- Преподавателю
- Начальные классы
- 3 ле санын кушу һәм алу
3 ле санын кушу һәм алу
Раздел | Начальные классы |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Гарифуллина Ф.Ф. |
Дата | 08.10.2014 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Тема: " 3 ле санын кушу һәм алу"
Максат: 1) +3, -3 тибындагы кушу һәм алуны ныгыту
2) үткән дәреснең төп сорауларын кабатлау
3) фикерләү сәләтләрен үстерү
4) математика фәненә кызыксыну тәрбияләү
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
-
укучылар 3 не кушу һәм алу алымнарын кулланырга өйрәнәләр; куелган бурычлар һүм аларны үтәү шартларына туры китереп уку гамәлләрен планлаштырырга, контрольдә тотарга, бәя куярга өйрәнәлр;
-
үзләренең белү һәм белмәү дәрәҗәсенең чикләрен бәяләргә, парлап эшләргә һәм иптәшләрен бәяләргә өйрәнәләр.
Дәрес барышы
- Оештыру моменты
- Исәнмесез, балалар! Барыгыз да дәрескә әзерме? Әйдәгез, дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны язабыз, аннан парта кырыена куябыз.
- Белемнәрне актуальләштерү.
- Телдән исәпләү.
- Саннар рәтен тулыландырыгыз.( 1 укучы тактада эшли.) Әлеге язманы цифрлар рәте дип әйтеп буламы? ( юк) Ни өчен? ( 10 - сан, ул ике билгедән тора).
- Бу рәттә кайсы сан артык? ( 10) Ни өчен? Чөнки ул икеурынлы.
- Кайсы сан төшеп калган? ( 3 ле саны)
- Бу санның күршеләрен әйтегез.( 2 һәм 4)
- 3 ле саныннан соң килгән санны әйтегез. (4)
- Кайсы сан 3 тән 3 кә артык? ( 6)
- 5 ле саны 6 санына карата ничек дип атала? (алдан килгәне)
- 7 ле саны 6 санына карата ничек дип атала? (аннан соң килгәне)
- 5 һәм 7 саны 6 санына карата ничек аталалар? ( күршеләре)
- "Күңелле туп" уены. ( Тупны укучыга бирәм, сорау яки бирем әйтәм. Тупны кулына алган укучы җавап бирә)
- 1 дән 10 га кадәр 1 не аралаш сана.
- 5 ул - 3 ле һәм .......
- 10 га кадәр 2 не аралаш сана
- 6 ул - 4 ле һәм........
- 3 почмагы булган фигура ничек атала?
- 5 кә 1 не кушыгыз. Нәтиҗәне 2 гә арттырыгыз.
-
- "Ромашка" уены
- Нинди гамәл билгесен күрәсез? ( алу билгесен) нИчәшәрләп алабыз? ( 3 әрләп)
- Мин санга күрсәтәм , ә сез җавабын әйтерсез. ( Таҗ яфракларына 4,5,6,7 саннары язылган. Укучылар җавап бирә)
- ( Алу билгесе кушу билгесенә алыштырыла)
- Нәрсә үзгәрде? ( - билгесе + билгесенә әйләнде) Ничшәрләп кушабыз?
- Эшчәнлекне үзбилгеләү.
- Ромашка безгә санарга ярдәм итте. Без ничек куштык? ( 3 әрләп). Ничек алдык? ( 3 әрләп)
- 3 не ничек кушканны искә төшерик әле. ( Башта 1 не , аннан 2 не; 1+1+1; 2+1)
- Дәрес темасы буенча эш.
- Дәфтәрләрдә мөстәкыйль эш.
8-2*7 4+1*6 7+2*9 6-3*5 9-2*6 5+2*7 -Исәпләмичә билге куеп буламыґ? (юк) - Кайсы өлеш үзгәрми? (уң ягы) - 7 гә карата 6 турында нәрсә әйтеп була? 6 ˂ 7
7. Дәрескә йомгак. - Дәрестә ниләр белән шөгыльләндек? Күбрәк нәрсә ошады?Барыгызда әйбәт эшләде, афәрин!