- Преподавателю
- Начальные классы
- Урок “Тукай әкиятләре”
Урок “Тукай әкиятләре”
Раздел | Начальные классы |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Аюпова Г.З. |
Дата | 07.03.2014 |
Формат | zip |
Изображения | Нет |
Поделитесь с коллегами:
Максат Г.Тукайның ятим балачагы белән таныштыру; шигырьләрен cәнгатьле сөйләү; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү өстендә эшләүне дәвам итү. Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген. Нәрсәдән бу? Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген.
26 апрельдә татар халкының иң яраткан шагыйре, "Туган тел" шигыренең авторы Г.Тукайның туган көне. Тукайны, аның Шүрәлесен, Су анасын белмәгән кеше юктыр. Әкиятләрен сөйләп, тыңлап, Телләребез ачыла. "Су анасы", "Шүрәле"ләр Безнең дуслар барсыда. И туган тел, и матур тел
Минем кулымда Г.Тукайның "Исемдә калганнар" хикәясе. Ул бу хикәясендә үзенең ятим балачагы турында язган. Ятим - әти-әнисез дигән сүз. Тукайның тормышы җиңел булмаган. Ул биш айлык вакытында ятим кала. Шуннан соң берничә гаиләдә яшәргә, төрле кешеләргә әти, әни дияргә мәҗбүр була. Бу плакатка күз салыгыз әле. Сез Тукай яшәгән урыннарны күрәсез. Кырлай авылын шагыйрь күп еллар узгач та яратып искә ала. "Шүрәле" поэмасында да шул авылның табигатен сүрәтли. Өзек укыла. Г.Тукай балалар өчен бик күп шигырьләр язган. Һәр шигырендә балаларны нәрсәгә дә булса өйрәтә. Рәмис сөйләячәк "Сабыйга" шигырендә Тукай балаларга җеннәрдән, пәриләрдән курыкмаска куша. Алар әкиятләрдә генә була, ди. "Кызыклы шәкерт"тә эшкә кечкенәдән өйрәнергә куша. "Бәхетле бала" шигырендә олыларны, укытучыларны хөрмәт иткән, яхшы укыган, кечеләргә ярдәмчел булган бала гына бәхетле ди. "Туган авыл" шигырендә матурлыкны күрергә өйрәтә.
Рәсемнәр карау Бу рәсемнәр барысы да Г.Тукай шигырьләренә ясалганнар. Кайсы рәсемдә нинди шигырь сүрәтләнгән? Ә бу рәсемдә Шүрәле утыра, ә монда Су анасы алтын тарагы белән чәчен тарый.
Менә Тукайның геройлары җанландылар һәм безгә кунакка килделәр. Аларга сүз бирик әле. Урман. Шүрәле утырып тора.
- Урманда да күңелсез хәзер. Кети-кети уйнарга кешеләр дә килми. Авылга үзем барып килим әле.
- Яхшы әле, Шүрәле. Нишләп йөрисең?
- Менә авылга килеп китим, дидем, әле. Нинди чүп-чар җыйдың?
- Елгаларны пычратып бетерделәр бит, Шүрәле. Суда яшәрлек калмады. Менә чәчемә әллә нәрсәләр эләгеп чыкты.
- Әйе, урманда да шундый хәл. Менә аксы-аксый килдем. Ялгыш пыялага бастым.
- Тукаебыз исән булса, табигатьне пычратучыларның кирәген бирер иде дә бит.
- Кара әле, тиздән Г.Тукайный туган көне.
- Әйе шул, мәктәптә бүген бәйрәм, ди.Әйдә барабыз.
- Урманда, су буенда чүп-чар калдырмагыз!
- Кош ояларын туздырмагыз!
- Урманда учак якмагыз! Һ.б.
Ә хәзер әйдәгез әле бергәләп "Туган тел" җырын җырлыйк.