Разработка урока по чтению для 1 класса по теме «Тукран малае Шуктуган»

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Уку

1 сыйныф

Тема: "Тукран малае Шуктуган" Җәвад Тәрҗеманов

Максат: 1. Балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. 2.Укучыларны кошлар дөньясы белән якыннанрак таныштыру,аларның нинди файда китерүләрен аңлату.Кошларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлату файдалы кошларны саклау.3.Дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле уку күнекмәләре өстендә эшләүне дәвам итү.

Материал: "Туган тел" дәреслеге ,табышмаклар китабы,кошлар рәсемнәре.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Укучылар тәрәзәгә карагыз әле. Көн шундый матур! Безнең туган ягыбызга елның кайсы вакыты килде?

  • Яз.

  • Дөрес, балалар, хәзер елның яз ел фасылы башланды. Бөтен табигать җанлана: агачлар бөреләнә, аннан ямь-яшел яфракларын яралар. Туган ягыбызга ямь өстәп җырчы кошларыбыз кайта. Иң беренче булып, балалар, безгә кемнәр очып килделәр әле?

  • Кара каргалар.

  • Ә анннан соң кемнәр очып кайталар?

  • Сыерчыклар.

  • Дөрес, балалар. Ә сез кара карга һәм сыерчыкларны күрдегезме әле?

  • Күрдек.

  • Балалар, сыерчыкларга кемнәр әтиләре белән оялар ясап элде әле? (Балаларның җаваплары)

2. Узган дәрес материалын кабатлау.

1.- Балалар, без узган дәрестә нинди шигырь укыган идек әле

-"Кошларга" шигырен.

-Кем язган бу шигырьне?

- Габдулла Тукай.

- Ә сез шагыйрь Габдулла Тукай турында нәрсәләр беләсез?

-Габдулла Тукай - шагыйрь. Ул 26 апрельдә туган.Аңа быел 125 ел тула. Без аның "Туган тел", "Туган авыл", "Кызыклы шәкерт" "Кошларга" шигырьләрен беләбез.

-Әйдәгез хәзер Габдулла Тукайның "Кошларга" шигырен сәнгатьле итеп укыйбыз. (Шигырьне укучылардан укыту)

3.Яңа тема өстендә эш.

1. Ә хәзер, балалар, без кошлар турында сораларга җавап бирик әле:

1.Иң матур койрыклы кош.

Тавис.

2.Әтәчнең койрыгы нәрсәгә охшаган?

Уракка

3.Кайсы кош җылы яктан иң беренче булып кайта?

Кара каргалар

4.Нинди кошлар кар астында төн куна?

Көртлек

5.Нинди кош тавышсыз оча?

Ябалак

6.Нинди кошлар йомырка салмый?

Ата.

2. -Ә хәзер, балалар, кара хәрефләрне генә җыеп алыйк әле

-Т у к р а н

-Нинди сүз чыкты?.

-ТУКРАН.

- Дөрес, без бүген тукран турында укырбыз. Җәвад Тәрҗемановның " Тукран малае Шуктуган" дигән хикәясен укырбыз.

3. Җәвад Тәрҗемановның "Тукран малае Шуктуган" хикәясен уку.

4. Хикәянең эчтәлеге буенча фикер алышу. Сорауларга җаваплар бирү.

- Яз җиткәч, Тук-тук бабай оныгын кая алып бара? Нәрсәләр күрсәтә?

- Алар корткычларга- кисмәннәргә-каршы ничек көрәшәләр?

Физкультминутка.

Кышкы урманга килдек

Матур урыннар күрдек.

Тун кигән каен уңда

Ямь-яшел чыршы сулда

Кызылтүшләр очалар

Бигрәк матур шул алар.

Әнә куян сикерә

Ул бүредән элдертә.

Тапмас безне ул явыз.

Урманда рәхәт булса да

Өйгә кайтык, балалар.

5. Теманы ныгыту.

-Кошларның файдасы турында нәрсәләр беләсез?

- Сез кошларны яратасызмы? Аларга ничек ярдәм итәсез?(Җимлекләр куябыз, оялар ясыйбыз.)

- Кошларга кыш көне ничек ярдәм иттегез?

Җимлекләргә сез нинди азыклар салдыгыз?(ипи валчыклары, бодай бөртекләре, көнбагыш,туңмай, тары салдык)

- Кыш көне кошлар өчен суык куркынычмы, әллә ачлыкмы?(ачлык)

- Кошлар ашханәсендә нинди кошлар туклана?(песнәкләр, кызылтүшләр, чыпчыклар)

-Җимлекләр кырында басып торырга ярыймы?(юк)

-Кошларга ярдәм итү кирәкме ? (әйе)

- Яз көне сез кошлар кайтуга ничек әзерләнеп тордыгыз? Кемнәргә матур оялар ясадыгыз? Ул ояларны сез кем белән ясадыгыз? (сыечыкларга әтиләр белән оялар ясап элдек)

6. Йомгаклау.

Без бүген дәрестә кем турында укыдык? (Тукран малае Шуктуган турында)

Ә нәрсәләргә өйрәндек? ( Кошларны яратырга, аларга ярдәм итәргә, табигатьне сакларга)


© 2010-2022