Рабочая программа по татарскому языку

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Аңлатма язуы 3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (база дәрәҗәсе) түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде: 1. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 4154 /12 номерлы "Башлангыч гомуми һәм төп гомуми белем программасын тормышка ашыручы ТР белем учреждениеләре өчен базис һәм үрнәк укыту планнарын раслау турындагы" (9.07.2012) карары нигезендә төзелгән мәктәпнең базис укыту планы.
2. "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
3. РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган " Башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү" турында 373 номерлы боерыгы( 06.10.2009 ).

4.ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында" 12138/13 номерлы (7.09.2013) хаты.

5. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган"Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку" предметыннан программа (1 - 4 нче сыйныфлар)/ К. С. Фәтхуллова, Р. З. Хәйдәрова.-Казан , 2011.


6. Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы. 1-11 нче сыйныфлар (авторлары Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева).- Казан: Тат. кит. нәшр., 2011.

7. . Р.З.Хәйдәрова, Г.М .Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина. Күңелле татар теле. Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Ике кисәктә.- Казан: Татармультфильм, 2013.

1992 нче елның 8 нче июлендә "Татарстан Республикасы халыклары турында"гы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Аның нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән үрнәк программа буенча укытыла. Татар теле "Филология" белем бирү өлкәсенә керә. Татар теленә 3 нче сыйныфта уку программасы буенча 102 сәгать бирелә. Эш программасы белем бирү учреждениесенең гмәлдәге уку планы буенча атнага 3 сәгать исәбеннән төзелде.

Белем бирүнең максатлары:

Төп максат: сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе.

Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максаты:

-татар халкының рухи дөньясын чагылдырган, тормыш - көнкүрештәге әхләкый проблемаларны үз эченә алган, укучыларның кызыксынуларына, яшь үзенчәлекләренә туры килгән әдәби әсәрләр белән танышу;

-Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары.

Үстерү максаты:

-фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

-ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Тәрбияви максат:

- гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру.


Бурычлар :

-өйрәнелгән материалга нигезләнгән татар сөйләмен укытучыдан яки башка укучылардан ишетеп аңлау;

-диалогик, монологик сөйләм күнекмәләрен формалаштыру;

-текстларны сәнгатьле итеп, аңлап укый белү күнекмәләрен булдыру;

-татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

-укыту эшчәнлеген оештыру гадидән катлаулыга таба юнәлтелә, алдагы сыйныфларда өйрәнелгән грамматик материалны системалаштыру,ныгыту, тирәнәйтү бурычы күздә тотыла;

-укыту балаларның шәхси -психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырыла;

Уңышка ирешү өчен тел дәресләрен уку дәресләре белән тыгыз алып бару отышлы. Татар теле дәресләрендә өйрәнгән грамматик структуралар уку дәресләрендә сөйләмдә ныгытыла, лексик материал активлаштырыла.

Грамматик категорияләр белән таныштырганда рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика ) аңлатыла.

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре.

Шәхси нәтиҗәләр:

-татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;

-шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;

-татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;

-әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

-әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

-"Гаилә", "туган ил", "мәрхәмәтлелек" төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү; ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.

Метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып-белү) нәтиҗәләр

Танып-белү:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

- классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

- үрнәк буенча эшли белү;

- аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

- аңлап укый белү;

- укылган яки тыңланган текстның эчтәлегенә бәя бирә белү.

Регулятив:

- уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

- эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

- уку хезмәтеңә бәя бирә белү;

- укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

- укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

- дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив:

- әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

- аралаша белү сәләтен үстерү;

- парларда һәм күмәк эшли белү;

- әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.


Эш программасындагы үзгәрешләр дәреслектә бирелгән дәрес саны белән программадагы бүленеш туры килмәү белән бәйле. Дәресләр цикллап дәреслектәгечә бүленде.

Куелган максат һәм бурычларга ирешү өчен рус телендә сөйләшүче балаларга 3 нче сыйныфта татар теле Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән үрнәк программа буенча укытыла.

Укыту-методик комплекты (УМК)

Укыту- методик комплекты телгә өйрәтүнең иң заманча юнәлешле булган Е.И. Пассов коммуникатив технологиягәясенә нигезләнә.

1. Р.З.Хәйдәрова, Г.М .Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина. Күңелле татар теле. Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) .Ике кисәктә.- Казан: Татармультфильм, 2013.

2. Мультимедия.

3. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту.3нче сыйныф:Укытучылар өчен методик кулланма./Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә.Гыйниятуллина, Г.И.Газизуллина - Казан: Татармультфильм,2013.

4.Ишетеп аңлау күнегүләре.

5. Башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләре өчен рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту буенча үрнәк программа.1 - 4 нче сыйныфлар.Төзүче-авторлары: К. С. Фәтхуллова, Р. З. Хәйдәрова- Казан: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, 2011.

Программаның эчтәлеге

Бүлекләр, темалар

Сәгать саны

Темага караган төп төшенчәләр

1.

Белем бәйрәме.

24

Исемнәрнең берлек,күплек саны,тартым белән төрләнеше,у.в.к,ю.к,ч.килеше,сорау алмашлыклары, х.з. х.фигыль 2формада 3 затта, җыю саннары.

2.

Көндәлек режим.

4

Вакытны әйтә, сорый белү; кайчан нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү;Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү.

3.

Ашханәдә.

12

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр, кайчан, нинди сораулары,исемнәрнең килеш белән төрләнеше, билгесез ү.з.хикәя фигыльләр

4.

Без әти- әниләргә булышабыз.

17

Сорау җөмләләр, саннарның төрләре. Исемнең 3 зат тартым кушымчалары, антонимнар

5.

Туган якка кыш килде.

16

Инфинитив фигыльләр, хәз.з. үт.з. хикәя фигыльләр, фигыльләрне 1-3 затларда куллану.

6.

Шәһәрдә һәм авылда.

8

Татар телендә сингармонизм законы, -чы/-че сүзъясагыч кушымчалары

7.

Әдәпле булыйк!

6

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Алмашлыкларның килеш белән төрләнеше, исемнең тартым белән төрләнеше, тәртип саннары

8.

Кечкенә дусларыбыз.

8

Җөмлә төрләре, татар теленә хас авазлар, ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

9.

Күңелле җәй.

7

Җөмләдә сүзләр тәртибе, сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау,кушма сүзләр.

Барлыгы

102

3 нче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәләренә таләпләр.

Грамматик минимум.

1.Исемнең иялек килешендә төрләнеше белән таныштыру.

2.Зат алмашлыкларын күплек санда юнәлеш килешендә сөйләмдә куллану.

3.Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше.

4.Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасы белән текст аша танышу.

5.Уйнарга яратам - конструкциясе белән таныштыру.

6.Синоним һәм антоним сыйфатларны сөйләмдә куллану.

7.Янында, алдында, астында, артында, өстендә, турында бәйлеге һәм бәйлек сүзләрен сөйләмдә куллану.

8.Ләкин, чөнки, шуңа күрә теркәгечле кушма җөмләләрнең эчтәлеген аңлап, аларны сөйләмдә куллану.

9.Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар белән танышу.

10.Сүзнең тамыры, кушымчасын аера белү.

11.-чы/-че- исем ясагыч кушымчалары белән таныштыру.

12.Кебек бәйлеген сөйләмдә куллану.

13.Казан шәһәре, киемнәр кибететөзелмәләрен белән таныштыру.

14.Аннан соң рәвеше, һәр, һәркем, барлык, барысы алмашлыклары белән таныштыру.

Орфографик һәм орфоэпик минимум.

1.Өйрәнелгән лексик берәмлекләрне орфоэпия нормаларына туры китереп әйтүне ныгыту.

2.Алынма сүзләрне дөрес әйтелешен саклап, сөйләмдә кулланырга күнектерү.

3.Укучыларның язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү эшен дәвам итү.

4.Ике бертөрле тартык янәшә килгән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен булдыру(китте, кайтты).

5.Янәшә килгән ике бертөрле тартык булган сүзләрне икеләтеп әйтергә өйрәтү.

6.я, ю, е хәрефләре сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын истә калдыруны булдыру.

7.О, ө хәрефләренең беренче иҗектә генә язылуы.

п.п

Тема

Сәг.

План

Факт

Дәреснең предмет нәтиҗәсе

УУГ

Контроль

Тема: белем бәйрәме (24 сәгать). 1нче чирек

1

Кем? кемне? кемгә? сораулары һәм аларга җавап.

1

Беренче сентябрь - белем бәйрәме турында сөйли белү

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү

Сорау - җавап

2

Кая? кайда? кайдан? сораулары һәм аларга җавап.

1

Укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү

Диалог

3

-мы|-ме сорау кисәкчәсе

1

Кем? кемне? кемгә? сорауларын аңлый аларга, җавап бирә белү.

Р.У.У.Г

укытучы ярдәме елән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

Телдән фронталь җавап алу

4

Исемнең күплек сан кушымчасы.

1

Мәктәпкә барганны, мәктәптә укыганны, мәктәптән кайтканны әйтә белү

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

Практик эш, төрле ситуацияле биремнәр чишү

5

Кереш контр. эш

1

Уку-язу әсбапларының кемгә икәнен, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү.

Р.У.У.Г.эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

Телдән фронталь җавап алу

6

Кая? кайда? кайдан? сораулары һәм аларга җавап.

1

Предметны үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкъдим итү

К.У.У.Г.әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

Сорау - җавап

7

Исем сүз төркеме.

1

Предметларны саный белү.

Т.Б.У.У.Г.классификацияләү өчен уртак билгерләрне билгеләү;

Практик эш, төрле ситуацияле биремнәр чишү

8

Исемнәрнең 1 зат берлек санда тартым белән төрләнүе.

1

Предметларның төсен, санын кулланып, узеңә сорый белү

Т.Б.У.У.Г фикерләрне логик чылбырга салу;

Монологик сөйләмне тикшерү

9

Бер-береңә комплиментлар әйтү.

1

Сумкага нәрә салганыңны, сумкада (партада) нәрсә барлыгын, сумкадан нәрсә алганыңны әйтә, сорый белү

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү

Контроль эш.

10

Хаталар өстендә эш.Фигыльнең башлангыч формасы.

1

Бер-береңнең хәлен сорый белү.

Исемнәрнең кем? Нәрсә? соравына җавап биргәнен белү.

К.У.У.Г.әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

Диалог

11

Хәзерге заман, үткән заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше.

1

Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын әйтә белү.

Бер-береңә комплимент әйтә белү

Р.У.У.Г

укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

Телдән фронталь җавап алу

12

Безнең сыйныф.

1

Үзеңнең, дусларыңның нишләвен әйтә, сорый белү.

К.У.У.Г әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү

Сорау - җавап

13

Хәзерге заман, үткән заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше..

1

Ничәнче сыйныфта укыганыңны әйтә, сыйныф турында сөйли белү

Т.Б.У.У.Г аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу;

төп мәгълүматны аеру;

Практик эш, төрле ситуацияле биремнәр чишү

14

Безнең билгеләр.

1

Үзеңнең, иптәшеңнең нинди билге алганын, диктантта нинди хата барлыгын әйтә белү.

Р.У.У.Г

билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Үзконтроль

15

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

1

Үзеңнең, иптәшеңнең нинди эшләр эшләгәнен әйтә белү.

Т.Б.У.У.Г тиешле мәгълүматны табу, билгеләү;

Сүзлек белән эшли белүне тикшерү

16

Чөнки, ләкин теркәгечләре.

1

Укыганга бәя бирә белү.

Т.Б.У.У.Г сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;

Үзара тикшерү

17

"Белем бәйрәме» темасына караган лексика буенча сүзлек диктанты.

1

Уку-язу әсбапларының исемнәрен дөрес яза белү

Р.У.У.Г

уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү

Сүзлек диктанты

18

Хаталар өстендә эш.

Сингармонизм законы.

1

Үзеңнең, иптәшеңнең уку хезмәтен атый белү.

Т.Б.У.У.Г мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау;

Телдән фронталь җавап алу

19

Хәзерге заман хикәя фигыльнең берлек санда юклык формасынды зат-сан белән төрләнеше.

1

Үзеңнең, иптәшеңнең уку хезмәтен, өй эшен эшләгәнен, эшләмәгәнен, мисал, мәсьәлә чишкәнен сорый, әйтә белү.

К.У.У.Г.әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

Телдән фронталь җавап алу

20

Янында бәйлек сүзе.

1

Китапханәгә барганыңны, китапханәдә нинди китап алганыңны әйтә белү.

Китапханәгә барырга чакыра белү.

К.У.У.Г.әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

Практик эш, төрле ситуацияле биремнәр чишү

21

Хәзерге заман хикәя фигыльнең күплек санда юклык формасында зат-сан белән төрләнеше.

1

Китапханәчедән китап сорый, китапның нәрсә турында икәнен әйтә белү.

Китапханәгә барганыңны, бармаганыңны әйтә белү.

Ничә китап укыганыңны әйтә, иптәшеңнән сорый белү.

Т.Б.У.У.Г тиешле мәгълүматны табу, билгеләү;

Телдән фронталь җавап алу

22

Саный сүзенең зат-сан белән төрләнеше.

Дистә саннары.

1

Предметның ничә икәнең әйтә белү.

Үзеңә кирәк санда предметлар сорап ала белү.

Р.У.У.Г

билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Сорау-җавап

23

Контроль эш № 1.

1

Алган белемнәрне практикада куллану

Т.Б.У.У.Г мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау;

Контроль эш №1

24

Хаталар өстендә эш.

Кабатлау "Белем бәйрәме"

1

Р.У.У.Г

билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү

Телдән фронталь җавап алу

2.Тема: "Көндәлек режим" (4 сәгать)

25

Сәгать ничә? Сәгать ничәдә?

1

Вакытны әйтә, сорый белү.

Кайчан нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү

Т.Б.У.У.Г аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу;

төп мәгълүматны аеру

Практик эш, төрле ситуацияле биремнәр чишү

26

Минем көндәлек режимым

1

Үзеңнең көндәлек режимының турында сөйли белү

Т.Б.У.У.Г тиешле мәгълүматны табу, билгеләү;

Телдән фронталь җавап алу

27

Монолог "Минем көндәлек режимым".

1

Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү

Т.Б.У.У.Г сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;

Монолог сөйләмне тикшерү

2нче

чирек

28

Көндәлек режим темасын кабатлау .

1

Вакытны әйтә, сорый белү.

Кайчан нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү

Р.У.У.Г

билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү

Практик эш, төрле ситуацияле биремнәр чишү

3 Тема: "Ашханәдә" (12 сәгать)

29

Без ашханәдә ашыйбыз.

1

Ашханәдә ашаганны, ашханәдә нәрсә пешергнне, нинди ашлар яратканны әйтә белү.

Пешекчедән киәк ашларны сорап ала белү

Регулятив универсаль уку гамалләре:

уку хезмәтендә узеңә максат куя белү;

Сорау-җавап

30

Без татлы ризыклар яратабыз.

1

Дустыңның нинди ризыклар яратканын сорый, ашханәгә бергә барырга тәкъдим итә белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әдгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; күмәк эшне планлаштыру;

Телдән фронталь җавап алу

31

Без җиләк-җимешләр яратабыз

1

Кунакларны каршы ала, табынга чакыра белү

К.У.У.Г.әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

Үзара тикшерү

32

Боерык фигыль формасы.

1

Савыт-сабаларны сөртергә куша белү.

К.У.У.Г әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү;

Бер-береңне тикшерү

33

Исемнең төшем килеше.

1

Табын әзерләү тртибен әйтә, сорый белү.

Ашханәдә дежур укучы хезмәтен сөйли белү.

Т.Б.У.У.Г сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;

Телдән фронталь җавап алу

34

Табын янында ничек утырырга?

1

Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен әйтә белү

Регулятив универсаль уку гамалләре:

уку хезмәтендә узеңә максат куя белү;

Практик эш, төрле ситуацияле биремнәр чишү

35

Янында бәйлек сүзенең юнәлеш, урын, вакыт, чыгыш килешендә төрләнүе.

1

Нәрсә янына килгәнеңне, нәрсә янында уйнаганыңны, нәрсә яныннан киткәнеңне әйтә белү

Р.У.У.Г.эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

Сүзлек белән эшли белүне тикшерү

36

Исемнәрнең юнәлеш, урын, вакыт, чыгыш килешендә төрләнүе.

1

Предметларның урынын әйтә белү

Танып белу универсаль уку гамәлләре:

сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау;

Телдән фронталь җавап алу

37

Уйный башладым төзелмәсе.

1

Нәрсә эшли башлаганыңны әйтә белү.

Т.Б.У.У.Г аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу;

төп мәгълүматны аеру

Үзконтроль

38

Монолог "Кем нишли?"

1

Образга бәя бирә белү.

Т.Б.У.У.Г сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;

Сүзлек белән эшли белүне тикшерү

39

Нәрсә ашыйбыз, нәрсә эчәбез?

1

Нәрсә ашаганыңны, нәрсә эчкәнеңне әйтә белү.

Табында нинди ризыклар барлыгын әйтә белү.

Р.У.У.Г

билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү

Телдән фронталь җавап алу

40

Кабатлау "Ашханәдә"

1

Табын әзерләү тәртибен сөйли белү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырыга өйрәнү;

Контроль күчереп язу №1

4 Тема: "Без әти-әнигә булышабыз" (17 сәгать)

41

Аның китабы, аның әнисе - төзелмәләре

1

Г.Тукайның бөек шагыйре, А.С.Пушкинның бөек рус шагыйре икәнен әйтә, сорау куя белү.

Р.У.У.Г эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү

Телдән фронталь җавап алу

42

Сатучы булып

эшли - төзелмәсе

1

Минем әнием сатучы булып эшли төзелмәсен әйтә белү

Т.Б.У.У.Г сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;

Сорау-җавап

43

-чы/-чы сүз ясагыч кушымчасы.

1

Профессия исемнәрен әйтә белү.

Регулятив универсаль уку гамалләре:

уку хезмәтендә узеңә максат куя белү;

Агымдагы контроль

44

Минем әти-әнием - кем булып, кайда эшли?

1

Гаиләдә кемнәр барлыгын әйтә белү.

Әти-әниләрнең кем булып, кайда эшләвен, профессия исемнәрен әйтә белү.

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстакыйль рәвештә булдыру;

Телдән фронталь җавап алу

45

Контроль эш № 2.

1

Язма эшттә белемнәрне тикшерү

Контроль эш.

46

Хаталар өстендә эш.

1

Ни өчен? соравын куя, аңа җавап бирә белү

Р.У.У.Г эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү

Практик эш, төрле ситуацияле биремнәр чишү

47

Без бер-беребезне мактыйбыз.

1

Син иртән нишлисең? ссоравын куя һәм аңа җавап бирә белү.

Мәктәптән соң булган эшләрне әйтә белү.

Р.У.У.Г

билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

Телдән фронталь җавап алу

48

Үз алмашлыгының тартым белән төрләнеше.

1

Өйдә үзең эшләгән эшләрне сөйли белү, иптәшеңә сорау бирә белү

Т.Б.У.У.Г аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу;

төп мәгълүматны аеру

Агымдагы контроль

3нче

чирек

49

Образга бәя бирү.

1

Образга бәя бирә белү.

Бер-береңне тикшерү

50

Мин өйдә булышчы.

1

Өйдә үзең эшләгән эшләрне сөйли белү, иптәшеңә сорау бирә белү. Эш куша белү.

К.У.У.Г.әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

Агымдагы контроль

51

Без табын әзерлибез.

1

Табынны ничек әзерләү турында сөйли белү.

Т.Б.У.У.Г сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;

Телдән фронталь җавап алу

52

Мин дустыма булышам.

1

Дустыңа, әти-әниеңә өй хезмәтендә булышырга тәкъдим итә белү.

Күмәк эшне оештыра белү

Сорау-җавап

53

Без өйдә булышчылар.

Ә.Бикчәнтәеваның "Дәү әнием" шигыре.

1

Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә, эш куша белү.

Р.У.У,Г.Алган белемнәрне күнегүләрдә куллана белү

Бер-береңне тикшерү

54

Алдында, артында, янында, каршында, өстендә, астында бәйлек сүзләре.

1

Предметның кайда икәнен әйтә, сорый белү.

К.У.У.Г әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү;

Телдән фронталь җавап алу

55

Тест "Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр"

1

Алган белемнәрне күнегүләрдә куллану

Р.У.У.Г

билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

Тест

56

Монолог "Мин яхшы бала"

1

Өйдә үзең эшләгән эшләрне сөйли белү, иптәшеңә сорау бирә белү

Т.Б.У.У.Г сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;

Монологик сөйләмне тикшерү

57

Кабатлау дәресе.

1

Алган белемнәрне күнегүләрдә куллану

Р.У.У.Г

билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

Практик эш, төрле ситуацияле биремнәр чишү

5 Тема "Туган якка кыш килде" (16 сәгать)

58

Яңа ел бәйрәме.

1

Яңа ел бәйрәменә чакыра белү.

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстакыйль рәвештә булдыру;

Монологик сөйләмне тикшерү

59

Яңа ел бәйрәме белән котлау.

1

Яңа ел бәйрәме белән котлый белү.

К.У.У.Г.әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

Агымдагы контроль

60

Чыршы бәйрәме.

1

Бәйрәмнең сәгать ничәдә башланганын әйтә белү

Р.У.У.Г эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү

Телдән фронталь җавап алу

61

Куян булып киенә төзелмәсе.

1

Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә белү.

Т.Б.У.У.Г сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;

Телдән фронталь җавап алу

62

Кыш айлары, кыш билгеләре.

1

Кыш айларын атый, көз, кыш билгеләрен әйтә белү.

Т.Б.У.У.Г аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу;

төп мәгълүматны аеру

Практик эш, төрле ситуацияле биремнәр чишү

63

Сыйфат сүз төркеме.

1

Сыйфатның нинди сорауларга җавап биргәнен белү

Р.У.У.Г

билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

Практик эш, төрле ситуацияле биремнәр чишү

64

Һава торышы.

1

Һава торышын сорый, әйтә белү.

Т.Б.У.У.Г сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;

Телдән фронталь җавап алу

65

Кышкы уеннар.

1

Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра; бауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү;

Агымдагы контроль

66

Кая? кайда? кайдан? сораулары

1

Уенга чакыра, тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү.

К.У.У.Г әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү;

Бер-береңне тикшерү

67

"Тауда" хикәясе

1

Хикәянең эчтәлеген сөйли белү. Сюжетны үзгәртеп, яңа хикәя төзи белү.

Т.Б.У.У.Г аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу;

төп мәгълүматны аеру

Телдән фронталь җавап алу

68

Спорт төрләре.

1

Чаңгы ярышы турында сөйли белү.

Практик эш, төрле ситуацияле биремнәр чишү

69

Монолог төзеп язу "Мин спорт яратам"

1

Үзеңнең нинди спорт төрләрен яратканын сорый белү.

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстакыйль рәвештә булдыру;

Монологик сөйләмне тикшерү

70

Без хикәя язабыз.

1

Геройларга характеристика бирә белү.

Сюжетны үзгәртеп, яңа хикәя төзи белү.

Дустыңның нинди спорт төрләрен яратканын сорый белү.

Р.У.У.Г

билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

Хикәя язу

71

Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

1

Әби-бабайларның кайда әшәгәнен сорый, әйтә белү. Нәрсә бүләк иткәнне әйтә, сорый белү.

Кышкы уе төрләрен әйтә, уенга чакыра белү.

Каникулда кайда булганыңны әйтә белү.

Т.Б.У.У.Г сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;

Телдән фронталь җавап алу

72

Контроль эш №3

1

Контроль эш

73

Хаталар өстендә эш.

Кабатлау дәресе.

1

Алган белемнәрне күнегүләрдә куллану

Р.У.У.Г

билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

Практик эш, төрле ситуацияле биремнәр чишү

6 Тема: "Шәһәрдә һәм авылда" (8 сәгать)

74

Татарстан - минем туган ягым.

.

1

Татарстан шәһәрләрен, елгаларының атамаларын әйтә белү.

Бер-береңнең яшәү урынын сорый, үзең яшәгән төбәкнең исемен дәрес әйтә һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

уку эшчәнлеген оештыра белү;

Телдән фронталь җавап алу

75

Татарстан шәһәрләре.

1

Кайсы урамда яшәгәнеңне, нинди фатирда торганыңны эйтә белү

Т.Б.У.У.Г сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;

Агымдагы контроль

76

Казан шәһәре

1

Мәктәпкә нинди транспортта барганыңны сөйли белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү;

Бер-береңне тикшерү.

77

Без шәһәрдә яшибез.

1

Шәһәр турында сөйли, үзең яшәгән шәһәрне, сүрәтли белү.

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстакыйль рәвештә булдыру;

Практик эш, төрле ситуацияле биремнәр чишү

78

Нинди йортта яшибез?

1

Үзең торган йортны сүрәтли белү.

Р.У.У.Г

билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

Агымдагы контроль

4нче

чирек

79

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.

1

Предметларның кайсы зуррак, кечкенәрәк, матуррак икәнен әйтә белү.

Т.Б.У.У.Г сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;

Монологик сөйләмне тикшерү

80

Һәр, барлык - билгеләү алмашлыклары

1

Авыл табигате турында сөйли белү.

К.У.У.Г әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү;

Телдән фронталь җавап алу

81

Кабатлау дәресе.

Сүзлек диктант.

1

Җәйге һәм кышкы уен төрләрен әйтә белү.

Т.Б.У.У.Г аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу;

төп мәгълүматны аеру

Сүзлек диктант.№2

7 Тема: "Әдәпле булыйк" (6 сәгать)

82

Әдәпле сүзләр.

1

Телефоннан әдәпле сөйләшә белү.Туган көнгә әдәпле чакыра белү.

К.У.У.Г.әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

Агымдагы контроль

83

Табын янында.

1

Килгән кунакларны каршылый белү.Туган көнгә бүләк алып килгәнне әйтә белү, котлый белү.Бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнын соң рәхмәт әйтә белү.

Р.У.У.Г

билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

Практик эш, төрле ситуацияле биремнәр чишү

84

8нче Март - әниләр бәйрәме.

1

8нче Март бәйрәменең нинди бәйрәм икәнен әйтә белү, бәйрәмдә нинди бүләкләр бирү турында сөйләшү.Бәйрәм белән котлый белү.

Т.Б.У.У.Г сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;

Телдән фронталь җавап алу

85

Исемнең төшем килеше формасы.

1

Хикәяне сәнгатьле уку, эчтәлек сөйләү.Дустыңның авыруы турында, аңа ярдәм итү турында әйтә белү.

Т.Б.У.У.Г аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу;

төп мәгълүматны аеру

Практик эш, төрле ситуацияле биремнәр чишү

86

Исемнең чыгыш килеше формасы.

Үзенең сумкасы төзелеше.

1

Нәрсәнең алда, нәрсәнең артта барганын әйтә белү. Кемнән? соравына җавап бирә белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү;

Телдән фронталь җавап алу

87

Кабатлау дәресе "Әдәпле булыйк".

1

Алган белемнәрне сөйләмдә һәм язуда куллану

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстакыйль рәвештә булдыру;

Практик эш, төрле ситуацияле биремнәр чишү

8 Тема: "Кечкенә дусларыбыз" (8 сәгать)

88

Ул алмашлыгының юнәлеш, төшем килеше.

1

Кемгә дә булса (Кәримгә, аңа) әйбер биргәнне, кемне (Кәримне, аны) дә булса яратканыңны әйтә белү.

Т.Б.У.У.Г сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;

Агымдагы контроль

89

Көн саен төзелмәсе.

1

Көн саен төзелмәсе белән җөмләләр төзү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

уку эшчәнлеген оештыра белү;

Телдән фронталь җавап алу

90

Ул алмашлыгының килешләр белән төрләнеше.

1

Песиләрнең тышкы кыяфәтен сүрәтләп сөйли белү (Акмуен мисалында).

Т.Б.У.У.Г аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу;

төп мәгълүматны аеру

Практик эш, төрле ситуацияле биремнәр чишү

91

"Дуслар" хикәясе

1

Хайваннарның кушаматын әйтә белү.

Т.Б.У.У.Г сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;

Телдән фронталь җавап алу

92

Контроль эш № 4.

1

Контроль эш

93

Хаталар өстендә эш. Минем песием.

1

Алган белемнәрне күнегүләрдә куллану

Т.Б.У.У.Г аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу;

төп мәгълүматны аеру

Практик эш, төрле ситуацияле биремнәр чишү

94

Сыйфатның артыклык һәм чагыштыру дәрәҗәләре.

1

Кемнең нәрсә яратканын сорый һәм әйтә белү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

уку эшчәнлеген оештыра белү;

Телдән фронталь җавап алу

95

Кабатлау дәресе"Кечкенә дусларыбыз"

1

Алган белемнәрне күнегүләрдә куллану

Р.У.У.Г

билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

Телдән фронталь җавап алу

9 Тема: "Күңелле җәй" (7 сәгать)

96

"Җәй җитте" тексты.

1

Ел фасылларының билгеләрен белү.Җәй көне турында сөйли белү. Җәй көне укулар тәмамланганын әйтә белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү;

Практик эш, төрле ситуацияле биремнәр чишү

97

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.

1

Предметларның билгеләрен чагыштырып әйтә белү

Объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Бер-береңне тикшерү.

98

Контроль эш № 5.

1

Бер-береңне табынга чакыра, ашаганнын соң рәхмәт әйтә белү. Предметның каян алганны сорый белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү;

Контроль эш

99

"Витаминлы аш" тексты.

1

Антонимнар сүзлеге белән эш

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

уку эшчәнлеген оештыра белү;

Контроль күчереп язу.

100

Без су буенда.

Алган белем һәм күнекмәләрне практикада куллану.

Т.Б.У.У.Г сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;

Бер-береңне тикшерү.

101

Без Сабантуйга барабыз.

1

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстакыйль рәвештә булдыру;

Телдән фронталь җавап алу

102

Җәйге ял.

1

Алган белемнәрне күнегүләрдә куллану

Р.У.У.Г

билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

Практик эш, төрле ситуацияле биремнәр чишү


Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү.


Контроль күчереп язуны бәяләү.

Пөхтә,төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә «5»ле куела.

Пөхтә,төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә «4»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела.

Диктантны бәяләү.

Пөхтә,төгәл язылган, 1 орфографик хаталы диктантка «5»ле куела.

Пөхтә,төгәл язылган, 2-3 орфографик хаталы диктантка «4»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-6 орфографик хаталы диктантка «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 7 яки артыграк орфографик хаталы диктантка «2»ле куела.

Язма сөйләмне бәяләү.

Башлангыч сыйныфларда изложение һәм сочинениеләр өчен бер билге куела.

Эзлекле язылган, 1 орфографик һәм 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эшкә «5»ле куела.

Эзлекле язылган, ләкин эчтәлектә ялгыш җибәргән , 2-3 орфографик һәм пунктуацион яки 2-3 грамматик хаталы эшкә «4»ле куела.

Эзлекле язылмаган, 4-6 орфографик һәм пунктуацион яки 4-6 грамматик хаталы эшкә «3»ле куела.

Эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7 дән артык орфографик һәм пунктуацион яки 7 дән артык тупас грамматик хаталы эшкә «2»ле куела.


Язма эшләр графигы


№ Т/б

Эш төре


Тема

Үткәрү вакыты

1

Кереш контроль эш.

2нче сыйныфта үткән белемнәрне кабатлау

2

Сүзлек диктанты №1

« Белем бәйрәме" темасына караган лексика

3

Контроль эш № 1.

«Белем бәйрәме» темасы буенча.

4

Контроль күчереп язу № 1.


«Ашханәдә»

5

Контроль эш №2.

«Без әти-әнигә булышабыз.»

7

Тест

Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр.

8

Контроль эш №3

"Кыш" .

9

Сүзлек диктанты № 2

"Шәһәрдә һәм авылда".

10

Контроль эш № 4.

"Кечкенә дусларыбыз».

11

Контроль эш № 5

"Җәй".

12

Контроль күчереп язу № 2

"Җәй".


Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары


УМК

Укытучы өчен методик

әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

1.Башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләре өчен рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту буенча үрнәк программа.1 - 4 нче сыйныфлар. Төзүче-авторлары: К. С. Фәтхуллова, Р. З. Хәйдәрова- Казан, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, 2011.

2. Р.З.Хәйдәрова, Г.М .Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина. Күңелле татар теле. Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) .Ике кисәктә.- Казан: Татармультфильм, 2013

3.Р. З. Хайдарова "Научно-педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан" Набережные Челны, 2006

4."Фән һәм мәктәп", "Мәйдан", "Мәгариф" журналлары.

5.Газизова А.Н. Башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы.-Казан: Яңалиф, 2007.

1.Р.З. Хайдарова, Р. Л.Малафеева. Татарский язык в таблицах: Таблицы по татарскому языку для работы с русскоязычными учащимися


2.Мультимедийная обучающая программа «Татар телле заман».

3 Н.Гимадиева,Р.Галләмова Татар теле.Кагыйдәләр җыентыгы,анализ үрнәкләре.,Казан "Гыйлем", 2012

4. Р.З.Хәйдәрова мультимедия җыентыклары
5. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: "Мәгариф", 2007.

6. Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, "Мәгърифәт", "Ачык дәрес" газеталары


Х.Сәлимов "Авыр орфограммалар сүзлекчәсе". - Алабуга, 2004.

Ф.А.Ганиева "Татарча-русча сүзлек". - Казан, 2004.

Ш.С.Ханбикова, Ф.С.Сафиуллина

"Синонимнар сүзлеге". - Казан,1999.

Ф.С.Сафиуллина " Антонимнар сүзлеге". - Казан, 2003.

Н.Исәнбәт "Татар теленең фразеологик сүзлеге". - Чаллы, 2001.

Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова "Сүзләр һәм җөмләләр дөньясында". - Казан: Мәгариф, 2000.

"Ялкын", "Салават күпере" журналлары

Татар теленнән сайтлар:

  1. ТАТКНИГАФОНД.RU

tatknigafund.ru


  1. Габдулла Тукай

gabdullatukay.ru

  1. Единая коллекция цифровых образовательных ресурсов

school-collection.edu.ru

  1. Изучение татарского языка

tugantelem.narod.ru

  1. Интерактивная звуковая мультимедийная библиотека «БАЛА»

balarf.ru/?utm_source=edu.tatar.ru&utm_medium=banner&utm_cam

  1. Материалы для изучения татарского языка

languages-study.com/tatar-links.html

  1. Образовательный портал Белем.ру

belem.ru

  1. Открытый класс. Сетевые педагогические сообщества

openclass.ru/node/55070

  1. Практическая фонетика татарского языка

tatar.com.ru/fonetika.php

  1. Татарские сказки

akiat.ru

  1. Татарский сайт

tatar.moy.su

  1. Татарский язык

tatar.com.ru

  1. Татарский язык-для всех

tatarile.org/tatartele/



© 2010-2022