Урок татарского языка в 3классе на тему Дуслык по тексту Өч ул

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сыйныф: 3а

Предмет: Уку

Тема: Дәрмәнд. "Чын дус" хикәясе

Максат:

  1. Укучыларның сүзлек байлыгын арттыру һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү;

2. Хикәянең эчтәлеге буенча үз фикерләрен әйтергә өйрәтү;

3. Дуслыкның әһәмиятлелегенә төшендерү, әдәплелек сыйфатлары, дуслык хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы: Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Дәрес формасы : Гадәти эшлекле дәрес.

Методлар: хәбәр итү методы, аңлату методы, гамәли күрсәтмә бирү методы, аңлату-дәртләндерү методы, эзләнү-иҗат итү методы.

Укучыларның танып-белү эшчәнлеген оештыру формалары: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эшләү.

Җиһазлау:

-мәкаль язылган карточкалар

-магнитофон һәм "Кояшлы ил" көе язмасы

-мультимедиа системасы

-презентация

Проект(план):

I. Психологик уңай халәт тудыру.

II. Уку мәсьәләсен кую.

1) Кояш рәсеме

2) Нәрсә ул дуслык? Әңгәмә.

III. Уку мәсьәләсен чишү.

1) Дуслык турында мәкальләр

2) Текстны уку.

3)Физкультминутка.

4)Әсәр эчтәлеге буенча әңгәмә. Нәтиҗә ясау.

IV. Яңа теманы ныгыту.

1) текст буенча сораулар.

2) текстка туры килгән җөмләләрне табу.

3) шул турыда әйт

VI. Рефлексив бәяләү

VII. Йомгаклау. Өй эше бирү.

Дәрес барышы:

I. Психологик уңай халәт тудыру.

Укытучы:

Исәнмесез, балалар!

Матур үтсен көнегез!

Көләч булсын йөзегез!

Булыгыз сез әдәпле,

Тәрбияле, матур гадәтле.

-Хәлләрегез ничек? Бүген атнаның ничәнче көне?Атнаның бишенче көне нинди? Урамда көн нинди?

Фонетик күнегү: [а ]- алма, агач, алмагач, абый,акыллы, [ә]- әти, әни,әби, әдәпле, нәни, [о ]- олы, болыт, болытлы, озын, [ө]- көн, төн, сөйлә, көзге.[]

Кояш рәсеме чыга

- Укучылар, карагыз әле, кояшыбызга нәрсәдер булган. Аңа нәрсәләр җитми? (Кояшка нурлар кирәк.)

- Әйдәгез әле, кояшка булышыйк, нурларны үз урынына куйыйк. Аның өчен нурларга язылган сүзләрне укыйк: саран, юмарт, тәртипсез, тәртипле, ялкау, ярдәмчел, әдәпле, әдәпсез, тырыш, акыллы, яхшы, начар

- Кояшыбыз балкып, көлеп торсын өчен, кайсы нурларны сайларсыз? (юмарт, акыллы, ярдәмчел, тәртипле, тырыш, яхшы,әдәпле.)

- Бу сүзләрне кайчан, кем турында сөйләгәндә кулланабыз? Кем турында шулай әйтә аласыз? Ә синең дустың бармы? Ул нинди? Син үзең яхшы дусмы?

- Димәк, бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? (Дуслык турында.)

Сез дуслык турында нинди мәкальләр әйтә аласыз? "Бу нинди мәкаль" уены.

Дустың булмаса - эзлә, тапсаң - югалтма.

Иске дус яңа дустан яхшырак.

100 сум акчаң булганчы, 100 дустың булсын.

Физминутка

Текс өстендә эш.

  1. Чылбыр буенча уку.

  2. Диалогны рольләргә бүлеп уку.

  3. Сорауларга җавап.

  1. Бер кешенең ничә улы бар?

  2. Ул базардан нәрсәләр алып кайта?

  3. Алмалар нинди?

  4. Олы малай алмаларны ашыймы?

  5. Икенче малай нишли?

  6. Кече малай бер алманы ашыймы?

  1. Найди в тексте предложения, где говорится о том, что:

- Папа принес с базара 3 яблока;

- старший сын взял семена и посадил в огород;

- второй сын съел яблоко и сказал папе спасибо;

- Гали полвину яблока отдал другу, потому что он болеет.

5. Скажи о том, что:

- у тебя есть яблоко и оно сладкое;

- ты отдал полвину яблока другу;

- друг сказал тебе спасибо;

- твой папа с базара принес яблоко;

- ты сказал папе спасибо;

- ты съел яблоко и семена посадил в огород.

Укучылар, сезгә кайсы малай күбрәк ошады? Ни өчен? Син шундый дустың булуын телисеңме? Ә син үзең яхшы дусмы? Әйе, укучылар, дус яхшы, ярдәмчел, акыллы булырга тиеш. Сез барыгыз да яхшы дуслар. Сез класста дус яшисез. Димәк, без нәрсә турында сөйләштек? Сез үзегезгә нинди нәтиҗә ясадыгыз?

Өй эше. 1) текст буенча диалог төзергә;

2) "Яхшы дус нинди була"? Шул турыда яз.



© 2010-2022