План конспект урока по татарскому языку на тему Тәртип саны ( 4 класс)

Раздел Начальные классы
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

4 класста татар теле дәресе.

Тема: Тәртип саны.

Дәреснең тибы: Яңа белемнәрне ачу, уку эшчәнлеген формалаштыру.

Дәреснең максаты: Сан турында ,тәртип саны турында белешмә бирү, аларның кулланылу үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү. Сүз төркемнәре арасыннан тәртип санын аера белү, саналмышларны дөрес куллану. Анализлау һәм чагыштыру осталыгын үстерүне дәвам итү. Бирелгән мәгълүматның иң әһәмиятлесен аерып алырга өйрәтү. Төркемдә эшләү,аралаша белү һәм фикер осталыгын формалаштыру. Укучыларның эшләренә үзбәя бирүләренә ирешү. Татар теленә ихтирам, әйләнә-тирәгә мәхәббәт уяту.

Җиһазлау: Презентация " Тәртип саны", проектор ,дәреслек.

ТБУУГ : җыелган, мәгънәләре бербөтен текстны формалаштыру;

РУУГ: кагыйдәләрне истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу;

КУУГ: фикерләү сәләтен үстерү, карарлар кабул итү, тормышка ашыру.

Планлаштырылган нәтиҗә: тәртип саны турында төшенчә бирү, күнегүләр ярдәмендә ныгыту, төркемнәрдә эшләү, үзбәя бирүләренә ирешү.

Дәрес этаплары

Универсаль уку

гамәлләре

Дәрес барышы.

I. Оештыру-мотивлаштыру этабы.

1. Өй эшләрен тикшерү. № 101 телдән, 80бит.Матур язу күнегүе. (Слайд №1)

2.Эшләү өчен без бүген ике төркемгә бүлендек. Төркем җитәкчеләре итеп кемнәрне сайлыйсыз.

- Төркем җитәкчеләре сез төркемдәгеләрнең эшен оештырырга,күзәтергә, бәяләргә ярдәм итәрсез.Тартмаларда смайликлар. Дөрес эш, тулы җавапларыгыз өчен сез смайликны үзегез аласыз.

3. Матур язу күнегүе. (Слайд №1)

II. Белемнәрне актуальләштерү. (Слайд №2)

Җиде кат үлчә, бер кат кис.

1) Җиде, бер кайсы сүз төркеменә керәләр?

2) Сан нәрсәне белдерә?

3) Сан нинди сорауларга җавап бирә?

III. Уку мәсьәләсен кую.

  • Җиде саны астындагы укучы тәртип буенча ничәнче укучы була? Ә бер саны астындагы укучы ничәнче укучы була?

IV. Теманы ачыклау, максат кую.

  • Димәк, бүгенге дәреснең темасы нинди булыр икән? (Слайд № 3)

  • Алдыбызга нинди максат куябыз?

  • Бу максатка ирешү өчен дәрестә ничек эшләрбез?

V. Уку мәсьәләсен ачу.

  • Дәреслек геройларың диалогын уку. (Слайд № 4)

  • Диалог буенча нәтиҗә чыгару. Нәрсә ул тәртип саны?

  • Нәтиҗәне авторлар нәтиҗәсе белән чагыштыру. (Слайд № 5)

VI. Беренчел ныгыту.

  • Укучылар, хәзер экранга чыккан шигырьдән тәртип саннарын табабыз. (Слайд № 6)

  • ( Төркемнәрдә эшләү, үзбәя)

VII .Күнегүләр эшләү.

  • 81 бит, 103 нче күнегү, тәртип саннарын ясарга.

  • 82 бит, 105 нче күнегү, саналмышлар белән эш.

VIII. Мөстәкыйль эш.

  • Дәреслек белән эш.

81 нче бит,104 нче күнегү, сорауларга җавап язарга.

- Тикшерү. (Слайд№ 7)

- Нинди нәтиҗә ясыйбыз?

Нәтиҗә: Тәртип санындагы исемнәргә -нчы,- нче кушымчалары өстәлә.

  • Калын сүзләргә -нчы кушымчалары ялгана.

ХI. Рефлексия, бәяләү этабы.

  • Экранга карап нәрсәләр әйтә алабыз?

  • Тәртип саны нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

  • Калын сүзләргә нинди кушымчалар ялгана?

  • Нечкә сүзләргә нинди кушымчалар ялгана?

  • Бу кушымчалар белән без икенче дәрестә дә эшне дәвам итәрбез.

  • Дәресебез ахырына якынлаша. Сезнең өчен дәрестә иң кызыклысы нәрсә булды?

  • Нинди яңалыклар белдегез?

  • Дәрес барышында алган смайликларга карап үзегезгә үзегез билге куегыз. (билгеләрен аңлаталар)

  • 9. Өй эше

83 бит, 108 нче күнегү, тәртип саннарын язып алырга..

  • Дәрес өчен рәхмәт

Шәхси универсаль уку гамәлләре:

укуга карата кызыксыну хисе булдыу, укучы ролен үзләштерү;

1

Регулятив универсаль уку гамәлләре: (максат кую, планлаштыру)

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү,

тиешле мәгълүматны табу, билгеләү

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралашу күнекмәләрен формалаштыру;күмәк эшне планлаштыру

әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү

Регулятив универсаль уку гамәлләре(максат кую, планлаштыру)

эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

Объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау, фикерләрне логик чылбырга салу





© 2010-2022