Тема: Укучыларны музыкаль инструментлар белән таныштыру

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Укучыларны музыкаль инструментлар белән таныштыру

Максат: Укучыларны музыкаль инструментлар белән таныштыру.

Бурычлар:

  • Музыка инструментлары һәм аларның үзенчәлекле яңгырашлары белән танышу

  • Җыр күнегүләре,җыр башкарганда, музыка инструментларында уйнаганда укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү

  • Бию хәрәкәтләрендә ритмны тою

  • Вокаль һәм бергә җырлау вакытындаҗыр күнекмәләрен үстерү

  • Төрле жанрларны аера белү

  • Үз-үзләренә,иптәшләренә бәя бирә белү

  • Бер-берләренә карата ягымлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Дәрескә кадәрге эшләр:

  • Җыр күнегүләрен, тизәйткечләр өйрәнү

  • Укучылар белән җыр һәм җыр күнегүләре буенча индивидуаль эш

Дәрескә кирәкле материал:

  • Музыкаль инструментлар - синтезатор, гармун, аккардеон, бубен, кашыклар, кыңгыраулар, шалтыравыклар.

  • Аудиоязмалар - П.И.Чайковский "Чәчәкләр вальсы», «Кургаш солдатлар маршы», М.И.Глинка "Полька", барабан, курай, кубыз,гармун, фортепьяно, мандолина тавышлары, "Язгы тамчы"(М.Шәмсетдинова көе, Х.Хәкимуллина көе) җыры

  • Маннитофон

  • Музыка инструментлары (кубыз, курай, мандолина, фортепьяно,гармун, барабан) рәсемнәре

  • Л.Батыр-Болгари "Сайра, моңлы сандугач" китабыннан "Хәерле иртә" җыры, Х.Халиков сүзләре.

Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.

Дәрескә керү. М.И.Глинка "Полька" Укучылар утыралар.

Җырлап сәламләшү.

  • Хәерле көн,балалар!

  • Хәерле көн!

2. Белемнәрне актуальләштерү.

1. Җырлау күнегүләре:

- Бер нотага тизәйткеч җырлау.(Абагага бага-бага башым бәрдем баганага.)

- Урында атлап торам, баскычтан өскә менәм.

Урында сикереп торам, баскычтан аска төшәм.

  • Песи баскычтан менә,йоклап китә.

Тычкан менә,песине күреп ала,куркып аска йөгерә.

Көчек менеп китә, песи көчектавышына уяна да куркып аска йөгерә.

  • Балалар,күңелле булдымы? Ни өчен?

2. - Укучылар, узган дәрестә нинди җыр өйрәнгән идек?("Хәерле иртә"җыры.)

- Хәзер парлашып бер-берегез белән сөйләшегез дә җырның нәрсә турында барганын әйтерсез.(Чебиләр,үрдәкләр,казлар)

- Җырның характеры?(Күңелле,ягымлы)

Барысы бергә җырны башкаралар.

Парлап җырлыйлар, бер-берләренә бәя бирәләр.

Физкультминутка.

Әйдәгез,музыка жанрларын искә төшереп алыйк әле. Аудиоязмада вальс, марш,полька, бию көйләре яңгырый. Балалар аларны танып беләләр һәм тиешенчә хәрәкәтләнеп күрсәтәләр.

3. Уку мәсьәләсен кую

- Кайчандыр кешеләр төрле төрле инструментлар уйлап тапканнар.

Кайберсенең тавышына биегәннәр, икенчеләренә җырлаганнар, өченчеләренә моңланып уйланганнар. Нинди инструментлар икән алар? (Тактада сүзләр язылган, аларның берәр хәрефе төшеп калган.)Шушы сүзләрдәге югалган хәрефләрне тапсагыз шул инструментларның исемнәре чыга. (мандолина, барабан, курай, гармун, кубыз.)

  • Әйтегез әле, бүгенге дәрестә нәрсә өйрәнербез икән? ( Музыка инструментлары)

4. Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы аудиоязмада әйтелгән инструментларның яңгырашын тыңлата, алар турында сөйли, табышмаклар әйтә.

  • Телләре бик күп булса да

Һәркем аңлый,үз итә

Елата да, җырлата да

Кирәк икән - биетә. (гармун)

  • Аягын башын кистем,

Корсагын тиштем,

Эченә өрддем,

Моңайганын ишеттем. (курай)

  • Эче буп-буш

Тавышы дөньяга сыймый.(барабан)

Музыка инструментларында уйнаучыларны музыкантлар диләр.Алар башкаруында без төрле музыка әсәрләре тыңлыйбыз.

5. Дәрес материалы өстендә эш.

- Безнең мәктәптә дә музыка инструментлары бар. Санап чыгыгыз әле. (аккардеон, гармун, синтезатор, кыңгыраулар, кашыклар) Авыр исемнәрне әйтергә өйрәтү - сүзлек өстендә эш.

6. Мөстәкыйль эш.

- Ә менә серле сандыктан ниндидер тавыш ишетелә - ачып карыйк әле. (Укучылар матур итеп бизәлгән эчләренә борчаклар салынган шешәләрне алалар.) Бу бит без уйлап тапкан инструментлар. Әйдәгез, исем кушыйк әле аларга. (Шалтыравыклар.) Хәзер алар белән көй чыгарып та карыйк. (Синтезаторда "Әпипә" көе уйнала, балалар шалтыравыклар, кашыклар белән уйныйлар.)

- Менә сез шалтыравыкларда, кашыкларда уйнадыгыз. Сезне кемнәр соң хәзер? (Музыкантлар)

- Урамга карагыз әле.Бүгенге көн турында ни дип әйтеп була?(Кояшлы, матур, тамчылар тама.)

- Тамчылар тавышы өстәлдәге кайсы музыка инструменты тавышына охшаган? (кыңгырауга.) Хәзер без тып-тып дип әйтеп торыйк, ә Нәргизә кыңгырау белән тамчы тавышын чыгарсын.

Яңа җыр белән танышу. "Язгы тамчы" М.Шәмсетдинова көе, Х.Хакимуллина сүзләре. Магнитофоннан җырны тыңлау.

  • Җыр сезгә ошадымы? Аның турында нәрсәләр әйтеп була? (Дәртле, күңелле,җиңел.)

Җырны фразалап өйрәнә башлау.

7.Белемнәрне тикшерү.

Уен " Бу нинди инструмент?" Бер бала өстәлдәге бер инструментның тавышын чыгара, ә калганнары танып әйтә.

Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

  • Бу дәрестә ниләр белддегез?

  • Дәрес сезгә ошадымы? Ни өчен?

Арча районы Шекә башлангыч гомумбелем бирү мәктәбе

Музыка

1 сыйныф

(методик берләшмә укытучылары каршында ачык дәрес)





Укытучы: Вильданова Г.Ш.

2013 ел.

© 2010-2022