Баланы шәхес итеп формалаштару процессында ситуатив якын килү алымын актив куллану

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Баланы шәхес итеп формалаштару процессында ситуатив якын килү алымын актив куллану Баланы үстерергә була, тик тәрбия бирүе авыр. Безнең максатыбыз-шәхес тәрбияләү. Мин әлеге язмамда шәхес булып формалашу процессында очраклы якын килү алымын куллану турында ассызыклап үтәрмен. Үземнең һәм хезмәттәшләремнең эш тәҗрибәсеннән чыгып, мин мондый фикергә килдем: әгәр дә педогогик ситуацияләрне чишүгә иҗади якын килсәк, укучылар коллективы белән идарә итүне җиңелләштерә торган ысуллар табарга мөмкин. Мәктәпкә килгәч үк, баланың тәрбиялелеге, гаиләдә нинди тәрбия үсеше алганлыгы, ягъни әти-әнисенең балага нинди хисләр салганлыгы ачыклана. Чөнки баланың 5 яшенә кадәрге үсеш чорында аның дөньяны кабул итү хисләре тулысынча формалаша, башкачарак әйткәндә, хиссияти дөньясы үсә. Психологларның эзләнүләре, өйрәнүләре нәтиҗәсеннән күренгәнчә, баланың 5 яшенә кадәрге хисләр, эмоцияләр формалашуы баш миенең уң як ярымшарының үсүе белән бергә бара. Бала үсешенең бу этабы әти-әниләр, гаилә белән тыгыз бәйләнгән. Күзәтүләр, тикшеренүләр күрсәткәнчә, тормыш өчен мөһим хисләр 5 яшь тулганчы формалаша. Мәсәлән, хөрмәтләү, курку хисләре бала тугач ук формалаша башлый. Баланың әти-әнисенә беренче елмаюы - шуның бер билгесе. Курку хисенең үсеше баланы үчти- үчти итә башлагач ук үстерелә. Ә ул хисләрнең әһәмияте гаять зур. Курку хисе балада сакчыллык, игътибарлылык, сабырлык шикелле сыйфатларның ачылышына юл бирә. Баланың 5 яшеннән 10 яшькә кадәрге ара-тәрбия эше өчен бик җаваплы чор. Билгеле булганча, бу яшьтә дөньяны танып белүнең беренчел этабы тәмамлана - балада баш миенең сул як ярымшары формалаша башлый. Димәк, логик фикерләү, фикерләүнең күп төре үсә. Шуларга бәйле рәвештә шәхес формалаштыруда, тәрбия алымнарында сүзнең , аның эчтәлегенең әһәмияте арта бара. Бу чорны без хисләрдән сыйфатларны формалаштыру вакыты дип атадык. Кешенең үзе өчен беренчел әһәмиятле сыйфатлары да шушы чорда иҗади үсә. Тәрбия эшендә рецептлар бирү кыен, шулай да бер үк яшьтәге һәм бер үк җенестән булган балаларда күп кенә уртаклык бар. Димәк, ниндидер, гомуми киңәшләр дә биреп була. Әйтик үзенең укучысының ялкаулыгыннан, анда ихтыяр көче булмаудан, ә кайбер очракта тотнаксызлык күрсәтүеннән зарланган укытучылар да бар. Мондый баланың укуга мөнәсәбәтен яхшыртуда бер генә педагогик метод та нәтиҗә бирмәстер кебек. Тик һәр баланың күнелендә генә йөрткән уй-хыяллары бар. Укытучы аның иптәшләреннән кызыксынып бу бала турында күбрәк белә һәм ярдәм итә ала. Чынлап та, ә нигә әле ана максатына ирешүдә ярдәм итмәскә? Шушы уңайдан, бу бала белән аралашкан чакта ситуатив якын килү алымын куллану максатка ярашлы булыр иде. Бер очракны да кулдан ычкындырмыйча шәхес тәрбияләүдә куллану дигән сүз бу. Һәрвакыт укучыны кызыклы эшчәнлеккә җәлеп итү аша аңа тәрбияви йогынты ясарга кирәк. Нинди дә булса файдалы эшчәнлек (спорт, техник иҗат һ.б.)белән мавыгу уңай психик халәт тудыра, аннары ул укучының характерын да үзгәртә. Физик күнегүләр вакытында каршылык, кыенлыкларны җиңү аның рухи көчен, үз-үзенә ышанычын арттыра, вакытны әрәмгә сарыф итү белән килешмәүчәнлек тәрбияли. Кайбер очракларда шөгыльгә бөтенләй сәләте булмаганнарны да җәлеп итәргә тырышалар (мәсәлән, класслары белән спорт түгәрәгенә, хорга язу һ.б.) Тик бу кире нәтиҗә дә бирергә мөмкин. Бигрәк тә "кыен" балалар белән эшләгәндә әлеге үзенчәлекне истә тотарга кирәк. Укучыларга әкренләп катлаулана бара торган биремнәр тәкъдим итү (иң баштагылары мавыктыргыч булырга тиеш) - тәртипкә һәм хезмәткә өйрәтүдә, максатка омтылучанлык тәрбияләүдә үтемле ысулларның берсе. Очраклы якын килүне максатчан файдалана белергә кирәк. Укучылар "китереп чыгарган" хәлне укыту-тәрбия максатында файдалану турында бер мисал китереп үтәм. Укучылар физик тәрбия дәресенә спорт киеме кимичә килде, ди. "Без бүгенге расписаниене белмәдек", дип акланмакчы булдылар. Мондый очракта укытучы һәм класс арасында каршылык килеп чыгарга да мөмкин. Дәресне өзмәс өчен, мин "Бүген без дәрестә күбрәк теоретик белемнәр һәм сафта йөрү әзерлегенә өйрәнербез; димәк, спорт киеме булмау безгә комачауламас; ә бүгенге дәрескә билгеләнгән уенны без киләсенә күчереп торырбыз," - дидем. Шулай тиз һәр ике як өчен дә уңай булды. Киләсе дәрескә барлык укучылар да спорт киеменнән килде. Монда миңа тотнаклылык, үз дәрәҗәңне белү һәм педагоглык такты ярдәм итте. Һәрбер тәртип бозу очрагында да укучыларга карата катгый булу мәҗбүри түгел. Кычкыру, даими рәвештә кисәтү ясап тору укучыны (укытучының үзен дә) ярсыта гына . Укучыдан үзенең тәртибен үзгәртүне катгый таләп итү билгеле бер очрак өчен генә уңай нәтиҗә бирә, ә бераздан бу кимчелек тагын кабатланырга мөмкин. Иң нәтиҗәлесе - укытучының үзенә шул ситуациягә "кереп", дөрес чишелеш табарга, үзен укучыларга йогынты ясарга, уңай үрнәк күрсәтергә. Барлык класс укучылары да үзен һәрвакыт кулда тота торган, шат күңелле мөгалимнәрне ярата. Педагогик йогынты ясауның әлеге берничә ысулыннан дәресләрдә һәм төрле класстан тыш чаралар үткәргәндә, класс җитәкчесе эшчәнлегендә дә файдаланырга мөмкин. Бары тик шәхес кенә шәхес тәрбияли ала, эзләнү-тикшеренү эшен үзеңнән башларга кирәк. Интеллектлылыкка тумыштан сәләтне үстереп ирешелә. Заман белән бергә атлап балаларның уй-теләкләрен тоеп яңа педагогик алымнар кулланып эшләгән укытучы гына шәхес тәрбияли ала.

© 2010-2022