Окружающий мир разработка урока 1 класс

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дәрес барышы

ТЕМА: Кыргый һәм йорт хайваннары.

МАКСАТ: беренче сыйныф укучыларын кыргый һәм йорт хайваннарын аерырга өйрәтү ;

Укучыларда хайваннарга карата мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү .

Универсаль (гомум) уку эшчәнлегендә:

Шәхси: үз эшчәнлегеңә бәя бирергә; йорт хайваннарының кеше тормышында тоткан урынын бәяли белергә.

Предметара:йорт һәм кыргый хайваннарның нәрсә белән аерылуын белергә; дәрес темасы буенча үз белемнәрен тишерә белергә,

Коммуникатив: иптәшләр белән аралашып эшләргә өйрәнергә.

ҖИҺАЗЛАУ: презентация, ноутбук, экран, проектор, биремле карточкалар.

МАТЕРИАЛ: дәреслек: А.А.Плешаков М.Ю.Новицкая "Әйләнә-тиә дөнья», эш дәфтәре.

Кулланылган технология: Сингапур укыту системасы структураларында класс-дәрес эшчәнлеге

Дәрес барышы:

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру( йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп, бер өстәлдә 4 укучы утыра)

I. Оештыру өлеше. ( ХАЙ ФАЙВ - тынычлану сигналын куллану, игътибарны туплау, кул ишарәсе белән)

1) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

2) Дәфтәрләрне барлау.

3) Дәрес максатын хәбәр итү.

4) Уңай психологик халәт булдыру.

Укырга бара Әхмәт тә,

Күрше кызы Зәйнәп тә.

Җиде яшь кенә булса да,

Без укучы , әлбәттә.

Нинди дәресне башлыйбыз?

II. Актуальләштерү.

1 )Сорауларга җавап бирү.ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН (бас- утыр)

-Кемнәр беренче сыйныф укучылары?

-Кемнәр бүген тешләрен чистартты?

-Кемнәр авылда яши?

-Кемнәр әти-әниләрен ярата?

-Кемнәрнең бүген яңа тема өйрәнәсе килә?

2)Үтелгән теманы кабатлау.

Өйдә язып килгән хикәяләрне уку, фикер алышу.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.

  1. Табышмакларны белегез:

  2. Ашата, туендыра,

Җылыта, киендерә.

Кешене сөендерә.

2

2.Кайсы хайванның мөгезләре койрыгыннан озынрак.

Кәҗә.

Бик яхшы.Балалар, әйтегез әле, без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Җавап.

Дөрес , йорт хайваннары турында.

Ә ни өчен аларны йорт хайваннары дип атаганнар соң?

Җаваплар.

Сез нинди йорт хайваннарын беләсез?

СИНГЛ РАУНД РОБИН (түгәрәк буйлап һәр укучы җавап биреп чыга.

Кеше ярдәменнән башка алар урманнарда тора алырлар идеме?

IV.Физминутка.

МИКС-ПЭА-ШЭА (музыка астында хәрәкәтләнеп алалар, музыка тынгач, сорауларга җавапны парлап яки 4 ләп басып бирәләр )

1 кәҗәнең ничә аягы бар?

2 Сыерның мөгезе ничәү?

3 Хайваннарда ничә койрык була?

Ә хәзер мин сезгә бер әкият сөйләп китәм, тыңлап торыгыз .

Сорауларга җаваплар.

Ә кыргый хайваннар йорт хайваннарыннан нәрсә белән аерылалар?

Ә кеше аларны тәрбияләгән өчен кешеләргә файдалары бармы?

Сыердан нинди файда?

Сарыктан?

Кәҗә?

Сарык?

2.Ә хәзер тагын минем табышмакларымны тыңлагыз әле.

Суда йөзә,

Күктә оча,

Җирдә йөри,

Ит белән сыйлый.

Үрдәк.

Башы тарак,

Койрыгы урак,

Кычкыртып быргысын,

Уята барысын.

Әтәч.

Йомры -йомшак,

Сары йомгак,

Йөгереп йөри чирәмдә.

Чеби.

Балалар, карагыз әле, димәк, йорт хайваннары гына түгел, йорт кошлары да бар икән.

Аларның кешегә нинди файдалары бар?

Ә кеше аларны ничек тәрбияли?

Рәхмәт балалар,җавапларыгыз бик төгәл булды.

Ә хәзер уен уйнап алабыз:

" Баласын әйт" дип атала.

Сыерда-бозау.

Дуңгызда- дуңгыз баласы

Үрдәк-биби

Тавык- чеби

Каз- бәбкә

Ат-колын

Сарык-бәти

Песи-песи баласы

Эт- көчек

Рәхмәт, сезгә.

Ә хәзер тагын табышмаклар сезгә.

Җәен соры, кышын ак.

Аңа шулай яхшырак.

Куян.

Көлтә-көлтә койрыгым,

Селки-селки барамын.

Кетәкләргә кереп мин.

Тавык-чебеш аламын.

Төлке.

Үзе соры, Үзе усал.

Бүре.

Ә болары нәрсәләр?

Ни өчен аларны шулай дип атаганнар?

Җаваплар.

Кыргый хайваннар турында ниләр әйтә аласыз?

Аларның да кешегә файдасы бармы, әллә алар кешегә гел начарлык кына эшлиләрме?

Ә хәзер мин сезнең белемнәрегезне тикшереп алам,

Кыргый һәм йорт хайваннар турында белемнәрне сынап карыйбыз.

Тест.

1.Кыргый хайваннарны ата.

-ат

-куян

-сыер

- бозау

2.Йорт хайванын билгелә

-поши

-куян

-аю

-кәҗә

3.Кайсысы артык?

-әтәч

-овчарка

-дуңгыз

-тычкан

4.Тавыктан нәрсә алып булмый?

-ит

-сөт

-йон

-май

5. Сыер нәрсәләр бирә?

-ит

-сөт

-йон

-май

6.Кайсы хайваннар кешегә файдага китерә.

-ат

-аю

-төлке

-куян

Бик яхшы балалар.

Вариант, вакыт калса дәфтәрләрдә эш.

Йомгаклау.

Өй эше. 26-27 бит эшләргә.




© 2010-2022