергән өчен,

  • Назлы карашыгыз өчен,

  • Дөрес тәрбиягез өчен,

  • Икенче әни булган өчен,

  • Барысы, барысы,барысы өчен,

  • Рәхмәт ,сезгә,укытучым.

  • Җыр: "Сез иң гүзәл кеше икәнсез"

Укытучым, йөрәк җылыгыз

Безне мәңге җылытачак.

Юлыгызга келәм итеп

Чәчәк җыям кочак-кочак.

Укытучым якты кояш кебек

Күңелемне назлап җылыта

Авыр чакта ярдәм кулы суза

Сабыр сүзе белән юата.

Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен

Ничек кенә табый сүзләрен

менә бүген чәчәк бәйләменең

Бирәм сезгә иң гүзәлен

Минем укучыларым.

5нче класска җиттегез,

Кадерле укучыларым.

Ә бит сез минем күптәнге

Нәни беренчеләрем.

Бер гөнаһсыз самими күзләр,

Төбәлделәр үземә.

Сезнең белән мин дә чумдым

Сабыйлар дөньясына.

Онытылды борчуларым,

Дөнья мөшәкатьләре

Сезнең белән бәйле тормышның

Иң матур мизгелләре.

Тиктормаслар,шаян , шуклар

Идегез сез барыгыз

Тиз арада үзегезне

Яратттыра алдыгыз.

Зур өметләр баглап озатам

Сезне бүген 5нче класска.

Туры килсен иде сезнең хакта

Мактау сүзе генә ишетергә.

Бер баскычка бүген күтәреләсез,

Алда әле юлның озыны.

Начар гадәтләргә иярмичә

Сезнең юлыгыз булсын турысы.

Акыллы, тәртипле булып

Үсәрсез дип ышанам.

Сөйкемле сөякләрем

Мин сезне бик яратам.

Истәлеккә бүләкләр тапшырыла

Сүзне котлау өчен әти-әниләргә бирәбез.

Балалар, сез башта миңа «Имтихан « тапшырачаксыз. Шуннан соң мин сезгә махсус таныклыклар, дипломнар бирермен. Таныклык алган бала гына 5нче сыйныфка күчә ала.


  1. Сезне мәктәп нәрсәгә өйрәтте?

  2. Мәкальне дәвам ит. "Үз илем-.........."

  3. Тау башына салынгандыр безнең авыл.

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.

Бу шигырьне кем язган?

  1. Нәрсәне әзерлиләр, ләкин ашый алмыйлар?

  2. Нинди кыңгырау чылтырамый?

  3. Елның нинди айлары 28 көнне үз өченә ала?

  4. Җирнең уртасында ни бар?

  5. Шатлык сүзенә синоним тап?

  6. 4 ел буе ошатып укыган дәресең?

Таныклыклар, дипломнар тапшару

Җыр: __Уйларымда мәктәп еллары______________________________________

Хәзер безнең укучылар үзләренең һөнәрләрен күрсәтерләр.

Айназ җырлый: «Чын дустым»

Ислам баянда уйный

Яңа класста гел яңача

Булыр инде фәннәр дә.

Төшендереп торыр безне

Илдәге уй гамьнәргә.

Яңача фикерләү белән

Иске чорларга карыйк.

Бабамнарның чын язмышын

Ач әле, безгә Тарих.

Спорт белән дуслашырбыз,

Көчле, таза булырга.

Бар фәнне алыштырабыз,

Булсын тик физкультура!

Химияне яратырбыз,

Хет бишенче чирек бир.

Физиканы да үз итәрбез,

Яхшы белгеч кенә бир

Каршы алыр яңа укытучы

Каршылар яңа дуслар.

Көмеш авазлы кыңгырау

Тәүге дәресне башлар.

"Хуш килдең!", - дип торсын көн дә

Әткәм-әнкәмнең теле.

Саклап телне сакла безне

Туган тел мөгаллиме.

Яратабыз алгебраны

Ул акылга өйрәтә.

Һәм аны "Фәннәр патшасы", -

Дип Гаусс дөрес әйтә.

"Безгә АЭС кирәкми!"-

Дип торганда һәр тараф.

География апа да

Булмастыр бит битараф

Укулар бик читен булыр,

Сабырлык бир, Ходаем.

Укытучылыр һәрвакыт

Булса иде мөлаем.

Мәктәбемә озын гомер телим,

Чылтырасын мәңге кыңгырау

Шул тавышка кушылсын тик бары

Шат тавышлар, серле яңгырау.

Җыр ; "__Җырлап яшәр чагыбыз_____________________________"






© 2010-2022