Открытый урок по окружающему миру на тему Без тарихта кунакта (4класс)

Раздел Начальные классы
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

МБОУ «Бишнинская начальная школа-детский сад Зеленодольского района Республики Татарстан»



Проект урока


Предмет: Окружающий мир

Класс: 4класс

Тема: "Мы в гостях в истории" Тип урока: Автор проекта: Идиатова Таскира Каюмовна Педагогический стаж: 35лет Категория:Высшая квалификационная

2015 год

Оглавление

1.Актуальность данного проекта

2.Конспект урока

3.Виды деятельности

3.Методические рекомендации














Максаты:

  1. Борынгы истәлекләр белән таныштыру.
  2. Аларның үткәне һәм кыйммәтен аңлату.
  3. Табышмаклар аша фикерләү сәләтен үстерү.
Җиһазлау: борынгы кулъязмалар, савыт-сабалар, чигелгән сөлгеләр, чабата, көянтә, гөбе, һ.б. Дәрес барышы. Укытучының кереш сүзе. Тарих - кешеләрнең үткәне. Без һәрвакыт үзгәреш кичереп тоорган дөньяда яшибез. Илебездә, дөньяда төрле меңләгән вакыйгалар булып тора. Без аларны радио, телевидение, газетадан беләбез. Тарих - халык хәтере. Борынгы бабаларыбыз ничек яшәгән? Без аларга кайсы ягыбыз белән охшаган? Ничек аерыла? Бу һәм башка күп кенә сорауларга тарих җавап бирә. Галим - тарихчылар үткән заманнардан сакланып калган һәрнәрсәне - тарихи чыганакларны - бик җентекләп өйрәнәләр. Алар архив, музей, китапханәләрдә сакланалар. Күп кенә тарихи чыганакларны археологлар таба. Әлбәттә, күп әйберләр мәңге югалган, вакыт узу белән җимерелгән. Шуңа күрә безнең көнгә кадәр сакланган ядькарьләр бик кадерле. Алар күп серләрне саклый. Әйдәгез, тарих дигән серле дөньяның ишеген ачыйк. Борынгы әйберләр безгә үткәннәр турында нәрсә сөйләр икән? 1 укучы Килгән безгә кунакка Борынгы дусларыбыз. Онытмасыннар диеп, Безне варисларыбыз. Алар турында бүген Күп яңалык белербез. Халкыбызның үткәнен Онытмаска тиешбез. 2 укучы Нәрсә соң ул, кем белә? Кораб йөзә килә, Күлне көйдерә килә, Өстеннән пар бөркелә. Элек үтүкләр бик авыр булган, чуеннан ясалган. Үтүкләр алдыннан аларны кайнар плитага куйганнар. Кайберләрнең эченә кайнар күмер салганнар. Үтүк эчендәге күмер сүнмәсен өчен, аны болай һавада йөртергә кирәк булган (күрсәтә). 3 нче укучы. Ә минем табышмагым нәрсә турындә сөйли? Корсагы юк, аркасы бар, Энәсе юк, җебе бар, Башы бар, колагы бар, Ләкин ишетми. Бәйләсәң - бара Сүтсән - ята. Аның турында тагын: Бер күседә ике койрык дип әйткәннәр. Әйе, бу - чабата. Аның табан асты аркасы дип, алгы ягы - башы дип йөртелгән. Колаклары дип менә бу элмәкләрне йөрткәннәр. Укытучы. Халыкта чабатаны "койрыклы галуш" дип йөрткәннәр. Чабата бик тиз тузган, тишелә торган булган. Бер елга крестҗян 20 пар чабата киеп туздыра алган. Шунысы яхшы булган, чабатаны һәрбер кеше үрә алган һәм материал һәрвакыт кул астында булган. Чабатаны нәрсәдән үрәләр со? Әйе, юкә агачыннан. Шундый мәкаль дә булган. "Кайсы агачка яланаяк менеп, аяк киеме белән төшеп була?" Димәк, чабата өчен бер тиен дә акча түлисе булмаган. Шуңа күрә аны иң гади халык кия алган. Ә сез ничек уйлыйсыз? Чабата элеккеге халыкның бердәнбер аяк киеме булганмы? Әйе, итекләр (киез), читек, пима дип атала. 4 нче укучы . Өр-яңа савыт, ләкин шау тишек. Нәрсә ул? (Кәрзин) Нәрсәдән ясалган? (Тал чыбыгыннан) Нәрсәгә кирәк ул? Укытучы. Борынгы заманнарда кәрзин белән урманга йөргәннәр, басудагы ашлык бөртекләрне җыйганнар, хатын-кызлар кәрзиндә кер чайкарга алып төшә торган булганнар, кәрзиннән бала ишеге ясаганнар. Бездәге кәрзиннәргә нәрсә салдылар икән? 5 нче укчы. Ике башы да кирткән, Шуңа кызлар интеккән. Яисә: Аяксыз, кулсыз, иңгә сикерде, Таң алдыннан суга китте. Көянтәне юкә я нарат агачыннан ясаганнар. (бию). Башта агачтан ясалган көянтәне кайнар суга салганнар, бөккәннәр. Дугага охшагаан әйбер килеп чыккан. 6 нчы укучы. Эче куыш, тышы таш. Бу истәлек турында. "Уттан да, судан да курыкмый" дип әйтеп була. Аны нәрсәдән ясыйлар соң? Кызыл балчыкны казып алалар, таптыйлар, йомшарталар, аннан гончар түгәрәгендә чүлмәк ясаганнар. Гаилә өчен иң кирәкле савыт булган. Чәлмәктә аш та, ботка да пешергәннәр. Чүлмәкнең бер дә ватылмый торган иптәше булган. 7 нче укучы. Эче куыш, тышы таш. Әфәреткәй орчык баш. Бу чуен. Бик авыр булган, бер дә ватылмаган. Укытучы. Бер табышмак тыңлагыз әле: "Үгез түгел - сөзә, ашамый, тота, үзе почмакта яши". Бу - чен тоткыч (ухват) 8 нче укучы. Билен биш җирдән буган, үзе урманнан туган.(Гөбе) 9 нче укучы. Өй артында бер әтәч муенын борып утыра. (Комган) 10 нчы укучы. Үзе озын гына, башы кызыл гына. (сөлге) 11 нче укучы. Эчендә су да, ут та бар. Ул үзе һәр йортта бар, Үзе җырлый, үзе сыйлый. (Самовар) 12 нче укучы. Тәбәнәк күктән кар ява.(Иләк) 13 нче укучы. Өй эчендә бер чиста. (Комган) 14 нче укучы. Әбием башында ак төенчек, Утырса - сәке өстендә, Ятса - сәке астында. (Көнҗәлә, каба) 15 нче укучы. Иң элек баабм кигән, Бераз үсә төшкәчтен, Әтием алып кигән. Бу - татарларның милли баш киеме. (Кәләпүш) 16 нчы укучы. Милләтемнеә нры анда Ука, чугы, чачагы, Онытма, ядкарь бүләк - Әбиемнең ... (калфагы) Җыр. "Кәләпүшем - калфагым". Менә шулай итеп тарихи истәлекләр яшәгәннәр, хуҗаларына хезмәт иткәннәр. Хәзер алар музейларда гына саклана. Бүгенге дәрестә танышкан борынгы истәлекләребезне тагын бер тапкыр искә төшереп, ныгытып китик әле. Моның өчен ребус чишик:
  1. Ике читеннән тоттым, аягымны бозга тыктым.
  2. Койрыклы галуш.
  3. Эш кәгазьләре саклана торган урын.
  4. Ядкарь, борынгы әйбер.
  5. Тарих - халыкның ... .
Нинди сүз килеп чыкты? Әгәр без борынгы бабаларыбызны онытсак, берникадәр вакыттан соң безне дә онытрлар. Һәр кеше үзенең җиде буынын - әби-бабайларын , аларның узган юлын белергә тиеш. Шәҗәрә - нәсел агачы. Тарих. Еракта калган тарихыбызга бүген без тагын бер тапкыр якынайдык. Бу гүзәл әйбердәр, сөлге - калфаклар, чүлмәк-комганнар - бәһасез байлык. Күңелләре дә, үзләре дә матур булган шул әби бабайларыбызның. Хәзер урыннарыгыздан торыгыз. Тагын, тагын ашыкмыйча гына карыйк ул истәлекләрне.
© 2010-2022