Мәсәл моралендә мәкальләр куллануның тәрбияви роле. И. Крылов “Аккош, Чуртан һәм Кысла”

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

3 класс ӘДӘБИ УКУ

Тема: Мәсәл моралендә мәкальләр куллануның тәрбияви роле. И.Крылов "Аккош,Чуртан һәм Кысла"

Максат: Әгәр кешеләр бердәм булса, аларны беркем дә җиңә алмавын төшендерү; коллективта аңлашып яшәү кагыйдәләре турында сөйләү; берничә кешелек төркемдә бер кешенең "баш булырга тиеш"леген, аны башкаларның тыңлавы мөһимлеген аңлату; баш булган кешенең бик акыллы, белемле,эшчән кебек сыйфатларга ия булырга тиешлеген төшендерү.

Планлаштырыл-

ган нәтиҗә:

мәсәл моралендә мәкальләр куллануның тәрбияви ролен билгели белү.

Предмет буенча белемнәр:

тормыштагы авырлыклар-ны җиңә белү

Шәхси:

иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

Регулятив: үз эшеңә бәя бирә белү.

Танып белү: анализлау, чагыштыру, классификация-ләү, гомумиләштерү.

Коммуникатив:

тормыш тәҗрибәсен куллану.

Пространство оештыру

Предметара:

Литературное чтение

Эш формасы:

индивидуаль,

парлап, фронталь

Ресурслар: дәрескә презентация, дәреслек "Әдәби уку" 2 кисәк 33-34 битләр, "Бөек Җиңү - 70 ел" презентациясе, тест биремнәре, МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР.

I. этап . Эшкә кызыксыну тудыру.

Укытучы эшчәнлеге:

  1. Психологик халәт булдыру.

  2. Укучының шигыре.


  1. Өй эшен тикшерү.


  1. Уку минуты.

  2. "Бөек Җиңүгә 70 ел" .

Укучы эшчәнлеге:

  1. Елмаеп исәнләшү.

  2. Менә якты көн туды,

Караңгылыкны куды.

Без дә иртән уяндык,

Мәктәпләргә юл алдык.

Укырга кирәк тизрәк,

Мин моны яхшы беләм:

  • Әдәби уку дәресен

Башларга кирәк диям.

  1. Г.Тукай "Аккош, Чуртан һәм Кыскыч" мәсәленең эчтәлеген сөйләү.

  2. Гөжләп уку.

  3. Презентация карау, әңгәмә кору.

II.этап. Белем һәм күнекмәләр булдыру.

Укытучы эшчәнлеге:

  1. Кроссворд чишү.(Слайд№3)

  • Әйе укучылар. Без бүген мәсәлләр укуны тәмамларбыз.

  • Нәрсә соң ул мәсәл?

  • Мәсәл ничә өлештән тора?

  1. И.Крылов иҗаты белән таныштыру.

  2. Мәсәл өстендә эш.

  • Укытучы укый.


  • Бу мәсәлне кем тәрҗемә иткән?

  • Без аның нинди мәсәлен укыдык?

Укучы эшчәнлеге:

  1. "Мәсәл" сүзен уку.

Сорауларга җавап бирү, җавапларны тикшереп бару.(Слайд№4)


  1. Тыңлау, карау. (Слайд№5-6)


  • Тыңлау.

  • Эчтән уку

  • Кычкырып уку

  • Г.Шамуков.

  • "Карга белән төлке"

III этап. Физкультминутка (Слайд№7)

IVэтап. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Укытучы эшчәнлеге:

  1. -Ә хәзер шушы ук мәсәлне Ә.Исхак тәрҗемәсендә укырбыз.


  1. Мәсәлләрне чагыштыру.

  • "Бердәмлек" һәм "бер киңәш" сүзләре бер үк мәгънәне аңлатамы?

  • Киңәш бирү кайсы мәсәлдә ачыграк күренә?

  • Сиңа кайсы мәсәл күбрәк ошады?

Укучы эшчәнлеге:

  • Эчтән укыйлар.

  • Кычкырып укыйлар.

  • Сорауларга җавап бирү.

  1. Сорауларга җавап бирү.

V этап Физминутка. МИКС ФРИЗ ГРУП (бииләр, көй туктагач туктыйлар, сорауга җавап эзлиләр, төркемләнәләр)

  • Мәсәл ничә өлештән тора?

  • Без укыган мәсәлдә ничә герой катнаша?

  • И.Крылов мәсәлен ничә кеше тәрҗемә иткән?

  • Мәсәл сүзендә ничә иҗек?

  • "Комсыз эт" мәсәлендә ничә герой катнаша?

VI этап. Белем һәм күнекмәләрне тикшерү. Күзләр өчен физминутка.

Укытучы эшчәнлеге:

  1. Тест биремнәре.


  1. МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР.

  2. Мәкальләр өстендә эш.

  • Без укыган мәсәлгә кайсысы туры килә?

Укучы эшчәнлеге:

  1. Тест биремнәрен үтәү.

  • Парларда тикшерү (Слайд№8)

  1. Биремнәрне мөстәкыйль үтәү.

  2. Төркемнәрдә эш. Мәкальләрне уку, мәгънәләрен аңлату. (Слайд №9-10)

VII этап. Йомгаклау. Рефлексия.

  • Бүгенге дәрес сезне нинди булырга өйрәтте?

Укытучы эшчәнлеге:

  1. Бүгенге дәрестә нәрсәләр белдегез?

  2. Өй эше: "Аккош, Чуртан һәм Кысла" мәсәленең \үзеңә ошаган вариантын сәнгатьле укырга өйрәнергә.

  3. Үзбәя.

Укучы эшчәнлеге:

1. Сорауга җавап бирү.

2. Өй эшен көндәлеккә язу.

3. Үзеңә бәя куеп карау.

Билгеләмә

Мәсәл

МММММәсәл

Характеристика


Мисаллар


Капма-каршы

мисаллар




© 2010-2022