Ачык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Ачык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеАчык дәрес Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсеТема: Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар.

Максат: Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны өйрәнүне дәвам итү.

Дидактик бурычлар: чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар ясалашын ныгыту;

предмет һәм күренешләрне танып белүдә чагыштыру

дәрәҗәсендәге сыйфатларның ролен аңлауга ирешү;

практикада кулланырга өйрәтү,сөйләм телен үстерү.

Үстерелеш бурычлары: иҗади сәләтне үстерү.

Тәрбияви бурычлар:игътибарлык һәм матурлыкка омтылыш тәрбияләү.

Җиһаз: ноутбук, проектор, презентация, карточкалар, рәсемнәр.

Дәрес планы.

  1. Ориентлашу һәм уку максатын кую, этабы.

  2. Уку максатын чишү:

  1. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар ничек ясала?

  2. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар нәрсәне белдерәләр?

  3. Янәшә -рр- тартыклары барлыкка килү очрагы.

  4. Физкультминутка.

  5. К саңгырау тартыгының г яңгырау тартыгы белән чиратлашуы.

  6. Ныгытуга күнегүләр:

    1. Уен «Адашкан сыйфатлар»,

    2. График диктант.

III. Рефлексия һәм өй эше.

Дәрес барышы.

  1. Ориентлашу этабы.

1. Уңай психологик халәт тудыру

Исәнмесез балалар!

Дәрес һәрчак шулай башлана.

Сез алырсыз бишле генә -

Күңелем минем моңа ышана!




2.Белемнәрне актуальләштерү.

- Әйдәгез, без иң башта сезнең белән сөйләшеп алыйк. (слайд 1) Безнең Зәй районы бик зур ул. Анда авыллар бик күп. Авылларда мәктәпләр бар. -Безнең мәктәпнең нинди исеме бар? (Поручик мәктәпбе) -Нинди тагын сезнең мәктәп? (Җөмләләр төзү) -Сез мәктәп Зәй мәктәбеннән ниндирәк? (бәләкәйрәк) -Ә сезнең авылыгыз Канаштан ниндирәк? (зуррак) - Ә менә бу классның стенасы сезнекеннән ниндирәк?(яшелрәк). - Ә кызлар малайлардан ниндирәк? (матуррак) Ләкин шулай да без сезнең белән дәресебезне бик яхшы уздырырбыз дип уйлыйм мин. Шулаймы, балалар?

- Балалар, сез җавап биргән җөмләләрне нинди сүз төркемнәре бизәде? (Сыйфат)

- Нәрсә ул сыйфат? (төркемнәрдә тикшерү) (слайд 2)

Сыйфат

Нинди? Кайсы?

Билге

КИЛЕШӘСЕЗМЕ?

Инде танышуны дәвам итик.

- Сезнең класста малалайлар саны күбрәкме, әллә кызлар санымы? (кызлар күбрәк)

- Кемнең уку тизлеге барыгызныкыннан да зуррак?

- Кемнең язуы барыгызныкыннан да матуррак?

- Балалар, сез җавапларыгызда нинди дәрәҗәдәге сыйфатлар кулландыгыз? (чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар ) КИЛЕШӘСЕЗМЕ? (слайд 3)

- Ә сез чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар турында барысын да беләсезме икән соң?

- Шулай булгач, без бүгенге дәрестә нәрсә өйрәнүне ныгытырбыз? (ч. д. сыйфатларны)

Әйе, без бүгенге дәрестә чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны тирәнрәк өйрәнербез, ягъни дәреснең максаты: чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар өйрәнүне дәвам итәбез.

Модельне ачам. Проекторда чыга. Укучылар, сез үзегезнең моделегезгә язып барырсыз. (слайд 4)

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар.

Ч.Д.С.



  1. Уку мәсьәләсен чишү.

1. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар ничек ясала икән? «Сыйфатлар патшалыгында» булып алыйк.(проекторда чыга ) (слайд 5)

Монда бик күп рәсемнәр бирелгән. Хәзер сез аларны ничек итеп 2 төркемгә аерырсыз икән.(рәсемнәрне аералар)

-Балалар, сез 1төрле предметларны нишләттегез? (Чагыштырдык)

- Нинди дәрәҗәдәге сыйфатлар ясадык?(ч.д.с.) КИЛЕШӘСЕЗМЕ? (слайд 6)

Шулай итеп, без чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар ясадык.

- Ә ничек ясадык без чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны? (-рак, -рәк кушымч.белән) КИЛЕШӘСЕЗМЕ?

- Нинди нәтиҗә ясарга мөмкин? ( ч.д.с.-рак, -рәк кушымчалары белән ясала)КИЛЕШӘСЕЗМЕ?

(Модельне проекторда ачу) Укучылар үзләренең моделенә язалар. (слайд 7)

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар.

-рак,

-рәк.


-Һәр төркем ике чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфат кергән җөмлә уйлап яза. Үзбәя

2. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар нәрсәне белдерәләр?

- Кунаклар белән танышуны дәвам итәбез. Безгә кунакка бака килгән. Ул нинди сыйфат алып килде икән? (бака-крокодил) (слайд 8)

- Баканың төсе нинди? (яшел)

- Ә крокодилның төсе? (яшелрәк)

- Без бу ике предметның нәрсәләрен чагыштырдык? (төсләрен)

- Ә төсләр предметның нәрсәсен белдерә?(билгесен) КИЛЕШӘСЕЗМЕ?

- Шулай итеп, чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар предметның бер үк билгеләрен чагыштырып күрсәтә.

(Карточкалар таратам). (слайд 9)

- Балалар, бу предметларның билгеләрен чагыштырып җөмлә төзеп языгыз.

I төркем II төркем

Үрдәк, каз рәсемнәре

Каз үрдәктән (зуррак).

Җиләк, карбыз рәсемнәре

Җиләк карбыздан (зуррак)

Чыпчык, әтәч рәсемнәре

Әтәч чыпчыктан (зуррак),

Төлке, аю рәсемнәре

Төлке аюдан (кечерәк).




III. төркем

Бүрек, башлык рәсемнәре

Бүрек башлыктан (җылырак)

өстәл рәсеме

Бу өстәл икенчесеннән, (биегрәк)




(Җөмләләрне язалар, язып бетергәч кычкырып укыйлар).

- Шулай итеп, без предметларның нәрсәләрен чагыштырдык? (билгеләрен). КИЛЕШӘСЕЗМЕ? (слайд 10)

Бер предметның билгесен икенче предметның шул ук билгесе белән чагыштырдык). Модельне проекторда ачам, балалар да язалар.

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар.Үзбәя.

-рак,

-рәк.

1 Б - 2 Б


3. Янәшә -рр- тартыклары барлыкка килү.

- Кунаклар белән танышуны дәвам итәбез. Болары соңгы кунаклар. (слайд 11)

- Бу тычкан нинди? (Матур)

- Ә монысы? (матуррак) Проекторда чыга.

- Матуррак сыйфатында нинди орфограмма бар? (-рр-)

Шулай, итеп -р гә беткән сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен ясаганда янәшә -рр- тартыклары барлыкка килә. КИЛЕШӘСЕЗМЕ?

- Балалар, инде мин сезгә карточкалар таратам. Хәзер сез шул сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсен ясап язарсыз, орфограммага сызарсыз. (слайд 12)

Зәңгәр -

Кайнар -

Чуар -

Тапкыр -

Сабыр -

Батыр -

Елгыр -

Өлгер -

Тар -

Хәйләкәр -

Тапкыр -

Матур-




- Кем алдан язып бетерә, телдән җөмлә төзеп утыра.

Чылбыр буенча укып тикшерү, җөмләне әйтү.

- Бу сыйфатларны ясаганда сез нинди орфограмма күрдегез?(-рр-)(слайд 13)

Р хәрефенә тәмамланган сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен ясаганда янәшә -рр- тартыклары барлыкка килә. КИЛЕШӘСЕЗМЕ?

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар.Үзбәя.

-рак,

-рәк.

Б Б

-рр-


ы-э(е)

4. Физкультминут. (слайд 14)

Тиз генә барыбыз да такта янына чыгып түгәрәк ясагыз. Ә.Бикчәнтәеваның " Саф һава" шигырен хәрәкәтләр белән сөйләп күрсәтик. Афәрин! Хәзер музыканы кушам, сез биисез, музыка туктагач, туктап минем сорауны тыңлыйсыз.

- Кемнең буе озынрак уртага бас.

- Чәче кыскарак кеше уртага баса.

- Киеменең төсе карарак укучы уртага чыга.

- Кемнең чалбары чистарак

Инде бер-берегезгә карап елмаегыз әле. Кемнең елмаюы барыгызныкыннан да матуррак булыр икән. Афәрин! Инде урыннарыгызга утырыгыз.

5. К саңгырау тартыгының Г яңгырау тартыгы белән чиратлашуы.

Инде килгән кунакларыбыз белән ныграк танышыйк әле. Безгә нәрсәләр килгән? (слайд 15)

- Тычкан песи янында нинди була?(куркак) - Ә куянның характеры ниндирәк? (куркаграк) - проекторда чыга. - Куркак нинди тартыкка тәмамлана? (К), ә куркаграк сүзен ничек язарбыз? (г белән) . Нәрсә күрдегез?Нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?К тартыгына тәмамланган сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсен ясаганда к саңгырау тартыгы г яңгырау тартыгы белән чиратлаша. Модельне ачам. (слайд 16)

- Балалар, тагын ниндидер бер сез белергә тиеш кагыйдә яшеренгән монда да. Эзләгез әле.

(Төркемнәрдә тикшерү: г дән соң ы, э (е) ишетелә, ләкин язылмый.)Проекторда чыга. Укучылар үзләренең моделенә язалар.

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар.Үзбәя.

-рак,

-рәк.

Б Б

-рр-

ы, э-е


к г

ы, э-е

- Балалар, соңгы ике кагыйдә китапларда юк. Сез аны үзегез уйлап таптыгыз. Афәрин! Галим булырлык икән, сез!

6. Ныгытуга күнегүләр.

А) «Адашкан сыйфатлар» уены. (слайд 17)

-Һәр укучы дөрес итеп тоташтырып куя.

Яфрак сары, көзге шомарак.

Боз шома, бал тәмлерәк.

Шикәр тәмле, лимон сарырак.

(Һәр укучыга да таратыла).Тикшерү.

-Бу күнегү буенча нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?(Төркемнәрдә тикшерү: предметларның бер үк билгеләрен генә чагыштырып була). Модельдә күрсәтү. Үзбәя.

Б) График диктант (слайд 18)

Мин сүзләрне укыйм, сез язасыз. Аннары һәр сүзгә тиешле кагыйдәне язасыз

Зуррак

-рр -

к г

-рак, -рәк

кечкенәрәк

Матур

Биегрәк

Ә хәзер җавапларыгызны тикшерегез. Үзбәя. (слайд 19)

III. Рефлексия

- Укучылар, без дәрескә нинди уку максаты куйган идек әле?

- Әйе, чагыштуру дәрәҗәсендәге сыйфатларны тирәнрәк өйрәнү. Әйдәгез, нәрсәләр белдек, шуларны тиз генә кабатлап китик. (Модель буенча кабатлау): (слайд 20)

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар.

-рак,

-рәк.

Б б

-рр-

ы, э-е


к г

ы, э-е

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар төп дәрәҗәдәге сыйфатларга -рак, рәк кушымчалары ялгау юлы белән ясала; -предметларның бер үк билгеләре генә чагыштырыла; -төп дәрәҗәдә Р гә тәмамланган сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсен ясаганда янәшә -рр- тартыклары барлыкка килә. -төп дәрәҗәдә К гә беткән сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсен ясаганда к тартыгы г белән чиратлаша, ягъни к хәрефе урынына г языла. Сөйләмдә ы,э авазлары ишетелсәдә алар язылмый. (кабатлау: хор белән, бер-берләренә үз-үзләренә).

Дәреснең йомгагы итеп сыйфатлар турындагы шигырьне искә төшерик әле.

Өйрәнәбез сыйфатларны

Тирәнерәк, сыйфатлырак.

Аны белик киләчәктә

-Эх, яхшырак!

Төрле дәрәҗәдәге

Сыйфатларны чагыштыру

Укучыга һәрвакытта

Кызыг(ы)рак!

- Ә хәзер дәрескә үзегезгә билге куегыз.

- Кем «5» куйды, басыгыз, кем «4» куйды - басыгыз. Афәрин!

Өйгә эш:

1.Кроссворд чишегез. (таратам)

2. Шигырь языгыз. (Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар белән)


© 2010-2022