- Преподавателю
- Начальные классы
- Уңыш бакчасы
Уңыш бакчасы
Раздел | Начальные классы |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Сиразиева Г.Ф. |
Дата | 25.12.2013 |
Формат | doc |
Изображения | Есть |
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы
«Урманай авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе»
«Уңыш бакчасы» нда кунакта.
(Башлангыч сыйныфлар өчен уенлы тамаша)
Төзеде: 2 категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
Сиразиева Гөләндәм Фәрит кызы.
«Уңыш бакчасы» нда кунакта.
Максаты:
- укучыларда хезмәткә,туган төбәккә мәхәббәт хисе тәрбияләү;
- үз хезмәт көчең белән табылган уңышка һәм кеше хезмәтенә хөрмәт булдыру;
- укучыларның сөйләм телләрен үстерү;
- уеннар аша дуслык хисләре,игътибарлылык тәрбияләү.
Материал: Балалар өчен шигырьләрне үзем яздым.
Уеннар,табышмаклар: "Татар балалар фольклоры"ннан алынды.
( Бакча күренеше. Агачларда, куакларда җимешләр пешеп утыра,түтәлләрдә - яшелчәләр. Укучылары белән укытучы чыга.) Укытучы: Менә ,балалар,без бакчага килеп тә җиттек. Ямьле җәйләр бик тиз үтеп китте, инде туган җиребезгә мул көз аяк басты. Бакчабызга керик әле,җиләк-җимеш,яшелчәләрне күзлик әле!
Энҗе: Җәйләр буе тик ятмадык-
Сулар сиптек түтәлгә.
Чүп үләннәрен йолыктык
Һич бирмәдек үсәргә!
Булат: Бик тырышып эшләдек без
Һәркемгә дә эш җитте.
Бакчабызда һәр яшелчә
Мул булып үсеп җитте.
Камилә: Яр башында - бакчабыз.
Яр астында - киң елга.
Безнең эшне күзәтте
Бакчадагы зур колга .
Ислам: Бакчадагы ояларда
Яши тату кошчыклар.
Баш күтәрә алмады
Агачтагы корткычлар.
Владик: Уенга да,эшкә дә
Һәрвакыт вакыт таптык.
Тирләп-пешеп эшләгәч,
Зур елгага без чаптык.(Уен: "Очты,очты....")
Укытучы: Булдыргансыз,балалар! Ягез инде җимешләргә,яшелчәләргә күз салыйк!
Энҗе: Карагыз нинди агач
Исеме аның - алмагач!
Никадәрле алма бирде
Күп сулар сибеп торгач.
Укытучы: "Алма" дисәң дә алалар ,нәрсә соң ул,балалар?
Балалар бергә: Алма. Укытучы: Ә хәзер әйдәгез бергәләп уен уйнап алабыз. Уенның исеме "Түгәрәктәге алма" дип атала.Уенның шарты мондый: түгәрәккә басабыз,берегезнең кулында алма була һәм көй куелачак. Көй башлану белән алманы күршегезгә бирәсез,ә ул икенче күршесенә бирә,көй туктаганга кадәр шулай дәвам итәсез.Көй туктаган вакытта, алма кем кулында кала - шул укучыга җәза бирәбез.Башладык. (Уен уйнап алалар.) Укытучы: Яшел күлмәкле йорт, эче тулы корт. Бу нәрсә,балалар?
Балалар бергә: Кыяр.
Булат: Беркөн керсәм бакчага Кыярлар миңа дәшә: " Күп кенә су сип эле- Сизмәссең,ди,үскәнне" Камилә: Кыярыбыз бик уңды- Кил!Бер авыз ит әле! Бакчабыз кыярларын Күреп, мактап кит әле. Ислам: Ягез инде хәзер сез Помидорны күрегез! Вакыт җиткән белегез- Кызарып пешкән күрегез!
Владик: Помидордан,кыярдан Тәмле салат ясыйбыз. Хезмәт җимешебез белән Һәркемне дә сыйлыйбыз. Укытучы: Утыра бер чүлмәк-өстенә кигән мең күлмәк. Бу нәрсә,балалар? Балалар бергә: Кәбестә.
Энҗе: Кәбестәне ашка турыйк- Менә чыкты сәбәбе. Мең кат икэн күлмәге Ник булсын бер сәдәфе. Укытучы: Балалар,ә без хәзер бер уен уйнап алырбыз,ни хикмәт,менә шул уендагы кәбестәләрнең күлмәкләре чыннан да күп кат,ләкин бар күлмәк тә сәдәфле. Уен белән танышып китик. Уенда 6 укучы катнаша- һәр командада 3әр укучы. 2 укучы әзерләп куелган киемнәр белән иптәшләрен(2 укучыны) киендерәләр,ә калган 2 укучы ,киресенчә,бу кидертелгән киемнәрне иптәшләреннән салдыралар.Кайсы командадагы укучылар тизрәк булыр икән?! "Кәбестә" уены уйнала. Булат: Монысы кишер түтәле, Ә каршыда - редиска. Менә күреп кит әле - Бер чүбе юк! Чип-чиста! Камилә: Бакча түрендә үсә Баклажан белән суган. Бер тавышлары чыкмады, Әйтерсең, алар туган! Ислам: Агачларда,куакларда үскән Күпме җимешләрнең төрләре. Монысында үскән менә чия Тирә-юньгә аңкый исләре.
Укытучы: Йодрык кадәрле,йомры гәүдәле, Ах,тәмле,бигрәк тәмле .....!(Бәрәңге) Владик: Бәрәңгебез бик уңды- Җитми торды капчыклар.
Кызылы да,сарысы да Әллә нинди сортлылар.
Укытучы: Ә хәзер чираттагы уенны уйнап китәрбез.Ул "Бәрәңге" уены дип атала. 2 команда катнаша. 2 чиләк бар,аларга бәрәңге салынган. Әзер "чокырлар"га 1 нче укучы бәрәңгене "салып" чыга,ә аннан соң 2 нче укучы "җыеп" алырга тиеш булачак.Кайсы команда җитезрәк икән? (Уен уйнала) Укытучы: Яшелчәләрнең исемнәре белән аталган бик күп уеннар уйнадык,ә хәзер менә бу матур алмагач янында тагын бер уен уйнап алыйк әле .Бу уен "Утыр,утыр,Мәликә...." дип атала. (Уен уйнала.) Укытучы: Менә ,балалар, «Уңыш бакчасын» да кунакта булдык,ләкин кунак булуның вакыты чикле-безне алда эш көтә - шушы үстергән уңышларыбызны бер дә югалтмыйча,әрәм-шәрәм итмичә җыеп алыйк. Балалар бергә: Әйдәгез!Киттек!