Конспект урока по окружающему миру на тему Средства информации (3 класс)

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

МБГББУ «ТР Буа муниципаль районы Түбән Наратбаш төп мәктәбе»



Беренче категорияле

башлангыч сыйныфлар укытучысы

Әхмәтшина Ләйлә Сөләйман кызы




9 октябрь, 2014 ел



Әйләнә-тирә дөнья

3 сыйныф.

Тема: Мәгълүмат һәм элемтә чаралары

Максат:

1.Кешелек тарихында мәгълүмат тапшыру чараларының үсеше белән таныштыру.

2. Укучыларда мәгълүмат һәм элемтә чаралары турында күзаллау тудыру

3.Танып-белү һәм логик фикерләүне үстерү

4. Укучыларда информацион мәдәнилекне арттыру

Планлаштырылган нәтиҗә:

Предметлы:Ашыгыч ярдәм , полиция, янгын бүлекчәсенең телефон номерларын белү;Конверт тышына адрес язу; Шәхси һәм күмәк мәгълүмат һәм элемтә чараларын белү.

Шәхси: Мәгълүмат һәм элемтә чаралары турында күбрәк белүгә кызыксыну уяту

Регулятив: төрле биремнәр үтәгәндә төгәл нәтиҗәгә килү юллларын алдан күзаллау

Танып-белү: мәгълүмат һәм элемтә чараларының кешелек өчен ни дәрәҗәдә кирәклеген аңлый белү

Коммуникатив: әңгәмәдәшең белән эшне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Дәрес тибы-яңа белемнәр бирү

Укыту методлары: сөйләү, күрсәтмәлелек, проблемалы, тикшерү

Эш формалары: парларда эшләү.

Башка предметлар белән бәйләнеше: тарих, әдәби уку фәннәре белән һәм халык авыз иҗаты, туган як төбәге белән бәйләнеш

Укыту ресурслары :1.Әйләнә -тирә дөнья : 3 нче сыйныф өчен дәреслек, 1 нче кисәк, А.А.Плешаков, М.Ю.Новицкая. Казан.Татарстан китап нәшрияты. Москва. "Просвещение", 2013

2. А.А.Плешаков, М.Ю.Новицкая. Рабочая тетрадь для 3 класса. Часть первая. Москва. "Просвещение", 2013

3. Проектор, компьютер, презентация
Җиһазлау: конвертлар ,тематик рәсемнәр, йомгак, ак кәгазь битләре, телефон номерлары язылган карточкалар

Дәрес барышы:


  1. Оештыру өлеше. Психологик уңай халәт тудыру.

-Укучылар, исәнмесез! Барыгызга да хәерле көн телим. Кәефләрегез ничек? Әгәр кәефегез яхшы икән, иптәшләрегезгә дә бүләк итегез. Әгәр кәефегез бераз гына кырылган булса, "Мин кыенлыкларга бирешмим!" дип кулларыгызны йодрыклап, аннары бераз селкетеп алыгыз.

  1. Өй эшен тикшерү.

-Укучылар, әйдәгез, өйгә бирелгән проект эшен яклыйк әле. Бу проект эше "Минем әтинең яраткан транспорты" дип атала иде. Әйбәтләп тыңлап утырыгыз,чыгыш ясаучыга бәя бирергә дә кирәк булачак.

(Укучыларның чыгышларын тыңлау, бәя бирү.Үзбәя.

  1. Актуальләштерү. Белемнәрне тигезләү

1."Җимерек телефон" уены уйнау

-Укучылар, әгәр тормышта шушы рәвешле хәбәр тапшыру булса, нәрсә булыр иде?

- Мәгълүматны ничек итеп калганнарга җибәреп була? (Телефон, телеграмма, телевизор, радио)

  1. Уку мәсьәләсе кую

--Укучылар, телефон, телеграмма, телевизор, радио сүзләрен бер сүз белән ничек атыйлар?

Сезнең шул сорауга җавап эзлисегез киләме? Кемнең килә? Кемнең юк? Ни өчен беләсегез килә?

Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

  1. Уку мәсьәләсен чишү.

1.Эксперимент үткәрү. Укучылар бер-бер артлы тезелеп басалар. Укытучы кулындагы йомгагын артында торучы укучыга бирә.Җеп кире әйләнеп кайта.)

-Менә без хәзер берләштерелдек. Безнең арада элемтә бар.Мин җепне тартсам. Сез аны сизәсезме? Укучылар менә бу күренешне элемтә дип атап була. Икенче төрле -элемтә чаралары дип атала. Төрле илләрдә булган ваыйгалар шул җирлектә яшәүче халыкны да менә шулай берләштерә, элемтәгә кертә.

2. Кешелек тарихында мәгълүмат тапшыру чараларының үсеше белән таныштыру.

( «Элемтә чаралары» презентацисен карау)

3.Видеоролик карау "Авылда каникуллар"мультфильмыннан өзек .

4. Конверт тышына адрес язу.Үзбәя

9 октябрь -Хат көне

Физкультминутка "Шүрәле"

5.Ашыгыч ярдәм чакыру телефоннары турында

Янгын очрагындо-01

Куркыныч янаганда, полиция чакыру өчен-02

Ашыгыч медицина ярдәме- 03

Газ хезмәте-04

6.Уен" Кем тизрәк?".

Укытучы ашыгыч ярдәм исемнәрен әйтә, ә укучылар шуңа туры килүче номерларны күрсәтәләр .Үзбәя

7. Элемтә чараларын кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү

-Телевизорны озак карарга ярамый;

-Интернетта озак һәм белмәгән сайтта утырырга ярамый;

-Газета, журналларны ятып укырга ярамый;

-Телефоонан озак сөйләшергә ярамый;

-Радионы артык кычкыртып тыңларга ярамый.Үзбәя

VI. Рефлексия.

-Нәрсә белергә телән идек? Белдекме? Бүгенге алган белемнәрегез кайчан кирәк булыр?

Әйдәгез, бергәләп мәгълүмат һәм элемтә чаралары турында алган белемнәребезнее модельләштереп куйыйк.Үзбәя

Тавыш сигналлары

Конспект урока по окружающему миру на тему Средства информации (3 класс)Конспект урока по окружающему миру на тему Средства информации (3 класс)

телефон

Элемтә чаралары

Конспект урока по окружающему миру на тему Средства информации (3 класс)Конспект урока по окружающему миру на тему Средства информации (3 класс)Конспект урока по окружающему миру на тему Средства информации (3 класс)Конспект урока по окружающему миру на тему Средства информации (3 класс)

Газета

Интернет

телевизор

радио

VII Өй эше.

Эш дәфтәре 33 нче бит, 3 нче бирем -мәҗбүри, ә калганнарын сайлап алып эшләргә

VIII. Йомгаклау. Балларны санау. Билге кую

© 2010-2022