Урок по татарскому языку Сүз төзелеше һәм ясалышы темасын гомумиләштереп кабатлау (3 класс)

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Шаймарданова Р.Ф.

3нче сыйныф

"04" декабрь, 2013 ел


ТЕМА: СҮЗ ТӨЗЕЛЕШЕ ҺӘМ ЯСАЛЫШЫ ТЕМАСЫН

ГОМУМИЛӘШТЕРЕП КАБАТЛАУ .


МАКСАТ : 1) Укучыларның сүз төзелеше һәм ясалышы темасы буенча алган белемнәрен: темага кагылышлы төшенчәләрне, сүзләрне төзелеше һәм ясалышы ягыннан тикшерүне искә төшерү; ясалышы ягыннан аера, дөрес яза , сөйләмдә урынлы куллана белү күнекмәләрен ныгыту. 2) Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү. 3) Аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. ҖИҺАЗЛАУ: Техник чаралар: проектор, экран, ноутбук. Таратма материал: кәгазь битләре, карандаш, карточкалар. ДӘРЕС ТИБЫ : белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, ягъни кабатлау-йомгаклау дәрес. МЕТОД ҺӘМ АЛЫМНАР: Практикум дәрес, биремнәр үтәү. КУЛЛАНЫЛГАН СТРУКТУРАЛАР : - КОНЭРС - МИКС-ПЭА-ШЭА - СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ
Дәрес барышы: I. Оештыру өлеше 1) Исәнләшү. 2) Дәрескә кирәкле әсбабларны барлау. 3) Дәрес максатын хәбәр итү. - Без сезнең белән "Сүз төзелеше һәм ясалышы" дигән зур теманы өйрәнүне тәмамладык. Бүгенге дәрестә төрле структуралар кулланып бу тема астында үткәннәрне тагын бер кат искә төшереп үтәрбез, алган белемнәрне ныгытырбыз.
II. Актуальләштерү

  • 1нче слайдка күз салыгыз. Биредәге кроссвордның җавабын табар өчен сезгә тема буенча үтелгән төшенчәләрнең кагыйдәләрен искә төшерергә туры килер.
  1. Сүзнең төп мәгънәсен белдерә торган кисәк - ...
  2. Тамырга ялганып килә торган кисәк - ...
  3. Тамырга ялганып, сүзнең мәгънәсен үзгәртә торган кышымча - ...
  4. Бер тамырдан ясалган яңа мәгънәле сүзләр - ...
  5. Ясагыч кушымчалар ярдәмендә ясалган яңа мәгънәле сүзләр - ...
  6. Ике тамыр кушылып ясалган сүз - ...
  7. Сызыкча аша языла торган ике сүздән ясалган сүз - ...

- Молодцы. 2нче слайдта бирелгән башваткычларның җавабында нинди сүз яшеренгән икән?
  • Тамыры җырла сүзендәге кебек, ә кушымчасы ташчы сүзендәге кебек.(Җырчы)
  • Җырчы сүзен ясалышы ягыннан нинди сүз икәнлеген атагыз. (Ясалма сүз)
  • Беренче иҗек караның киресе,
Хайван түгел икенчесе, Оча торган җәнлек. Икесе бергә: күлдә йөзә, Кем кошны әйтеп бирә. (Аккош)
  • Аккош сүзен ясалышы ягыннан нинди сүз икәнлеген атагыз. (Кушма сүз)
  • Хәзер 3слайдка күз салыгыз.
  • Бирелгән сүзләрнең икенче кисәген тап.
ак - (кара) өс - (баш) хатын - (кыз) ир - (ат) бала - (чага) көн -(төн)
  • Бу сүзләрне ясалышы ягыннан нинди сүз икәнлеген атагыз. (Парлы сүзләр)
  • Бу рәттә нинди сүзләр урнашкан?
  • Урман, күз, көн, кыз. (Тамыр сүзләр)
  • Молодцы.

III. Белемнәрне тикшерү
  1. Укучыларга сүзләр язылган карточкалар таратыла.
  • Шул карточкаларда карандашлар ярдәмендә сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерегез һәм ясалышы ягыннан нинди төргә керүен билгеләгез.
- Алдагы эш КОНЭРС структурасы ярдәмендә үтәлә. ( 4 җиргә тамыр, ясалма, кушма, парлы сүзләр дип язылган плакатлар эленгән). Хәзер сезгә ясалышы ягыннан нинди сүзләр эләгүгә карап үз плакатларыгыз янына чыгып басасыз. Дөрес бастыгыгыз микән? Төркемнәрдә бер-берегезгә үзегезнең сүзегезнең ясалышын аңлатасыз. Ялгыш баскан укучыга үз плакатын табарга ярдәм итәсез. Кемнең чәче кыскарак, шул беренче аңлата башлый, башладык! - Эшне МИКС-ПЭА-ШЭА структурасы буенча дәвам итәбез. Музыка уйный башлау белән төрле юнәлештә хәрәкәтләнә башлыйсыз, музыка бетү белән парлашасыз (парсыз калган укучы кулын күтәрә, аңа пар табарга ярдәм ителә) һәм үз сүзегезнең ясалышын парыгызга аңлатасыз. Бер-берегезнең сүзен истә калдырырга тырышасыз. Кемнең буе озынрак шул беренче булып аңлата башлый. Башладык! - ( Музыка яңгырый, туктый). Ислам, парыңның сүзен аңлат әле. (Шушы рәвештә 3тапкыр кабатлана). - Рәхмәт, урыннарга утырабыз. 2. Алдагы эш СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ структурасы ярдәмендә үтәләчәк. - Моның өчен сезнең өстәлләрегездә битләр куелган. Һәрберегез битләрне ала һәм урталай бөкли. Урталай бөкләнгән битне яңадан урталай бөклибез. Моны барыбыз да бергә эшлибез, күтәреп күрсәттек. Аннан урта почмакны чак кына бөклибез. Хәзер битне ачтык, эзләр буенча карандаш белән йөртеп чыгабыз. Урта кечкенә шакмакка исемегезне, төркем номерын язып куясыз. Битнең калган 4 өлешен номерлыйбыз һәм парларыбыздан ишеткән сүзләрне бүлеп битнең 4өлешенә язып куябыз. Нинди номер астында утырсагыз, битнең шул номерлы өлешендәге сүз белән җөмлә төзеп язасыз. Соңнан сәгать теле юнәлеше буенча үзегезнең битегезне күршегезгә бирәсез. Бу эш үз битегез үзегезгә әйләнеп кайтканчы дәвам итә. - Вакыт башланды. - Вакытыгыз бетте. Кәгазь битегезне күршегезгә бирәсез, бирелгән сүз белән җөмлә уйлыйсыз. Вакыт башланды, уйланган җөмләгезне язып куясыз. - ... өстәлдәге ... номерлы укучы кәгазь битендәге җөмләләрен укып күрсәтсен әле. (Берничә укучыдан җөмләләре укытыла.) - 2нче номерлылар барлык укучыларның да кәгазь битләрен җыеп, өстәлгә китереп куясыз. Физкультминутка Ә хәзер укучылар бераз ял итеп алабыз. Барыбыз да матур итеп басабыз һәм күнегүләрне кабатлыйбыз.
IV. Рефлексия.
  • 4нче слайдка күз салыгыз. Онык әбисенә хат язган, ләкин хатта хаталар юк микән? Сезгә шуны билгеләргә кирәк булачак.



Кадерле әбием!

Сине 8нче Март Хатын кызлар көне бәйрәме белән котлыйм. Сиңа озын гомер, сәламәтлек телим. Тиздән кунакка кайтам. Әбием , өч почмак пешереп каршы алырсың әле. Сиңа бүләккә аш яулык алып кайтырмын.

Песием анда ничек яши? Аңа күз колак була күр инде.

Исән бул ,әбием, чирләмә. Сәлам белән оныгың.

(Җибәрелгән хаталар: хатын-кыз, өчпочмак, ашъяулык, күз-колак).


V. Йомгаклау. - Без сезнең белән бүген нинди теманы кабатладык?

  • Бу тема астында алган белемнәр сезгә киләчәктә кирәк булачакмы? "Сүз төзелеше һәм ясалышы" темасы сезне нәрсәгә өйрәтте? (Яңа сүзләр ясарга, аларны дөрес язарга, бер-берсеннән аера белергә, сөйләмдә кирәкле сүзне кулланырга).
Өй эше: "Әдәби уку" дәреслегеннән тамыр, ясалма, кушма һәм парлы сүзләр кергән җөмләләр язып килергә. Уңышлар сезгә!
  • Шуның белән дәресебез тәмам, чыгарга мөмкин. Сау булыгыз!
© 2010-2022