План-конспект урока по татарскому языку на тему Февраль

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Февраль.

Максат: - темага караган сүзләр белән танышуны дәвам итү;

- үткән дәрестә өйрәнгән сүзләрне һәм яңа-җим, җимлек, авыр

сүзләрен актив сөйләмгә кертү;

- текстның мәгънәсен аңлап, дөрес итеп укырга өйрәтү;

- сорауларга җавап бирергә һәм сораулар бирә белергә өйрәтүне

дәвам итү;

-диалогик һәм монологик сөйләм өстендә эш;

- татар теле хас булган [к] авазы өстендә эшләү;

- туган як табигатенә, кошларга мәхәббәт тәрбияләү,сак

караш,ярдәм итү хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: магнитофон,плакат,кроссворд,хәрефләр,кошлар сүрәтләнгән рәсемнәр,җимлек.

Дәрес барышы.

1. Оештыру өлеше.

- Исәнмесез! Хәерле көн! Балалар бүген безнең дәрескә кунаклар килде. әйдәгез,алар белән исәнләшик.

- Исәнмесез, кадерле кунаклар1

- Бүген кем дежур?

- Бүген мин дежур. Минем исемем... Минем фамилиям... Миңа ...яшь. Мин 2нче сыйныфта, 6нчы мәктәптә укыйм.

- Сыйныфта кем юк?

- Сыйныфта... юк.

- Бүген ничәнче число?

- Бүген 22нче февраль.

- Атнаның нинди көне?

- Сишәмбе.

- Нинди ел вакыты?

-Кыш.

- Кыш нинди була?

- Көн салкын. Салкын җил исә. Кар ява. Буран да була.

2. Дәрес темасы белән таныштыру. Музыка тавышы.

- Балалар бу рәсемнәргә игътибар белән карагыз. (Тактада кыш сүрәтләнгән рәсемнәр).

Бүгенге дәреснең темасы "Февраль". Шуңа күрә бөтен сыйныф эше кыш темасына бәләнәчәк.

3. Уен " Соңга калган укучы".

Ишеккә шакыйлар.

-Керергә ярыймы?

- Ярый.

-Исәнмесез!

-Исәнмесез! Сез ни өчен соңга калдыгыз?

- Без мәктәп паркында булдык.

- Анда нишләдегез?

- Без кошлар ашаттык.

- Мәктәп паркында салкынмы?

- Әйе, салкын.

- Ә кошлар күпме?

- Юк, кошлар аз.

УкучыларЮдәрескә соңга калырга ярамыйяя. Ләкин бу очрактая. Сәбәбе бар. Сез кошларга ярдәм иткәнсез. Ярый. Утырыгыз. Бүтән соңга калмагыз.

4. Фонетик зарядка.

- Балалар мәктәп паркында кошлар ни өчен аз?

- Көн салкын.

- Кар күп.

- Азык юк.

-Кошларның күбесе җилы якка киттеләр.

- Ә нинди кошлар җылы якка киттеләр?

- Сандугач, карлыгач, сыерчык, кара карга җылы якка киттеләр.

- Ә нинди кошлар туган ягыбызда калды?

- Саескан, песнәк, чәүкә,чыпчыкя, күгәрчен, ала карга, тукран туган ягыбызда калды.

а). Тактада кроссворд.

- Бездә кышлаучы кошларның исемнәрен языгыз.

С

А

Е

С

К

А

Н

П

Е

С

Н

Ә

К

Ч

Ә

Ү

К

Ә

Ч

Ы

П

Ч

Ы

К

К

Ү

Г

Ә

Р

Ч

Е

Н

А

Л

А

К

А

Р

Г

А


б). - Сүзләрдә К хәрефе бар. Бу хәреф татар телендә нинди аваз бирә?

- Бу хәреф татар телендә [к], [к]авазлары бирә.

- Мин укыйм, сез кабатлыйсыз.

ка-кә

ко-кө

кы-ке

ку-кү

в). -Тактада тизәйткеч. Мин укыйм, сез кабатлыйсыз.

Кара карга кардан бара.

Канатларын кага- кага.

г).- Ә хәзер кошлар исемнәрен дөрес укып күрсәтегез.

5.Өй эшен тикшерү.

- Балалар безгә тәрәзәдән кар бөртекләре очып кергән. Кем өйгә бирелгән шигырьләрне матур итеп сөйләп күрсәтә,шул кар бөртеген әйләндереп куя.

Балалар Гөлзада Әхтәмова шигырьләрен сөйлиләр.

Декабрь. Гыйнвар.

Караңгы иртә төшә, Ел башы гыйнвар-

Көн көннән кыскара. Бик салкын ай ул.

Бер-бер артлы ай үткәч. Тик шунсы әйбәт-

Ел менә үтеп бара. Була каникул.

Февраль. Кышкы иртә.

Күзне ачтырмый, Куыш уйнап ап-ак карлар

Котыра буран. Очалар да очалар.

Яуган карлардан Алар шулай күмәкләшеп,

Ап-актыр урам. Зәңгәр күкне кочалар.

Кышкы бәйрәм. Кышкы әлифба.

Ак карларын түши-түши Мин кар бөртеге-

Кыш бәйрәм алып килә. Бик-бик кечкенә.

Шоп-шома чана эзеннән Килдем мин җиргә

Үтә ул йөгереп кенә. Кичә кич кенә.

- Бу шигырьләр нәрсә турында?

- Бу шигырьләр кыш турында.

- Бу шигырьләрне кем язган?

- Бу шигырьләр Гөлзада Әхтәмова язган.

- Дөрес бу шигырьләрне балалар өчен Алабугада яшәүче шагыйрә Гөлзада Әхтәмова язган.

6. Яңа тема.

- Балалар тактага карагыз.Кар бөртекләре безгә бүгенге дәреснең темасын алып килгәннәр. Ф Е В Р А Л Ь

-Китапларыгызны ачыгыз, , 158 бит, 1нче күнегү, текст "Февраль".

1) Башта текстны укытучы укый..

2) -Тагын бер кат эчтән укып чыгыгыз.

3) - Бу текст нәрсә турында?

4) -Текстта яңа сүзләр бармы?

- Әйе, бар.

- Нинди сүзләр?

- Җимлек,авыр.

Тактада яңа сүзләр.

җим корм

җимлек кормушка

авыр трудно

-Мин укыйм, сез кабатлыйсыз. (Яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлатам.)

Мин җимлек ясадым.

Мин җимлекне эләм.

Мин җим алам.

Мин җимлеккә җим сибәм.

Кошларга авыр.

- Кошларга ни өчен авыр?

- Җим юк.

- Сүзлекләрегезне ачыгыз, яңа сүзләрне языгыз.

5). Текстны чылбыр буенча укыйбыз,тәрҗемә итәбез.

6).Татарча вариантны табыгыз.

В феврале снега очень много.

Зимние месяца: декабрь, январь, февраль.

Зимние дни короткие.

Дети помогают птицам, вешают кормушки.

Деревья тоже белого цвета.

Птицам тоже трудно.

7).- Текст буенча сораулар төзегез.

- Февраль нинди ай?

- Агачлар нинди төстә? Һ.б.

7.Физкультминут.

Без, карлар, очабыз, Шунда без һавада

Түбәнгә төшәбез. Җилпенеп торабыз,

Җитәбез дигәндә Җил тынган арада

Җил белән китәбез. Җирдә ял итәбез.

8.Монологик сөйләмне үстерү.

- Тактада рәсемнәр. Аларга игътибар белән карагыз.

- Рәсемдә нинди ел вакыты?

- Бу кыш.

- Кар күпме?

- Әйе, кар күп.

- Агачлар нинди төстә?

- Агачлар ак төстә.

- Кошларга авырмы?

-Әйе, кошларга авыр.

- Кошларга ни өчен авыр?

- Җим юк.

- Малайлар нишлиләр?

- Малайлар җимлекне чистарталар.

- Ә кыз нишли?

-Кыз җим алып килгән. Җим сала.

- Кошлар нишли?

-Кошлар җим ашыйлар.

- Кошлар шатмы?

- Әйе, кошлар шат.

-Ә балалар шатмы?

- Әйе, балалар да шат.

- Ә хәзер бирелгән сүзләргә таянып рәсемнәр буенча кечкенә генә хикәя төзеп сөйләгез.

кыш җимлек шат


авыр җим

9. Балалар сез хезмәт дәресендә җимлекләр ясап, мәктәп паркында элдегез,ә бер җимлекне безнең дәрескә алып килдегез. Бу җимлек янына да кошлар килгән. Әйдәгез, аларны ашатабыз. Кем аларга күчтәнәч алып килде?

- Мин бодай алып килдем.

- Мин арпа алып килдем.

- Мин ипи алып килдем.

- Таня нишли?

- Таня җим сибә.

- Яхшы, җимлеккә җим сиптек. Нинди кошлар безнең җимлеккә килде? Нинди кошлар туган ягыбызда кала?

Балалар кошларны җимлеккә утырта.

10. Йомгаклау.

- Бүген дәрестә без нишләдек?

- Нинди текст укыдык?

- Нинди яңа сүзләр өйрәндек?

- Тагын нишләдек?

- Кошларга ярдәм иттек.

11. Билгеләр кую.

12. Өй эше. 158 бит, 1нче күнегү, текстны сөйләргә.

© 2010-2022