Тема: Мәсәл серләренә төшенәбез

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Борһанова Римма Нурмөхәмәт кызының 3 класста әдәби уку дәресе Мәсәл җанры. Мәсәлләрнең ике өлештән: хикәяләү(вакыйга) һәм моральдән (нәтиҗә, тәрбияви аңлату) торуын аңлату. Мәсәлдәге хикәяләү өлешенең әкиятләрдән килеп чыгуына басым ясау. Мәсәлләрнең моралҗ өлешенең мәкальләр белән охшашлыгы. Мәсәл жанрының килеп чыгышы, үсеше. Бөтен дөньяга танылган мәсәлчеләр: Эзоп, И Крылов, татар мәсәлчеләре К.Насыйри, Г.Тукай, М.Гафури һәм башка язучылар әсәрләрен өйрәнү. Тема Мәсәл серләренә төшенәбез. Максат: Мәсәлләрнең башка әдәби җанрлардан аерымлыгын аңлату, бу төр әсәрләрне аера белергә өйрәтү.

Бурычлар :

1) Иң борынгы мәсәлчеләр язган әсәрләрдә мораль өлешен табу, мәгнәләрен аңлата белергә күнектерү 2) Мәсәл персонажларының үз-үзләрен тотышын кешеләрнең уй һәм хәрәкәтләре белән чагыштырырга өйрәтү 3)Укучыларның, ел фасылларына карап, дөрес киенә белүләренә, әдәплелек кагыйдәләрен төгәл үтәвенә ирешү. Универсаль уку гамәлләре (УУГ) Регулятив (РУУГ): максат кую, план төзү, план буенча эш алып бару, нәтиҗәне бәяләү Танып белү (ТБУУГ): яңа информация туплау, ( әсәрләр арасындагы охшаш, аермалы якларны билгеләү анализлау , чагыштыру, классификацияләү) Коммуникатив (КУУГ): үз фикереңне белдерү, башкаларныкын тану, партадаш күршең белән хезмәттәшлек итү Шәхси ( ШУУГ): эш гамәлләрне бәяләү, кызыксындырулы бәяләүне аңлату

Материал: Эзопның "Давыл белән Кояш", Г.Тукай мәсәлләре, Ф Яруллин "Мактану бәласе", К Насыйриның "Төлке белән Әтәч" әсәрләре Җиһазлау: проектор, Г.Тукай портреты, дәреслек 2 кисәк, дәреслек-хрестоматия, мәсәлләр китабы Дәрес барышы 1.Дәресне оештыру Исәнләштек, хәл белештек, Елмаешып көлештек. Яхшы кәеф белән хәзер Без дәрескә керештек. 2. Актуалләштерү Укучылар Г.Тукай кем соң ул? -. Тукай татар халкының бөек улы, шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе. -Ул нинди әсәрләр язган? - Ул шигырьләр, әкиятләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр , мәсәлләр язган. Мәсәл - бик борынгы жанр ул. Баштарак ул сөйләмдә гади мисал, чагыштыру буларак кулланыла. Алга таба иҗтимагый тормышта теге яки бу катлаулы ситуациядән чыгу юлын күрсәткән өйрәтмә, киңәш рәвешендә мөстәкыйльлек ала. Мәсәл борынгы грек әдәбиятында Эзоп (б.э.к. VI - Vг.) Рим әдәбиятында Федр ( б.э.к. Iг.), рус әдәбиятында И.А.Крылов иҗатларында аеруча зур урын алып тора. XX йөз башы татар әдәбиятында Г.Тукай һәм М.Гафури иҗатларында мәсәл жанры зур үсеш ала.Г.Тукай дөньяда бары тик егерме җиде ел яшәгән, нибары сигез генә ел иҗат иткән, шулай булса да гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган . Магнитофон тасмасыннан "Ташбака илә Куян." мәсәлен тыңлау Ташбака илә Куян, узышмакчы булып, бер тауга таба йөгерә башладылар. Куян, үзенең йөгереклегенә ышанып, юлда ятып йоклады. Куян берзаман йокысыннан уянып караса, Ташбака әллә кайчан тауга барып җиткән! Инде безнең Куян артка калганына үкенде дә, хурланды да, әмма ни файда? -Укучылар Г.Тукай мәсәлләре безне нәрсәгә өйрәтә соң? Әйдәгез әле мәкалне дәвам итеп карагыз әле. "Мактану һәркемне хур итә, ….. . Ә Каз мәсәлендә безне нәрсәгә өйрәтә? -Дөреслекне ялгыштан һәрвакыт аера белергә өйрәтә Этләрнең дуст булышуы. (Дус , тату булырга өнди.) Укучылар, әйдәгез, рус әдәбияты дәресләрендә алган белемнәрегезне искә төшерик әле. Сез инде Иван Андреевич Крылов турында шактый күп нәрсәләр беләсез. Крылов нәрсә иҗат иткән соң? Укучы. Крылов(баснялар)- мәсәлләр язган. Укытучы. Әйе, дөрес. Крылов бик күп баснялар язып калдырган. Басняларны исә без татар әдәбияты кысаларында мәсәл дип йөртәчәкбез (тактага яза). Иван Андреевич, белүегезчә, XIX гасырда яшәп иҗат иткән. Крылов ике йөзләп мәсәл язып калдырган. Аның әсәрләре үзе исән чакта ук популярлык казаналар, әле хәзер дә укучылар тарафыннан кызыксыну тудыралар. Әйдәгез әле, И.А.Крыловның сезгә күптәннән таныш "Аккош, Чуртан һәм Кысла" мәсәлен искә төшерик. Укучылар, мәсәл нәрсә турында? Эчтәлеген искә төшереп китегез әле. Укучы. Бервакыт Аккош, Чуртан һәм Кысла йөкне илтергә сүз куешалар һәм өчесе бергә җигелеп, йөкне тарта башлыйлар. Аккош күккә талпына, очып китмәкче була, Кысла һаман артка чигенә, ә Чуртан суга тарта. Төрлесе төрле якка тартканга, йөк һаман да урыныннан кузгатылмаган. Укытучы. Рәхмәт, укучылар, мәсәлне яхшы хәтерлисез икән. Әлеге мәсәл буенча нәрсә әйтә аласыз? Ничә, нинди вакыйга урын алган? Укучы. Мәсәлдә бер вакыйга сурәтләнә. Ул- Аккош, Чуртан, Кысланың йөкне тартырга омтылуы. Вакыйганың күләме кыска. Укытучы. Мәсәлдә нинди образлар катнаша? Укучы. Әсәрдә Аккош, Кысла, Чуртан образлары урын алган.. Бу әсәр кечкенә генә күләмле. Ике өлешне билгели алабыз: беренче өлештә вакыйга язылган, икенче өлештә нәтиҗә әйтелә. Укытучы. Яхшы, укучылар. Тагын бер якны билгеләп карыйк әле. әсәрдә тормышта булган кимчелекләр тәнкыйть ителә. Әлеге мәсәлдә нәрсәләр тәнкыйть ителә дип уйлыйсыз? Укучы. Мәсәлдә Кысла, Аккош һәм Чуртанның килешмичә эшләүләре, һәрберсенең үз ягына тартуы, шуңа күрә бернинди нәтиҗәләргә ирешә алмаулары тәнкыйтьләнә. Укытучы. Укучылар, тагын кемдә нинди фикерләр бар? Нәрсәләр өсти аласыз? (фикерләр тыңлана) III Укытучы. Ярый, балалар, рәхмәт Өй эше )Эзоп һәм Г.Тукай мә-сәлләрен чагыштырып сөйләргә өйрәнергә; 2)"Төлке белән Әтәч" мәсәлен сән. итеп укыр-га; 3)Эзопның дәреслек-тә бирелгән ""Балыкчы" мәсәлен укып, сөйләргә өйрәнергә.

© 2010-2022