Кәҗә кергән бакчагасәхнәләштерелгән чара

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Зәй муниципаль районы

Түбән Биш бюджет муниципаль белем мәктәбе







«Кәҗә кергән бакчага»



Чараны әзерләде һәм

үткәрде Түбән Биш бюджет белем

мәктәбенең башлангыч сыйныфлар

укытучысы Мухаметшина Ирина Авзатовна

"Ел сыйныф җитәкчесе" конкурсына әзерләнгән ачык чара.

Тема: "Кәҗә кергән бакчага"

Максат: укучыларны сәнгатьле, ачык итеп чыгыш ясарга өйрәтү.

Хезмәт сөюче, ялкауларны сөймәүче, әхлаклы балалар

Тәрбияләү.

Катнашалар: 2 сыйныф укучылары.

Кичәгә чакырылды: әти-әниләр, 1,3,4,5 сыйныф укучылары.

Үткәрү вакыты: 27 октябрь 2011 ел

Тәрбия чарасын әзерләде: 1 категорияле укытучы

Мухаметшина Ирина Азватовна


Катнашалар: Алып баручы,Кәҗә,Суган,Кишер,Кәбестә,Бәрәңге,Помидор,Кабак Көзге табигать күренеше.Өй макеты.Киртә белән әйләндерелеп алынганяшелчә бакчасы.Яшелчәләр булып киенгән балалар урындыкларда утыралар. Алып баручы:

Әкият сөйлим сезгә,

Тезеп сүзләрен сүзгә,

Ә сез отып калыгыз,

Күңелегезгә салыгыз,

Әкият төше -алтындыр

Аңлаганга -акылдыр

Борын заманда ерак авылда

Яшәгән ,ди бер әни

Аның булган ди кызы нәни

Үзе матур булсада,

Булган начар гадәте Эш кушсалар баш тарткан , Иртәсен дә кичен дә Гел уйнарга яраткан. Кулына буш кәрзин тотып залга бер кыз керә(Әй җаный,вай җаный көенә җырлый) Эшлә, эшлә ,дип әйтәсез Минем эшлисе килми Әй, минем эшлисе килми Ай җаный , вай җаный Минем эшлисем килми Эшләсәм кулларым сызлый, Билләрем дә бөгелми Әни тагын эш кушты Бакча ни хәлдә микән Белеп кайт әле ,диде Яшелчәләрне җыеп кайт әле диде Бу бакчада ниләр үсә икән? Яшелчәләр: Бу бакчада ни үсәме? Бу яшелчә бакчасы. Үсә кабак,помидорлар, Кәбестәләр,суган,кишер, Чөгендерләр-барчасы. Кыз:

Нәрсәгә дип, азапланып утырталар икән бу яшелчәләрне?

Ни файдалары бар икән шуларның?

(матур көйгә биеп Кәбестә кыз каршына баса)

Кәбестә:

Мин булам- кәбестә

Узем яшькелт төстә

Күлмәгем күп катлы

Узем бик тә татлы

Ашларга да төшәм мин

Бәлештә дә пешәм мин

Чөнки мине балалар

Көндә көтеп алалар

(кыз кәбестәне күтәрмэкче була)

Кыз: Бигрәк зур, бигрәк авыр икәнсен!

Мин сине алмыйм , кәрзингә салмыйм

(кәбестә упкәләп урыныны китэ, кызның каршына суган килә)

Суган:

Үзем сары,үзем эре

Минем исемем -суган

Мин Һиндстанда туган.

Мине бик тә мактыйлар

Шифалы дип атыйлар.

Салаткада турыйлар

Тураганда елыйлар...

Кыз;

Шулаймени?Елатасың,

Кузлэрне кызартасың...

Ярый әле белеп калдым

Мин сине алмыйм ,кәрзинемә салмыйм.

(суган упкәли кишер килә)

Кишер:

Минем исемем- кишер

Теләсәң болай пешер

Теләсәң ашка тура,

Мине яраткан бала

Озын гомерле була

Кыз:

Озак яшәп газапланмыйм, болай да рәхәт яшим.

Кирәкми.мин сине алмыйм ,кәрзинемә салмыйм

(Кабак

Ә мин булам -кабак

Әйтмим кабат кабат.

Бик файдалы зат мин

Тик мин җәяү йормим

Карагыз әле бер генә

Менә миңа кабакка

Турап куйсагыз сыймыйм

Хәтта 9 табакка

Кыз:

Алмыйм әле сине дә ,тәмсез син.

Помидор:

Мине караучы малай

Исеме аның Рамай

Бакчага һич килмәде

Миңа сулар сипмәде

Шуңа бер ягым пеште

Икенчесе пешмәде.

Кыз

Пешмәгән помидор миңа кирәк түгел.

Бәрәңге

И бәрәңге,бәрәңге!

Бәрәңгене күр әле.

Сап-сары бәрәңге белән

Тирән базыбыз тулды.

Кыз

Кортларыңны чүпли-чүпли, җәй буе баш күтәрми агулый-агулый арып беттем инде.Кирәгең юк.

Соңгы вакытта бәрәңгеңдә вак.

Кибеттән сатып алырбыз әле.Алмыйм,кәрзинемә салмыйм.

Кәҗә

Мә-мә-ә! Дөрес,дөрес әйтәсең

Бигрәк зирәк икәнсең.

Әйдә,бергә дус булыйк,

Эш турында уйламыйк.

Бар,рәхәтләнеп уйна,

Эш турында уйлама.

Мин бакчаны карармын,

Аңа сакчы булырмын.

Кыз

Ура! Урманга барам.Шунда ял итәм.(урманга йөгерә)

Кәҗә.

Мин-Кәҗә, мәкәрҗә

Аерыдыр тоякларым.

Бакча эчләрен гизәргә

Яралган аякларым.

Яратам мин кишерен дә

Яратам суганын да

Кәбестәсен,борчагын

Яратам мин барын да.

Мә-әә.Барыгыз да үземә

Берегезне дә бирмим

Бакчага хуҗа булам

Сезне ашап бетерәм!Мә-мәә

(яшелчәләрне куып йөри.Ябып куя)

Яшелчәләр җырлыйлар.

Кәҗә кергән бакчага,

Кәбестәне ашарга.

Таяк тотып чыксалар,

Әзер тора качарга.

Их,алмагачлары,

Сайрый сандугачлары.

Кәҗә

Их, алмагачлары.

Куркытмагызчы әле..

Кыз

Һай-һай!Барысы да эштә,кышка әзерләнәләр..Болай йөреп эш чыкмас,конфет ашап теш чыкмас.Бакчага барыйм әле,яшелчәләрне җыеп,кәрҗинемә салыйм әле.(кыз йөгереп килә.буш түтәлләрне күреп шакката)

Кыз

Кайда кишер? Кайда суган? Кая киткән кәбестә?

Кәҗә

(горур гына)Беркая да китмәгән,бакчага кәҗә кергән!Мәә!

Яшелчәләр

Коткарыгыз,коткарыгыз безне!

Кыз

Кәҗә кергән бакчага,төште хәсрәт башыма.(елый)

Алып баручы

Нишләргә икән? Мә,кәҗәне ку,чыбык белән ку!

Кыз(дәртләнеп)

Еламагыз,туктагыз

Бернидән дә курыкмагыз.

Кәҗә бакчага кергән-

Чыбык татыйсы калган.

Кәҗә(горур гына )

Таяк белән чыбыкка

Кәҗә малы бирешми.

Дөнья күргән кәҗәгә

Аннан курку килешми..

Кыз

Сөт бирүен бирәсең

Ник бакчага керәсең?

Юкса менә күрерсең

Чыбык тәмен белерсең.

Яшелчәләр капкадан чыгып,кәҗәне уратып алалар.

"Җибәрмибез"уены Түгәрәктән кәҗәне чыгармыйлар.Җырлыйлар.

Кәҗә кергән бакчага,

Ачы суган ашарга.

Ачы суган кикертә,

Түтәл аша сикертә

Их,алмагачлары,

Сайрый сандугачлары.

Кәҗә

Кызганыгыз,мине,зинһар,

Бүтән бакчага кермәм

Яшелчәләргә тимәм.

Алып баручы

Җибәрикме кәҗәне?

Яшелчәләр:

ҖИБӘРИК.

Кыз

Яшелчәләр,тиз ! Минем янга тезелегез.

Яшелчәләр.

Үскән кыз да икәнсең

Матур кыз да икәнсең.

Матур гына да түгел

Батыр кыз да икәнсең.

Кәҗәгә каршы бардың

Безне коткарып калдың.

Рәхмәт сиңа,мең рәхмәт

Үзең дә яшә рәхәт.

Барысы.

Ялкаулык башка җитә ул

Ялкау булмасын кеше.

Алып баручы

Димәк,балалар,сезнең бакчага кәҗә кермәс өчен,начар хәлләргә калмас өчен,һәр эшне вакытында эшләргә кирәк.

Ялганны яман көтә,

Эшләмәсәң рәхәт китә

Әкият тә шунда бетә.















© 2010-2022