«Санамыш серләре» технологическая карта урока

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әдәби уку дәресенә технологик карта

1 нче сыйныф, УМК "Перспектив башлангыч мәктәп"

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

МБГБУ "Мөндеш башлангыч гомуми белем мәктәбе"

Тема

Санамыш серләре

Максат

1)Укучыларны санамыш серләре белән таныштыру, санамышларны укып тикшергәндә кече яшьтәге мәктәп балаларында фольклорның бу кече жанр үзенчәлекләрен мөстәкыйль рәвештә күрә белерлек шартлар тудыру,

2) Санамышның ни өчен кирәген ачыклау, сюжет-композиция төзелешен, яшерелгән сүзләренең мәгънәләрен табарга өйрәтү,

3) Халык авыз иҗаты әсәрләренә хөрмәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Санамышларны танып, таба белү, ни өчен кирәк булуын билгеләү, санамышның серләрен ачыклау, дөрес ритм белән уку.

Төп төшенчәләр

Санамыш, ритм

Предметара бәйләнеш

Рус теле, әйләнә-тирә дөнья, татар теле.

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, парлап, төркемнәрдә эшләү

Чыганаклар :

- төп

- өстәмә

1. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Әдәби уку. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек, Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2012 ,8-10б.

2. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Мөстәкыйль эш дәфтәре , Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2012.

3. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Әдәби укудан 1 нче сыйныфка укытучы өчен методик кулланма, Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2012.

1."Аңлатмалы сүзлек"

2. Саескан, Куян һәм куян балалары , урман рәсемнәре


Укытучы: Гыйбадуллина Ильмира Габделхак кызы

Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ -шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү.

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Звонок булды тыңлагыз, Тизрәк дәресне башлыйк. Саескан кая киткән соң, Кичекми укый башлыйк. -Балалар сез нинди уеннар уйнарга яратасыз? -Уенны алып баручыны ничек сайлыйсыз?


  • - Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

Укучылар үзләре белгән санамышларны әйтеп күрсәтәләр.

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Укытучы өчен максат:

санамышлар турында элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкин-леге булдыру

Укучылар өчен максат: санамышлар-ны дөрес итеп бүлеп сөйләү

1.Дәреслекнең 8 нче битендәге автор текстын уку.

Саескан балаларны ияртеп урманга алып китте, урман авызында аларга Куян очрады. Саескан балаларны туктатты. Карагыз әле, нәни куяннар зарядка ясарга тырыша түгелме соң? Алар моның өчен санамыш кулланалар түгелме? Санамышны кычкырып уку.(нәни куяннарның санамышлары белән танышу, эчтәлеге буенча әңгәмә.)


2. дәреслектәге рәсем өстендә эш. - куян балалары ничек уйныйлар? -алар санамышны нигә өйрәнгәннәр? -сез аларга нинди санамыш өйрәтер идегез?
3) такта янына берничә укучы чакырыла һәм алар санамыш әйтешәләр.



-Балалар, нигә сез бер-берегезгә бармакларыгыз белән төртеп күрсәтәсез?


4)Санамышны анализлау.


Төп билгеләрен укучылардан таптыру -санамышлар ни өчен кирәк?



-сюжет-композиция төзелешен ачыклау.


Укучыларның җаваплары тыңлана

Бер \бабай \барган\ урманга \

Аның\ арбасы\ ватылган \

Арбаны\ төзәтү\ өчен\

Ничә\ кадак\ кирәк\ булган?\


-Кем уенны алып барасы күренеп торсын өчен. - Уен гадел булсын өчен.

Санамышны сүзләп бүлдек, аны иҗекләп тә бүләргә мөмкин.


Уенны алып баручыны яки киресенчә, уеннан алданрак чыгучыны билгеләү өчен)



санамыш күбесенчә "кач", "чык" һ.б. сүзләр белән бетә

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

Уку мәсьәләсен кую

Укытучы өчен максат:

яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү

Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү


Дәреслектәге автор текстын уку. 6) Санамышны укытучы укып күрсәтә. (паузалар белән укый) Әке, /бәке,/кыек/ сәке Эремчек./ Син калып тор,/ Энем, /чык./(укытучы ритмны һәм кул хәрәкәтләрен әкренәйтеп әйтә, кара хәрефләр бирелгән юлны бер балага күрсәтеп әйтеп бетерә. Яңадан дөрес ритм белән әйтә- һәр сүз бер укучыга туры килә)
"Әке, бәке.................." санамышын кара-каршы әйтеп карау, санамыш серләрен ачыклау
а) ритм төшенчәсе бирү. Әйе, санамышны әкрен итеп тә, кызу итеп тә әйтеп була, иҗекләп тә, сүзләп тә әйтергә мөмкин. Әйдәгез әле, кулларны чәбәкләп санамышның ритмын билгелик. ә)санамышның икенче серен ачу. Санау- санамышның төп үзенчәлеге. Шушы ягы белән ул шигырьдән аерылып тора. Санау җайлы булсын өчен кайбер санамышларда саннар да кулланыла. Мәсәлән: бер, ике, өч...... Ә кайвакыт саннар башка сүзләр белән алмашына, алар санамышның алдында килеп ритм китереп чыгаралар.


Укучыларның җаваплары тыңланыла - санамышны әкрен һәм кызу итеп әйтү.


ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы өчен максат: санамыш-ларны дөрес пауза ясап укуда ярдәм итү

Укучылар өчен максат:

мисаллар китереп раслый белү

Куян сезгә бер санамыш тәкъдим итә .

Укытучының үрнәк укуы

Берәм, берәм,

Икәм, икәм,

Өчәм, өчәм,

Дүртәм, дүртәм,

Бишәм, бишәм,

Алтам, алтам,

Авыр балтам.

-Кая китте?

-Тозга китте.

-Кайчан кайтыр?

-Яз кайтыр

Үрдәк белән Каз кайтыр.

Сыңар аяк, сыңарчык,

Балтырганга йөгереп чык



.

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Динамик пауза

Яңа белемнәрне ныгыту

Укытучы өчен максат:

яңа мәгълүмат туплауда өстәмә әдәбият куллану; белемнәрне күнегүләр ярдәмендә ныгыту мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне дәреслек һәм өстәмә әдәбият кулланып камилләштерү

Дәреслек белән эш.

1. Дәреслекнең 9нчы битендәге санамышны һәм текстны уку, саннарга охшаган сүзләрне табу



2.Яшерелгән мәгънәле сүзләрне ачыклау. "Аңлатмалы сүзлек" кулланып сыңар, сыңарчык сүзләренең мәгънәләрен ачыклау.
-Әмир ике сан тапты, ә син ничәне таптың?

3. Мөстәкыйль эш дәфтәре буенча эш.

-Санамышларны уку, санамыш икәнлеген белдерүче сүзләрнең астына сызу.

Укучыларның җавапларын тыңлау.

(берәм, икәм, өчәм ...........),

сыңар,сыңарчык

Укучыларның җавапларын тыңлау.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда "Аңлатмалы сүзлек" куллану

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү

Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү

Укытучы өчен максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: белемнәрне практик куллана белү

1. Дидактик уен "Яңа сүзләр төзе". (Санамыш сүзеннән яңа сүзләр төзү) Төркемнәрдә эшләү.

2.Тикшерү. Үзбәя.


1 төркем: сан-сана-санамыш-санаулы-санамаган.

2 төркем: санау-санаучы-санлы.

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

1. Рефлексия.


- Санамышлар бер-берсенә кайсы яклары белән охшаган?


- Чык,кач кебек сүзләр булмаганда, соңгы сүз аерым басым белән әйтелә.
- Дәрестә санамышларның нинди серләрен белдегез?

-Санамышларда иң кирәклесе нәрсә?
-Санамыш ничек башлана?

- Куян балаларына нинди санамыш өйрәтер идегез?

- Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз? Дәрес сезгә нәрсә бирде?

Балаларның җаваплары

Иң ахыргы сүзләре белән: чык, кач сүзләре уеннан чыгарга куша

санау сүзеннән алынган

ритм, һәм санамыш ахыры

цифрлардан яисә кызыклы сүзләр белән


Укучыларның җавапларын тыңлау.

ШУУГ: үз уңышларың уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу


© 2010-2022