Урок по окружающему миру для 2 класса «Весна зовет в гости»

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әлки районы

Карга төп гомуми белем бирү мәктәбе










Урок по окружающему миру для 2 класса «Весна зовет в гости»














2 кв.категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Зиннәтуллина Чәчкә Сәет кызы



2011ел

"Язга кунакка чакыра" интеграл дәрес. (2 класс)


Тип : интеграл дәрес.

Максат: Язга хас билгеләрне тануны билгеле системага салу.

Бурычлар:

  • Терек һәм терек булмаган табигать турында белемнәргне системалаштыру;

  • Үсемлекләр, бөҗәкләр, кошлар тормышындагы язгы үзгәрешләр турында күзаллауларын үстерү;

  • Күзәтүчәнлек, нәтиҗә чыгара белүне үстерү, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау:

  • А-4 кәгазе ( һәр укучыда ), фломастер, карандаш, кләй, мамык, төсле кәгазь, кайчы;

  • "Март", "Апрель", "Май", "Су ташу" картиналары;

  • Иртә атучы үсемлекләр, күчмә кошлар рәсеме.

  • Компьютер.

Дәреслек: А.А.Плешаков "Әйләнә-тирә дөнья", 2 класс.

Дәрес барышы:

Укытучы. Хәерле көн , укучылар. Бүген мин Сезне кунакка чакырам.... Ләкин иң элек безгә белемнәребезне ныгытып алырга кирәк.Моның өчен без тест эшләп алырбыз.

II Белемнәрне актуальләштерү.

Тест

Какое выражение правильно?

Природой называют всё то,

а) что окружает человека.

б) что сделано руками человека.

в) что окружает человека и не сделано его руками.

2. К живой природе относится:

солнце

лягушка

камни

3. К неживой природе относится:

звёзды

грибы

растения

4.Что является водоёмом? Обведи кружком все буквы правильных ответов.

а) река;

б) пруд;

в) равнина;

г) море;

д) озеро.

5.Какие части имеет река? Заполните схему.

части реки


Урок по окружающему миру для 2 класса «Весна зовет в гости»


Урок по окружающему миру для 2 класса «Весна зовет в гости»

Урок по окружающему миру для 2 класса «Весна зовет в гости»


Урок по окружающему миру для 2 класса «Весна зовет в гости»

6.Напиши, как называются эти части реки

Место, где река впадает в другой водоём - это __________.

Слева и справа у реки - это __________.

7.Как определить берег реки?

а) надо встать лицом на север;

б) надо встать лицом против её течения;

в) надо встать лицом по направлению её течения.

8. Какие водоёмы относятся к естественным? Вычеркни лишнее.

Река, океан, канал, озеро, болото.

9. Исправь ошибки (зачеркни лишнее слово).

Растения, грибы, животные, человек, звёзды - это живая природа.

10 .Исправь ошибки (зачеркни лишнее слово).

Солнце, звёзды, воздух, вода ,камни, растения - это неживая природа.

Укытучы. Молодцы! Тиз генә тикшереп алырбыз.(слайд1)

Мин сезгә сәяхәт итәрбез дигән идемме әле. Кая икәнен үзегез табыгыз.

Көпшәк кар эри кояшта,

Табигатьтә тулы наз.

Кошлар сайрый куакта,

Килде безгә җылы ....(яз)(слайд2)

Укучылар. Яз.

Укытучы. Табышмакта нинди яз билгеләре бар? (көпшәк кар,кошлар сайрый, кояш җылырак)

- Бүгенге дәрестә без сезнең белән яз көне табигатьтә булган үзгәрешләр турында сөйләшербез һәм яз картинасы тудырырга тырышырбыз. Сез бүген укучылар гына түгел, ә рәссам да булырсыз.

  • Тактада мин үземнең картинамны, ә сез кәгазьләрдә үзегезнең картинагызны язарсыз.

- Ә сез яз айларының исемнәрен беләсезме? (Март, апрель, май)

- Хәзер табышмакларны тыңлагыз һәм кайсы яз ае икәнен табыгыз.

Гөрләвекләр ага тизрәк,

Кояш яктырта җылырак.

Чыпчык бу көнгә бик шат-

Чөнки тышта инде ... (март)(слайд3-4)

Аю чыкты өненнән,

Юлда инде гөрләвек.

Һавада сайрый тургай

Килде инде ... (апрель).(слайд5-6)

Бакчабыз ап-ак төстә,

Сандугач сайрый бездә.

Иң чәчәкле, җылы ай

Була инде бу ...(май).(слайд 7-8)

- Молодцы, ә хәзер безгә санап кителгән яз билгеләрен рәсемгә төшерергә кирәк. Әйдәгез, терек булмаган табигатьтәге үзгәрешләрне искә төшерик:

- Терек булмаган табигатькә нәрсәләр керә? ( Кояш, күк, һава, яңгыр, кар, су һ.б.)

- Иң беренче кояшны ясыйк. Яз көне нинди ул? ( Кышка караганда яктырак җылыта, югарырак күтәрелә, көннәр озыная) Кояш ясау.

  • Кайсы язгы ай иң салкын, кайсысы иң җылы?

  • Иң салкыны март, иң җылысы май ае. Чөнки май аенда кояш югарырак күтәрелә, күбрәк җылыта.

  • Кояш язын җылы, якты, ә күк йөзе нинди? ( биек, зәңгәрсу, ап-ак мамыктай җиңел болытлар йөзә) Күк йөзе , болытлар ясау.

- Яз көне нинди явым - төшемнәр була? ( кар, яңгыр).

- Мартта ? - Кар.

- Апрельдә? - Кар һәм яңгыр.

- Майда?- Яңгыр.(Яңгыр, кар ясау)

- Яз көне яшенле яңгыр буламы? Кайчан? (майда)).(яшен ясау)

- Ә хәзер әйдәгез туфракны тасвирлыйк. Язын туфрак нишли? (җеби)

Укытучы чия төстәге киң тасма куя.

- Яз көне кар кая китә соң ? (көннәр җылыту сәбәпле кар эри, көпшәк була)

Укытучы мамык кисәкләреннән кар куя.(туфракны каплап)

- Мартта беренче гөрләвекләр йөгерә башлый. ( чия төс чыкканчы мамыкларны этеп кую)

- Ә сулыклар нишли? (Сулыкларда боз карала, чатный, ярыла. Боз китү башлана.) Укытучы кәгазьдән елга куя, мамыктан - боз кисәкләре ябыштыра)

- Бу вакытта боз өстендә йөрергә ярыймы? ( Юк, боз ватылырга һәм суга төшәргә мөмкин)

  • Эрегән кар һәм боздан елгадагы су артып, ярларыннан чыга. Бу язгы ташу дип атала Укытучы "Язгы ташу" картинасын элә.

  • Димәк, терек булмаган табигатьтә нинди үзгәрешләр була? ( Кояш яхшырак җылыта, көннәр озыная, кар эри, гөрләвекләр ага, боз эри һәм боз китү башлана, язгы ташу, )

  • Физкультминут.

Кояш көлеп карый безгә

Күзләр чагыла .

Елгалардан бозлар ага,

Диңгез артына.

Яз,яз,яз,яз җитә

Тәрәзәне ачтылар

Тып-тып -тып итә

Эре-эре тамчылар.

- Ә хәзер яз килү белән терек табигатьтә булган үзгәрешләр турында сөйләшик.

  • Яз көне агачлар һәм куаклар нишли? ( Бөреләр бүртә, яфраклар чыга)

( Укытучы агач һәм куак ясый, яфраклар ясый. )

- Ә үсемлекләр ничек үзгәрә? (Җирне яшел үлән каплый, күп үсемлекләр чәчәк ата башлый)

- Иң беренче чәчәкләрне әйтегез? (умырзая) Тактага беренче язгы чәчәкләр эленә.

- Бу чәчәкләр ни өчен бик иртә чәчәк аталар икән? Әйдәгез , бу турыда дәреслекнең 89 битеннән танышыйк.

- Яз ахырында, май аенда нинди чәчәкләр чыга? ( энҗе чәчәк, тузганак.,миләүшә чәчәк, үги ана чәчәге) Укытучы чәчәк рәсемнәрен элә.

  • Күпләр язгы чәчәкләрдән букет җыя. Бу яхшымы?

- Яз кошлар тормышына да үзгәрешләр кертә. Кошларда нинди үзгәрешләр була?

( Кошлар җылы яклардан кайталар, оя ясыйлар, бала чыгаралар)

Укытучы күчмә кошлар ясый.

- Күчмә кошлар тормышында бу үзгәрешләр ни өчен була? (аларга азык җитәрлек, җылы булгач бөҗәкләр дә чыга) Укытучы бөҗәкләр ясый.

- Һәрбер кош билгеле бер вакытта кайта. Табышмаклар ярдәмендә нинди кош кайчан кайтканын белербез.

Барлык коштан да кара,

Исеме аның кара ... карга. (Кара карга эленә)

Кара карганың килү вакыты - март.

Оясы - җирдә,

Җыры - күктә. Тургай (тургай рәсеме эленә)

Тургайның килү вакыты - апрель башы.

Агач башында йорты,

Эчендә яши җырчы. Сыерчык.(сыерчык рәсеме)

Март ахыры - сыерчык килә.

Килде безгә ниһаять

Бер дигән оста җырчы. Сандугач.

Сандугач килә - майда.

- Җәнлекләр язны ничек каршылый соң? ( аю, бурсык, керпе йокыдан уяна. Күп җәнлекләр бала тудыра, йоннарын коя).Җәнлекләр рәсеме.

- Яз көне җәнлекләр, кошларны борчымаска кирәк. Сыерчыкларга оялар куярга кирәк.

- Искә төшерик әле, язын җәнлекләр, кошлар тормышында нинди үзгәрешләр була? Бу үзгәрешләр терек булмаган табигать белән бәйлеме?

Тест.

1. Яз килү белән көннәр:

* кыскарды

*озынайды

* шулай ук калды

2. Көннәр:

* җылытты

*суытты

*шулай ук калды

3. Язын гына була:

* кар яву

* көчле җил

* су ташу

4. Иң беренче килә:

*чыпчык

*кара карга

* сыерчык

Өй эше.

1 вар: Терек булмаган табигать - сөйләргә.

2 вар : Терек табигать - рәсем ясарга.


© 2010-2022