Мәктәп белән балалар бакчасы арасында ныклы бәйләнеш

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Мәктәп белән балалар бакчасы арасында ныклы бәйләнеш


("Миләшкәй"балалар бакчасы тәрбиячесе Чернова Р.М. ның эш тәҗрибәсеннән)

















Бакчага йөрүче һәм мәктәптә укучы балалар арасында педагогик эшләү дәвамчанлыгын тормышка ашыруның нинди юллары бар соң? Шулар арасыннан практикада үзләрен аклаганнарын әйтеп үтәм.

  1. Бакча тәрбиячеләренең һәм беренче класслар белән эшләүче педагогларның эш тәҗрибәләренең уртаклашкан киңәшмәләр, семинарлар, конференцияләр, педсоветлар уздыру.

  2. Балаларның төрле төр эшчәнлекләренең ничек оештыруларын һәм күзәтү максаты белән (уен, уку, хезмәт, сәнгать, көнкүреш) мәктәп укытучыларының балалар бакчасына килүе һәм шундый ук анализны күздә тотып, тәрбиячеләрнең мәктәпкә барулары, фикер (аралашу) алышулар, тәҗрибә уртаклашулары кирәк.

Өлкән группа тәрбиячесе тулаем группага һәм һәр балага аерым социаль -психологик характирестикалар төзеп, аларны башлангыч сыйныф укытучыларына тапшыру шулай ук дәвамчанлыкы тирәнәйтүнең тагын бер әһәмиятле юлы булып тора.

  1. Бакча белән мәктәп арасындагы бәйләнеш , бакчада тәрбияләнүче балаларның мәктәп (арасында) укучылары белән аралашуын үстерү аша да барырга мөмкин. Моңа балалар бакчасына шефлык итү, тәрбияви әһәмияте булган кичәләрне (мәсәлән, курчак театры, "китап бәйрәме", цирк, "кышны озату бәйрәме" һ.б.) бергәләп уздыру; мәктәпкәчә яшьтәге балаларны мәктәпкә экскурсиягә алып бару, мәктәп темасына кагылган кино-фильмнар карау, бакчада тәрбияләнеп чыккан укучылар белән очрашу, хезмәт эшләрен, түгәрәкләрне ("Оста куллар"һ.б.)бергәләп оештыру үткәрүләр керә.

Мәктәп яшенә җиткән балаларны укуга әзерләүне уңышлы оештыру өчен түбәндәге тәкъдимнәрне истә тотарга кирәк:

  • Мәктәпкә технологик хәзерлекне формалаштыру өчен, уен, нәтиҗәлелек, уку һәм башка төр эшчәнләрне бергә бәйләп алып бару мөһим.

  • Укытуда нәтиҗәлелеккә ирешү өчен, аларда шөгыльләргә карата уңай эмоциональ мөнәсәбәт формалашу зарури.

  • Беренче сыйныфка кергән балалар коллективын формалаштырганда, аларның шәхесара аралашуын оештырганда да мәктәпкәчә булган һәм мәктәп эш методикаларының дәвамчанлыгын сакларга кирәк.

  • Күмәк эшләрнең зур тәрбияви мөмкинлекләрен файдаланырга.

  • Мәктәпкә психологик хәзерлекне формалаштырганда индивидуаль -психологик үзенчәлекләр искә алырга кирәк.

  • Бала мәктәпкә укырга кергәнче, мәктәп белән бакча арасында һәр вакыт ныклы элемтә булдырырга тиеш.

Бала мәктәпкә тулы әзерлек белән килгәндә генә, аңа ныклы белем бирү уңайлырак. Шуның өчен дә без тәрбиячеләр балаларны мәктәпкә уен аркылы эшчәнлеге ярдәмендә әзерлибез. Белгәнебезчә, уенда мәхсүс оештыру элементлары да чагылдырыла. Мәсәлән, бала уенны планлаштырырга, роль бүлешергә өйрәнә. Тәләпләр нигезендә кагыйдәне төгәл үти торган була. Зурлар кебек төрле хисләр кичерә. Лидер һәм ярдәмчеләр мөнәсәбәтендә катнаша. Башкалар фикере белән исәпләшергә өйрәнә, шулай ук мөстәкыйль фикерләве дә ныгый. Бакчага йөргән бала хәреф таный, сан саный, сәнгатьле сөйли белә. Баланың сәләтләре төрле яктан ачыла.

Иң мөһиме шул: мәктәпкә барасы бала физик яктан чыныккан, сау-сәламәт булырга тиеш. Шул ук вакытта баланың психологик әзерлеге дә кирәк. Бу әзерлек баланың мәктәп куйган тәләпләр системасына җавап бирә алучанлыгы белән билгеләнә.

Мәктәпкәчә яшьтәге бала кече яшьтәге мәктәп баласының төп эшчәнлеге булган укуга әзерлекле булырга тиеш. Бу очракта балада тиешле осталыкларның камилләшкән булуы зур әһәмияткә ия.

Безнең бакча белән мәктәп арасында ныклы элемтә урнашкан. Без үзебез, мәктәпкә әзерлек төркеме белән мәктәпләргә барабыз, дәресләр карыйбыз, укучылар һәм укытучылар белән очырашабыз. Балаларда укуга кызыксынучан караш уятабыз. Шулай ук 1 сыйныфта укыган балаларның "ачык дәресләрендә"катнашабыз. Безнең балалар дә укучылар булып карыйлар. Укытучы математика дәресе буенча төрле сораулар бирә. Балалар бу дәресләрдә теләп катнашалар.

Башлангыч сыйныф укытучыларын бакчага чакырабыз һәм "Ачык ишекләр көне" уздырыла. Балалар укытучылар белән якыннан таныштырыла. Укытучы һәм әти-әниләр белән берлектә җыелышлар уздырыла.


© 2010-2022