Конспект урока по русскому языку на тему фразеологизмы

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Ата- аналар җыелышы

Тема :" Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге "

Максат :

1. Информацион технологияләрне куллануның уңай һәм тискәре якларын ачу.

2.Укучыларның сәламәтлекләрен кайгырту һәм ныгыту юнәлешендә эш юнәлешен билгеләү.

3.Укучыларның тәртибе һәм уку сыйфатының торыш белән таныштыру.

Җыелышның үткәрү рәвеше :өйрәтү характерында

Җиһазлау : Презентация ,тест , ситуация язылган карточкалар Көн тәртибе :

  1. Кара-каршы фикер алышу.
  2. Укучыларның тәртибе һәм уку сыйфатының торышы белән таныштыру.

  3. Ата - аналарның белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә информацион технологияләрне куллануы хакында фикер алышу.

  4. Әти-әниләргә киңәшләр.

  5. Йомгаклау .

Җыелышның барышы ( Презентация )

Хәерле көн , хөрмәтле әти -әниләр ! Безнең бүгенге җыелышыбызның темасы :

"Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге" Гүзәл Уразованың "Җимешем" җыры тыңлап үтелә. Тормыш яме, яшәү тәме Балаларда икән бит. Бәхет-шатлыгыбыз булып, Балам, тизрәк үсеп җит.

Әйе! Һәр ата - ананың баласы үзенә бик кадерле. Тик шулай да балаларыбызның сәламәтлеге һәм тәрбиялелеге мәсьәләсенә килсәк тормыш мәшәкатьләренә бирелеп онытылып китәбез шул. Әйдәгез әле слайдтагы схема буенча фикер алышу өчен без ике төркемгә бүленик. Төркемнәрдә эш вакытында түбәндәге кагыйдәләрне үтәү шарт була.

  1. Төркемдәге һәр кешене хөрмәт итәргә.

  2. Күршеңнең фикерен тыңлый белергә.

  3. Үз фикереңне җиткерергә.

  4. Төп фикердән читкә китмәскә.

  5. Әйткән фикереңне дәлилли белергә.

  6. Нәтиҗә ясарга.

Бүгенге көндә һәр гаилә замана агымынннан артта калмас өчен тырыша. Без дә үзебез бала вакытта булмаган мөмкинлекләрне балаларыбызга булдырырга тырышабыз. Безнең тырышлыгыз һәр вакытта да файдага гына эшлиме соң? Шул хакта бераз фикер йөртеп алыйк әле.

Слайд :

  1. Компьютер - . . .

  2. Интернет хезмәте төрләре: . . .

  3. Интернетта кулланучылар өчен кагыйдәләр . . .

  4. Бала буш вакытында . . .

  5. Компьютерның сәламәтлеккә тәэсире . . .

  6. Киңәшләр: ...

Көнкүрештә кулланыла торган техниканың һәркайсы, шул исәптән компьютер да, санитария кагыйдәләрен һәм нормаларын төгәл үтәмәгәндә сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Компьютер белән саксыз эш иткәндә бигрәк тә күз авырулары, буыннар сызлау, баш авырту, психик тотрыксызлык, һава чисталыгын тәэмин итүче җиңел ионнарның сирәгәюе, виртуаль чынбарлык белән мавыгу «чире» һ.б. шундый тискәре факторлар күзәтелә.

Күз авырулары һәм аларны булдырмау чаралары.

Компьютер мониторының күзгә тәэсире Россиядә дә, чит илләрдә дә өйрәнелде. Нәтиҗәдә түбәндәгеләр ачыкланды:

  1. ■ кайбер кешеләрдә кератоконъюктивит, ретинит, катаракта, глаукома кебек күз авырулары килеп чыгу электромагнит нурланышның тискәре йогынтысынннан түгел, бәлки көн дәвамында мониторга текәлеп, зур игътибар белән киеренке хәлдә эшләгәнлектән була;

2. ■ көннең икенче яртысында гомуми арыганлык халәте, күз кыру яки әчетү, баш

авырту шулай ук мониторның һәм андагы сурәтнең сыйфатсызлыгы нәтиҗәсе

булуы ихтимал;

  1. ■ компьютерда 20 минут дәвамында эшләгәннән сон, укучыларның күрүе начарлана; аннан сонгы дәресләрдә аларның эшкә сәләтлелеге ике тапкыр кими;

  2. ■ хатын-кыз операторлар ирләргә караганда тизрәк арый, эш көне ахырына аларда вакытлыча миопия (ерактан күрмәү) күзәтелә;

  3. ■ озак вакыт монитор каршында утыру нәтиҗәсендә төсләрне аеру вакыт-вакыт кыенлашырга, көчле яктылыктан гадәттәге күз чагылу дәвамлырак вакытка сузылырга, сурәтнең җемелдәп торуы психикага тискәре йогынты ясарга мөмкин.

  4. Әлеге һәм башка уңайсызлыкларның сәбәпләре нидә? Компьютер белән эшләгәндә күз нигә арый?

Белгечләрнең җавабы мондый:

  1. * машинкада басылган тексттан аермалы буларак, экрандагы язу, сурәт гел үзеннән-үзе яктыртылып тора;

  2. * күз арый, чөнки компьютер сурәте - пиксельләрдән (нокталардан), ә басма текст тоташ сызыклардан гыйбарәт;

  3. * сурәтнең (язуның) вакыт-вакыт җемелдәп алуы, пыяла экранда кояш нурларының, лампа утының чагылуы күзгә зыянлы;

  4. * карашны күп тапкырлар кәгазьдәге тексттан - клавиатурага, аннан экранга күчерү күзгә ялыктыргыч тәэсир итә;

  5. * эш урынының унайлы булмавы да - тиз аруга китерүче сәбәпләрнең берсе.

Киңәшләр:

  1. Баланың компьютердагы эшчәнлегенең максатын ачыкларга;

  2. Компьютерда эшләү вакытын контрольдә тотарга;

  3. Интернетны максатчан куллануын контрольдә тотарга;

  4. Компьютер кабинетының җилләтелүенә һәм андагы яктылыкның нормага килүенә ирешергә.

Алга таба сөйләшәсе фикерләр:

  1. Уку һәм тәрбия торышы белән таныштыру.

  2. Әти - әниләрнең "Электронное образование" системасындагы эшчәнлегехакында.

  3. Интернет кабул итү бүлекчәләрендә ("Вертуальная приемная") эшләү кагыйдәләре:

edu.tatar.ru/baltasi/v-subash/sch/Subash/school/obshenie (мәктәп)

edu.tatar.ru/baltasi/roo/page393271.htm (РОО)

4) Төрлесеннән (укыту һәм тәрбия эшчәнлеге хакында сораулар га җаваплар бирү;

5) Ата - аналар җыелышы карарын чыгару.

6) Ата - аналар җыелышы протоколын язу.

Әти - әниләргә мөрәҗәгать:

Балаларның сәламәт, белемле һәм тәрбияле булуына ирешү өчен кулга - кул тотынып бергәләп эшлик!


© 2010-2022