Технологическая карта по технологии на тему Яңа ел чыршысы

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема

Яңа ел. Яңа елга әзерләнү.


Проект

Яңа ел чыршысы.


Теманың максаты

Балаларның күзәтүләреннән чыгып, кыш килгәч әйләнә-тирәбездә була торган үзгәрешләр турындагы белемнәрне гомумиләштерү Яңа ел чыршысы ясарга өйрәнү. Хезмәт культурасын һәм парларда эшләү күнекмәсен формалаштыру. Үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Яңа ел бәйрәменең йолаларын белергә; Үсемлекләрне сакларга, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә.

Төп төшенчәләр

Төшенчәләр: -Яңа ел -чыршы -материал

Предметара бәйләнеш

Әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку, музыка, куркынычсызлык кагыйдәләре нигезләре.

Пространствоны оештыру

Фронталь эш, шәхси эш, төркемнәрдә эш.

Төп һәм өстәмә ресурслар

Н.И.Роговцева, Н.В.Богданова, И.П.Фрейтаг. "Технология" дәреслеге, компьютер, мультимедийный проектор, экран, слайдлар, төрле материаллар, инструментлар.

Технология дәресе

Үткәрү технологиясе

Укучы эшчәнлеге

Укытучы эшчәнлеге

Һәр этапның өйрәтүче һәм үстерелешле биремнәре

Һәр этапның диагностик биремнәре I этап. Оешты-ру өлеше. Максат - укучыларны активлаштыру. Дәрестә үз-үзеңне тотуны формалаштыру һәм аларны дөрес куллану. Инструктаж үткәрү, укучыларны эшкә әзерләү. I этап. Оештыру өлеше. Күк йөзендә якты кояш балкый, Классларда укучылар укый.

  • Тыныч кына утырдык. Дәрескә әзерләндек. Дәрестә үз-үзебезне тоту кагыйдәләрен кайсыбыз әйтеп бирә?


Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре.
I этап. Оештыру өлеше. Ни өчен әлеге кагыйдәләрнең барысын да һәркайсыбызга белергә һәм үтәргә кирәк?

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре. II этап. Белемнәрне актуальләштерү. Максат - Яңа ел бәйрәменең традицияләрен һәм символла-рын белү.



ПР: Яңа ел бәйрәменең сим-волларын белү. Табышмакның җавабын белергә.

Проблемалы сорауларны чишүдә катнашырга, үз фикереңне әйтә һәм аңлатып бирә белергә. Табышмакның җавабын табуда фронталь эш оештыру, укучыларга Яңа ел бәйрәменең символларын күрсәтү, проблеманы чишүдә барлык укучыларны да катнаштыру. II этап. Белемнәрне актуальләштерү.

  • Бүген без сезнең белән тылсымлы бәйрәмгә кунакка барырбыз, ләкин аның өчен без әлеге табышмакның җавабын табарга тиеш. (Слайд.2)
  • Урман кар белән капланса,
Пәрәмәч исләре чыкса, Чыршы өебезне бизәсә, Бу нинди бәйрәм була?
  • Яңа ел бәйрәме.
(Слайд 3)
  • Яңа елның нинди символларын беләбез?
(Слайд.4)
  • Кыш бабай, Кар кызы, чыршы, уенчыклар, бүләкләр.
  • Яңа елның күрке нәрсә, димәк?
  • Чыршы.
II этап. Белемнәрне актуальләштерү.

  • Яңа ел кеше тормышын-да нинди роль уйный? Ул кешегә нәрсә өчен кирәк? Ул безгә нинди файда китерә?


Танып - белү универсаль уку гамәлләре.

III этап. Яңа теманы өйрәнү.

Максат - укучыларны чыршы ясарга өйрәтү.

Ылыслылар бе-лән таныштыру.

ПР: Ылыслы агачларны танып белергә, ясарга, сакларга өйрә-нергә.

Ылыслы агач-лар турында сөйләүдә катнашырга.

Проектны ясау-да актив булыр-га.

Төркемнәрдә эшләүдә бер-береңә булы-шырга.









Яңа ел чыр-шысы ясауда катнашу.

Ылыслы агач-лар турында сөйләү. Аларга сакчыл караш тәрбияләү.

Төркемдә эш-ләүне оештыру, практик эшне җитәкләү.

III этап. Яңа теманы өйрәнү.

  • Ди мәк, без бүген сезнең белән ылыслы агачлар, аларның тормышы белән танышырбыз.

(Слайд. 5,6) Слайдтагы рәсемнәр буенча чыршы, нарат турында сөйләшү.

  • Чыршы һәм нарат нарат-чалар семьялыгыннан, мәңге яшел ылыслы агачлар. Алар Татарстарн Республикасының ылыс-лы урманнарындв төп агач токымнары булып исәпләнәләр. Бу үсемлек-ләр кешенең хуҗалык эшчәнлеге һәм табигать өчен , тулаем алганда бик кыйммәтле. Төзү мате-риалы буларак бик киң кулланыла.Алардан тө-зелгән йортлар ничә йөз еллар тора. Бу үсемлек-ләрнең бөреләре һәм ылыслары медицинада кулланыла. Наратның үзагачын эшкәртеп эфир майлары, скипидар, канифоль, дегет алалар.

Әгәр җөйге эссе көнне, кырда яки болында йөргәннән соң, караңгы чыршы урманынакерсәң, шунда ук салкынча дым-лы һаваны сизәсең.

Чыршы - 250 ел яши, ә нарат 400 елга кадәр яши ала.

  • Ләкин алар бу гомерне яши алалармы?

  • Юк.

  • Ни өчен?

  • Аларны бик күпләп кисәләр. Чыршыларны бик яшьтән Яңа ел бәйрәме өчен кисәләр.

(Слайд.8)

  • Димәк, нинди нәтиҗә ясыйбыз?

  • Чыршыларны сакларга кирәк!

  • Әйдәгез әле, укучылар, Яңа елга чыршыны урманнан түгел, ә үзебез ясап карыйк. Булдыра алырбызмы?

  • Булдырабыз

  • Балалар, чыршыны нинди материаллардан ясарга мөмкин?

  • Кәгазь, пластик, тукыма, табигый материал, азык-төлек һ.б. (Слайд. 9)

  • Ә без нәрсәдән ясап карарбыз соң?

  • Кәгазьдән.

  • Моның өчен безгә нинди инструментлар кирәк булар икән?

  • Карандаш, линейка, ак-бур, кайчы, клей, степлер.

  • Әйдәгез бергәләп чыршы ясап карыйк.

Бергәләп чыршы ясау.

III этап. Яңа теманы өйрәнү.

Танып-белү универсаль уку гамәлләре.











  • Әлеге үсемлекләр кайда үсә?

  • Нинди шартларда үсә?

  • Аның үсешендә кешенең хезмәте куелганмы?



Танып-белү универсаль уку гамәлләре.



Регулятив универсаль уку гамәлләре.



Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре.



Коммуникатив универсаль уку гамәлләре.











































Парларда практик эш.


IV этап. Ныгыту өлеше.

Максат - Чыршы турында белем-нәрне тирәнәйтү.

ПР: Чыршы турында җырлар белү.

Җырларның сүзләрен белү.

IV этап. Ныгыту өлеше.



  • Чыршы безгә нәрсә өчен кирәк булды әле?

  • Яңа ел бәйрәменә.

  • Ә без Яңа ел бәйрәмендә нәрсәләр эшлибез соң?

  • Биибез, җырлыйбыз, күңел ачабыз.

  • Чыршы турында нинди җырлар беләбез?

  • ...

  • Әйдәгез берсен җырлыйбыз?

Үсте чыршыбыз урманда

Шаулап торды анда.

Җәен дә, кышын да зифа,

Матур ул һаман да.

IV этап. Ныгыту өлеше.

Регулятив универсаль уку гамәлләре.



Танып белү универсаль уку гамәлләре.



Коммуникатив уку гамәлләре.

Vэтап. Йомгаклау.

Максат:Дәрестә эшләнгән эшкә йомгак ясау.

V этап. Йомгаклау.



  • Дәрестә нәрсәгә өйрәндек? Нинди белемнәр тупладыгыз? Алар тормышта нәрсә өчен кирәк?

  • Эшебез уңышлы булдымы?

  • Булдырдыгыз! Молодцы!



© 2010-2022