2 класс өчен тәрбия сәгате: Гаилә бәхет ачкычы

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:






2 класс өчен тәрбия сәгате: Гаилә бәхет ачкычы 2 класс өчен тәрбия сәгате: Гаилә бәхет ачкычы





Лотфуллина Ландыш Фарис кызы

Олы Мәңгәр гомуми урта белем бирү мәктәбе



Тема: "Гаилә - бәхет ачкычы"

Максат: Балада әти - әни, әби - бабай, абый - апа, эне - сеңелләргә,

туганнарга карата олы ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү,

аларның кадерен белергә өйрәтү.

Җиһаз : укучылар төзегән гаилә альбомы, укучылар ясаган гаилә темасына

рәсемнәр, Гаилә елы эмблемасы

Тәрбия сәгатенең барышы

I Оештыру өлеше Укытучы чыгышы: - Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек? Сез әзер булсагыз,бүгенге тәрбия сәгатен башлап җибәрәбез. Мин сезгә бер мәсәл сөйлим, игътибар белән тыңлагыз. " Урманда ике карга яшәгән. Аның берсе бик ачык, аралашучан карга булган. Үзенә охшаган карга кызын сайлап, аның белән тормыш корып җибәргәннәр һәм берсеннән - берсе матур балалар үстергәннәр. Үсә төшкәч , балаларын ияртеп, азык табу һөнәренә өйрәткән. Шулай матур гына яшәп ятканнар. Ә икенче карга берәү белән дә аралашмаган, башкаларның иртә таңнан торып кичкә кадәр эшләүләреннән көлеп яткан. Хәтта аның кереп торырга өе дә булмаган. Көннәр үткән. Кинәт бу карга авырып киткән. Азык табарга да хәле калмаган. Шулай агач башында бөкшәеп утырганда, күрше карга күреп алган һәм тапкан азыгын кызганып аңа биргән. Каргага хәл кереп киткән һәм күршесенә бик зур рәхмәт әйткән. Карга: "Әй , күрше , бу урманда синнән дә бәхетле карга юктыр, мөгаен", - дигән. - Укучылар, сезгә мәсәл ошадымы? Ике карганың тормышын чагыштырып күрсәтегез әле? (укучыларның җавапларын тыңлау)

II Төп өлеш 1.Укучылар, әйдәгез сезнең белән бер кроссворд чишеп карыйк, кроссвордны дөрес чишсәк, бүгенге сөйләшәсе темабызны ачыкларбыз.


Г






а




и




л







ә



Сораулары: 1.Гаилә елы башланган ай исеме? 2. Әнинең олы кызы иң кечесенә кем була ? 3. Әтинең әнисе миңа кем ? 4. Әтисе үзенең малаена кем дип эндәшә? 5.Ягымлы, һәрвакыт көләч, җылы куллы - ул кем? Вертикаль баганада нинди язу килеп чыкты ?
Г а и л ә
Укытучы : - Укучылар , нәрсә ул гаилә? Сез ничек уйлыйсыз? (укучыларның җавапларын тыңлау) Татарстанда, Россиядә дә 2008 ел - Гаилә елы дип игълан ителде, чөнки гаиләне дәүләтнең нигезе диләр. Гаилә нык булса, дәүләт тә нык була. Гаилә ул - безнең өебез, әби - бабай, әти - әни, апа- абый, энем, сеңлем , мин һәм туганнар. Мондый гаиләдә һәркем үзен бәхетле тоя, аның сәләтләре ачыла, үсә.
2. Гаилә альбомы буенча берничә укучы үзләренең гаиләләре, гаиләдәге иң кызыклы вакыйгаларны сурәтләгән фотолар , мавыгулары турында аңлатып үтәләр. (гаилә альбомы алдан ук әзерләп куела)
3. Әти , әни, әби, бабай гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре. Алар сезне үстергәндә күпме борчылулар күргәндер. Һәр ата- ана үз баласы турында , минем балам игелекле, минем таянычым булыр дип үстерә. Апа, абыйларыгыз сезнең өчен кайгырсалар, эне - сеңелләрегез сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Әйдәгез, бергәләп гаиләдәге һәрбер кешегә хас сыйфатларны гаилә таблицасына язып карыйк әле. (укучылар әйтеп тора) Г а и л ә Әти Көчле Батыр Кырыс Эшчән Акыллы Яклаучы Әни Уңган Матур Сөйкемле Ягымлы Акыллы Әби- бабай Сабыр Йомшак Юмарт Мин Тәртипле Тырыш Шук Ярдәмчел
Апа- абый Ярдәмчел Эшчән Акыллы
Эне- сеңел Шаян Шук Ярдәмгә мохтаҗ һ.б.
4." Мәкальләрне дәвам ит" уены (укытучы мәкальнең башын башлый , укучылар дәвам итә) - Бердәм йортта - ( бәрәкәт була) - Әнкәм йорты - (алтын бишек) - Кечегә шәфкать итеп юл бир, (олыга хөрмәт итеп кул бир) (укучылар үзләре дә өстәргә мөмкин)
III Йомгаклау Укытучы: Нинди була ул гаилә? (шигырен укый)

  • Нинди була ул? (шигырь уку)

Нинди була ул гаилә?

Тату , бәхетле була.

Бер - береңне яратып,

Булышып яшәү була.

Бер - бер хәл була калса

Һәрчак йөгер янына.

Ярдәм ит туганыңа,

Ташлама ярты юлда.

Сөеп яшә гаиләңне,

Һәрчак бул аңа терәк.

Гаиләң булу бик зур бәхет,

Гаилә һәркемгә кирәк. Дөрес. Тату гаиләдә яшәү - үзе бер бәхет ул, укучылар. Гаиләдә һәркем бер - берсен хөрмәт итеп, ярдәмләшеп яшәргә тиеш. Әйдәгез , бергәләп сезнең өчен үрнәк эшләр, кагыйдәләрне үзебезгә үрнәк итеп алабыз. Аларга нинди сыйфатлар керә икән? (укуылар әйтеп торалар, укытучы тактага яза. 1.Гаиләгездә кулыгыздан килгән кадәр өйдәге эшләрдә булышыгыз. 2.Әби- бабайларны хөрмәт итегез. 3.Авыр сүзләр әйтеп хәтерләрен калдырмагыз. 4.Эне - сеңелләрегезне кыерсытмагыз, аларны уйнатыгыз, ярдәм итегез. 5.Абый - апаларыгызның сүзләрен тыңлагыз.
Гаиләдә кешеләр бер - берсен кайгыртып яшәргә, бер - берсенә таяныч булырга тиеш. (Укытучы шушы киңәшләр язылган кагыйдәләрне укучыларга тарата) Шушының белән тәрбия сәгате тәмам. Чыгарга мөмкин.





© 2010-2022