Әниләр көненә багышланган монтаж

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Әнкәй - җирдә иң зур кеше!

( әниләр көненә багышланган кичә)


Сыйныф җитәкчесе: Хәсәнова Г.Ә

2015-2016нче уку елы


Исәнмесез, димен бүген сезгә,

Бәйрәм белән газиз аналар!

Юллар ерак булса, җырлар белән

Якынаер бүген аралар. 1 а. б. Хәерле кич, безнең иң кадерле кунакларыбыз - әниләребез, укытучылар, балалар! Сезне барыгызны да бүгенге бәйрәм - Әниләр көне белән тәбрик итәбез. 2 а. б. Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял бирә. Шушы бәйрәм көне күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен! Укытучы. Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Халык ана хакын хаклауны Алла хакын хаклауга тиңли. Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк. ,,Анаңны арка кочып Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың! Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да, хакын хисаплап бетерә алмассың." Гасырлар аша килеп ирешкән бу гыйбрәтле, канатлы фразаларны җаныбызга сеңдерү зарур.

Балагызның берәве сез,

Гаиләнең йөрәге сез.

Иминлекнең терәге сез.

Һәркемнең кирәге сез.

Сез чаялар, сез батырлар,

Сез дөньяда иң матурлар.

Сез булганга тормыш ямьле,

Сез булганга яшәү гамьле. 1 ук. Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! 2 ук. Әни... Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен. 3 ук. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә ,,балам" дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре... сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы. 4 ук. Ә авырсаң... авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле.

5 ук. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез.

1 ук. Әкрен генә карлар ява.

Дөнья бик юмарт бүген.

Бүген әниләр бәйрәме

Шуңа күңелем шат минем.

2 ук. Иң кадерле кешеләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.

3ук.Әни сүзе - иң бөек сүз,

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң - иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас.

4 ук. Әниләрнең бәйрәме ул

Безнең дә көткән бәйрәм.

Җырлап - биеп күңел ачыйк

Бүген әниләр белән.

Җыр

5 укучы:

Көннәр якты булсын өчен

Әни кирәк!

6 укучы:

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк1

7 укучы:

Җил-яңгырдан саклар өчен

Әни кирәк!

8 укучы:

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк!

9 укучы:

Ашлар тәмле булсын өчен

Әни кирәк!

Хор:

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк!

10. Ягымлы бер сүз белән

Елмайтыйм әле сезне.

Мин яраткан ул сүзне-

Иң кадерле зур сүзне.

Сез дә аны беләсез,

Мөмкин түгел белмәскә!

Әниеңә сыенып

"Әни, әнкәй" димәскә.

11. Әнием гел балкып тора

Күктәге йолдыз кебек.

Мин дә тырышам булырга

Газиз әнием кебек!

Өйрәтәсең һәр нәрсәгә

Зур сабырлыклар белән.

Рәхмәт әйтеп тәбриклим.

Әниләр көне белән!

12..Әниемнең күз карашы

Һәркемне елмайтырлык.

Кылган изгелекләре дә

Язсаң, китап булырлык!

Һәрчак яхшылык эшләү-

Әниемнең уенда.

Ай, рәхәт тә соң миңа

Әнием куенында!

13. Иң кадерле кешем җирдә

Ул син, газиз әнием.

Гел изгелекләр бөркелә

Бары синнән, әнием!

Җыр башкарыла:

14. Тик син генә әнкәй, тик син генә
Сабый чакта мине баккансың.
Төн йокыңны бүлеп уянгансың,
Юрганымны килеп япкансың.

15. Тик син генә балам, җаным диеп
Сыйпагансың минем башымнан.
Елмайганмын, әнкәм сиңа карап,
Сиңа карап, телем ачылган.

16. Тик син генә әнкәй мине шулай
Бар нәрсәдән артык сөясең.
Инде үсеп, буйга җитсәм дә мин
Син һаман да балам "бәбкәм" диясең.

17. Өйдән чыгып киткән чакта

Иртән мәктәпкә диеп,

Кем ул:- Исән йөр, балам, -дип,

Озатып кала сөеп?

Йә кем булсын, кемнең шулай

Сүзләре татлы тагы?

Шулай ярата белә бит

Әнием генә бары.

18..Мәктәптән арып кайтканда

Кем ул каршыма килеп,

Кочагына ала сөеп:

-Кайттыңмы , балам,?- диеп.

Кем булсын соң, кемнән шулай

Ямьләнә дөнья тагы?

Күңелемнең сүнмәс нуры

Әнием генә бары.

19. Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә:

"Әле ярый сез бар җирдә

Без сабый нәниләргә."

20 . Бу бәйрәмдәге җылылык

Ел буена җитәрлек.

Сезнең яхшы эшләрегез

Бихисап, искитәрлек.

21 . Мактаулы безнең әниләр

Данлы эшләре белән.

Әтиләр белмәгән эшне

Әниләр эшли белгән.

22. Наз гөлләре үсеп чыга

Сезнең җылы куллардан.

Кабул итегез котлаулар

Безнең ихлас җаннардан.

23 . Кадерле әниләр!

Бәйрәмегез сезгә бәхет,

Сәламәтлек китерсен,

Көнегез гел шат булсын.

Елның һәрбер көне сезгә

Әниләр көне булсын.

Җыр башкарыла:

24. Йөрәгем тибешен

Тәүге кат тоючы,

Җаныма, күңелемә

Канатлар куючы...

Күземнең төсләрен

Тәүге кат күрүче,

Өзелеп яратып,

Тәүге кат үбүче...

25. Тәүге кат сүземне

Ул гына ишеткән,

Рухыма, хисемә

Җылылык, нур сипкән.

Гомерем буена

Бурычлы мин аңа.

Көчле син, изге син,

Бөек син, әй, Ана!


26 . Йөзеңне шифалы

Яңгырлар югандыр,

Табигать, йөрәк дип

Кояшны куйгандыр.

Гел шулай нур сибеп

Яшә син, әнием!

Йөрәгең җылысын

Тоялсын нәниең.

27 . Чәчәкләрдән җем-җем итеп

Якты нурлар бөркелә.

Бүген минем дә әнкәмә

Рәхмәт әйтәсем килә.

- Миңа гомер биргән өчен,

- Кадерләп үстергән өчен,

- Назлы карашлары өчен,

- Пешергән ашлары өчен,

- Йөрәк җылылары өчен,

- Шәфкатьле куллары өчен,

- Барсы, барсы, барсы өчен

Рәхмәт сиңа, сөенечем,

Котлы булсын бәйрәмнәрең,

Бергә: Рәхмәт сиңа, бөек Кешем!

Укучылар үзләре ясаган бүләкләрен тапшыралар.

Йомгаклау (укытучы)

3. Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык ,куаныч, зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

Гомер юлларыгыз озын булсын

Тигез тормыш аны бизәсен

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен.

Хөрмәтле әниләр, кадерле балалар, килгән кунаклар безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.Бәйрәм белән Сезне!



© 2010-2022