Тапкырлауның дөреслеген бүлү белән тикшерүгә һәм тигезләмәләр чишүгә күнегүләр

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Гөлия Булатова, Кайбыч районы Иске Чәчкаб төп белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы ( 4 нче сыйныф, математика (Россия мәктәбе)

Тема. Тапкырлауның дөреслеген бүлү белән тикшерүгә һәм тигезләмә чишүгә күнегүләр.

Максат. Тапкырлауның үзлекләрен куллана белүне ныгыту; мәсьәләне тигезләмә төзеп чишү күнекмәләре бирү һәм зурлыкларны кулланып эшләү күнекмәләрен камилләштерү; логик фикерләү сәләтен үстерү; хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау. Физкультминут өчен бию көе.

Кулланылган сингапур структуралары: ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН, МИКС ПЭА ШЭА

Дәрес барышы.

I.Оештыру.

II.Телдән исәпләү.

ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН (ТЭЙК ОФ-бас, ТАЧ ДАУН- утыр)

Укытучы әйткән фикерләр белән килешүче укучылар урыныннан торып баса, килешмәүчеләр утырган килеш кала.

600 һәм 310 саннарының аермасы 90 га тигез.(Әйе)

600 һәм 200 саннарының өлеше 3 кә тигез.(Әйе)

1 км да 100 см. (Юк)

1 гасыр 100 ел.(Әйе)

100x0=0 (Әйе)

1000:10=100 (Әйе)

99:9=11 (Әйе)

126:9=14(Әйе)

Нәтиҗә.

III.Яңа төшенчәләр, күнекмәләр формалаштыру.

1) № 346, 68 нче биттәге мәсьәләне чишү һәм чишелешләрен чагыштыру.

  • Мәсьәләләрне укыгыз. Алар турында нәрсә әйтә аласыз? Аерма нәрсәдә?

Мәсьәләнең шартын сызым ярдәмендә күрсәтегез.

1)18-12=6 (бидон)

2)228:6=38(литр)-1 бидон массасы

3)38х12=456(литр)

4) 38х18=684 (литр)

Җавап. Бер кибеткә 456, икенче кибеткә 684 литр сөт китергәннәр.

№2

1)684-456=228(литр)

2)228:6=38(литр)-1 бидон массасы

3)684:38=18(бидон)

4)456:38=12(бидон)

Җавап. Беренче кибеткә18 бидон, икенчесенә-12 бидон сөт китергәннәр.

-Мәсьәләрне чагыштырыгыз. Алар охшашлыгы нәрсәдә һәм нәрсә белән аерыла? Мондый мәсьәләләр ничек дип атала?(Кире)

Ә хәзер мәсьәләне тигезләмә ярдәмендә чишик. Беренче мәсьәләдә 1 бидондагы сөтне у дип алып, тигезләмә төзик.

(у х 18-228=у х12)

18х у-12х у-228=12 х у-12х у

Без чишә торган тигезләмәдән нәрсәсе белән аерыла?(Уң якта билгесез сан)

Тигезлекнең шудый үзлеге бар: әгәр тигезлекнең һәр ягына бер үк санны кушсаң яки алсаң, нинди үзгәреш булачак?(Дөрес тигезлек килеп чыгачак.)

Бу үзлекне кулланып, безгә уң яктагы билгесез саннан котылырга кирәк. Моның өчен нишләргә? (Һәр яктан у х 12 не алырга)

18 х у-12 х у-228=12х у-12 х у

Тигезләмәне гадиләштерәбез. Уң якта нәрсә калачак? (Бернәрсә дә)

Уң якка 228 не күчерәбез һәм килеп чыга:

18ху-12ху=228

Гадиләштерәбез:

6х у=228

У=228:6

У=38(л сөт)-һәр бидонда

38х18=684(л)-беренче кибеттә

38х12=456(л)- икенче кибеттә

Икенче мәсьәләгә тигезләмә төзибез.

684:у-6=455:у

Тигезләмәне мөстәкыйль рәвештә чишәбез.

2.Тигезләмәләр өстендә эш.

68 нче бит,№349

300+300:4+х=800

-Ни өчен икенче кушылучыны 300һәм 4 саннарының өлеше белән күрсәттегез?

IV.МИКС ПЭА ШЭА структурасы буенча физминутка. Укучылар музыка астында бүлмә буйлап йөриләр, һавада "бишне биреп" парлашалар, музыка туктагач, РЕЛЛИ РОБИН һәм ТАЙМД-ПЭА-ШЭА структурасы кулланып, бирелгән темага фикер алышалар.

Турыпочмаклыкның периметрын һәм мәйданын ничек табарга.

V.Исәпләү күнегүләре өстендә эш.

68 нче бит №345.

208x153=?

-Тапкырлау гамәлендә компонентларны искә төшерик әле.

-Тапкырчыгышның дөреслеген ничек тикшерерсез?

-Тапкырлауны башкарыгыз һәм дөреслеген тикшерегез.

VI.Зурлыклар белән эш.

68 нче бит №352-телдән.

VII.Өй эше.

68 нче бит №347-тигезләмә төзеп чишәргә.

VIII.Рефлексия.

-Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?

-Үзегез өчен нинди яңалык ачтыгыз?

-Аны безгә ни өчен белергә кирәк?

Үзбәя, билгеләр кую.




© 2010-2022