Технологическая карта по математике на тему Углы (2 класс)

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

2 нче класста үткәрелгән математика дәресенең технологик план - картасы.

"Почмак" темасына календарь-тематик планда 2 сәгать бирелгән, 12-13 нче дәресләр булып тора.

Тема

Почмак.

Максат

1)"почмак", "почмакның яклары"," почмакның түбәсе" төшенчәләре белән таныштыру;

2) почмакларны төзергә һәм чагыштырыга өйрәтү, пространстволы күзаллау формалаштыру;

3)анализлау һәм гомумиләштерү күнекмәләре булдыру, логик фикерләү сәләтен үстерү;

4) игътибарлылыкларын арттыру, күмәк, парларда һәм төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен ныгыту.

Планлаштырылган нәтиҗә

1)"почмак", "почмакның яклары", почмакның түбәсе", төшенчәләрен истә калдыру.

2) почмакларны төзи һәм аларны чагыштыра белү.

3)20 эчендә куша һәм ала белү.

4)текстлы мәсьәләләрне анализный һәм чишү белү.

Ресурслар

Дәреслек Г.В. Дорофеев, Т.Н. Миракова "Математика",1кисәк.

"Математика в вопросах и заданиях",Захарова О.А.,Юдина Е.П.

Г.В. Дорофеев, Т.Н. Миракова "Математика",методические рекомендации.

Предметара бәйләнеш

Татар теле, технология.

Эш төре

Фронталь, индивидуаль, парларда, төркемнәрдә.

Төп төшенчәләр

"почмак", "почмакның яклары"," почмакның түбәсе".Дәрес технологиясе

Дәрес этаплары

Укучы эшчәнлеге

Укытучы эшчәнлеге

Укыту һәм белем үстерү технологиясе

Һәр этапның диагностик бурычлары.

I этап. Оештыру өлеше.

Максат:

Укучыларны уку хезмәтенә хәзерләү.

Балаларның игътибарларын туплау.

Дөрес утыру кагыйдәләрен искә төшерү.

Дәрескә кирәкле әсбапларны әзерләү.

Укучыларны эшкә әзерләү.

Уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар!

Хәерле иртә, балалар!

- Хәерле иртә!

Саф һавалы, төрле төстә

Бу көзге иртә.

Математика дәресен башлап җибәрик.

1 слайд. Дөрес итеп утыручы кыз һәм малай.

Шәхси универсаль уку гамәлләре.

Безнең тырышып эшләвебез нәрсәдән тора?

Актуальләштерү.

Максат:

Телдән исәпләү күнекмәләре булдыру.

Яңа тема өйрәнүгә хәзерләнү.

Уенда катнашалар, кызыклы сорауларга җавап бирәләр.

Проблема чишкәндә үз фикерләрен дәлиллиләр.

Дәреснең темасын ачыклыйлар.

Укучыларның игътибарын туплау һәм телдән исәпләүне ныгыту максатыннан фронталь уен оештыру.

Проблемалы сорауларны чишкәндә һәм дәреснең темасын ачыклаганда тиешле юнәлеш бирү.

Безнең эштә төп максат: уйлау, эзләү һәм чишү! - 1. - Атнада ничә ял көне?

- Ничә предмет бер пар була?

- Татарстан флагында ничә төс?

- Өчпочмакның ничә почмагы бар?

- Быел нинди ел булды?

2. Телдән исәпләү.

Экранда чагылдырган күнегүләрне кайсы төркем тизрәк үти ала?

3. (Биремнәрне үтәү, геометрик фигураларны ике төркемгә аерабыз) Нинди кагыйдә буенча аердыгыз? (Бер төркемдә почмаклар бар, ә икенчесендә юк)

Димәк, без бүген почмаклар турында сөйләшәчәкбез.

Тактаны ачабыз, анда бирелгән биремнәрне үтәргә кирәк.

Регулятив универсаль уку гамәлләре.

Акыл гимнастикасы.

Презентациядән биремне тизлеккә башкарабыз.

Геометрик фигураларны нәрсәдән чыгып төркемләдек?

Уку мәсьәләсен аңлау, дәрес буена аны истә тотып эшләү.

Яңа тема өстендә эш.

Максат:

"Почмак", "почмакның яклары", почмакның түбәсе" төшенчәләрен чыгарту.

Почмакларны төзергә һәм чагыштырыга өйрәтү,

пространстволы күзаллау формалаштыру;

Дәреснең планын бергәләп төзү.

Фикер алышуда катнашу.

Җавапларны дәлилли белү.

Проблемалы сорауларга җавап табу һәм аларны дәлилли белү.



Почмакларны төзү һәм чагыштыру.




Пространствода почмакларны табу һәм күрсәтү.

Дәреснең планын төзү өчен күрсәтмә бирү.

Фронталь эшне оештыру, почмак турында белгәннәрне искә төшерергә ярдәм итү.

Укучыларны проблемалы сорауларга җавап бирергә этәрү.

Почмакларны төзергә һәм чагыштырыга юнәлеш һәм күрсәтмә бирү.







Пространствода почмакларны табарга һәм күрсәтергә ярдәм итү.

Әйдәгез, вакытыбызны бер дә әрәм итмичә эшкә тотынсак, дәресебезнең планы килеп чыга:

  1. Мин беләм. Без нинди геометрик фигуралар беләбез?

  2. Мин белергә телим. Нәрсә ул почмак?

  3. Моны белү миңа ни өчен кирәк?

2 слайд -"Бер ноктадан һәм шул ноктадан башланучы ике нурдан торучы фигура почмак дип атала." (Бергәләп кабатлыйбыз.)

Беренче төркем нокта турында. Ә икенче төркем нурларның ничек аталуын искә төшерә. (төркемнәрдә эш)

3 слайд - Почмак төзүче нурлар почмакның яклары дип атала.

Нурлар башланып киткән нокта почмакның түбәсе дип атала.

(Кагыйдәләрне бергәләп кабатлыйбыз).

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА

Мин белергә телим. Почмакларга нинди исемнәр биреп була?

Укучылар, сезнең алдыгызда кәгазь битләре ята. Бөкләгез әле, нәрсә килеп чыгар икән?

4 слайд - почмак моделе. Бу кисешүче нурлар турында ни әйтерсез, укучылар? (Фикерләр тыңлана) Сезгә фигуралар, бирәм, чагыштырыгыз әле, барысы да почмакмы? (укучыларның төркемнәрдә җаваплары)

Дәфтәрләрдә эш. 1.Дәфтәрләрне ачабыз һәм почмак сызабыз, аны хәрефләр белән тамгалыйбыз. Ә хәзер дәфтәрләрегезне алмаштырыгыз, тикшерегез һәм билге куегыз. (парларда эш) 2.Дәреслектән №1, мөстәкыйль эшлиләр.

3.№2,(телдән, төркемнәрдә). Фигураларның почмакларын санарга, исемнәр куярга.

Моны белү миңа ни өчен кирәк?

Укучылар , ә безнең сыйныф бүлмәсендә нинди туры почмаклар күрәсез? (тәрәзә, такта, өстәл, китап, шкаф һ.б) тагын кайларда туры почмак очратканыгыз бар? (укучыларның җаваплары) Ә безгә почмакларны белү кирәкме?

Безгә почмкларны белү өстәл, урындык, тәрәзә, такта ясасак та кирәк. Өй салсак та, нинди генә төзелештә катнашсак та кирәк икән, шулай бит.

Регулятив универсаль уку гамәлләре.

Фигураларны тану, аларның үзлекләрен атау.

Танып-белү универсаль уку гамәлләре.

Нинди яңа фигура очрады? Ул нәрсәгә охшаган?

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре.

Төркемнәрдә фикер алышалар. Тактада сызып күрсәтәләр.

Укучыларның үзләреннән чыгарту.


Практик эшчәнлек. Һәр укучы алдындагы төсле кәгазь белән эшли, партадашына күрсәтә, сөйли, үзбәя.


Мөстәкыйль эшлиләр.Төрле вариантлар күрсәтәләр, үзбәя.

Мөстәкыйль эшчәнлек. Үзбәя.


Тормыш белән бәйләү, мисаллар китерү.


Почмаклар турында белү ни өчен кирәк?

Нинди нәтиҗә ясарсыз?

Ныгыту.

Максат:

1)"почмак", "почмакның яклары", почмакның түбәсен" белү.

Төрле почмаклар арасыннан өйрәнгән почмакларны аеру.

Төрле почмаклар арасыннан өйрәнгән почмакларны аерып алырга ярдәм итү, күрсәтмәләр бирү.

Тест биремен үтәү. Бергәләп тикшерү дөрес җаваплар янына + тамгасы куеп баралар һәм соңыннан саныйлар.

5 слайд - тест биремнәренең җаваплары.

Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә. (21 нче биттәге биремнәрне үтәү, алмашып тикшерү)

Дәреслектән №6(мәсьәләнең чишү эзлеклелеген аңлаттыру, чишү, үзбәя)

Контроль бирем. Фронталь тикшерү. Үзбәя.

Дәресне йомгаклау.

Рефлексия.

Максат:

дәрестә башкарган эшләргә нәтиҗә ясау.

Мин белдем,

истә калдырдым,

өйрәндем,

яңалык ачтым.

Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

Без дәрестә нәрсәләр белдек ?

Нәрсәләр исегездә калды?

Нәрсәләр эшләргә өйрәндегез?

Үзегез өчен ниндидер яңалык ачтыгызмы?

Белемнәрне бәяләү.



© 2010-2022