- Преподавателю
- Начальные классы
- Исемнәр темасын кабатлау
Исемнәр темасын кабатлау
Раздел | Начальные классы |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | #ЗНАЧ! |
Дата | 07.11.2013 |
Формат | docx |
Изображения | Есть |
Дәрес барышы 1.Оештыру. Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. Хәерле көн теләү. Кунаклар белән исәнләшү. Укучы: (Укучылар басып исәнләшәләр!) Исәнмесез, укытучы апа, хәерле көн сезгә! Укытучы: Укучылар бүген дәрестә кемнәр юк? Укучы: Дәрестә барысы да бар! Укытучы:Урамда һава торышы нинди? Укучы: Урамда көн бик матур, аяз. Укытучы: Бүген атнаның ничәнче көне? Бүген атнаның беренче көне, дүшәмбе! Укытучы: Бик яхшы. 2.Актуальләштерү. Укытучы: Укучылар, үткән теманы искә төшерү өчен, сез слайдта язылган хәрефләр арасыннан А, Ә, Б, Д, хәрефләрен сызарга тиеш. Слайд 1. Такта ӘДАИБАДӘСӘБАДЕДБӘМА Нинди сүз килеп чыкты? Исем. (Слайд 2) Фонетик күнегү эшләп алыйк. И хәрефе кергән сүзләр әйтегез (итәк, ишек, ике һ.б.) Фамилиясендә с хәрефе булган малайлар басыгыз. Е хәрефе кергән сүзләр әйтегез (елга, ел, ерак, елан һ.б.) Безнең сыйныфта кемнең исемнәрендә м хәрефе бар басыгыз. Укытучы: Укучылар, димәк, без нинди теманы өйрәндек? Слайд 3. Укучы: Без исем темасын өйрәндек. Слайд 4. Укытучы: Укучылар, сез исем турында ниләр беләсез? Әйдәгез, шуны тикшереп карыйк әле. МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР (Frayer Model) Укучылар, сезнең алда альбом битләре ята, башта аны икегә, аннан тагын икегә бүләбез. Шул бүленгән кисәкнең бер почмагын әз генә бөклибез һәм альбом битен вертикаль рәвештә ачып каршыбызга куябыз. Әлеге биттәге бөкләнгән урыннарны карандашлар белән кабатлап чыгабыз һәм уртага исем дип язабыз. Беренче баганага исемнең билгеләмәсен, икенче баганага характеристика, өченче баганага мисаллар, дүртенче баганага капма-каршы мисалларны язабыз. Һәр кәгазь битен мөстәкыйль рәвештә тутырабыз. Cезгә барлыгы дүрт минут вакыт бирелә. Слайд 5.
Билгеләмә Характеристика Исем - предмет һәм затны белде Килеш, тартым белән рә кем? нәрсә? сорауларына төрләнә. Уртаклык (имена нарицательные) җавап бирә. һәм ялгызлык (имена собственные) исемнәре була. Берлек һәм күплек санда килә.
ИСЕМ Мисаллар Капма-каршы мисаллар туп бара өстәл сөйли урындык ике каләм матур дәфтәр җырлый агач җиде бетергеч килә
3. Ныгыту. Слайд 6. Дәфтәргә чиста, матур итеп бүгенге числоны, теманы язып куегыз. (Тактада) Укучылар: (дәфтәргә язалар) Сорауны ачыклаудан башлыйбыз. (Сюжетлы рәсемнәр күрсәтелә). Сорау-җавап. Слайд 7. Бу кем? Слайд 8. Укучы: Бу малай. Слайд 9. Укытучы: Бу нәрсә? Слайд 10. Укучы: Бу йорт. Слайд 11. Укытучы: Ә бу нәрсә? Слайд 12. Укучы: Бу кош. Укытучы: Ни өчен нәрсә соравы куйдыгыз? Слайд13. Укучы: Чөнки татар телендә кешеләргә генә кем? соравы куябыз. Мәсәлән, әти. Слайд 14. Укытучы: Ә рус телендә ничек? Укучы: Рус телендә барлык җанлы предметларга кем? соравы куябыз. кто? Кошка. Укытучы: Димәк, татар телендә кешеләргә кем? соравы, кем? укытучы, ә хайваннарга нәрсә? соравын куябыз, нәрсә? такта, нәрсә? эт, ә рус телендә барлык җанлы предметларга кем? кто? соравы куябыз. Кто? Собачка. Слайд 15. Укытучы: Сезнең һәрберегезнең дә алдында карточка ята. Шушы карточкаларга нинди дә булса, берәр исем языгыз. Слайд 16. Хәзер парларда эшлисез, шушы карточкадагы исемнәрегезгә сораулар куегыз (кем? яки нәрсә?) һәм бер-берегезне тыңлагыз, хаталарыгызны төзәтегез. Бер парны тикшерәбез. Бик яхшы, димәк алга таба исемнәргә дөрес сорау куя белерсез дип уйлыйм. Физкультминут МИКС - ФРИЗ - ГРУП (Mix-Freeze-Group) Ә хәзер укучылар бераз ял итеп алабыз. Укучылар, без хәзер барыбыз да бер әйләнә ясап басабыз. Музыка кушыла, сез шул музыкага бии-бии әйләнәсез. Музыка туктагач, сез бер урында басып каласыз. Шуннан соң мин сезгә сорау бирәм, сез шул сорауның җавабын миңа укучылар саны ярдәмендә күрсәтергә тиеш буласыз. 1. Татар телендә ничә килеш бар? (6) 2. Мәктәп сүзендә ничә тартык аваз бар? (4) 3. Урман сүзендә ничә сузык аваз бар? (2) 4. Иялек килешенең ничә кушымчасы бар? (2) 5. Күплек сан кушымчасы ничәү? (4) 6. Әни сүзендә ничә нечкә сузык бар? (2) Слайд 18. Укытучы: Укучылар, экранга карагыз әле. Анда 3 рәткә сүзләр язылган. Хәзер сез шулар арасыннан кайсы сүз калганнарына охшамаган, шуны әйтергә тиешсез. Сез ул сүзләрне дәфтәрләрегезгә язып куегыз. Слайд 19. Ә хәзер дөреслеген тикшерәбез.
- 1 рәт
1. шәһәр 2. идән 3. Яр Чаллы 4. урман
2 рәт
1. Алабуга 2. Чулман 3. урам 4. Тукай
3 рәт
1. чәчәк 2. Татарстан 3. кош 4. дәфтәр