2нче сыйныфта әдәби укудан Уйдырма әкиятләр. Н. Исәнбәт «Мырауҗан агай хәйләсе» темасы буенча дәрес планы

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



Тема. Уйдырма әкиятләр. Н. Исән­бәт «Мырауҗан агай хәйләсе»

Максат. Юмористик әкиятләрнең бер төре булган уйдырма әкиятләр белән таныштыру.

Бурычлар:

Укучыларны көлкеле, мәзәк әкиятләр белән танышты­руны дәвам итү;

Н.Исәнбәтнең төрле хикмәтләргә бай булган «Мырауҗан агай хәйләсе» дигән уйдырма әкиятен уку;

Кеше тормышында юморның уңай тәэсире турында сөйләшү;

Кызыклы вакыйгаларны аңлый белергә өйрәтү.

Материал. Дәреслек (76-84 нче битләр), мөстәкыйль эш дәфтәреннән 11, 13 нче биремнәр.

Җиһазлау. Ь.. Такташның «Тәүфыйклы песи», Н. Исән­бәтнең «Мырауҗан агай хәйләсе» китаплары, төсле каран­дашлар.

Дәрес барышы

Дәресне оештыру.

- Хәерле көн, укучылар! Менә без тагын «Әдәби уку» дәресен башлап җибәрәбез. Эшлекле дәрес, күңелле дәрес бул­сын ул.

Эшчән кеше булу - бик зур бәхет,

Эш ул - бу тормышның үзәге.

Укый-яза белү - шул тормышның

Гәүһәр төсле матур бизәге.

Мәҗит, Гафури

Актуальләштерү.

1. Өй эшен тикшерү.

2.13 нче биремдә строфа номерларының дөрес куелышын карау.

«Котбетдин мәргән» әсәреннән укучылар әзерләп килгән өзекләрне тыңлау.

Әсәрнең ни өчен кызык булганлыгын искә төшерү.

Н. Исәнбәтнең нәкъ шундый ук кызыклы, хикмәтле булган «Мырауҗан агай хәйләсе» дигән әсәре барлыгын әйтү, китабын күрсәтү.

Яңа материалны аңлату.

76 нчы биттә бирелгән текстны уку.

«Мырауҗан агай хәйләсе»н чылбыр буенча уку.

84 нче биттәге тексттан 1 нче абзацны гына уку.

Сорауларга җавап бирү.

Әсәр кызыклымы?

Сез монда нинди хикмәтләр белән очраштыгыз?

Ни өчен Белдекле Керпе: «Мондый шигырьне халык авыз иҗатын яраткан, өйрәнгән, белгән шагыйрь генә яза ала», - ди?

Текст ахырындагы биремнәрне үтәү.

1 нче сорауга җавап биргәндә, укучылар аның бер үк вакытта уйдырма да, әкият тә, такмаза да, аптыраткыч-йөдәткеч әкияткә охшаган булуын күрсәтергә тиешләр. «Чык», «сикереп чык» сүзләре санамыш буларак кулланылуын аңлатып тора. «Чык-чырык та чык-чырык» сүзләре - яңгыравык сүзләр.

6. Әкиятне рольләргә бүлеп уку.

7. Иллюстрацияләрне карау, текст белән чагыштыру, охшаш урыннарны тексттан табып уку.

IV. Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.

Мөстәкыйль эш дәфтәреннән Н. Такташның "Тәүфыйклы песи" әсәрен уку.

Әсәрне рольләргә бүлеп уку. (укытучы үзе укый яисә язмада тыңлата ала.)

Биремнең 1 нче һәм 2 нче сорауларына җавап бирү.

Дәрескә йомгак.

-Укучылар, бүген без дәрестә нәрсәләр турында өйрәндек? - Сез нинди яңалыклар белдегез? Шул турыда партадашыгызга сөйләп карагыз.

Өй эше.

1 нче вариант: «Тәүфыйклы песи» әсәреннән соң бирелгән 3.4.5 нче сорауларга җавап бирергә.

2 нче вариант: Мөстәкыйль эш дәфтәреннән 14 нче биремне эшләргә.


© 2010-2022