Конспект урока татарского языка для 2 класса

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

2 сыйныф

ТЕМА: "Матур киемнәр" хикәясе. Диалогик сөйләм телен үстерү

Максат: 1. балаларның лексик темага бәйле белемнәрен системалаштыру һәм

гомумиләштерү;

2.өйрәнелгән җөмлә калыпларыннан урынлы файдаланырга күнектерү;

3.ситуатив биремнәрдә үз фикереңне әйтә белү күнекмәләрен үстерү;

4.укучыларның иҗади активлыгын арттыру;

5.татар телен өйрәнүгә уеннар аша кызыксыну уяту, тәрбия бирү

Җиһазлау: 1.Компьютер презентациясе, биремле карточкалар

ДӘРЕС БАРЫШЫ.

I.Оештыру.

1.Исәнләшү, уңай хәләт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар.

-Укучылар, безгә кунаклар килгән. Әйдәгез,аларга да "Хәерле көн "телибез.

-Утырыгыз. Укучылар, сез дәрескә әзерме?

-Кәефләрегез ничек?

- Кәефләрегез тагын да күтәрелсен өчен, әйдәгез безнең девизыбызны әйтеп китик:

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел.

II.Дежур укучы белән әңгәмә.

1)-Дәресебезне башлыйбыз, укучылар.

-Бүген сыйныфта кем дежур?

- Бүген көн нинди?

-Сиңа яз ошыймы?

-Бүген нинди дәрес?

-Хәзер ничәнче дәрес?

2).Фонетик зарядка ясау

1.-Ә хәзер,укучылар, тактада бирелгән сүзләргә киемнәр кидертик. НИНДИ СҮЗЛӘР БАРЛЫККА КИЛЕР МИКӘН?

-(КА ЛФАК), (ТҮБӘТӘЙ), (СА РАФАН), (АЛ ЙАПКЫЧ), (ТУН), (ИТӘК), (ИТЭК).

- КА ЛФАК, ТҮБӘТӘЙ, СА РАФАН, АЛЪЯПКЫЧ, ТУН, ИТӘК, ИТЕК

III. Белемнәрне тигезләү (актуализация)

1. Бу сүзләр белән нинди сүзтезмәләр төзеп була?

АК КАЛФАК, КАРА ТҮБӘТӘЙ, ЗӘҢГӘР САРАФАН, АК АЛЪЯПКЫЧ, ҖЫЛЫ ТУН, ОЗЫН ИТӘК, ЯҢА ИТЕК

2. Какие названия одежды ты запомнил, напиши их. (укучылар дәфтәрләренә язалар)

3. Скажи другу, какая одежда тебе нравится. (парларда эш, һәр пар тыңлана. )

УЕН "ҖӘЙ - КЫШ"

  • Хәзер без сезнең белән уен уйнарбыз.

  • Если зимняя одежда - руки поднимаем вверх, если летняя - хлопаем в ладоши.

  • ТУН, ТҮБӘТӘЙ, БИЯЛӘЙ, КАЛФАК,ИТӘК, ЯУЛЫК, САРАФАН

-Димәк без бүген нәрсә турында сөйләшәбез?

-Киемнәрне кайдан сатып алабыз?

--Әйе, без бүген "КИБЕТТӘ " темасы буенча эшне дәвам итәбез.

IV.ДӘРЕС МАТЕРИАЛЫ ӨСТЕНДӘ ЭШ.

1).-Әйдәгез әле балалар, үткән дәрестә укыган текстны искә төшерәбез.

-Сезнең белән нинди текст укыган идек әле?

-Ә хәзер, без сезнең белән экранга карап текстның эчтәлеген сөйләп карарбыз.

- Беренче җөмләне кем матур итеп укый һәм тәрҗемә итә?

- Икенче җөмләне кем матур итеп укый һәм тәрҗемә итә?

- Алдагы җөмләне кем матур итеп укый һәм тәрҗемә итә?(САТУЧЫ,,,)

- Әйдәгез әле балалар, искә төшерик әле, Сатучы белән Айгөл нәрсә турында сөйләшерләр микән?

- Кайсыгызның такта янына чыгып, Айгөл буласы килә?

- Кайсыгызның такта янына чыгып, Сатучы буласы килә?(Уйныйлар...)

-Балалар, исегезгә төшерегез әле, кибеткә Айгөл белән кем килгән иде соң?(Әнисе)

- Ә әни ролен кем уйнап күрсәтәм ди?(...бик килешә)

- Балалар, ә Айгөл үзенең бабасын яратамы соң?(ӘЙЕ)

- Сез аны кайсы җөмләдә күрдегез? Ягез әле, табып, укып күрсәтегез.

ФИЗМИНУТКА

Тәрәзә каршына (встают на носочки)

Килгән бер чыпчык (пальцем показывают на окно)

Миңа кычкыра:( пальцем показывают на себя)

- Чык әле, чык!(машут рукой)

Алдый ул, беләм

Гел шулай итә

Йөгереп чыксам(бег на месте)

Оча да китә(взмахи руками)

2) ТӘРҖЕМӘ ИТҮ КҮНЕГҮЛӘРЕ.

Переведи предложения

1) У меня есть красивое платье (рубашка).

2) у меня есть синяя юбка.

3) Мы подарили бабушке платок.

4) Мне нравится черный тюбетей..

5) Мама купила мне новые сапоги.

6) Твоя шуба новая?

3) Допиши пропущенные окончания.

1.Мин кибеткә бара___ . 2.Мин бабайга бүләк ала____ . 3.Мин өйгә кайта____. 4. Мин аңа түбәтәй бүләк итә___ .

4. САНАМЫШ

-Әйдәгез әле, шушы киемнәргә караган без белгән санамышны әйтеп үтик әле.

1,2,3,4,5.6,7,8,9.10

Байлар кия кызыл тун,

Кызыл тунның бәясе -

Йөз дә кырык сигез сум.

5 ) УКЫТУЧЫ -УКУЧЫ ДИАЛОГЫ

-Син кайсы шәһәрдә яшисең?

-Яр Чаллы нинди шәһәр?

-Шәһәребездә кибетләр бармы?

-Без бүген нинди кибетләр турында сөйләшәбез?

-Кием кибетендә нәрсәләр саталар?

- .. (Җаваплар тыңлана)

6 . Вместо многоточий вставь нужные реплики

1) - ...?

- Әйе, бияләй (яулык, итәк, итек, күлмәк, түбәтәй, сарафан) бар.

- ?

- 100 сум.

2) - ... ?

- Әйе, миңа күлмәк кирәк.

- Сиңа нинди төс ошый?

- ... .

7 ).Ә хәзер "КЕМ ТАПКЫР" уенын уйнап алабыз.

- Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавабын парлап уйлагыз, һәм җавапларын әйтегез:

1. Ул кышкы кием санала,

Ул матур да, җылы да була (тун)

2. Ун малайга ике тун (бияләй)

3 . Йомшак, ә кар түгел.

Җылыта, ләкин мич түгел.(тун)

8) Сез киемнәр турында нинди шигырьләр беләсез? (укучылар әзерләгән шигырьләр тыңлана)

-Чалбар,чалбар!

Син дә ертылгансың,

Нигә инде болай итәргә?-

Беләсең бит хәлне...

  • Балалар, кайсы сүзне дөрес әйтмәде?

Әнием туган көнемә

Бүләк итте түбәтәй.

Шундый матур түбәтәем.

Үзем кебек бәләкәй.

  • Балалар, кайсы сүзне дөрес әйтмәде?

Туган көнемә әнием

Ясады яхшы бүләк.

Базардан сатып алган ул

Миңа дип матур күлмәк.

  • Балалар, кайсы сүзне дөрес әйтмәде?

-Рәхмәт укучылар шигырьләр нәрсә турында?

-Әйдәгез, аларны кабатлап алыйк

V.ЙОМГАКЛАУ

- Укучылар, без бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек?

-Ә нәрсәләр өйрәндек?

VI.ӨЙ ЭШЕ.

-"Кибеттә" темасына диалог язарга.

VII.БИЛГЕЛӘҮ

-Теперь себя оценим:

-Кто считает, что он всё понял по нашей теме- поставит магнитик на самую верхнюю ступеньку

- кто считает, что ему надо выучить ещё некоторыё слова- поставит магнитик на среднюю ступеньку

- кто считает, что он ничего не понял,то на нижнюю ступеньку

Спасибо. Рәхмәт, укучылар. Мин сезгә изге теләкләрдә калам.



© 2010-2022