Разработка классного часа на тему Россия

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Россия-минем Ватаным.

Максат: Ватан турында төшенчә бирү; Дәүләт символлары , аларның килеп чыгышы, мәгънәсе турында аңлату; төсләрнең, образларның нәрсә аңлатуын белү. Укучыларда патриотик хис тәрбияләү.

Җиһазлау: Россия флагы ,гербы, шаблоннар, гимн ,карта.

Тәрбия чарасының барышы:

Ребус: Р1А(Родина-Ватан)

Укытучы:Без бүген Ватаныбыз турында сөйләшербез. З.Туфайлованың

"Туган ил" шигырен тыңлап китегез.

Әңгәмә.-Нәрсә ул Туган ил?(Ул-алтын арышлар ,з ифа камышлар, урманнар, зәңгәр елгалар һ.б.)

-Безнең илебез ничек атала?

-Россия,Россия Федерациясе.

-Картага карагыз әле. Мин сезгә илебезнең чикләрен күрсәтәм. Нәрсәгә охшаган ул?

-Россия иң зур дәүләт. Коры җирдә дә, суда да чикләре бик озын.

-Картага карагыз әле. Нинди төсләр өстенлек итә анда?

-Зәңгәр, яшел, көрән.

-Зәңгәр төсе-елгалар, диңгезләр, океаннар. Яшеле-урман, тигезлекләр. Көрәне -таулар.

-Сезнең нинди шәһәрләрдә булганыгыз бар?

Дәүләт символлары белән танышу.

Һәрбер дәүләтнең үз гербы, флагы, гимны була.

Слайд 1. Россия гербы.

Герб-һәр илнең үз гербы була. Гербны акчада, печатьләрдә күрергә була."Герб" сүзен тәрҗемә итсәк"мирас" дигәнне аңлата. Анда илебезнең тарихы күренә.

-Гербта нәрсә күрәсез?(ике башлы бөркет,башларында таҗ, атлы җайдак, ат аягы астында җиңелгән елан ята)

Укытучы:

Ике башлы бөркет кызыл төстәге җирлеккә ясалган.Уң аягында скипитер, сулында-дәүләт.Бөркетләрнең башларында таҗ.Скипитер ул-алтын һәм кыйммәтле ташлар белән бизәлгән бизәкле жезл.Дәүләтне тәреле алтын шар күрсәтә. Алар барысы да патша властеныңкөчен күрсәткән.Хәзер алар илебезнең тарихи юлын күрсәтә һәм Россия составындагы дәүләтләрнең мөстәкыйльлеген күрсәтә.Бөркетнең канатлары кояш нурына, ә үзе кояшка ошаган.Бөркетнең күкрәгендәге кызыл калканда җайдак күренә.Ул изге Георгий. Ул Акбүз атка атланып,көмеш сөңгесе белән еланны чәнчегән.Куркыныч кара елан -ул явызлык символы.Җайдакның аяк астында елан җиңелгән.

-Кем соң ул изге Георгий(Георгий Победоносец)?Мин сезгә бу герой турында сөйлим.

-Георгий сугышчыларны яклаучы герой.Борын-борын заманнарда бер дәүләткә бәла ябырылган.Бер аждаһа диңгез яры буендагы мәгарәгә урнашкан да җирләрне яндырган, йортларны җимергән.Халык аннан бу җәбер золымны туктатуын үтенгән. Аждаһа көн дә яңа гына суйган ит таләп иткән. Якын тирәдә бер генә мал да калмаган. Ул кеше алып килүләрен таләп иткән. Жирәбәгә патша кызы чыккан. Аны яр буена алып килгәннәр дә аждаһага калдырып киткәннәр. Егор дигән сугышчы аны күреп алган да явыз аждаһаның башын кисеп аткан

Слайд 2.

Илебезнең икенче символы-флаг.Кызыл,ак,зәңгәр төсләр аны бизи.

Ак төс- чисталыкны,тынычлыкны, зәңгәр төс-һава,тугрылыкны, кызыл төс-утны,батырлыкны аңлата.

-Гербны һәм флагны нинди биналарда күрергә була? Флаг күтәрелгәндә нәрсә яңгырый?

-Бәйрәмнәрдә, хәрби парадларда җыр җырлыйлар. Ул гимн дип атала. Аны аеруча тантаналарда гына җырлыйлар. Әйдәгез барыбыз да басып гимнны җырлыйбыз.

Мәскәү-илебезнең башкаласы,икенче төрле әйтсәк йөрәге була.

Соңыннан интернет челтәре аша Мәскәү турындарәсемнәр карарага була.

-



© 2010-2022