Х. Туфанның Кайсыгызның кулы җылы? шигыренә анализ (9 нчы сыйныф)

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема. Хәсән Туфанның "Кайсыгызның кулы җылы?" шигыренә анализ.

Максат. 1.Шигырьгә анализ ясау өчен, Х.Туфан шигырьләре арасындагы бәйләнешне табарга өйрәнү өчен җирлек тудыру.

2. Укучыларның логик фикер йөртү, анализ ясый белү күнекмәләрен үстерү.

3. Хәсән Туфан шигырьләрнең гүзәллеген таба белергә өйрәтү.

Җиһазлау. Хәсән Туфанның портреты, экран, компьютер.

Дәрес барышы

  1. Оештыру.

Исәнләшү, укучыларны тынычландыру, дәресне башлау.

  1. Өй эшен тикшерү.

"Илдә ниләр бар икән?" шигерен яттан сөйләтү.

III. Актуальләштерү.

- Укучылар, без бүген Хәсән Туфан иҗатын өйрәнүне дәвам итеп,

"Кайсыгызның кулы җылы?" шигырен анализларбыз.

IV. Уку мәсәләсен кую һәм чишү.

- Укучылар, хәзер шигырьне эчтән бер кат укып чыгыгыз. Шигырьне нинди өлешләргә бүләр идегез?

- Ике өлешкә бүлеп була: 1) лирик геройның даими хәсрәте. 2) башына төшкән яңа хәсрәте.

(Укучыларның җаваплары экранда чагылыш таба бара. Дәрес ахырында тулы бер схема барлыкка килә.)

- Хәзер һәр өлешкә аерым-аерым тукталыйк. Шигырь башындагы ике юл нәрсә турында сөйли?

- Лирик герой чыныккан, ихтыяр көчен арттырган дип уйларга мөмкин.

- "Күлмәк җиңен ертасымы?" дигән юллар лирик геройның нинди

хәләтен күрсәтәләр?

- Лирик геройның чарасыз булуын, юану эзләвен күрсәтәләр.

- Ни өчен ул юану эзли?

- Хәсрәт, кайгы хисеннаң арыну өчен.

- Шигырьнең икенче өлешендә лирик герой нинди хәбәр ишетә?

- "Бусы алкалары, бусы - кабере..." юллары сөйгәненең үлемен хәбәр итә.

- "Алка" һәм "кабер". Ни өчен Х.Туфан бу сүзләрне янәшә куйды икән?

- Алка-яшьлек, матурлык, ә кабер - үлем символы. Бу ике символ янәшә килеп, лирик геройның эчке хисләрен ачарга ярдәм итә.

- Дүртенче строфа нәрсәгә багышланган?

- Лирик герой өчен әлеге кешенең ни дәрәҗәдә якын, кадерле булуына багышлана.

- Ике өлеш арасында нинди бәйләнеш бар?

- Хәсрәт өстенә хәсрәт өстәлә.

- Ни өчен "еламаска өйрәтте" гыйбарәсе хис дәрәҗәсен күрсәтә?

- Еламаска өйрәнү ул - бик күп хәсрәт чигү, күз яшьләренең кибүе, күп елау нәтиҗәсе.

- Әлеге сүзләр икенче тапкыр кабатланганда мәгънә үзгәрәме?

- Әйе. Чөнки лирик герой башта үз-үзен юата алырлык дәрәҗәдә була, ә

яңа хәсрәт - хатынының үлеме өстәлгәч, хәсрәт түзеп тора алмаслык дәрәҗәгә күтерәлә.

- "Күлмәк җиңен ертасымы?" сүзләренең башка мәгънәсе бармы?

- Күлмәк җиңен фронтта бәйләү пакеты булмаганда, соңгы чиктә генә ерталар. Күлмәк җиңе - символ. Ул хәсрәтне үз эченә бикләп, кешеләргә әйтми генә кичерү турында сөйли.

- "Сугыш", "дала", "яралар" сүзләренең нинди мәгънәләре бар дип уйлыйсыз?

- Сугыш - репрессияләр дулаган вакыт. Яралар - лирик геройның авыр хәсрәте.

- Күп хәсрәтләр күрү кешене чиргә, авыруга сабыштырамы?

- Әйе. Хәсрәтләр йөрәк авыртуга китерә.

- Ә йөрәк авыртуы ул нәрсә?

- Яра.

- Яра булса, аны бәйләп буламы соң?

- Әйе, яраны бәйләп була.

- "Бәйлисе бар йөрәкне," ди Хәсән Туфан. Метафораның мәгънәсен әйтегез. Чынлыкта йөрәкне бәйләп буламы?

- Юк. Йөрәкне бәйләп булмый.

- Бу сүзләр үзара ничек яраша?

- Йөрәк ярасы, яраны бәйләү - метафоралар. Алар хәсрәттән качу дигәнне аңлата.

V. Рефлексия.

- Димәк, укучылары, без бүген нинди нәтиҗәгә килдек?

- ...

VI. Өйгә эш.

Х.Туфанның "Тамчылар ни диләр?" шигырен укып килергә.



© 2010-2022