Рабочая программа по чтению (уку)

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Рабочая программа по чтению (уку)

Аңлатма язуы Укыту программасы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1нче сыйныфына адреслана. Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды: 1. РФ һәм РТ "Мәгариф турында"гы Законы (гамәлдәге редакциядә); 2."Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль); 3. 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган "Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү" турындагы боерыгы (Приказ №373); 4. Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының "Яңа Чәчкап урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең төп укыту программасы; 5. Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының "Түбән Наратбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең 2015-2016нче уку елына 1 - 9 сыйныфлар өчен төзелгән укыту планы ; 6. Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән Федераль һәм региональ дәреслекләр исемлеге; (2015-2016 нче уку елына ТРның дәүләт аккредитациясе булган гомумбелем бирү учреждениесендә куллану өчен тәкъдим ителгән региональ дәреслекләр исемлеге); 7. Мияссарова И. Х., Гарифуллина Ф. Ш., Шәмсетдинова Р. Р., Әлифба. 1 сыйныф. Дәреслек. - К: Мәгариф/Вакыт, 2011; 8. Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я, Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф. Әдәби уку. 1 сыйныф. Дәреслек. - К, Мәгариф/Вакыт, 2011; 9. Санитар-эпидемиологик кагыйдәләр һәм нормалар (СанПиН 2.4.2. 2821-10 «Санитарно-эпидемиологические требования к условиям и организации обучения в общеобразовательных учреждениях» (3 март 2011нче ел, регистрация №19993).

Укыту предметына гомуми характеристика


Перспектив башлангыч мәктәпнең 1нче сыйныфында укучылар аваз белән хәрефләрне аерырга өйрәнәләр, сүз басымы турында башлангыч мәгълүмат алалар. Балалар сөйләм берәмлеге буларак җөмлә турында төшенчә ала, терминнарны әйтмичә генә, җөмләдәге баш кисәкләрне, өстәмә предметны белдергән сүзләрне һәм ярдәмче сүзләрне табу һәм урынын билгеләү кебек эш төрләренә өйрәнә. Дәресләрдә җөмләләрне төрле тавыш (интонация) белән әйтү, сүзләрдән җөмләләр, җөмләләрдән кечкенә хикәяләр төзи белү күнекмәләре булдырыла. Әдәби уку - башлангыч мәктәптә төп предметларның берсе. Бу фән аша кече яшьтәге мәктәп баласына һәрьяклы белем бирелә. Укучының аңы дөньяны дөрес кузаллый алырлык сизгер була (әдәби әсәрләрне генә түгел, безне чолгап алган тирәлекне - кешеләр һәм табигать дөньясына да) Бары тик югары аң тәрбияләп кенә әйләнә-тирәлекне дөрес күзалларга мөмкин. Федераль дәүләт белем стандарты информацион җәмгыятьтә аралашырлык шәхеснең күпьяклы үсешен күздә тота. Грамоталылыкның башлангыч нигезе әлифба чорында салына. Грамотага өйрәтү төп ике чорга бүленә: укый-яза белергә әзерләү чоры - «Әлифбагача чор» һәм укый- яза белергә өйрәтү чоры - «Әлифба чоры». Грамотага өйрәтү үзара тыгыз бәйләнгән укый һәм яза белергә өйрәтүнең башлангыч процесыннан гыйбарәт аналитик-синтетик аваз-хәреф методы белән тормышка ашырыла; авазлар һәм хәрефләр, иҗекләр һәм сүзләр, җөмләләр һәм бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү күнегүләре аша ныгытыла. Аваз, хәреф - тану берәмлеге, иҗек-уку берәмлеге, сүз -аңлау берәмлеге, җөмлә - мәгълүмат-хәбәрлек берәмлеге икәнен гамәли аңлап, «чын уку һәм чын язу»ның җөмлә укудан һәм җөмлә язудан башланганын белеп эшләүләренә ирешелә. Әдәби уку дәресләренең төп максаты - уку елы дәвамында балада дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып эстетик ләззәт алырга өйрәтү. Төп бурыч -укуга кызыксыну тәрбияләү һәм дөрес уку күнекмәләре булдыру. - аваз, хәреф - тану берәмлеге, иҗек-уку берәмлеге, сүз -аңлау берәмлеге, җөмлә - мәгълүмат-хәбәрлек берәмлеге икәнен гамәли аңлауларына ирешү. - балада дөрес һәм йөгерек укуга ихтыяҗ булдыру (текстлар балаларга ошарга, тиз истә калырга, күбрәк уку теләге, уку барышындагы кыенлыкларны җиңү теләге уятырга тиеш) - җиде яшьтәге балада беренчел уку күнекмәләре булдыру (шигъри әсәрләр белән бала кечкенәдән үк, балалар бакчасында йөрсә бигрәк тә таныш була) - әдәбият үсешенең халык авыз иҗатыннан язма формаларга күчү эзлеклелеге аңлатыла (беренче сыйныф укучылары халык авыз иҗатының төрле формалары: фольклорның кече жанрлары, әйләнмәле,чылбыр, алдавыч әкиятләр, төрле авторларның балалар өчен язылган шигырьләре һәм кыска хикәяләр белән танышалар); - җиде яшьлек баланың әхлакый һәм эстетик үсеш дәрәҗәсе иң актуаль булып тора (халык авыз иҗаты һәм әдәби әсәрләрнең сюжеты уен характерында бара; күпчелек текстлар балаларда юмор хисе тәрбияли.)


Предметның укыту планындагы урыны Әдәби уку "Филология" фәннәре өлкәсенә керә. Программа 2015 - 2016 нче уку елына 33 атнага 1 сәгать исәбеннән барысы 33 сәгатькә төзелә.

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды: Программа, Федераль дәүләт стандартларына туры китерелеп, үстерешле укыту принциплары белән традицион ныклы белем үзләштерү принциплары үзара тыгыз бәйләнештә торган "Перспектив башлангыч мәктәп" концепциясенә нигезләнеп эшләнде. - Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М.Я., Мөхәммәтҗанова Ә.Г., Хәсәнова Ф.Ф. «Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә әдәби уку» предметын укыту программасы.- Казан, 2011.

Укыту - методик комплекты 1.Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М.Я., Мөхәммәтҗанова Ә.Г., Хәсәнова Ф.Ф. «Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә әдәби уку» предметын укыту программасы.- Казан, 2011. 2. Мияссарова И. Х., Гарифуллина Ф. Ш., Шәмсетдинова Р. Р, Әлифба. "Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфында эшләү өчен методик кулланма. - Казан, "Мәгариф - Вакыт", 2011. 3.Мияссарова И. Х., Гарифуллина Ф. Ш., Шәмсетдинова Р. Р., Әлифба. 1 сыйныф. Дәреслек. - К: Мәгариф/Вакыт, 2011. 4. Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я, Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф. Әдәби уку. 1 сыйныф. Дәреслек. - К, Мәгариф/Вакыт, 2011. 5. Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я, Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф. Әдәби уку. 1 сыйныф. Дәреслек-хрестоматия. - К, Мәгариф/Вакыт, 2011. 6. Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я, Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф. Әдәби уку. 1 сыйныф. Мөстәкыйль эшләр дәфтәре. - К, Мәгариф/Вакыт 2011.

Укыту процессының төп характеристикасы Эш формалары: сыйныф белән, төркемләп, индивидуаль, парлап, фронталь, дифференциаль; дәрес- экскурсия, дәрес - конкурс, дәрес - уен, дәрес - фантазия. Укыту методлары: сөйләү, күрсәтмәлелек, практик, эзләнү, проблемалы, мөстәкыйль эш, стимуллаштыру, тикшерү. Башка предметлар белән бәйләнеше: программа әйләнә-тирә дөнья, татар теле, тарих фәннәре белән һәм халык авыз иҗаты, туган як төбәге белән бәйләнештә төзелгән.

Укыту предметын үзләштерүнең шәхси, метапредметлы һәм предметлы нәтиҗәләре


Бирелгән программа буенча укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр Укучылар башкара алырга тиешле эшләр: - сүзләрне авазларга таркату, авазларны сүздәге тәртиптә әйтү; - сузык һәм тартык авазларны һәм аларның хәрефләрен аерып таный белү; - сүздән тыш та калын һәм нечкә сүзыкларны дөрес эйтү; - сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану; - сүзләрне иҗекләргә бүлү; - җөмләләрне сүзләргә таркату; - әсәрне иҗекләп, аерым сүзләрне дөрес әйтеп укый белү; - текст эчтәлеген аңлау; - проза һәм шигъри әсәрләрне аера белү; - фольклор әсәрләрен аеру (табышмак, санамыш, тизәйткеч, эндәшләр); - тексттагы кабатланулар, рифма, эндәш сүзләрне табу, сорау һәм өндәү җөмләләрне тану; - "Эчтәлек" битеннән кирәкле әсәрнең кайсы биттә булуын ачыклау; - бирелгән текстка карата сорауларга җавап табу.
Укучылар белергә тиеш: - туган телнең сөйләм төзелешен аңлый, аваз, иҗек, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст кебек тел берәмлекләрен образлы күзаллый; - татар алфавиты басма һәм язма хәрефләренең график системасын; - һәр хәрефнең элемент формаларын; - текстның аерым бер өлешләрен сөйли; - укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирә; - тыңланган текстка исем куша; - тыныш билгеләренә игътибар итеп, орфоэпик, бәйләнешле итеп уку алымнарын куллана; - төрле авторларның 3-4 әсәрен яттан; - укылган әсәрләрнең эчтәлеген сөйли белергә тиеш.
Шәхси, метапредметлы һәм предметлы нәтиҗәләр

Шәхси нәтиҗәләр:

  • кешеләрнең теге яки бу адымнарын, тормыштагы төрле очракларны гомум кабул ителгән нормалардан һәм кыйммәтләрдән чыгып бәяләү;

  • яхшы һәм начарны аера белү;

  • текст эчендә "яшәү", үзеңнең хис - тойгыларыңны белдерү;

  • башкаларның хис - тойгыларын аңлау, борчылу, кайгы - шатлыгын уртаклашу;

  • үз - үзеңне үстерүгә омтылыш булдыру;

  • авырлыкларны җиңеп, куйган максатка омтылу;

  • үз фикереңне белдерә һәм яклый белергә омтылу.

Метапредметлы нәтиҗәләр:

  • укытучы ярдәмендә уку эшчәнлегенең максатын билгеләү һәм формалаштыру;

  • иллюстрация белән эш вакытында үзеңнең фикереңне, күзаллауыңны әйтергә өйрәнү;

  • укытучы тәкъдим иткән план буенча эшләргә өйрәнү;

  • дәреслек белән эшләү күнекмәсе булдыру;

  • шигырьне сәнгатьле уку һәм хикәяне эзлекле сөйли алуга ирешү;

  • үз фикерләреңне телдән һәм язмача белдерергә өйрәнү;

  • уку бурычларын аңлау, аны чишү юлларын эзләү;
  • уңышсыз уку эшчәнлегенең сәбәпләрен аңлау һәм конструктив эш итү.
Предметлы нәтиҗәләр:
  • укытучы, укучы сөйләгән текстны аңлап кабул итү;
  • сүзләрне дөрес, аңлап уку;
  • укыган әсәр буенча укытучы соравына җавап бирә алу;
  • текстны тулы итеп сөйләү;
  • картина буенча телдән хикәя төзи алу;
  • зур булмаган шигырьне яттан сөйләү;
  • автор, әсәр һәм геройларны туры китереп әйтә белү;
  • хикәя һәм шигырьне аера белү.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру Танып белү универсаль уку гамәлләре: - дәреслектә ориентлаша белү;

- шартлы билгеләрнең телен белү;

- текстның билгеле бер өзегенә дәреслектән иллюстрацияне табу;

- тексттан билгеләнгән өзекне табу;

- материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;

- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

- дәреслек һәм хрестоматиядәге, дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге шартлы билгеләрне туры китерү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз уңышларың/уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- мәгънә барлыкка китерү («Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?» - дигән сорау кую).

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итә

Укыту - тематик план


Раздел темалары

Сәгатьләр саны

1

Әлифбагача чор

2

2

Әлифба чоры

19

3

Халык авыз иҗаты һәм әдәбият

3

4

Әсәрнең эмоциональ тоны

3

5

Әдәби сәнгатьлелек чаралары

3

6

Әдәби жанрлар

3


Барысы

33

Укыту предметының эчтәлеге Бүлек һәм темаларның исемнәре, сәгатьләр саны


Бүлек һәм темаларның исеме

Барлык сәгатьләр

1 Әлифбагача чор

2

1.1 Бәйләнешле сөйләм һәм җөмлә

1

1.2 Сүз. Иҗек . Калын һәм нечкә сузык авазлар.

1

2 Әлифба чоры

19

2.1 Сузык аваз хәрефләре

4

2.2 Парсыз сонор тартык авазлар

3

2.3 Я, е, ю хәрефләре

2

2.4 Яңгырау һәм саңгырау парлары булган тартыклар

7

2.5 Парсыз тартык авазлар

2

2.6 ъ, ь хәрефләре

1

3

Халык авыз иҗаты һәм әдәбият

3

3.1

Сәяхәт башы. Аптыраткыч әкиятләр сере

1

3.2

Санамыш һәм табышмак серләре

1

3.3

Эндәшләр, табигатькә мөрәҗәгать итү, тизәйткечләр

1

4

Әсәрнең эмоциональ тоны

3

4.1

Охшаш яңгырашлы сүзләр, рифма һәм шигырь мәгънәсе

1

4.2

Чылбыр әкиятләр

1

4.3

Яңгыравык шигырьләр

1

5

Әдәби сәнгатьлелек чаралары

3

5.1

Урман мәктәбендә

1

5.2

Әдәбиятта фантазия

1

5.3

Шагыйрь нәрсә күрә һәм ниләр ишетә?

1

6

Әдәби жанрлар

3

6.1

Такмазалар, уйдырмалар - «ялган» әкиятләр

1

6.2

Рәссам нәрсә күрә?

1

6.3

«Серле ачкыч» мәктәп клубына хат язу.

1


Барлыгы

33

Уку предметы эчтәлегенең рухи кыйммәтләре: Патриотизм, гражданлык кыйммәте - Туган якка, татар халкына, Татарстанга мәхәббәт хисе; Ватанга хезмәт итү. Табигать кыйммәте - туган җир; табигатькә карата мәхәббәт, сакчыл караш хисе. Матурлык кыйммәте - матурлык, гармония; кешенең эчке дөньясы; эстетик үсеш. Яхшылык кыйммәте - кайгыртучанлык һәм йомшак мөгамәлә; кешеләрне, тормышны ярату хисе. Хезмәт, уку процессына иҗади якын килү кыйммәте - хезмәткә хөрмәт; максатчанлык, сакчыллык, сабырлык кебек сыйфатларны булдыру.

Укыту предметының эчтәлеге 1.Әлифбагача чор (2 сәг.) Бүлекнең төп эчтәлеге: Текст турында башлангыч күзаллау булдыру. Иллюстрация буенча җөмләләр төзү. Рәсем белән бирелгән хикәяне исемләү. Тәкъдим ителгән график моделе буенча хикәя эчтәлеген сөйләү. Укытучы укыган текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү. Телнең структур берәмлеге буларак сүз турында башлангыч күзаллау булдыру. Басма хәрефләрнең өлге элементлары белән танышу. Эш формалары: төркемдә һәм парларда, сөйләү, сорауларга җавап бирү.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр: Укучылар элементар образлы күзаллау дәрәҗәсендә тел берәмлекләре: сүз, җөмлә, текстны аңлый, рәсем, график модель кулланып, 2-4 сүздән торган җөмләләр төзи белергә тиешләр. Милли төбәк компоненты: Татар халык әкиятләре белән танышу. 2.Әлифба чоры (19 сәг.) Бүлекнең төп эчтәлеге: Сузык авазларны аеру күнегүләре. Иҗек ясау процессында сузыкларның роле.сүз кисәге буларак иҗек турында белешмә. Сүзнең иҗекләргә бүленешен дуга ярдәмендә билгеләү. Схемада сузык авазны башта түгәрәк, ә тартыкларны квадрат, соңыннан транскрипция билгесе белән күрсәтү. Ишетелгән һәм әйтелгән сүзләр арасыннан өйрәнелә торган аваз кергән сүзне таный һәм аера белергә өйрәнү. Өлге элементы ярдәме белән басма хәрефләр төзү һәм аларның формаларын үзләштерү. Хәреф турында авазның тышкы билгесе, ягъни "киеме" буларак образлы күзаллау булдыру. Баш һәм юл басма хәреф формаларын төзү. Табышмаклар, тизәйткечләр, санамышлар, үртәвечләр, өйрәнелә торган аваз булган халык мәкальләрен уку, истә калдыру һәм хәтер буенча сөйләү. Эш формалары: төркемдә һәм парларда, сөйләү, сорауларга җавап бирү.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр: Укучылар татар теле авазларының сузык һәм тартык авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә, тартыкларның яңгырау һәм саңгырау булуын, сүзнең иҗекләргә бүленүен, сүзләрнең предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтен белдерүләрен, ярдәмче сүзләрне белергә тиешләр. Һәр укучы, үзенә генә хас темпта, басма текстларны орфоэпик нормаларга туры китереп укый. Милли төбәк компоненты: Татар халык авыз иҗаты белән танышу. 3.Халык авыз иҗаты һәм әдәбият (3 сәг.) Бүлекнең төп эчтәлеге: Халык авыз иҗаты турында гомуми кузаллау. Авторларның булмавы, телдән сөйләм, практик-уен характерындагы кече жанр әсәрләре. Бишек җырлары, санамыш, табышмак, тизәйткеч, эндәшләр. Әйләнмәле һәм чылбыр әкиятләр. Халык авыз иҗатының табышмак, әйләнмәле әкият кебек формаларын практик үзләштерү. Аптыраткыч әкиятләр сере. "Саескан" әкияте. Сурәтләнгән вакыйгаларга карата автор фикерләре(әсәр исеме, геройларга характеристика, авторлар бәяләмәсе) Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр: Укучылар халык авыз иҗаты әсәрләрен аера, бишек җыры, санамыш, табышмак, тизәйткеч, эндәшләрнең берничәсен яттан, әкиятләрнең кыскача эчтәлеген белергә тиеш. Контроль төрләре: телдән тест. Милли төбәк компоненты: Татар халык авыз иҗаты белән танышу. 4.Әсәрнең эмоциональ тоны(3 сәг.) Бүлекнең төп эчтәлеге: Юмористик һәм җитди характердагы әсәрләр. Әсәрләрне телдән кычкырып, ятлап укыганда эмоциональ характерын чагылдыру.Тавыш төсмерләре- интонация, тон, тавыш көче, темп, пауза, логик басым, сүзсез мимика, хәрәкәтләр, ымнар. М. Галиев «Кайтаваз». Ш.Галиев «Чагу», «Таяк». Л.Лерон "Буталмышлар илендә". Х.Халиков "Бии белмәгән аю ". Татар халык әкияте "Аю белән өч кыз". "Песәй " әкияте. Яңгыравык шигырьләр. Р.Бәшәр "Бал корты", "Авазлар". Э.Шәрифуллина "Бәйрәм ашы-кара каршы". Шаян шигырьләр.Р.Корбан "Көчек","Яӊгыр яуганда". "Чәчәкләрне ни өчен өзәргә ярамый". Эш формалары: төркемдә һәм парларда, сорауларга җавап бирү.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр: Укучылар әсәрләрне укыганда яки сөйләгәндә тавыш төсмерләрен күрсәтә белергә тиешләр. Контроль төрләре: телдән тест. Милли төбәк компоненты: Якташ татар язучылары иҗаты белән танышу. 5.Әдәби сәнгатьлелек чаралары(3 сәг.) Бүлекнең төп эчтәлеге: Текстларны анализлаганда сәнгатьлелек чараларын табарга күнектерү. Сурәтләү чаралары турында беренчел кузаллау булдыру, кабатлауларның мәгънәсенә төшенү, тавышның сәнгатьлелеген ачыклау: рифма, ритм төшенчәсе бирү. Х.Халиков "Әллә ул да белә микән?". Р. Вәлиева "Урман әкияте". Әдәбиятта фантазия. Р.Кутуй "Төнге әкият". З.Хөснияр "Шүрәле". Р.Миңнуллин "Шүрәлесез урман", Х.Халиков "Әгәр күрә белсәгез", "Тартар белән сөйләшү", "Аксак кәҗә". Р.Вәлиева "Кыңгырау чәчәк". Эш формалары: иҗади эш, төркемдә һәм парларда.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр: Укучылар әсәрләрне анализлаганда сәнгатьлелек чараларын табарга, ритм, рифма төшенчәләрен аңларга тиешләр. Контроль төрләре: телдән тест. Милли төбәк компоненты: Татар халык авыз иҗаты белән танышу. 6.Әдәби жанрлар(3 сәг.) Бүлекнең төп эчтәлеге: Жанрлар турында гомуми кузаллау булдыру: хикәя, шигырь. Хикәянең исеме. Ике образны чагыштырып сөйли белү. Әсәрдәге геройларга карата үз фикерен белдерү. Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү: шагыйрь матурлыкны тоя белергә өйрәтә. Рифма белән танышу: аны таба, куллана белергә күнектерү. Х.Халиков "Көймәче мәче". М.Әгләмов "Килсен безгә әкият". Р.Харис "Сине көтә тыныч таң". Х.Туфан "Юкмыш бабай малае". Эш формалары: иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр: Укучылар әдәби жанрларны (шигырь, хикәя) аера, әсәрдәге геройлар турында үз фикерен әйтергә, матурлыкны күрә һәм аңлата белергә тиешләр.Контроль төрләре: телдән тест. Милли төбәк компоненты: Якташ татар язучылары иҗаты белән танышу.


Укучыларның белемнәрен бәяләүнең системасы:


Укучыларның белемнәре мактау сүзләре белән бәяләнә. Мәсәлән: "Яхшы!", "Бик яхшы!", "Искиткеч!", "Дөп-дөрес!", "Яхшы эш!", "Мактыйм", "Син бик тырышкансың" һ.б.
Шартлы тамгаланыш: УУГ - универсаль уку гамәлләре. ШУУГ - шәхси универсаль уку гамәлләре. РУУГ - регулятив универсаль уку гамәлләре. КУУГ - коммуникатив универсаль уку гамәлләре. ТБУУГ - танып - белү универсаль уку гамәлләр


Календарь - тематик планлаштыру. Әлифба. УМК "Перспектива" , автор - төзүчеләр Мияссарова И. Х., Гарифуллина Ф. Ш., Шәмсетдинова Р. Р, 2011


Дәрес темасы

Укучыларның эшчәнлек төрләре

Материалны үзләштерү буенча көтелгән нәтиҗәләр УУГ

Үткәрү вакыты

предметлы

метапредметлы

шәхси

план

факт

1.Әлифбагача чор - 2 сәг

1 1 Бәйләнешле сөйләм һәм җөмлә. «Өч кыз», «Куян кызы» әкиятләре.

Китап элементларын, җөмлә турында танышу; -Рәсемгә карап 3-4 җөмләле хикәя төзү Дәреслек белән эшли белү; шартлы билгеләрне истә калдыру; җөмләләр төзү, бәйләнешле сөйләм төзү.


РУУГ:укучылар тарафыннан белгән һәм әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү. ТБУУГ:рәсем нигезендә бирем үтәү, сурәтләү тибындагы сөйләм осталыгы формалаштыру. КУУГ:күршең белән фикерләшү. ШУУГ:дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү.

7.09

2

2

Сүз. Иҗек . Калын һәм нечкә сузык авазлар.

Телнең структур берәмлекләре: сүз, җөмлә,текстны белән танышу; тиешле фишкаларны кулланып график модельләргә таянып, рәсемгә карап 3-4 җөмләле хикәя төзү, предметны,билгене, хәрә-кәтне белдерүче сүзләр табу Шартлы билгеләрне истә калдыру; яңа сүзләрне өйрәнү; рәсемнәр ярдәмендә сөйләргә өйрәнү, җөмләләр төзү; калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану.
РУУГ:укучылар тарафыннан белгән һәм әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү. ТБУУГ:рәсем нигезендә бирем үтәү, сурәтләү тибындагы сөйләм осталыгы формалаштыру. КУУГ:күршең белән фикерләшү. ШУУГ:дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү.

14.09

2.Әлифба чоры - 19 сәг

3

1

Сүз һәм аның лексик мәгънәсе. [а], [ә] авазлары. А,а; Ә,ә хәрефләре.

Сузык [а] [ә] [ы] авазларын, Аа,Әә,Ыы хәрефләрен тану , -Сузык [а] [ә] [ы] авазларын дөрес әйтә, белү өстендә эшләү Темага бәйле лексиканы сөйләмдә аңлап куллану; куелган сорауларга җавап бирү; дәреслек белән эшли белү.


ТБУУГ:рәсем нигезендә бирем үтәү КУУГ:класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү РУУГ:белгәнне һәм белмәгәнне аера белү ШУУГ:иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

21.09

4

2

Сүздәге авазларның санын һәм эзлеклелеген билгеләү. [ы] , [и] авазлары. И,и ; Ы,ы хәрефләре.

[о], [ө] , [ү] авазларын ишетеп тану,

Оо,Өө,Үү хәрефләрен күреп белергә,аваз моделендәге урынына карап авазны дөрес әйтергә өйрәнү. Схема буенча җөмлә төзү, сүзгә иҗек-аваз анализы ясау
Шартлы билгеләрне истә калдыру; рәсем буенча сөйләргә өйрәнү; куелган сорауларга җавап бирү; сүзләрне авазларга таркату.


ТБУУГ:кирәкле информацияләрне дәреслектән таба белү. ШУУГ:дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасын күрсәтү. РУУГ:тормыш тәҗрибәсен куллану. КУУГ:тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү.

28.09

5

3

Хәреф һәм аваз турында төшенчә. [ү] , [у] авазлары. Ү,ү ; У,у хәрефләре.

Сузык [ о],[ө] ,[ү] авазларын, Оо,Өө,Үү хәрефләрне өйрәнү. - Авазларын дөрес әйтә, ишетеп таный, башка авазлар арасыннан аерып алу, бу авазларга сүзләр таба белү өстендә эшләү Дәреслек белән эшли белү; җөмләләр төзү; темага бәйле лексиканы сөйләмдә аңлап куллану; сузык авазларны һәм аларның хәрефләрен аерып таный белү.
ТБУУГ:мәгълүмат җиткерүче символларны уку. РУУГ:дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау. КУУГ:фикер йөртеп сөйләм төзү. ШУУГ:үз мөмкинлекләреңне бәяләү, тормыш тәҗрибәсен куллану.

5.10

6

4

Калын һәм нечкә сузыкларны аеру, аларны хәрефләр белән белдерү. [о], [ө], [э], авазлары. О,о ; Ө,ө ;Э,э(е) хәрефләре.

Сузык [ о],[ө] ,[ү] авазларын, Оо,Өө,Үү хәрефләрен өйрәнү - Авазларны дөрес әйтә, ишетеп таный, башка авазлар арасыннан аерып ала,бу авазларга сүзләр табу өстендә эшләү Шартлы билгеләрне истә калдыру; сорауларга аңлап җавап бирүгә ирешү; рәсем буенча сөйләү; калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне аеру ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану. ТБУУГ:рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү. КУУГ:фикер йөртеп сөйләм төзү, күршең белән хезмәттәшлек итү. РУУГ:эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

12.10

7

5

Иҗек. Иҗек калыплары. Иҗекләп уку күнекмәләрен формалаштыру. [н], [л] авазлары һәм Н, н, Л, л хәрефләре.

Тартык [л], [м] , [н] авазын,Лл,Мм, н хәрефләрен, тартыклар-ның яңгырау һәм саңгырауга бүлү;

-Сүзнең аваз формасын шартлы графиктан хәреф формасына һәм киресенчә күчерү,парсыз яңгырау [й]авазын дөрес укый белергә өйрәнү

Темага бәйле лексиканы сөйләмдә аңлап куллану;

шартлы билгеләрне истә калдыру; бәйләнешле сөйләү; сузык һәм тартык авазларны һәм аларның хәрефләрен аерып таный белү.
ТБУУГ:әйләнә-тирә дөньяны танып-белү, реаль ситуацияне әдәби телгә күчерә белү. РУУГ:тормыш тәҗрибәсен куллану. ШУУГ:үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау. КУУГ:логик фикер йөртү осталыгы.

19.10

8

6

Сүзләрне иҗекләргә бүлү, сүз басымын билгеләү. Басымлы һәм басымсыз сузыкларны аеру. [м], [р] авазлары һәм М, м; Р, р хәрефләре.

Тартык [р] [й] , [ң] авазын, Рр,Йй, ң хәрефләрен, тартыклар белән танышуґґґґґґ4

-Схемалардан һәм тексттан сүзләрнең аваз һәм хәреф язылышын иҗекләп, дөрес әйтеп уку буенча эшләү Дәреслек белән эшли белү; рәсем буенча сөйләргә өйрәнү; җөмләләр төзү; куелган сорауларга аңлап җавап бирү; сүзләрне иҗекләп, дөрес әйтеп уку.
ТБУУГ:текст һәм рәсемле ситуацияне анализлау ШУУГ:үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру КУУГ:тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү РУУГ:алдагы дәресләрдә үзләштергән белемнәргә таянып, дәреслектән яңа информацияне таба белергә күнектерү

26.10

9

7

Сүз һәм җөмлә-не аеру. ---Сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне һәм кыска текст-лар-ны аңлап уку. [й], [ң] авазлары һәм Й, й; ң хәрефләре.

Яя,Юю,Ее хәрефләренең ике аваз белдерүен, [йа],[йә], [йы] [йэ] .[йу][йү аваз кушылмалары булып килүен өйрәнү;

-. Схема буенча җөмлә төзү, сүзгә иҗек-аваз анализы ясау, дөрес, аңлап уку өстендә эшләү Дәреслек белән эшли белү; шартлы билгеләрне истә калдыру; җөмләләр төзү, бәйләнешле сөйләү; аңлап уку.
ТБУУГ:мәктәп, көндәлек тәҗрибәне куллану. РУУГ:хаталарны мөстәкыйль табу, төзәтмәләр кертү. ШУУГ:үз мөмкинлекләреңне бәяләү. КУУГ:иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү.

9.11

10

8

Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрдә сузык авазларның роле. [йа], [йә] авазлары һәм Я, я хәрефләре.

Яя,Юю,Ее хәрефләренең ике аваз белдерүен, [йа],[йә], [йы] [йэ] .[йу][йү аваз кушылмалары булып килүен кабатлау; -. Схема буенча җөмлә төзү, сүзгә иҗек-аваз анализы ясау, дөрес, аңлап уку буенча эшләү;

Шартлы билгеләрне истә калдыру; яңа сүзләрне өйрәнү; рәсемнәр ярдәмендә сөйләргә өйрәнү, җөмләләр төзү; хикәяне уку, эчтәлек буенча әңгәмә. КУУГ:күршең белән хезмәттәшлек итү. РУУГ:үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, рәсемнәр ярдәмендә биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү. ТБУУГ:мәгълүмат белән эшләү: бирелгәннәрне аерып алу, гомумиләштерү. ШУУГ: башкаларга зыян салмау.

16.11

11

9

[йу], [йү],[йы], [йэ] авазлары һәм Ю, ю, Е, е хәрефләре, аларның кулланылышы.

Яя,Юю,Ее хәрефләренең ике аваз белдерүен, [йа],[йә], [йы] [йэ] .[йу][йү аваз кушылма-лары булып килүен кабатлау; Схема буенча җөмлә төзү, сүзгә иҗек-аваз анализы ясау, дөрес, аңлап уку;

Темага бәйле лексиканы сөйләмдә аңлап куллану;

куелган сорауларга җавап бирү; дәреслек белән эшли белү; сәнгатьле итеп ,тиешле тизлектә укырга өйрәнү КУУГ:күршең белән хезмәттәшлек итү. РУУГ:үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, рәсемнәр ярдәмендә биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү. ТБУУГ:мәгълүмат белән эшләү: бирелгәннәрне аерып алу, гомумиләштерү. ШУУГ: башкаларга зыян салмау.

23.11

12

10

Сюжетлы рәсемнәр, үзеңнең уеннарың, күзәтүләрең буенча хикәяләү характерындагы зур булмаган текстлар төзү. [д], [т] авазлары һәм Д, д, Т,т хәрефл.

Тартык [д,], [т,] авазын, Дд,Тт хәрефләрен, тартыкларның яңгырау һәм саңгырауга бүлен-гәнен белгеләү; -Дөрес укый, рәсем буенча һәм укыганны аңлап сөйли, сорауларга җавап бирү буенча эшләү Шартлы билгеләрне истә калдыру; рәсем буенча сөйләргә өйрәнү; куелган сорауларга җавап бирү; тартык авазларны һәм аларның хәрефләрен аеру.
ТБУУГ:нәтиҗәлерәк ысул яисә дөрес җавап сайлап чагыштыру. ШУУГ:үз мөмкинлекләреңне бәяләү, тормыш тәҗрибәсен куллану. РУУГ:бәяләү нәтиҗәсен шартлы символик формада чагылдыру. КУУГ:төркемдә хезмәттәшлек итү.

30.11

13

11

Әдәби әйтелеш нормаларын саклап, иҗекләрне һәм сүзләрне тиешле тизлек белән уку. [з], [с] авазлары һәм З, з, С, с хәрефләре.

Зз, Сс хәрефләрен таный, өйрәнгән яңгырау һәм саңгырау тартыкларны өйрәнү; сүзгә иҗек-аваз анализы ясый, дөрес аңлап уку буенча эшләү Дәреслек белән эшләү; җөмләләр төзү; темага бәйле лексиканы сөйләмдә аңлап куллану;

текстны уку, эчтәлек буенча әңгәмә.
РУУГ:эшләнәчәк эшкә мөстәкыйль максат куя белү ТБУУГ:әйләнә-тирә дөнья предметларын тикшерү-өйрәнү КУУГ:тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү ШУУГ:үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау

7.12

14

12

Бер яки берничә авазы белән аерыла торган сүзләрне чагыштыру. [г], [к] авазлары һәм Г, г, К,к хәреф-ләре. Г.Тукай "Туган тел".

Гг,Кк хәрефләрен таный, г,к хәрефләренең 2 аваз белдерүгә хезмәт итүен өйрәнү; өйрәнгән хәрефләр белән сүзләр, җөмләләр, текст уку Шартлы билгеләрне истә калдыру;сорауларга аңлап җавап бирүгә ирешү; рәсем буенча сөйләү; сәнгатьле итеп, тиешле тизлектә укырга өйрәнү.
ТБУУГ:бердәрәҗәле сүз модельләре нигезендә бу авазларны дөрес әйтергә өйрәтү; икедәрәҗәле сүз модельләре нигезендә сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртү РУУГ:алдагы дәресләрдә үзләштергән белемнәргә таянып, яңа информацияне таба белергә күнектерү КУУГ:фикер йөртеп сөйләм төзү, күршең белән хезмәттәшлек итү ШУУГ:үз мөмкинлекләреңне бәяләү, орфоэпик нормаларга туры китереп уку

14.12

15

13

Укыганда орфоэпия нормаларын төгәл саклау, дөрес тавыш төсмерләре белән укырга өйрәтү. [в], [w], [ф] авазлары һәм В, в, Ф, ф хәрефл

Тартык [в [w] авазларын дөрес әйтә,укый һәм куллана белергә;

Өйрәнгән хәрефләр белән сүзләр, җөмләләр, текст укый, сорауларга җавап бирә, рәсемнәр буенча җөмлә төзи һәм сөйли белү буенча эш Темага бәйле лексиканы сөйләмдә аңлап куллану; шартлы билгеләрне истә калдыру; бәйләнешле сөйләү; аңлап уку.

КУУГ: үз фикереңне берничә җөмлә белән белдерү.

ТБУУГ: анализ, гомумиләштерү нигезендә нәтиҗә чыгару.

РУУГ: эшне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау.

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

21.12

16

14

[б], [п] авазлары һәм Б, б, П, п хәрефләре. Татар халкының хайван-нар турындагы әкиятләрендә төп герой, аның характеры.

Парлы [б] ,[п] авазларын һәм Бб, П,п хәрефләрен белергә; өйрәнгән хәрефләр белән сүзләр, җөмләләр, текст укый, сорауларга җавап бирү, рәсемнәр буенча җөмлә төзү һәм сөйләү;

Дәреслек белән эшли белү; рәсем буенча сөйләргә өйрәнү; җөмләләр төзү;

куелган сорауларга аңлап җавап бирү; хикәяне уку, төп фикерен таба белү.

ТБУУГ: тормыш тәҗрибәсен кулланып, ситуациянең моделе буенча текст төзү.

КУУГ: фикер йөртеп сөйләм төзү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү.

ШУУГ: дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү.

11.01

17

15

Зур булмаган текстны һәм шигырьләрнең эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп уку . [ж], [ш] аваз-лары һәм Ж, ж, Ш, ш хәрефләре.

Тартык [ж], [ш] авазларын, Жж, Ш,ш хәрефләрен белү, текстны уку һәм сөйләү буенча эшләү. Дәреслек белән эшли белү; җөмләләр төзү, бәйләнешле сөйләү; текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп уку; проза һәм шигъри әсәрләрне аера белү ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану ТБУУГ:тәкъдим ителгән план ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү РУУГ:дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау КУУГ:класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү

18.01

18

16

Тиз һәм йөгерек уку. [җ], [ч] авазлары һәм Җ, җ, Ч, ч хәрефләре.

-[җ] авазы .Җҗ хәрефләрен өйрәнү; Текст буенча сорауларга җавап бирү, рәсемнәр буенча җөмлә төзү һәм сөйләү Яңа сүзләрне өйрәнү; рәсемнәр ярдәмендә сөйләргә өйрәнү, җөмләләр төзү; хикәяне йөгерек уку, эчтәлек буенча әңгәмә оештыру ТБУУГ:текстны тамга-символик телгә күчерү КУУГ:фикерләү сәләтен үстерү, карарлар кабул итү һәм аны тормышка ашыру ШУУГ:үз фикереңне әйтә белү РУУГ:эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

25.01

19

17

[х], [һ] авазлары һәм Х, х, Һ, һ хәрефләре. Р.Миңнуллин шигырьләре.

Тартык[х] [һ] авазларын дөрес ишетә, әйтә, аера, Хх,Һһ хәрефләрен дөрес куллану буенча эшләү. - Шигырьне сәнгатьле уку буенча эшләү;
Темага бәйле лексиканы сөйләмдә аңлап куллану; куелган сорауларга җавап бирү; дәреслек белән эшли белү; сәнгатьле итеп, тиешле тизлектә укырга өйрәнү КУУГ:үз фикереңне берничә җөмлә белән белдерү ТБУУГ:рәсем нигезендә бирем үтәү, сурәтләү тибындагы сөйләм осталыгы формалаштыру РУУГ:укытучы тәкъдим иткән план буенча биремнәр үтәү ШУУГ:үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

1.02

20

18

Гади җөмлә ахырындагы тыныш билгелә-ренә игътибар итеп, тиңдәш кисәкләрне, эндәш сүзләрне тиешле интонация һәм пауза белән уку. [йо], [щ], [ц] авазлары һәм Ё,ё, Щ, щ, Ц, ц хәр-е. Тартык [щ] авазы. [йо]кушылмасы, Щщ, Ёё хәрефләрен өйрәнү

Тыныш билгеләрен истә калдыру; рәсем буенча сөйләргә өйрәнү; куелган сорауларга җавап бирү; тиңдәш кисәкләрне, эндәш сүзләрне тиешле интонация һәм пауза белән уку. ТБУУГ:әйләнә-тирә дөньяны танып-белү, реаль ситуацияне әдәби телгә күчерә белү ШУУГ:үз мөмкинлекләреңне бәяләү КУУГ:фикер йөртеп сөйләм төзү РУУГ:тормыш тәҗрибәсен куллану

8.02

21

19

Укылган текстның эчтәлеген аңлау. [къ], [гъ] авазлары һәм ь, ъ хәрефләре. Үткәннәрне ныгыту.

Тартык [ц] авазы. Ц,ц хәрефләре, ъ,ь хәрефләре белән текстлар уку, Текст буенча сорауларга җавап бирү, рәсемнәр буенча җөмлә төзү һәм сөйләү
Дәреслек белән эшли белү; җөмләләр төзү; темага бәйле лексиканы сөйләмдә аңлап куллану; текстны уку, эчтәлек буенча әңгәмә. РУУГ:укучылар тарафыннан белгән һәм әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү ТБУУГ:предметларны билгеле бер төркемгә туплау өчен критерийлар сайлау КУУГ:үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау ШУУГ:үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау

22.02

3.Халык авыз иҗаты һәм әдәбият - 3 сәг

22

1

Халык авыз иҗаты турында гомуми күзаллау. Сәяхәт башы. Аптыраткыч әкиятләр сере. "Саескан" әкияте. Әсәрдәге вакыйгалар эзлеклелеген күрсәтә белү; сорауларга аңлап җавап бирүгә ирешү; рәсем буенча сөйләү; сәнгатьле итеп, тиешле тизлектә уку буенча эшләү. Халык авыз иҗаты әсәрләре, өйрәнеләсе әсәрнең жанр үзенчәлеге: кече фольклор жанры, халык әкиятләре, аптыраткыч-йөдәткеч әкиятләр сере. ШУУГ:мәгънә барлыкка китерү ("Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?"-дигән сорау кую КУУГ:логик фикер йөртү осталыгы ТБУУГ:тәҗрибә куллану аша нәтиҗә чыгару РУУГ:алдагы дәресләрдә үзләштергән белемнәргә таянып, дәреслектән яңа информацияне таба белергә күнектерү

29.02

23

2

Кайтаваз мәгарәсе. Рифма беләнтанышу: аны сиземли, таба, куллана белергә күнектерү. Санамыш һәм табышмак серләре.

Темага бәйле лексиканы сөйләмдә аңлап куллану;

бәйләнешле сөйләү; аңлап уку; мәкальләрне, санамышларны истә калдыру; фольклор әсәр-ләрен аеру (табышмак, санамыш) буенча эшләү Халык авыз иҗаты әсәрләре. Яттан белгән әсәрләрне дөрес сөйләү. ШУУГ:мәгънә барлыкка китерү. "Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?"-дигән сорау кую КУУГ:логик фикер йөртү осталыгы ТБУУГ:тәҗрибә куллану аша нәтиҗә чыгару РУУГ:алдагы дәресләрдә үзләштергән белемнәргә таяну

7.03

24

3

Эндәшләр, табигатькә мөрәҗәгать итү, тизәйткечләр. Рәсем буенча сөйләргә өйрәнү; җөмләләр төзү; куелган сорауларга аңлап җавап бирү; хикәяне уку, төп фикерен таба белү. Халык авыз иҗаты әсәрләре. Укылган яисә тыңланган әсәрнең эчтәлеген үз сүзләрең белән сөйләү. Дөрес һәм йөгерек уку. ШУУГ:мәгънә барлыкка китерү. КУУГ:логик фикер йөртү осталыгы ТБУУГ:тәҗрибә куллану аша нәтиҗә чыгару РУУГ:алдагы дәресләрдә үзләштергән белемнәргә таянып, дәреслектән яңа информацияне таба белергә күнектерү.

14.03

4.Әсәрнең эмоциональ тоны - 3 сәг

25

1

Дөньяны шагыйрь-ләр күзлегеннән чыгып танып белү. Охшаш яңгырашлы сүзләр, рифма һәм шигырь мәгънәсе. М. Галиев «Кайтаваз». Ш.Гали-ев «Чагу», «Таяк». Л.Лерон Буталмышлар иленд Дәреслек белән эшләү; җөмләләр төзү, бәйләнешле сөйләү; текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп уку; проза һәм шигъри әсәрләрне аеру.

Хәзерге татар әдәбияты әсәрләре. Текстларны аңлап, йөгерек уку. Эчтәлек буенча фикер алышуда катнашу, текст ахырындагы биремнәрне төгәл үтәү. Әкиятләр һәм шигырьләрнең жанр үзенчәлекләре белән таныштыру. ТБУУГ:тәкъдим ителгән план нигезендә телдән аңлатма төзү РУУГ:үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү КУУГ:фикерне әйтә белү ШУУГ:башкаларга зыян салмау

28.03

26

2

«Аю өне янында". Әйләнмәле һәм чылбыр әкиятләре. Х.Халиков "Бии белмәгән аю ". Татар халык әкияте "Аю белән өч кыз". "Песәй " әкияте. Рәсемнәр ярдәмендә сөйләү, җөмләләр төзү; әкиятне йөгерек уку, эчтәлек буенча әңгәмә; бирелгән текстка карата сорауларга җавап табу. Хәзерге татар әдәбияты әсәрләре. Төрле жанрдагы әсәрләрне ишетеп аңлау, укылган әсәрләрнең эчтәлеген сөйли белү. Сәнгатьле уку күнегүләре. ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру РУУГ:көч һәм энергия туплау, конфликтларны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү ШУУГ:үз фикереңне әйтә белү КУУГ:күршең белән хезмәттәшлек итү

4.04

27

3

Автор бирергә теләгән картинаны күзаллау. Яңгыравык шигырьләр. Р.Бәшәр "Бал корты", "Аваз-лар".Э.Шәрифуллина "Бәйрәм ашы-кара каршы". Шаян шигырьләр.Р.Корбан "Көчек","Яӊгыр яуганда".Чәчәкләрне ни өчен өзәргә ярам Проза һәм шигъри әсәрләрне аеру; темага бәйле лексиканы сөйләмдә аңлап куллану; куелган сорауларга җавап бирү; сәнгатьле итеп, тиешле тизлектә уку буенча эшләү.

Хәзерге татар әдәбияты әсәрләре.Ишеткәннәргә карата үз фикереңне белдерү.


Әдәби әкият, шигырьләрдә жанр үзенчәлеге. Төрле жанрдагы әсәрләрне тыңлый белү, аларның эчтәлеген аңлау, әсәр эчтәлеге буенча диалог төзүдә катнашу ТБУУГ: кирәкле информацияләрне дәреслектән таба белү ШУУГ: дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасын күрсәтү РУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану КУУГ:тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү

11.04

5.Әдәби сәнгатьлелек чаралары - 3 сәг

28

1

Тормыш-көнкүреш әкиятләре, аларның килеп чыгышы. Урман мәктәбендә. Х.Халиков "Әллә ул да белә микән?", Р. Вәлиева "Урман әкияте".

Әсәрдәге вакыйгаларны тиешле эзлеклелектә кую; рәсем буенча сөй-ләү ; куелган сорауларга җавап бирү; тиңдәш кисәкләрне, эндәш сүз-ләрне тиешле интонация һәм пауза белән уку. Җәнлекләр, кешеләргә файда китерә торган үләннәр турында уку, табигаткә ярдәм кулы сузу турында сөйләшү. Әдәби әсәрнең тел үзенчәлекләрен аеру. Санамыш, тизәйткеч яисә үртәвечләрне яттан белү ТБУУГ:мәгълүмат җиткерүче символларны уку РУУГ:дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау КУУГ:фикер йөртеп сөйләм төзү ШУУГ:үз мөмкинлекләреңне бәяләү, тормыш тәҗрибәсен куллану

18.04

29

2

Кеше һәм табигать бергәлеге. Әдәбиятта фантазия. Р.Кутуй "Төнге әкият". З.Хөснияр "Шүрәле". Текстның аерым бер өлешләрен сөйләү; җөмләләр төзү; темага бәйле лексиканы сөйләмдә аңлап куллану; текстны уку, эчтәлек буенча әңгәмә оештыру. Кеше һәм табигать бергәлеге булуын ачыклау ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану ТБУУГ:тәкъдим ителгән план ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү РУУГ:дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау КУУГ:класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү

25.04

30 3

Шагыйрь нәрсә күрә һәм ниләр ишетә? Геройның эчке дөньясын аның әйләнә-тирә дөньяны танып белүе аша күрсәтү. Р.Миңнул-лин "Шүрәлесез урман", Х.Халиков "Әгәр күрә белсә-гез", "Тартар белән сөйләшү", "Аксак кәҗә". Р.Вәлиева "Кыңгырау чәчәк". Әсәрдәге вакыйгалар эзлеклелеген күрсәтә белү; сорауларга аңлап җавап бирүгә ирешү; рәсем буенча сөйләү; тыныш билгеләренә игътибар итеп, орфоэпик, бәйләнешле итеп уку. Табигатьтәге матурлыкны, серлелекне күрә белергә, аны сакларга теләк тудыру, хисле кешеләрнең табигатьне аңлауларын ачыклау ТБУУГ: кирәкле информа-цияләрне дәреслектән таба белү ШУУГ: дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасын күрсәтү РУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану КУУГ:тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү

2.05

Әдәби жанрлар - 3 сәг

31 1

Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшаш-лык. Такмазалар, уйдырмалар «ялган» әкиятләр. Х.Халиков "Көймәче мәче". М.Әгләмов "Килсен безгә әкият".

Темага бәйле лексиканы сөйләмдә аңлап куллану;

бәйләнешле сөйләү;

аңлап уку; мәкальләрне, санамышларны истә калдыру; фольклор әсәр-ләрен аеру (такмазалар, уйдырмалар - «ялган» әкият Әдәби әсәрнең тел үзенчәлекләрен аеру. Санамыш, тизәйткеч яисә үртәвечләрне яттан белү ШУУГ: "Минем өчен уку нинди мәгънәгә ия?" соравына җавап бирә белү КУУГ: иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү РУУГ: укучының белергә тиешле күнекмәләрен билгеләү ТБУУГ: материаль объектлар (фишкалар) кулланып биремнәр үтәү

16.05

32

2

Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәр-ләре белән бәйләне-ше. Рәссам нәрсә күрә? Х.Туфан "Юк-мыш бабай малае". Рәсем буенча сөйләргә өйрәнү; җөмләләр төзү; куелган сорауларга аңлап җавап бирү; хикәяне уку, төп фикерен таба белү. Рәсемнәр арасыннан өзеккә туры килгәнен сайлау. Геройларның исемнәренә игътибар бирү, үзенчәлекләрен табу. КУУГ:үз фикереңне берничә җөмлә белән белдерү ТБУУГ:анализ, гомумиләштерү нигезендә нәтиҗә чыгару РУУГ:эшне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау ШУУГ:иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

23.04

33

3

«Серле ачкыч» мәктәп клубына хат язу. Әкиятләрнең тәрбияви роле. Темага бәйле лексиканы сөйләмдә аңлап куллану; куелган сорауларга җавап бирү; дәреслек белән эшли белү; үз фикерләреңне телдән һәм язмача белдерү. Серле әкият дөнясында яшәү күңелле булуын ачыклау, тормышта дөрес яшәү өчен уйлап, акыл белән фикер йөртеп яшәргә кирәклеген аңлау КУУГ:үз фикереңне берничә җөмлә белән белдерү ТБУУГ: кирәкле информа-цияләрне дәреслектән таба белү ШУУГ: дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасын күрсәтү РУУГ:эшне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау ШУУГ:иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру


Укыту - методик кулланма исемлеге

Әдәбият исемлеге:

I. Төп. 1. Мияссарова И. Х., Гарифуллина Ф. Ш., Шәмсетдинова Р. Р., Әлифба. 1 сыйныф. Дәреслек. - К: Мәгариф/Вакыт, 2011. 2. Мияссарова И. Х., Гарифуллина Ф. Ш., Шәмсетдинова Р. Р, Әлифба. Методик кулланма. - К: Мәгариф/Вакыт, 2011.

3. Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я, Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф. Әдәби уку. 1 сыйныф. Дәреслек. - К, Мәгариф/Вакыт, 2011.

4. Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я, Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф. Әдәби уку. 1 сыйныф. Дәреслек-хрестоматия. - К, Мәгариф/Вакыт, 2011.

5. Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я, Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф. Әдәби уку. 1 сыйныф. Мөстәкыйль эшләр дәфтәре. - К, Мәгариф/Вакыт 2011.

6. Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я, Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф. «Әдәби уку» 1сыйныф Укытучылар өчен методик кулланма. - К, Мәгариф/Вакыт 2011. II.Өстәмә. 1. Вагыйзов С. Г. "Кызыклы грамматика" Казан: "Мәгариф" - 2002. 2. Минһаҗева Л. И. "Балалар фольклоры" Казан: "Хәтер" - 2009. 3. Нәкый Исәнбәт "Татар халык табышмаклары" Яр Чаллы: "Идел-йорт" - 2002. 4. Нәкый Исәнбәт "Татар халык мәкальләре" Яр Чаллы: "Идел-йорт" - 2003.

Дидактик материал:

1. Алфавит.

2. Индивидуаль эш карточкалары.

3. Картиналар.

5. "Кызыклы алфавит" картинкалар тупламасы.

6. Репродукцияләр.

7. Таблицалар.

8. Хәрефләр кассасы.

Мәгълүмати-электрон ресурслар

1. "Әлифба", "АКСУ" ҖЧҖ, 2012. Мультимедияле ярдәмлек.

2. Татар сайтлары: edu.tatar.ru; belem.ru; org.com

3. Валиева Л.Ф., Җәлилова Г. И. сайтлары.

4. tatardeti.blogspot.com/2011/01/blog-post.htm

5. gzalilova.narod.ru/present_tat.htm

Укыту процессының матди-техник тәэмин ителеше

I.Техник чаралар:

1. Документ-камера AVerVision CP135

2. Интерактив такта SMАRT

3. Магнитофон

4. Нетбуклар

5. Ноутбук

6. Проектор

7. Тавыш көчәйткечләр

II. Программалар:

1. Windows 7 хезмәт күрсәтү системасы:

Microsoft Office 2003, 2007, 2010.

Microsoft Office Power Poind


© 2010-2022