Рәхмәт сезгә ветераннар! (2-сыйныфта уку дәресе)

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Рәхмәт сезгә ветераннар! (2-сыйныфта уку дәресе)

Максат:

• тарихыбыз,үткәнебезне җирле материалларны белүләренә ирешү;

• сөйләм, уку күнекмәләрен үстерү, кызыксыну, фикер йөртү, дәлилләү, сәләтләрен үстерү;

• батырларыбыз белән горурлану, ветераннарга, һәлак булганнар рухына куелган һәйкәлләргә хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһаз:1.Магнитофон, мәкальләр: Батыр яуда беленер. Батыр даны- мәңгелек. Сүзлек: кан кою, ветеран, мәрмәр; авыл, ватан.

2. Слайдлар:• Сугыш темасына"Бер кем дә, бер нәрсә дә онтылмады"

3. Видеоязма: "Ветераннар белән очрашу."

Дәрес барышы.

I.Дәресне оештыру, уңай эмоциональ халәт булдыру.

Х.Халиков шигырен уку: Буыннардан-буыннарга Фашистларны тар-мар итеп Күчә барыр сезнең даннар... Илгә җиңү китергәннәр Рәхмәт сезгә, Рәхмәт сезгә Ветераннар! Рәхмәт сезгә, ветераннар.

Проблема кую.

Укучылар шигырь кемнәргә багышлана?

Ветераннар дип кемнәрне атыйлар?

Димәк, без бүген сугыш, аның геройлары турында сөйләшербез.

II. Актуальләштерү.

Балалар сугыш истәлекләренә багышланган шигырь,өйдә язып алып килгән хикәяләрен укыйлар.

Слайд тәкъдим ителә.

1слайд.Авылыбыз мемориаль тактасы

2-4слайд.Сугышта катнашкан бабайлар турында материаллар,фотолар.

5-6 слайд.Рәсемнәр

III.Яңа тема өстендә эш.

1)Бөек Ватан сугышы кайчан башланган?

Ничәнче елда тәмамланган?

Әйдәгез әле, исәпләп белик. Ул ничә ел дәвам итте микән? (бер укучы такта янында исәпли) 1945-1941=4ел.

- Сугыш 4 ел дәвам иткән.

- Сугышта катнашкан нинди язучы, шагыйрьләрне беләсез? '.

- Быел Бөек Җиңүгә ничә ел тула? (69 ел)

2)Дәреслек белән эш.

"Моңсу бәйрәм" Энҗе Мөэминова шигыре белән танышу.

а)шигырьне уку;

б)Сүзлек эше: кан кою, ветеран, мәрмәр; авыл, ватан.

в)шигырьне укучылардан укыту;

г) шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә:

- Җиңү көнен кайчан билгеләп үтәбез?

-Сезнеңчә бәйрәм ни өчен моңсу?

-Анда кемнәрне искә алалар?

3)Кемнәрнең туганнары, әби-бабалары сугышта катнашкан?

Сез шул уңай белән иншалар яздыгыз. Әйдәгез, берничәсен укып үтик. (Берничә бала иншасын укый)

- Сез сугыш турына кайлардан беләсез?

- Без оештырган китаплар күргәзмәсе дә шул турыда сөйли.

Ял минуты.

"Солдатлар" җырына хәрәкәтләр ясау.

3. Безнең Түбән Тегермәнлек авылыннан да сугышка 220 кеше китә һәм туган авылга шуның бик азы кире әйләнеп кайта.154 кеше илебезне азат итеп һаләк була.Күбесе хәбәрсез югала.Шулар арасында А.Матросов батырлыгын кабатлаган аылдашыбыз Барый Шәвәлиев тә бар.19 яшендә ул шундый зур батырлык ясаган.( Барый Шәвәлиев турында слайд карау)

4.Хәзер видеоязма карап үтәрбез. Ике тыл ветераны : Таепов Габделхәй, Зиганшин Харис бабайлар сугыш вакытындагы хезмәтләре,күргән авырлыклары турында сөйлиләр. Игътибар белән тыңлагыз. Алар сөйләгәннәрне исегездә калдырырга тырышыгыз.

4. Видеоязма куела.

Алар безгә нәрсә турында сөйләде? (Укучылар сөйли)

5. Хәтер китабы белән эш.

- Бу китап нәрсә турында?

- Анда нәрсәләр язылган?

- Ни өчен кирәк ул?

Әйе, сугышта һәлак булганнар онытылмасын өчен, исемнәре саклансын өчен чыгарылган ул.

6. Ә безнең Балык Бистәсендә батырларга баш ию урыны бармы? (Слайдтан мемориаль комплекс күренешләрен карау).

IV.Белемнәрне ныгыту.

.1. Мәкальләр белән эш: мәгънәсен ачыклау.

Әйе, батыр даны - мәңгелек! Сугышта һәлак булганнарны халык хәтердә саклый.

2. Әйе, батырлар хөрмәтенә һәйкәл һәр авылда, һәр шәһәрдә бар.

3. Эпиграф юлларын аңлату.

Һәйкәл - ялкын ул, Һәйкәл - батыр ул,

Һәйкәл - сагыш ул, Һәйкәл - хәтер ул

V. Йомгаклау.

Кешеләргә матур, рәхәт яшәү өчен нәрсә кирәк?

Без бүгенге матур тормыш белән кемнәргә рәхмәтле?

Барыгызга да имилек, тынычлык теләп, бергәләп җырлыйбыз, "Һәрвакыт булсын кояш."

VI. Өй эше.

© 2010-2022