Открытый урок+презентация

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

2 сыйныфта әйләнә - тирәдән ачык дәрес.

Мөхәмәтшина Рәзилә Рәүф кызы

Арча районы Иске Иябаш башлангыч мәктәбе .

Тема:Безнең тату Гаилә.

Максат : укучыларны гаилә төшенчәсе белән таныштыру ;

бәйләнешле һәм сәнгатьле сөйләмне үстерү

гаиләгә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү;

аралашу культураларын үстерү ;

өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтү.

Җиһзлау :гаилә темасына ясалган стенд,слайдлар,карточкалар,тест ,цитаталар язылган плакат.

Дәрескә әзерлек : гаилә темасына шигырьләр , җырлар өйрәнү , гаилә стенды ясау.

Дәрес барышы.

I.Дәресне оештыру.Укучыларга дәреснең темасын , формасын , максатын әйтү.

1.Кунакларны сәламләү :

1)-Исәнмесез,укучылар!Безнең бүгенге дәресебез гади генә дәрес түгел.Бездә бүген кунаклар бар. Әйдәгез әле аларны иң башта сәламлик.

Яшәгез сез гел муллыкта, Гел тыныч булсын галәм.

Сөекле кунакларыбызга

(балалар бергә) Ялкынлы кайнар сәлам!

2.Укытучының кереш сүзе :

-Бүгенге дәрестә без сезнең белән "Безнең тату гаилә" темасына сөйләшербез,гаиләдәге мөнәсәбәтләр , олыларны рәнҗетергә ярыймы икәнлеген белербез һәм сезнең үз гаиләгез турында язылган фикерләрегезне белербез.

(Гаилә турында шигырь уку).

Гаилә- ул тормышның нигезе.Әти- әни аның тоткасы булса , балалар- гаиләнең көзгесе .Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң,бер-береңне аңлап,хөрмәт итеп яшәргә кирәк.Гаилә ул - җылы учак.Гаилә никадәр нык булса , аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.

3.Дәрескә проблемалы сорау кую :

-Гаилә нинди булырга тиеш?

II.Төп өлеш.Яңа дәрес материалы өстендә эшләү.

Кешеләр бер-берсе белән аралашмыйча яши алмый.Безнең иң якыннарыбыз гаилә.Гаилә ул - бик олы сүз.Әти-әни,әби-бабай гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре.Чөнки алар һәрвакыт безнең турыда уйлап,борчылып яшиләр.Тату гаиләдә һәр кеше бер-берсен ихтирам итә.Шуңа күрә андый гаиләдә яшәве дә күңелле.

1.-Балалар ,ә хәзер мин сезгә әти-әниләр турында мәкальләр әйтәм.Ә сез аларның мәгънәләрен аңлатырсыз.

1.Аталар сүзе - акылның үзе.(Әти акыллы кеше.Ул һәрчак дөресен сөйли.Күп белә.)

2.Әткәй - шикәр,әнкәй - бал.(Әти дә,әни дә газиз кешеләр.Икесен дә бертигез яратырга кирәк.)

3.Ата-ананы тыңлаган - адәм булган , тыңламаган - әрәм булган.(Ата - анасын тыңлаган кеше - әйбәт кеше , ул - бәхетле булыр ; тыңламаган - начар кеше , аның бәхете булмас.)

4.Ата - ананы тыңламаган , олыгайгач , үзе дә игелек күрмәс.(Әти - әнисен яраткан , хөрмәт иткән , аларга булышкан кеше генә әйбәт була.)

-Әйдәгез үзебезгә ошаган 1 мәкальне дәфтәребезгә матур итеп язып куйыйк.

2.-Гаиләнең ныклыгы , татулыгы бик күп нәрсәләргә бәйле.Хәзер мин сезгә шуларның берсе турында табышмак әйтәм , ә сез җавабын уйлагыз.

Кайвакыт ул мамык кебе йомшак ,

Кайвакыт ул корыч кебек каты .

Кайчагында баллы , татлы ,

Ә кайчакта әремнән дә әче. (тел.)

-Әйе , дөрес әйттегез , табышмакның җавабы тел. Әгәр без ягымлы итеп сөйләшәбез икән, безнең турыда йомшак телле , диләр.Ә инде кырыс , дорфа итеп сөйләшүчеләрне каты телле , диләр.Йомшак тәмле телле булганны һәркем ярата.Гаиләдә бер-беребезгә һәрчак ачык йөзле , тәмле телле , игътибарлы булыйк.Авыр сүзләр әйтеп , хәтеребезне калдырмыйк. Бер- беребезгә ягымлы булып матур сүзләр әйтешеп кенә яшик.

1.-Балалар! Сезгә үзегезнең гаиләгез турында сөйләргә әзерләнеп килергә кушкан идем. Әйдәгез, шуларны тикшереп китик әле.(укучылар "Безнең тату гаилә" темасына язылган хикәя , шигырь һәм рәсемнәре белән таныштыралар)

III.Ныгыту өлеше.

1. -Ә хәзер бер күренеш карап китик әле. (2 укучы алдан әзерләнгән сценарийны күрсәтә.

Күренештәге тискәре сыйфатлар санала.)

2.Дәреслектән "Олыларны рәнҗетергә ярыймы? хикәясен уку. Олыларны рәнҗетергә ярыймы ? дигән сорауга җавап бирү.

IV.Йомгаклау өлеше.

1.-Укучылар , гаилә турында күп сөйләштек. Әйдәгез шул уй-фикерләрегезне ассоциограммада чагылдырыйк әле.( балалар тактада эшлиләр)

ГАИЛӘ

-әти,әни,әби,бабай,абый,апай,энем,сеңлем;

-без яшәгән йорт;

-бергәләп ял итү;

-телевизор карау;

-кунакка бару;

-бакчада эшләү;

-тынычлык;

-бәйрәмнәр үткәрү һ.б.

-Балалар, гаиләдәге һәр кеше безгә бик якын кадерле.Әниләрнең йомшк ,ягымлы сүзләре балага гомер буе юлдаш була.Әниләр һәрвакыт сезнең янда- авырганда да , борчылганда да , шатланганда да. Ә әтиләр гаиләнең башка эшләре турында кайгыртучылар.Өйдәге иң авыр эшләрне дә әти эшли.Ул - өйнең терәге, таянычы.Әниегез сезне ягымлы сүзләре белән шатландырса ,әтиегез үзенең акыллылыгы ,дөньядагы бар нәрсәне белүе белән сөендерә.Сез дә гаиләдә зур урын алып торасыз.Әти-Әниләрегезне үзегезнең яхшы эшләрегез белән генә куандырып торыгыз.

2.-Укучылар , үзегезнең бүгенге дәрестә катнашуыгыздан канәгатьме сез?Үзегезнең эшләрегезне нинди билгегә бәялисез? (Укучылар махсус кесәләрдән алып үз-үзләренә билге куялар )

V.Өй эшләре бирү.

Һәр укучыга индивидуаль эш бирелә.

-Бүгенге дәресебезне "Җирдә миңа ни кирәк " җыры белән төгәллибез.


© 2010-2022