- Преподавателю
- Начальные классы
- 5нче сыйныфның рус төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты «Ике пирожный» хикәясе өстендә эш
5нче сыйныфның рус төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты «Ике пирожный» хикәясе өстендә эш
Раздел | Начальные классы |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Гильмуллина Г.Р. |
Дата | 28.02.2014 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Дәреснең темасы: "Ике пирожный" хикәясе.
Сыйныф : 5а (Рус төркеме)
Дәреслек: Татар теле. 5 сыйныф. Авторлар: Р.З.Хәйдәрова, Л.Д.Белоусова, Э.Н.Хәбибуллина. - Казан:"Мәгариф" нәшрияты.
Максатлар: 1.Укучыларда татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ (кызыксыну) тудыру; тормышта рус телле балаларның татарча сөйләшә белүенә ирешү; 2.Диалогик, монологик күнекмәләрен үстерүне дәвам итү; кызыксынучанлык, коллективта эшли белүне; 3.Укучыларны дус, тату яшәргә өйрәтү, әти-әнигә һәрвакыт булышырга, ярдәмгә килергә кирәклеген төшендерү; матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатларын тәрбияләү; укучылар арасында үзара мөнәсәбәтләрдә ярдәмчел булу иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.
Дәрес барышы.
- Оештыру өлеше.
- Уңай халәт булдыру.
- Төп өлеш.
а) Аудирование.
-
Прослушайте и укажите слово, лишнее в логическом ряду.
Юарга, язарга, ашарга, эшләргә,күрергә, китәргә, булыша, уйнарга.
-
Прослушайте и скажите, как изменились бы эти глаголы, если бы действия не происходили.
Керә, ярдәм итә, укый, ясый, булыша, чакыра, китә, уйлый.
-
Выделите из ряда предложений то предложение, которое не соответствует теме.
Катя - бик тырыш кыз. Ул һәрвакыт әти-әнисенә ярдәм итә. Иртән савыт-саба юа. Көн бик матур. Мәктәптән кайткач, өй җыештырырга, ашарга пешерергә булыша.
б) Текстның эчтәлеген искә төшерү.
- Без "Ике пирожный" текстын укыдык. Бүген хикәяне кабатлыйбыз. Экранга карадык. Планны дөрес төзергә кирәк. Нужно правильно составить план.
-
Беренче пунктта нәрсә була? (Тексттан кирәкле өлешен уку).
-
Икенче? Өченче? Дүртенче? Бишенче?
ПЛАН:
-
Әниләре кызларын ярдәмгә чакыра.
-
Оля булышырга уйлады.
-
Наташа "Африкада".
-
"Кремлы пирожный бозылыр, дип уйладык,"- диде Оля.
-
"Ә синең иренеңдә нәрсә ул?"- дип сорады Наташа.
в) Эчтәлек буенча сорауларга җавап бирү.
- Экранда сораулар чыга, һәрберсенә җавап бирергә.
-
Кемгә ярдәм кирәк?
-
Оля белән Наташа нишлиләр?
-
Наташа кайда "сәяхәт итә"?
-
Наташа әнисенә ярдәм итәргә теләдеме?
-
Кем әнисенә булышты?
г) җөмләләрне дөрес әйтегез.
- Бирелгән җөмләләрне төзәтеп, әйтегез.
-
Әниләре малайлардан ярдәм сорады.
-
Оля әнисенә булышмады
-
Наташа савыт-саба юды
-
Оля кызыклы китап укый.
-
Наташа бер пирожный ашады.
-
"Африка бик ерак бит" - диде әни.
д) Җөмләләрне дәвам итегез.
- Бирелгән җөмләләрне дәвам итәргә.
Олы кызы Наташа китап ... . Оля барлык савыт-сабаны ... . Бер генә бит укыйм да ... . Тиздән ул эшен бетерде һәм ... . Берсен үзем өчен, ... . Африка бик ерак бит, шуңа күрә ... .
е) диалог төзегез.
1-рәт: составьте диалог между мамой и Олей, когда мама попросила о помощи.
2-рәт: составьте диалог между мамой и Наташей, когда мама просила о помощи.
3-рәт: составьте диалог между Олей и Наташей, когда Наташа «вернулась» из Африки. ж) Оля белән Наташага бәя бирегез. (сүзләрне тәрҗемә итәргә) - Экранга карагыз һәм әйтегез: Оля нинди? Наташа нинди? (Экранда "эшчән, ялкау, әдәпле, ярдәмчел, тәрбиясез, эш яратмый, тырыш, хәйләкәр, әнигә булышмый" - сүзләре язылган. Кызлар турында кирәген сайлап әйтәләр). з) Кызларга бәя бирү. - Экранга карагыз, биремнәрне үтибез. 1. Кызлар нинди, ни өчен? Оля ... , чөнки ... . Наташа ... , чөнки ... . 2. Кызларга киңәш бирегез (дайте совет). Оляны яхшы булган өчен макта. Әнигә ярдәм итәргә кирәк, дип, Наташага киңәш бир. и) Планны кабатлап, эчтәлек сөйләү. - Балалар, без текстны укыдык, кабатладык. Хәзер план буенча эчтәлеген сөйләп карарбыз. III Йомгаклау - Өй эше: план буенча хикәянең эчтәлеген сөйләргә әзерләнү.Билгеләр кую.
- Дәрес тәмам. Сау булыгыз.