1 класста математика дәресе «7 саны һәм цифры»

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: 7 саны һәм цифры

Максат: Максат: 7 саны һәм цифры белән таныштыру, язарга өйрәтү;

санау,телдән исәпләү күнекмәләрен ныгыту;

фикерләү сәләтләрен үстерү; математика фәненә кызыксыну уяту.

Планлаштырылган нәтиҗә:

ТБУУГ: 7 санының составын белү, 7 цифрын яза белү, сан ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү; тәҗрибә юлы аша микъдар һәм тәртип саннарының мәгънәләрен үзләштерү;

РУУГ: сан һәм цифр терминнарын дөрес куллануга ирешү, санау күнекмәсе, график күнекмәләр формалаштыру, үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәсен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

КУУГ: үз фикереңне аргументлар белән нигезли, дәлилли белү, күршең белән хезмәттәшлек итү;

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне бәяләү, тормыш тәҗрибәсен куллану

Предметара бәйләнеш: Әдәби уку, литературное чтение

Эш төре: Сингапур методларын кулланып укучылыр белән фронталь,

индивидуаль, парлап эшләү.

Җиһазлау: 7 саны белән бәйле презентация, экран, проектор, кисмә цифрлар, фишкалар, уен өчен таблица, сигнал карточкалары,санау таяклары,төсле карандашлар.

Материал: А.Л.Чекин Математика 1 класс, 62-63 бит; мөстәкыйль эш дәфтәре №1, 88-92 бит; методик ярдәмлек.

Дәрес барышы

  1. Дәресне оештыру. Дәрескә әзерлекне тикшерү, уңай психологик халәт

булдыру. (ШУУГ)

Исәнмесез,балалар!

Кәефләрегез ничек?

-Кояшлы иртә кебек.

Математика фәнен

өйрәнергә дип килдек.

Әйдәгез, бер-беребезне сәламләп алыйк. (Хай Файф)

-Сез дәресне башларга әзерме? (слайд 1)

Дәресебезне елмаеп торган кояш белән башлыйбыз. Сез дәрестә тырышып эшләсәгез, ул гел елмаеп торачак. Әгәр инде тырышмасагыз, кояш болыт артына качачак. Дәресне үткәрергә безгә Әмир белән Әминә ярдәм итәчәк. Барыгызның да китабы, дәфтәре, ручкасы бармы? Без дәрестә ничек утырабыз? (слайд 2)

1. Әйдәгез, Әмир белән Әминәгә санап күрсәтик.(1-10,10-1. Каршы яктагы күрше белән, чираттан команда белән. Сингл Раунд Робин)

2.Зирәклеккә бирем.

Мин сезгә сораулар бирәм, ә сез сигнал карточкалары белән җавапны күрсәтегез.

-Бер кулда ничә бармак?

-Сез бүген ничә дәрес укыйсыз?

-5кә 1не кушкач ничә була?

-Казның ничә аягы бар?

-Бүген атнаның ничәнче көне?

-Машинаның ничә тәгәрмәче бар?

2 дән соң нинди сан килә?

Шалканны Акбай ничәнче булып тарткан?

Сезнең класста ничә кыз?

Сиңа ничә яшь?

II. Актуальләштерү (КУУГ)

  1. Сумманың кыйммәтен табу.

- Укучылар, саннар белән без ниләр эшли беләбез? (Суммалар төзибез) Экранга карагыз әле, Әмир белән Әминә безгә никадәр сумма төзеп килгәннәр.

1+1 4+1 3+1 3+2

2+1 2+2 5+1 1+2

Бу математик язмаларның кайсы өлеше җитми? (Сумманың кыйммәте) Әйдәгез, без аларны табыйк. Слайд №3

-Бик тырышып эшләдек - үзебезне бер мактап алыйк әле.

-Җаваптагы иң зур санны әйтегез.(6)

2. 6 нинди саннарны кушкач барлыкка килә?

(Раунд тэйбл. Команда белән суммалар төзергә)

Кайсы команда күбрәк төзеде. Эшләрегезне тикшерегез. (Бер команда икенчесенең эшен тикшерә.)

3. Физкультминут.

(Микс фриз-груп. Музыка астында бииләр. Сумма әйтелә, сумманың кыйммәте санынча берләшәләр. 2+1=3, 2+2=4, 1+1=2, 3+1=4)

III.Уку мәсьәләсен кую (РУУГ)

6 дан соң нинди сан килә?

Бүген без 7 саны белән танышырбыз, 7 цифрын язарга өйрәнербез. Слайд №4

VI .Уку мәсьәләсен чишү (РУУГ)

  1. 7 саны белән бәйле күренешләрне атау. (РУУГ) .

Календарь, атнадагы 7 көн белән танышу.

Нинди календарьлар була? Сезнең өйдә нинди календарь бар?Ни өчен календарьда кайбер көннәр -кара, кайберләре кызыл төс белән күрсәтелгән?

2.- 7 саны безгә тагын кайда очрый? ( "Салават күпере"ндә , "Карсылу һәм җиде гном", "Бүре һәм җиде кәҗә бәтие" әкиятендә,"Сказка о мертвой царевне и о семи богатырях" әкиятендә, Җидегән йолдызда ) Слайд №5-10

3. Кеше әйләнә-тирәне башында урнашкан 7 әйбер аша кабул итә икән. ( 2 күз, 2 колак, 2 борын тишеге һәм 1 авыз).

4. 7 саны белән бәйле татар халык мәкальләре дә бар.

- Җиде кат үлчә, бер кат кис.

- Җиде йортның телен бел, җиде төрле белем бел.

-Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

5. Дәреслек белән эш.

Дәреслекнең эчтәлек битен ачып, бүгенге теманы эзләп табу. (РУУГ)

- 7 саны белән танышу өчен бүгенге дәрестә нәрсәләр эшләрбез? Әлеге сорауга җавап бирер өчен безгә дәреслек ярдәм итәчәк. (Шартлы билгеләргә таянып укучылар эш төрләрен атый)

V.Дәрес материалы өстендә эш (ТБУУГ)

1.- Ә хәзер экранга игътибар итегез.Слайд №11

Саннар рәтендә 7 нинди сан артыннан килә? Аның күршеләре нинди саннар?

123456...8910

2. 7 санының составы белән танышу.Ике кубиккка барысы бергә ничә очко төшкән?

3. 7 цифры белән танышу. Слайд №12

- 7 саны язуда менә шушындый математик билге белән күрсәтелә һәм ул 7 цифры дип атала.

-7 цифры нәрсәгә охшаган ? (чалгыга) Слайд №13

4.Санау таякларыннан 7 цифрын төзү.

Ничә санау таягын кулландык?

5. 7 цифрын язарга өйрәнү.

7 цифрасын язганда шакмакның өстән уртасыннан чак кына төшеп, дулкынлы сызыкны шакмакның өске уң чатына китерәбез. Авыш таякны аска шакмак уртасы-на төшерәбез һәм уртадан туры сызык сызып куябыз.(һавада,тактада язып карау)
6. Дәфтәргә язу.

-Күршеңнең дәфтәрен алып тикшер, дөрес итеп язылган 7ле цифрын билгелә.

Физкультминутка.

VI.Дәрес материалын ныгыту. (ТБУУГ)

  1. Мөстәкыйль эш дәфтәрендәге биремнәрне эшләү -88 бит.

- №2 - геометрик фигураларга нигезләнеп суммалар төзү;

- №3 - яшеренгән цифрларны табу.

- №4 - схемаларга туры килерлек математик язмаларны тулыландыру; 89 бит

- №5 - схема буенча ике сумма язу.

- №6 - билгесез кушылучыны табу;

- №7 - 0 дән 7 гә кадәр саннарны тәртип буенча язу.

VII. Йомгаклау. Рефлексия. (РУУГ, ШУУГ)

  • Дәресебез ахырына якынлашты. Кояшыбыз да елмаеп тора. Димәк, без дәрестә тырышып эшләгәнбез.

  • Сез ризамы минем белән? Ә хәзер Әмир белән Әминәнең күчтәнәчен карыйбыз.

"Карсылу һәм җиде гном"әкиятеннән өзек карау.

-Гномнар ничәү иде?

-Дәрестә нәрсә белдек?

-Нәрсәгә өйрәндек?

-Тагын нәрсә өстендә эшлисе бар?











Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

Яңа Кенәр лицее филиалы

Сөрде башлангыч мәктәбе укытучысы

Фәйзрахманова Физия Әхъяр кызының

1 класста уздырылган

математика дәресе эшкәртмәсе



Тема:

7 саны һәм цифры


1 класста математика дәресе « 7 саны һәм цифры»














2013-2014 уку елы


© 2010-2022