Әдәби уку дәресе «Сугыш чоры балалары»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Борһанова Римма Нурмөхәмәт Бөек Җиңүгә 70 ел якынлаша. Җиңү бәйрәме сүзтезмәсенең күләгәсендә - меңләгән миллионлаган корбаннар, толлар һәм ятимнәр язмышы. Ир-егетләр корал тотып сугышка китсә хатын-кызлар, балалар хуҗалык эшенә җигеләләр. Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен дигән максат белән яшиләр һәм эшлиләр. Сугышка киткән ирләре, уллары өчен хатын-кызлар кич утырып җылы оекбашлар, бияләйләр, шарфлар бәйлиләр. Яу кырында йөргәннәргә авыр таякның бер башы төшсә, икенче ягы сугыш елы балаларына, тылдагыларга төште. Ашарга икмәк, киергә кием булмый. Көн-төн эш. Күпләр авыртып, ачлыктан шешенеп үлә. Сугыш төгәлләнгәннән соң 69 нче яз якынлаша. Тантаналы да бер үк вакытта күз яшьле хәтирәләрне кабат яңартучы бәйрәм дә ул. Чөнки әлеге җиңү бик күп корбаннар югалтулар барабәренә генә яулап алына. 3 класста әдәби уку дәресе. Тема: Сугыш чоры балалары.

Максат: Вакыйф Нуруллинның "Бүреләр, үгез һәм без", С Рәхмәтуллинның "Сандыктагы хәзинә" әсәрләре ярдәмендә сугыш чоры балаларының фаҗигале язмышын аңлату.

Бурычлар: 1) Сугыш чоры балалары кичергән авырлыкларны әдәби образлар язмышы ярдәмендә аңлату;

2) С Рәхмәтуллинның "Сандыктагы хәзинә", Ринат Мәннанның "Без музейга барабыз" әсәрләре арасында тел уртаклыгын эзләп табу күнекмәсен камилләштерү

3) Тарихи үткәнгә ихтирам һәм сугыш чоры балаларына хөрмәт тәрбияләү. Универсаль уку гамәлләре (УУГ) Регулятив (РУУГ): максат кую, план төзү, план буенча эш алып бару, нәтиҗәне бәяләү Танып белү (ТБУУГ): яңа информация туплау, ( әсәрләр арасындагы охшаш, аермалы якларны билгеләү анализлау , чагыштыру, классификацияләү) Коммуникатив (КУУГ): үз фикереңне белдерү, башкаларныкын тану, партадаш күршең белән хезмәттәшлек итү Шәхси ( ШУУГ): эш гамәлләрне бәяләү, кызыксындырулы бәяләүне аңлату

Материал: Дәреслек, 2 нче кисәк, 97-100 бит, дәфтәр 57-59 битләр, өстәмә эш дәфтәре.

Җиһаз: В Нуруллин, Р.Мәннән портретлары, китаплары, Мәснәви Хәйретдинов картинасы, С.Сәйдәшевның "Совет Армиясе маршы" аудиоязма, үгез, бүре рәсемнәре (слайд) сугыш чоры балалары фото күргәзмә, видеоязма (слайдлар) Предметара бәйләнеш: Әйләнә-тирә дөнья (тарих) Эш формалары: Эзләнүле, фронталь, индивидуаль, парларда

Үткәрү технологиясе

Белем бирүче үстерешле биремнәр

УУГ

1 этап. Дәресне оештыру, психологик уңай халәт булдыру.

Максат: Укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлаштыру -Хәерле көн, укучылар! Шушы кояшлы, матур көндә сезне кабат күрүемә мин бик шатмын.Сезнең барыгызга да күңел күтәренкелеге, уңышлар, сәламәтлек телим.Дәресебезне шат күңел белән башлап җибәрик.

КУУГ 2этап. Актуальләштерү

Максат: Әби-бабайлар турында белемнәрне барлау Өй эшен тикшерү. Сугыш турында ятлаган шигырьләр.Проек эшләре. Сезгә әби-бабайларыгыз үзләренең бала чаклары турында ниләр сөйләгәне бар? 1 .Борханов Әмир (укучы чыгышы) Сугыш башланганда әбиемә 13 яшь була.Кышкы көннәрдә Факия әбием еракка Мари урманына утын кисәргә барган. Өсләренә кияргә юньле кием- салым, ашыйм дисәң ашарга булмаган. Урманда ач-ялангач диярлек, яңгыр астында кышларын салкын көннәрдә зур-зур агачларны кискәннәр. Шул агачларны станциягә ташып вагоннарга төягәннәр.Ничек кенә авыр булмасын, сынатмаган. Кая җибәрсәләр дә, нинди генә эш кушсалар да эшләгән. Торф әзерләүдә катнашкан. Колхозда терлекләр караган.Факия әбием хезмәт ветераны. Аның берничә медале дә бар.Хәзер әбиемә 85 яшь . 2. Фазылҗанов Рәдис (укучы чыгышы) Сугыш ... Күпме гомерләрне өзгән ул. 1941 нче елның 22 июнендә тыныч якты көндә хәбәр килеп төшә, фашист солдатлары сугыш башлаган.Бу сүзләрне ишеткәч авыл халкының башына кара кайгы булган. Аналар елый-елый улларын, ирләрен сугышка озатканнар.Ир егетләр " Борчылмагыз,без кайтырбыз" - диеп җырлап сугышка киткән.Кырда, басуда эшләү,тормыш алып бару,балалар карау,чәчү чәчү,ашлык уру кебек авыр эшләр хатын-кызлар,балалар тылдагылар җилкәсенә төшкән.Фронтка җибәрергә дип оекбашлар,бияләйләр бәйләгәннәр.Үзләренен ашарларына калмасада барлык әйберләрне фронт өчен биргәннәр. Карт әбиемә сугыш чорында 13-14 яшьләр булган. Ул атлар да караган. Ашарга юк, кияргә киемнәр булмады дип сөйли.Аягыма чабата киеп язгы пычракта калган черек бәрәңге җыярга бара идек,- ди. Ярты чиләк бәрәңге җыйдым,өйгә кайтканда чабатам ертылып беткән иде, оекчан, пычрактан кайттым. Ә иртәгесен мәктәпкә бара алмадым, чөнки аягыма кияргә бернәрсәдә юк иде,- дип искә төшерә әбием. Сугыштан хат килгәнең һәркем көткән.Ә иң кайгылысы кара хатлар, үлем хаты. Күп кенә ирләр хәбәрсез югалганнар, ә күпмесе пленга эләгеп газап чиккән.Ә күпмесе чит илләрдә күмелгән. Әледә хәбәрсез югалганнарның исемнәре табылып тора. Нихаять, көткән Җиңү килә. Урамнардан солдатлар кайта.Кемнәрдер шатланган,ә кемнәрдер елаган.Чөнки әтиләре кайтмаган балалар әтиләрен көткәннәр, хатыннары ирләрен сагынганнар, юксынганнар. Сугыш бетә, яралар төзәлә, ләкин күңелләрдә мәңге эз кала, хәтер кала.Әледә әбиләрнең, бабайларның күзләрендә яшь.Әбиләр, бабайлар " Балакайлар, аллага шөкер тыныч яшибез, тормышлар имин, ашарга бар. Сезгә дә безнеке шикелле тормышлар күрергә язмасын,"- диләр. Безнең ветераннарыбыз, тылдагылар тормышларыбыз имин булсын дип безнең өчен, киләчәк буын өчен тырышканнар. Без аларның бу җиңүләре белән горурланабыз.Аларны онытырга безнең хакыбыз юк!

РУУГ

3 этап. Уку мәсәләсен кую ситуциясе тудыру Максат: "Яңа белем ачу" өчен кирәк булган материалны табу, кайсы укучының кайда кыенлык кичерүен ачыклау, күзәтү-чәнлек сыйфатлары тәрбияләү. Әйе , укучылар 1941 нче елны сугыш башланды. Дәһшәтле еллар афәтен һәр гаилә кичерде. Күп аналар тол калды, улларын һәм кызларын югалтты. Сугыш тирән яра калдырды, йөрәкләргә әрнү салды. Таза ир-атларны сугышка алдылар, авылда эшләрдәй кеше калмады. Бөтен эш бала-чагага, карт-корыга калды. Җир сукаларга атлар калмады.Җирне үгезләр ярдәменә эшкәрткәннәр.

-Укучылар хәзерге тормыш белән сугыш чорын рәсемнәрдән чагыштырып карагыз әле.

КУУГ

ТБУУГ

5 этап . Уку мәсьәләсен чишү

Максат: Авырлыкны чишү юлларын билгеләү, тарихи үткәнгә ихтирам һәм хөрмәт тәрбияләү. Элекеге замандагы тормыш-көнкүреш әйберләре турында укучылар аз белә Иске әйберләрне күрсәтү, слайдтан карап, юнәлеш бирү.

ТБУУГ

6 этап. Яңа материалны аңлату Максат: В. Нуруллин иҗаты белән таныштыру
В.Нуруллин "Бүреләр, үгез һәм без" әсәре белән танышу.

Сүзлек өстендә эш. Кубатура, каһәрне, рычаг, НАТИ- трактор маркасы, түмәркә Фразеологик әйтелмәләр сүзлеге белән эшләү, сүзтезмәләрнең мәгънәсен ачыклау."Чәчәләре үрә тора", "Котым алынды", "Бала йоннарым кабара" Чылбыр тәртибендә уку. Сорауларга җавап бирү. -Нигә әтиләрен чакырмый соң бу малайлар? Ник урманга үзләре генә килгәннәр? - Алар утынны нәрсәгә төйи: атка, сыерга, үгезгә, машинага, тракторга. Үгезне тасфирлаган урыннарны табып уку.Малай үгезне нәрсә белән чагыштыра. Парларда эш. Буре турында язылган юлларны тап.Партадашыңа укып күрсәт.

ТБУУГ

РУУГ

КУУГ

6 этап. Ял минуты

С Сәйдәшевның "Совет Армиясе маршы"н тыңлау.(хәрәкәтләр ясау)

7 этап. Белемнәрне беренчел ныгыту

Максат: Өстәмә материал белән эшләү күнекмәсе булдыру.

"Музей йорты" на сәяхәт. М.Хәйретдиновның "Шомырт исе килә" картинасы буенча эш.

Картинаны карагач алган беренче тәэсирләр.

-Көн нинди?

-Нинди исләр тойдыгыз?

-Ни өчен кызлар хәрби киемнән?

-Картинада хәрәкәт сизеләме?

-Картина белән марш арасында нинди уртаклык бар?

-Картинаның исеме буенча кайсы чор тасвирлануын аңлатып буламы?

-Моның өчен кайсы детальләргә игътибар итәргә кирәк?

-Сугыш чоры сүрәтләнүен каян белдегез?

Кызлар атышлар тынып торган арада ял итәргә туктаганнардыр, минемчә.Минем белән килешәсезме укучылар?

ШУУГ

8 этап. Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре

Максат:Алган белемнәргә таянып парларда эш күнекмәсе булдыру Укучылар, менә мин сезгә тагын бер язма укыйм. Әниебез көне-төне басуда булган. Без аларның артыннан тырма белән башак җыеп йөрдек. Ашарга ипи юк иде. Өшегән бәрәңге ашадык. Он заты күрмәдек. Өскә-башка юк, киндер күлмәк киеп йөри идек. Аягыбызда чабата. Әни, үзебезнең сыерны җигеп, симәнә ташыды. Печән чаптык, көчебез җитми иде. Язарга ручка юк. Перо белән китапның чиста битенә яза идек. Укырга мөмкинлек булмады. Ашлык суктык. Төнлә дә эшләдек . Нәтиҗә: Димәк сугыш чорында авыл җирендәге эш хатын-кызлар, балалар кулында булган Үз җирлегебездәге сугыш чоры балалары белән танышу. (слайд) Файзрахманова Фәүзия 1924 елның матур май аенда Күәм авылында туа. Гаиләдә 5 бала.Әтиләре сугышка яраксыз була, чөнки аның яралары тазарып бетмәгән була. Сугыш башланган вакытта Фәүзия апага 17 яшь була.Иң авыр эш алар җилкәсенә төшкән ул вакытта.Мари урманнарына барып урман кискәннәр.20 яшь тулганда ул Мәскәү янында окоп казый, яралы солдатларның киемен юа, нинди эш бар эшне дә башкара.Җиңүне Мәскәүдә каршылый.2014 елның май аенда аңа 90 яшь тула. Шафикова Гөлбәрия Садри кызы 1930 елда Күәм авылында туа. Гаиләдә 5 бала була.Әтиләре1941 елда сугышка китә. Гөлбәрия апага бары 11яшь була.Ул 6 класс белемле. Мәктәптә укулар туктатыла, чөнки укытучы апа-абыйлар сугышка китә. Балалар басуда коелып калган башакларны җыйганнар, хәтта төннәрен дә эшләгәннәр. Басуда җыелып бетмичә өшеп калган бәрәңгеләрне җыйганнар. Алат спирт заводына җәяү чана белән тартып илткәннәр. Саба районына барып урманда утын кискәннәр, чыбык-чабык ташыганнар. Бер сынык икмәк өчен көне төнгә ялгап эшләгәннәр.Шулай ук Мари урманнарына агач кисәргә барганнар.Баракларда яшәгәннәр.Гөлбәрия апага бүгенге көндә 84 яшь . Нәҗмиева Надия 1930 елда Күәм авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 11 яшь була.Әтиләре 1941 елда сугышка алына, ә 1943 елда аның Смоленск өлкәсеннән үле хәбәре килә.Гаиләдә 6 бала әтисез кала. Ачлы-туклы яшәгәннәр, басудан коелып калган бөртекләрне җыйганнар. Басуда көзен җыелмыйча ,өшеп калган бәрәңгеләрне җыйганнар. Басуда көлтәләр бәйләгәннәр. Ашар өчен ат кузгалагы җыя торган булганнар. Әни аннан аш пешерә иде, -ди Надия апа. Тәлинкәләр ямь- яшел була , ярый әле сыерыбыз булды. Мари урманнарына агач кисәргә, Алат заводына өшегән бәрәңгеләрне җәяү чана белән алып барганнар, -дип искә ала Надия апа. Шәрипова Гөлсинә Шәйхетдин кызы1932 елның 5 июнендә Апас районы Күккүз авылында туа. Әниләре 1939 елда бала тапканда вафат була. 1941 елда әтиләре сугышка китә һәм 1942 елда сугыш кырында үлеп кала.Гаиләдә 3 ятим бала кала.11 яшьлек Гөлсинә апаны һәм балаларны Апас районы Дәвеш детдомына бирәләр.Аның белеме 7 класс була.Детдомда алар ачлы туклы яшиләр. Анда караклар да була, куркыныч та була.Детдом балаларын да төрле эшләргә алып баралар.Бүгенге көндә Гөлсинә апага 82 яшь. Ул Күәм авылында яши. Парларда эш 1,3 пар дәфтәрдән С Рәхмәтуллинның "Сандыктагы хәзинә" шигырен укып биремнәрне үти. 2, 4 пар Р Мәннанның "Без музейга барабыз" шигырен укып, сорауларга җавап бирә.

КУУГ 9 этап. Эшчәнлекне бәяләү (рефлексия). Максат:Укучылар эшчәнлекне ничек башкаруларын , белемнәрне үзләштерүләрен аңлаулары Күз саламын әби сандыгына Ачамын да барлыйм узганы. Чиккән калфак, чулпы тәңкәләрдә- Йөз аклыгын күркәм халкымның, -дигән шигъри юлларны уку, сорауларга җавап бирү -Шигырь кайсы әсәргә ошаган?

ШУУГ

10 этап . Йомгаклау

Максат: Үзеңнең эшчәнлегеңә дөрес бәя бирү Укучылар, сез бүгенге дәрестә үзегез өчен нинди яңалык ачтыгыз? -Кемгә кайсы шигырь, әсәр ошады? Ни өчен? -Яңа белемне кайда куллана алабыз? -Дәрестә сезнең нәрсә бик яхшы, нәрсә авыррак килеп чыкты? -Үткәннәр, сугыш чоры турында тагын ниләр беләсегез килә?

11 этап. Өй эше 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә 1) "Сандыктагы хәзинә" шигыреннән үзеңә иң ошаган өлешне сайлап алып, сәнг. итеп укырга; 2) "Без музейга барабыз" шигырен ятларга; 3) "Минем бабам сугышта катнашкан" исемле кечкенә хикәя язарга



© 2010-2022