Конспект праздника Осенний бал на татарском языке

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Көзге уңыш бәйрәме.

Менә шундый авыз өчен яхшы булган табигатьнең иң асыл фасылында без "Көзге бал" бәйрәменә җыйналдык.

- Ни арада җәй үтте,

Матур көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

- Бүген бездә матур бәйрәм

Бүген бездә көзге бал.

Бүген көзге байлык белән

Бизәлгәндер безнең зал.

- Җиргә яфрак коелган,

Сап-сары келәм булган.

Яфракларны без җыярбыз,

Букет ясап куярбыз.

- Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.

Саргая таллар, усаклар,

Алмагачлар һәм каен.

Көннән-көнгә арта бара

Җир өстендәге алтын.

Җыр: «Яфраклар бәйрәме»

Көз керә.

Көз:

- Исәнмесез, балалар! Мин алтын Көз булам. Сезгә көзге байлык, көзге муллык китердем. Кырларда - игеннәр, бакчаларда яшелчәләр өлгерттем. Бар табигатьне алтын төскә төрдем.

Алып баручы.

Көз килде, көз килде, Уңышы да куп булды.Көзге муллык базларны,Амбарларны тутырды.

- Балалар, көзге муллыкның нәрсә икәнен сез беләсездер инде. Көз - басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан җыелган яшелчә, җиләк-җимеш ул. Ә аларның безнең өчен файдасы бик зур.

Коз:

Бүген безнең бәйрәмебез яшелчәләргә багышланган. Мин сезгэ яшелчэлэр турында табышмаклар эйтермен, э сез жавапларын табарсыз. Сез ризамы, укучылар?!

  1. Кат-кат тунлы, карыш буйлы. (Кәбестә)

  2. Җир астында җиз бүкән. (Бәрәңге)

  3. Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (Кыяр)

  4. Җир астында алтын казык. (Кишер)

  5. Кечкенә сары карт, кигән туны тугыз кат. (Суган)

  6. Җир астында кызыл әтәч. (Чөгендер)

  7. Таяк, таяк башында табак, табак эчендә кибет, кибет эчендә ике мең егет. (Көнбагыш)

Алып баручы:- Безнең бәйрәмгә яшелчәләр үзләре дә килгән. Әйдәгез, хәзер аларны тыңлыйк.

Кишер.

Көчле, җитез булыйм дисәң,

Кишер ашап кара син.

Кишер - саулык чыганагы,

Кишердә күп каротин.

Суган.

Ә мин - суган. Әрчегәндә

Килсә дә яшь күзегезгә,

Мине ашасагыз әгәр

Суык тимәс үзегезгә.

Чөгендер.

Мин - чөгендер.

Мин дә кирәк

кешеләргә ашар өчен.

Борщ пешерер өчен һәм

Винегрет ясар өчен

Помидор.

Ә мин булам помидор.

Төп яшелчә салатта.

Тәмле генә түгел әле,

Витамин күп томатта.

Кабак:

Карагыз әле бер генә
Менә миңа - кабакка.
Турап куйсагыз, мин сыймыйм,
Хәтта 9 табакка.

Коз: Укучылар, унышыгыз бигрэк мул булган икэн. Нинди генэ яшелчэлэр устереп бетермэгэнсез. Э монда тагын бер яшелчэгез качып калган. Нинди зур шалкан. Бу шалканны кем устергэн икэн?!
Алып баручы. Бу шалканны кем үстерүе турында әкиятне карагач белерсез. Укучылар бу шалкан турында әкият беләләр. Аны сезгә уйнап та курсәтерләр. Рәхим итеп карагыз!

Тычкан. Мин - тычкан,чи-чи-чи!(Йөгереп кереп кача.)

Песи. Ә мин песи булам. Исемем-Мияубикә.Мияууу! (Йомшак келәмгә барып ята.)

Эт. Мин эт булам.Исемем-Акбай,һау-һау-һау! (Оясына кереп кача.)

Кыз . Ә мин-кыз ,исемем-Гөлзирә (өйгә кереп китә.)

Әби. Мин әби булам инде (өйгә кереп китә.)

Бабай. Ә мин бабай булам (өй янына бара.)

Шалкан. Ә мин -шалкан (әйләнеп ала да уртага барып утыра.)

Алып баручы. Бабай шалкан утырткан.

Шалкан зу-у-ур булып үскән

Бабай . (чыга,кулын каш өстенә куеп, шалкан тирәсендә йөри.)

Ай Аллам ,вай Аллам!

Каян үскән бу шалкан ?!

Кайсы ягыннан тартыйм

Ничек кенә чыгарыйм? (Башын кашып тора.)

Тукта, әбине чакырыйм әле! Әбисе, әбисе, дип , чык әле монда!

Әби (яулыгын төзәткәләп.)

Ятып кына торыйм,дисәм,

Тагын нигә чакыра?

Нәрсә булган бу бабайга,

Шалканга карап тора?

Бабай (шалканга күрсәтеп.)

Күр, әбисе,нинди шалкан

Үскән безнең бакчада!

Бергәләп тартып чыгарыйк, Тотын минем аркага!

Алып баручы. Әби бабайга,бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

Әби (маңгаендагы тирен сөртеп ала.)

Булмый, бабай, туктале,

Кызны чыгарыйк әле.

Кызым! Кызым! Гөлзирә!

Кил әле син бергә!

Кыз (көзгесенә карый-карый чыга.)

Ай, битләрем алланды,

Иреннэрем кызарды.

Әбием, тагын нәрсәгә

Мине өйдән чыгардың?

Әби (кулы белән шалканга күрсәтеп.)

Кара, кызым, Күрәмсең:

Шалкан ничек үскәнен!

Бергәләп тартып карыйк,

Бу шалканны чыгарыйк!

(Кыз,бии-бии шалкан тирәли әйләнеп чыга, әбигә килеп тотына.)

Алып баручы. Кыз әбигә, әби бабайга,бабай шалканга тотынган. Тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

Кыз ( кулларын карый.)

Ай, кулым арды!

Тартуы авыр ла!

Акбайны чакырыйк,

Булышсын тартырга!

Акбай! Акбай!.Кайда син?

Ник бирегә килмисең?

Акбай, булыш, бик авыр

Бу шалканны тартуы!

Акбай (чыга.)

Һау-һау! Ни булды монда?

Көн буе саклыйм йортны.

Бер каракны китермим,

Энәгә дә тидермим

Һау-һау! Ни булды, Гөлзирә?

Кыз ( күрсәтеп.)

Тотын минем артыма,

Әйдә, шалкан тартырга

( Акбай һау-һаулап урап чыга, кызның артына килеп тотына.)

Алып баручы. Акбай кызга, кыз әбигә, әби бабайга,бабай шалканга тотынган. Тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

Акбай ( туктап, тирен сөртә.)

Һау-һау-һау! Булмый болай!

Шалкан бигрәк зур булган.

Кая син, Мияубикә?

Ярдәмгә килеп җит лә.

Мияубикә ( келәмнән торып чыга.)

Мияу-мияу-мияу мин,

Һәрвакытта уяу мин.

Сөт эчәм, тычкан тотам,

Йокларга бик яратам! (Киерелеп ала.)

Акбай, Акбай! Ник уяттың мине?

Акбай (күрсәтеп.)

Бабай шалкан үстергән.

Шалкан гаҗәп зур булган.

Тартып-тартып карыйбыз-

Һич чыгара алмыйбыз

-Булыш әле, Мияубикә!

Алып баручы. Песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга,бабай шалканга тотынган. Тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

Барысы да, уфылдап, тирләрен сөртәләр.

Мияубикә. Мияу-мияу, арыдым!

Ә шалкан чыкмый һаман!

Бергә-бергә җиңел булыр,

Ярдәм сорыйк тычканнан.

Тычкан-тычкан,чи-чи-чи!

Син кайларда йөрисең?

Һич тимәскә сүз бирәм,

Килсәң иде бирегә!

Тычкан (чи-чи килеп чыга.)

Качып ипи кимердем,

Әллә шуны сиздәңме?

Мияубикә, ни кирәк?

Чабып килдем тизрәк.

Мияубикә (күрсәтеп.)

Бабай үстергән шалкан.

Шалканы бик зур булган!

Тычкан, ярдәмең кирәк,

Татып чыгырыйк тизрәк!

Алып баручы. Тычкан песигә, песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга,бабай шалканга тотынган. Тарталар-тарталар икән- шалкан килеп тә чыккан!

Шалкан (торып баса.)

Бабай чәчте орлыгым,

Сулар сибеп үстерде.

Витаминлы, бик файдалы,

Тәмле булып өлгердем.

Балалар, түгәрәк ясап, шалканны уртага алалар.

Балалар (җырлыйлар.)

Әй, бабабыз бик уңган!

Үстергән шундый шалкан!

Шалкан үскән, зур булган,

Бөтен бакчабыз тулган!

Без әбигә булышырбыз,

Бергәләп тәмләп ашарбыз.

(Кунакларга карап, кулларын җәеп.)

Шалканнан авыз итәргә

Без сезне дә чакырабыз.

Ялкау килеп керә. Шалканга барып тотына.

Ялкау. - Минем шалкан, кая алдыгыз? (тарткалаша).

Алып баручы. -Ялкау, бу нишләп синең шалкан булсын? Аны син үстермәдең бит. Син каян мәктәпкә килеп чыктың соң әле?!

Ялкау.- Мәктәп?! Мәктәпмени бу? О-о-о мәктәп турында ишеткәнем бар минем.

Мәктәптә барсы бар,

Бар бик күп китаплар.

Дәфтәрләр, ручкалар

Һәм тагын парталар.

Укытучы апалар

Дәресне аңлаталар.

Укырга өйрәтәләр,

Рәсемнәр ясаталар.

Менә шул мәктәп була инде. Дөресме, балалар.

Укучылар. - Әйе!

Алып баручы. Әйдәгез әле, укучылар Ялкауга мәктәп турында җырлап күрсәтик әле.

Җыр "Мин үсәм".

Ялкау. Хәзер мәктәп турында күбрәк тә белдем.Мәктәптә укучылар бик дус яшиләр икән. Күп нәрсәләргә өйрәнәләр икән.

Алып баручы. Ялкау, ә синең дә мәктәпкә йөрисең килмиме соң?

Ялкау. Нәрсәгә?

Алып баручы. Ничек инде нәрсәгә? Укырга, язарга, рәсем ясарга, шигырьләр сөйләргә өйрәнерсең.

Ялкау. Ә мин аларның барысын да эшли беләм. Кирәксә үзегезгә бер шигырь сөйләп күрсәтәм.

Алып баручы. Ярый алайса, әйдә безгә бер шигырь сөйләп күрсәт.

Ялкау. Әминә көлә кычкырып,

Чиләге төшкән суга.

Әминә көлмә инде син.

Хәзер чиләгең суга бата.

Алып баручы. Ялкау, хәзер безнең укучыларның ничек шигырь сөйләгәннәрен тыңлап кара.

(Динара белән Лилия шигырьләрен сөйләп күрсәтәләр).

Алып баручы. Ялкау, ә син хәзер нинди ел фасылы икәнен беләсеңме?

Ялкау. Беләм, ник белмәскә. Хәзер яз. Әй, ялгыштым, җәй!

Алып баручы. Укучылар, дөрес әйтәме ялкау. Хәзер урамда җәйме?

Укучылар. Хәзер урамда көз.

Көз турында җыр.

Бала.

Исәнме, Көз, алтын Көз!

Көттек без килүеңне.

Алтын көз, синнән сорыйбыз

Бүләкләр бирүеңне.

Көз.

Кәрзинемдә алтын сары,

Кызыл матур төсләр бар.

Күчтәнәчкә диеп җыйган,

Бик тә тәмле алмалар.

(Кәрзин белән алмалар тапшыра.)

9

© 2010-2022