Тесты по татарскому языку

Раздел Начальные классы
Класс 4 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Татар теле

4 сыйныф

уку елы ахары


1 вариант

1. Аваз саны хәреф саныннан күбрәк булган сүзне тап

а) ялкын б) кыш в) вәгъдә г) ямьле

2. Кайсы сүзне юлдан -юлга күчереп булмый?

а) оя б) йолдыз в) ябалак

3. Нечкә әйтелешле сүзне тап

а) көзге б) каз в) яңгыр

4. Ясагыч кушымчалы сүзне тап.

а) эшчән б) мәктәптә в) ташчыга

5. Дәү сүзенең синонимы

а) олы б) кечкенә в) зур

6. Көнбатыш сүзенең антонимы

а) көнчыгыш б) көньяк в) төньяк

7. Исем нәрсә белән төрләнә?

а) сан, зат, килеш б) сан, килеш в) зат, сан, заман

8. Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

а) нинди? б) нишли? в) ничек?

9. Иялек килешендә берлек сандагы исемне тап

а) давылның б) дәүләтләрнең в) каешны

10. Калын боз өстендә ак аюлар уйныйлар җөмләсендә фигыль кулланылган

а) хәзерге заманда, 1затта, күплек санда

б) үткән заманда, 3 затта, күплек санда

в) хәзерге заманда, 3 затта, күплек санда

11. Кайсы сүздә ө хәрефе төшеп калган

а) ...хшаш б) к...йма в) т...ер

13. Кайсы сүздә х хәрефе төшеп калган

а) ...әркем б) шә...әр в) ...ыял

14. Барлык тартыклар да саңгырау булган сүзне тап.

а) кояш б) элгеч в) туп

15. Артыклык дәрәҗесендәге сыйфат кергән җөмләне билгелә.

а) Яңгырдан соң дымсу җирдә игеннәр калкып китте.

б) Шушы йортта бик матур кеп-кечкенә ике песи баласы торган.

в) Өстәлдә түгәрәк көзге тора.

16. Без әбиләргә кунакка кайттык җөмләсендә ничә исем бар.

а) 3 б) 4 в) 2

17. Кошлар зарарлы бөҗәкләрне чүплиләр җөмләсенең оештыручы үзәге:

а) зарарлы бөҗәкләрне

б) кошлар чүплиләр

в) бөҗәкләрне чүплиләр

18. Тиңдәш иярчен кисәкләр булган җөмләне билгелә.

а) Кошлар, агачлар, чәчәкләр йокыдан уяндылар.

б) Язга таба көннәр озыная, җылына, матурлана.

в) Кыш салкыннары, бураннары белән үтеп тә китте.

19. Һәрбер җан иясе дөньяга яшәр өчен килә җөмләсендә өчен сүзе

а) кисәкчә б) бәйлек в) алмашлык





Татар теле

4 сыйныф

уку елы ахары


2 вариант

1. Хәрефләр саны аваз саныннан күбрәк булган сүзне тап

а) ялкын б) кыш в) вәгъдә г) ямьле

2. Кайсы сүз юлдан -юлга күчерү өчен дөрес бүленгән?

а) дә-рес б) йом-гак в) сул-ъяк

3. Калын әйтелешле сүзне тап

а) көзге б) каз в) йөзә

4. Ясагыч кушымчалы сүзне тап.

а) эшсез б) тозлады в) каткан

5. Дус сүзенең синонимы

а) туган б) иптәш в) сыйныфташ

6. Каты сүзенең антонимы

а) эре б) йомшак в) югары

7. Исем нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен

б) предметның эшен

в) предметны

8. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

а) ничек? б) нишли? в) нинди?

9. Чыгыш килешендә күплек сандагы исемне тап

а) табигатьне б) таудан в) китаплардан

10. Түбә читләренә бозлы сөңгеләр асылынган җөмләсендә фигыль кулланылган

а) хәзерге заманда, 1затта, күплек санда

б) үткән заманда, 3 затта, берлек санда

в) хәзерге заманда, 3 затта, күплек санда

11. Кайсы сүздә о хәрефе төшеп калган

а) ...хшаш б) к...ймә в) т...ер

13. Кайсы сүздә һ хәрефе төшеп калган

а) ...әркем б) тә...ет в) ...ыял

14. Барлык тартыклар да яңгырау булган сүзне тап.

а) кояш б) ямьле в) туп

15. Кимлек дәрәҗесендәге сыйфат кергән җөмләне билгелә.

а) Яңгырдан соң дымсу җирдә игеннәр калкып китте.

б) Шушы йортта бик матур кеп-кечкенә ике песи баласы торган.

в) Өстәлдә түгәрәк көзге тора.

16. Күктә язгы кояш елмая җөмләсендә ничә исем бар.

а) 3 б) 4 в) 2

17. Абый матур чәчәкләрдән букет ясады җөмләсенең оештыручы үзәге:

а) абый ясады

б) букет ясады

в) чәчәкләрдән ясады

18. Тиңдәш ияләр булган җөмләне билгелә.

а) Кошлар, агачлар, чәчәкләр йокыдан уяндылар.

б) Язга таба көннәр озыная, җылына, матурлана.

в) Кыш салкыннары, бураннары белән үтеп тә китте.

19. Рамиләләрнең өй артында бакча бар җөмләсендә артында сүзе

а) кисәкчә б) бәйлек в) исем


Татар теле

4 сыйныф

уку елы ахары


3 вариант

1. Аваз саны хәреф саны белән туры килгән сүзне тап

а) ялкын б) сәгать в) вәгъдә г) ямьле

2. Кайсы сүз юлдан -юлга күчерү өчен дөрес бүленмәгән?

а) ки-тап б) көнь -як в) сал-ават

3. Нечкә әйтелешле сүзне тап

а) ямьшәю б) пыяла в) тойгы

4. Ясагыч кушымчалы сүзне тап.

а) тозсыз б) эшкә в) карлыгач

5. Салкын сүзенең синонимы

а) җилле б) җылы в) суык

6. Саран сүзенең антонимы

а) юмарт б) шаян в) усал

7. Исем нинди сорауларга җавап бирә?

а) кем? Нәрсә? б) нинди? в) нишли?

8. Сыйфатларны тап

а) кечкенә б) йорт в) саклый

9. Фигыль нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен

б) предметның эшен

в) предметны

10. Урын-вакыт килешендә күплек сандагы исемне тап

а) суда б) урманнарда в) урманда

11. Балалар урманда керпе күрделәр җөмләсендә фигыль кулланылган

а) хәзерге заманда, 1затта, күплек санда

б) үткән заманда, 3 затта, берлек санда

в) хәзерге заманда, 3 затта, күплек санда

12. Кайсы сүздә ө хәрефе төшеп калган

а) с...ңге б) к...йма в) т...мшык

13. Кайсы сүздә һ хәрефе төшеп калган

а) ...ичкем б) бә...ет в) ...ыял

14. Барлык тартыклар да саңгырау булган сүзне тап.

а) кояш б) элгеч в) шәфәкъ

15. Төп дәрәҗәдәге сыйфат кергән җөмләне билгелә.

а) Яңгырдан соң дымсу җирдә игеннәр калкып китте.

б) Шушы йортта бик матур кеп-кечкенә ике песи баласы торган.

в) Өстәлдә түгәрәк көзге тора.

16. Агачны яфрак бизи, кешене хезмәт бизи җөмләсендә ничә исем бар.

а) 3 б) 4 в) 2

17. Тәрәзә башларында күгәрченнәр гөрләшә җөмләсенең оештыручы үзәге:

а) тәрәзә башларында

б) тәрәзә гөрләшә

в) күгәрченнәр гөрләшә

18. Тиңдәш хәбәрләр булган җөмләне билгелә.

а) Кошлар, агачлар, чәчәкләр йокыдан уяндылар.

б) Язга таба көннәр озыная, җылына, матурлана.

в) Кыш салкыннары, бураннары белән үтеп тә китте.

19. Малайлар куаклар, агачлар янына баралар җөмләсендә янына сүзе

а) исем б) бәйлек в) фигыль


Татар теле

4 сыйныф

уку елы ахары


4 вариант

1. Хәрефләр санына караганда авазлар саны азрак булган сүзне тап

а) ялкын б) кыш в) мәгънә г) ямьле

2. Кайсы сүзне юлдан -юлга күчереп булмый?

а) йөрәк б) аю в) якты

3. Калын әйтелешле сүзне тап

а) пөхтә б) юаш в) милләт

4. Ясагыч кушымчалы сүзне тап.

а) кайттык б) карлы в) чаңгылар

5. Матур сүзенең синонимы

а) тырыш б) чибәр в) эшчән

6. Биек сүзенең антонимы

а) бәләкәй б) кыска в) тәбәнәк

7. Исемне тап

а) эленгән б) элгеч в) элә

8. Сыйфат нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен

б) предметның эшен

в) предметны

9. Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

а) нинди? б) нишли? в) кем? Нәрсә?

10. Юнәлеш килешендә берлек сандагы исемне тап

а) каеннарга б) суга в) судан

11. Куаклар арасыннан озын койрыклы төлке узып китә җөмләсендә фигыль кулланылган

а) хәзерге заманда, 1затта, күплек санда

б) үткән заманда, 3 затта, берлек санда

в) хәзерге заманда, 3 затта, берлек санда

12. Кайсы сүздә о хәрефе төшеп калган

а) с...ңге б) к...йма в) к...зге

13. Кайсы сүздә һ хәрефе төшеп калган

а) бә...ет б) ...әйкәл в) ...ыял

14. Барлык тартыклар да яңгырау булган сүзне тап.

а) кояш б) элгеч в) йөгерә

15. Артыклык дәрәҗесендәге сыйфат кергән җөмләне билгелә.

а) Яңгырдан соң дымсу җирдә игеннәр калкып китте.

б) Шушы йортта бик матур кеп-кечкенә ике песи баласы торган.

в) Өстәлдә түгәрәк көзге тора.

16. Кар өстенә энҗе тамчылар тама җөмләсендә ничә исем бар?

а) 3 б) 4 в) 2

17. Көтмәгәндә кояшны болыт каплады җөмләсенең оештыручы үзәге:

а) көтмәгәндә каплады

б) кояшны каплады

в) болыт каплады

18. Тиңдәш иярчен кисәкләр булган җөмләне билгелә.

а) Кошлар, агачлар, чәчәкләр йокыдан уяндылар.

б) Язга таба көннәр озыная, җылына, матурлана.

в) Кыш салкыннары, бураннары белән үтеп тә китте.

19. Ямь-яшел урман эчендә ниләр генә юк җөмләсендә эчендә сүзе

а) исем б) бәйлек в) сыйфат

© 2010-2022