- Преподавателю
- Начальные классы
- Конспект на тему «Ни өчен без төнлә йоклыйбыз?»
Конспект на тему «Ни өчен без төнлә йоклыйбыз?»
Раздел | Начальные классы |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Камалиева Г.И. |
Дата | 06.03.2013 |
Формат | docx |
Изображения | Есть |
Поделитесь с коллегами:
Ни өчен без төнлә йоклыйбыз?
Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Камалиева Гөлнара Ильяс кызы Әйләнә-тирә дөнья буенча 1 нче сыйныф өчен ачык дәрес эшкәртмәсе
2013 ел
Максат:
1. Төнге йокының кеше сәламәтлеге өчен әһәмиятен аңлату. Йокларга әзерләнү кагыйдәләрен искә төшерү. Төнен йокламаучы җәнлекләр турында белешмә бирү. Төнлә дә эшләүче кешеләр хезмәте белән таныштыру. 2. Танып - белү эшчәнлеген камилләштерү. 3. Режим белән яшәү рәвеше тәрбияләү, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү.
Материал:
"Әйләнә - тирә дөнья " дәреслеге, 1 кл., табышмаклар китабы, тест .
Җиһазлау: ташбака рәсеме, төсле кәгазьдән ясалган шаблон куллар рәсеме
Техник чара: компьютер,магнитафон,кассета
Дәрес барышы: 1. Оештыру өлеше: Исәнләшү. Дәрескә әзерлекне күзәтү. Исәнмесез укучылар. Бүген безнең әйләнә- тирә дөнья дәресенә кунаклар килде. Әйдәгез әле алар белән матур итеп исәнләшик. Ишегебез ачык. Түрдән узыгыз. Кайчан булмасын Рәхим итегез! Кемнәр килсә дә, Йөзебез ачык Дус ишләр килү - Үзе бер шатлык!
- Балалар, табышмак тыңлап карагыз әле, җавабын кем белер икән? Татлыдан татлы ни татлы?
- Әйдәгез,ташбакага нәрсә дип җавап бирергә икәнен уйлыйк әле.Ул уянгач аңа дөрес җавапны аңлатырбыз.
- Без кайчан йоклыйбыз? (Төнлә)
2.Уку мәсьәләсен кую.
- Балалар, чынлап та, ни өчен без төнлә йоклыйбыз? Кем ничек уйлый? (Көн яктысында эшләве рәхәт, көндез йокы килми, төнлә караңгы.)
- Көн буена кеше нишли? ( Эшли, арый.)
- Ни өчен йокларга ята соң? ( Ял итү өчен.)
- Әйе, укучылар, йокы безгә тән һәм баш мие ял итәр, яңа көнгә көч җыяр өчен кирәк. Һәрвакытта да шат рухлы һәм яхшы кәефле буласың килә икән, син көнгә 9 - 10 сәгать йокларга тиеш. Шулай ук көндез ял итеп алырга да онытма. Мәктәптә укып кайтканнан соң, баш мие арый һәм дәрес әзерләргә утырыр алдыннан аңа ял кирәк. Йокы бик файдалы һәм кирәкле.
- Нишләп йоклаган соң ул?
- Ә нишләп йокысы туймаган?
- Нинди нәтиҗә ясыйбыз: йокларга вакытында ятарга һәм вакытында торырга кирәк. Йокысы туймаган укучы игътибарсыз,ачулы, кәефсез була.
- Безнең сыйныфта андый укучылар юкмы?
- Балалар, нәрсә ул режим?
- Режим ул - тәртип, кагыйдә дигәнне аңлата.
- Дәреслектәге 108 нче битнең аскы өлешендәге рәсемнәргә карап йоклар алдыннан ниләр эшләргә ярый һәм нәрсәләрнең ярамавы турында сөйлә.
- Нәтиҗә ясыйбыз. Яхшы йокы серләре белән танышып чыгабыз.
- Слайд: " Яхшы йокы серләре "
- Йоклар алдыннан авыр физик хезмәт белән шөгыльләнмә.Тавышлы уеннар уйнама.
- Йокларга 1,5 - 2 сәгать калгач, ашама.
- Йокы бүлмәсен җилләтергә, аякларыңны юарга, тешеңне чистартырга онытма.
- Йоклар алдыннан куркыныч сюжетлы фильмнар карама.
- Тешләрне чистартырга, юынырга
- Сикерергә һәм йөгерергә
- Куркыныч фильм карарга
- Компьютерда атышлы уеннар уйнарга
- Күп итеп ашарга
- Урманда җиләк өлгерде.(Тозак сорау)
- Бүлмәне җилләтергә
- Мәктәп киемнәрен киеп ятарга
- Молодцы!
- Балалар, ә хайваннар, җәнлекләр төнлә йоклыймы?
- Әйе, хайваннар да төнлә йоклый. Йокы ашауга караганда да мөһимрәк. Мәсәлән, эт ашамыйча 25 көн, ә йокламыйча 12 көн генә тора ала икән.
- Ә сез төнлә йокламый торган җәнлекләрне беләсезме?
- Укучылар, мин сезгә табышмаклар әйтәм. Шул табышмакларга җавап тапсак, төнлә йокламаучы җәнлекләрнең исемнәрен белербез.
Слайд: Энәсенең күзе юк. Тегәр өчен җебе юк, Яшерсә башын, аягын, Ул нәни генә бер туп.( керпе Слайд: Көндез очмый, йокыга ята. Тычканнар белән туклана. ( ябалак )
Слайд: Нинди аучы коралсыз Җәнлек аулый төн буе, Аннан мыегын селкетеп Йоклап ята көн буе? ( песи ) Ярканат турында сез нәрсәләр беләсез? Бу кошмы, җәнлекме? Ярканатлар начар күрәләр, яхшы ишетәләр. Алар бары тик төнлә генә очалар. Ә көндезләрен исә агач куышларында, чардакларда, караңгы урыннарда, бөркәнчек ябынган сыман, канатларына төренеп, йөзтүбән асылынып торалар. Алар төнлә генә оча торган күбәләк, корткыч бөҗәкләрне, агач ботакларындагы кортларны аулыйлар. Ә кышын 7 -8 ай йоклыйлар. Аларның күзләре бик начар күрә. Кортларны алар ишетү буенча табалар. Очып йөргәндә дә алар яхшы ишетүләре аркасында бәрелмичә йөриләр. Исемне иҗекләп әйттерү - 3 иҗек, 2 сүздән тора. Мәче башлы ябалакның башы түгәрәк, төрле якка борыла, күзләре зур, яхшы күрә. Кап-караңгы төндә ул бөектән кеп-кечкенә тычканны күрә. Очканда тавышсыз оча, яхшы ишетә. Бер кызык ягы бар, яңгыр яуганда яңгыр астында коенырга ярата. Тест сораулары Төнлә йоклаучы җәнлекләр: А)аю Б)песи В)куян Г)мәче башлы ябалак Төнлә йокламаучы җәнлекләр: А)Эт Б)Ярканат В)мәче башлы ябалак Г)керпе
- Балалар, сез ничек уйлыйсыз? Барлык кешеләр дә төнлә йоклыймы икән? Нинди хезмәт кешеләре төнлә дә эшли?
- Ә йокыдан уянгач сез нинди тылсымлы сүзләр әйтәсез? ( Хәерле иртә )
5. Йомгаклау. Барыгызда бик актив булдыгыз, бик зур рәхмәт сезгә, акыллыларым!