Внеклассное мероприятие «Көчлеләр, кыюлар, җитезләр бәйгесе»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
Көчлеләр, кыюлар ,җитезләр бәйгесе. (Башлангыч сыйныф укучылары өчен) Төзеделәр: Теләче районы Алан урта мәктәбенең I квалификация категорияле педагог-организатор Алсу Фаттахова Максат: укучыларның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш , спортка мәхәббәт , бердәмлек хисләре тәрбияләү. Үткәрү урыны: спортзал. Җиһазлау: музыка, обручлар, 12 кечкенә һәм 2 зур туп, кечкенә чаңгылар, кеглилар, эстафета таяклары, 2 кәрзин, кубиклар, шарлар, төсле зур хәрефләр, ясалган медальләр, эмблемалар.
Уенда 2 команда катнаша. Һәр командада 6 кеше. 1 команда - "Көчлеләр", 2 команда - "Җитезләр" . Уенда катнашучылар музыка астында спортзалга чакырганнан соң керәләр. Уенны караучылар һәм яклаучылар алдан ук кереп утыралар. Уен барышы Укытучы: Кадерле укучылар, килгән кунаклар! Без сезнең белән "Көчлеләр, кыюлар, җитезләр" дип исемләнгән спорт сөючеләр бәйгесенә җыйналдык. Бүгенге бәйгедә башлангыч сыйныфының спорт сөючеләре катнашырлар һәм көчлелектә, кыюлыкта, җитезлектә көчләрен сынарлар. Әйдәгез, уенда катнашучы "Көчлеләр" һәм "Җитезләр" командасы членнарын залыбызның түренә чакырыйк. (Музыка астында керәләр) Балалар кереп тезеләләр , шигырьләр сөйлиләр: 1.Спорт белән без һәрчак дус, Шуңа горурланабыз. Көчле,җитез, кыю булу Уе белән янабыз. 2.Универсиада уздырырга Җыенабыз күптән. Гер күтәреп, авырмыйм, дип, Шөгыльләнәм кич- иртән. 3.Бәйрәм була бүген бездә Уза төрле ярышлар. Барыбыз да бик сәләтле Кызганмагыз алкышлар. 4.Спорт ул -сәламәтлек, Ул нык мускуллар. Нык ихтыяр көче дә Спортчыларда бар. 5.Спорт ул - батырлык. Спортта зур осталык Спортта дисциплина Спортта чын дуслык. Бергә:Спорт-көч ул, Спорт -яшәү, Спорт ул - ташкын Спортчыга җиңү якын Җиңәргә ашкын! Укытучы: Бүгенге бәйгедә җиңүчеләребезне бәяләп бару өчен жюри членнары кирәк булачак. (Жюри сайланып куела). Шулай итеп безнең командаларыбыз әзер.Уенчыларыбызга уңышлар теләп ярышларыбызны башлыйбыз.
1 уен: "Разминка" Старт сызыгыннан алда араларын бер метр калдырып 4 кегли, алдарак обруч куела. Старт бирелүгә беренче уенчылар кеглилар арасыннан йөгерәләр, обруч эченә керәләр һәм кире йөгереп килеп уенны икенче иптәшенә тапшыра. Уен шулай дәвам итә. 2 уен: "Туплы эстафета" Старт сызыгыннан алда араларын биш метр калдырып 2 кегли , алдарак обруч куела. Беренче уенчыларга туп бирелә. Старт бирелүгә беренче уенчылар кеглилар арасын бер аякта йөгереп узалар, аннан соң обручка кадәр йөгерәләр, тупны обруч эченә куялар һәм кире йөгереп уенны икенче иптәшенә тапшыра. Икенчеләре шуны ук кабатлый, ә тупны обруч эченнән ала һәм өченче уенчыга тапшыра. Өченче уенчы да бер аякта кеглилар арасын уза, тупны обруч эченә куя, кире йөгереп уза.Уен шулай дәвам итә. 3 уен: "Обруч һәм туп белән" Беренче уенчыларга туп һәм обруч бирелә. Уенчылар арт белән басалар. Алар обруч белән тупны йөртеп билгеле бер араны йөгереп , уенны икенче иптәшенә тапшыра. Уен шулай дәвам итә.

4 уен: "Сигезле" Ике обруч сигезле формасында бәйләнгән. Һәр командадан ике уенчы берешәрләп обруч эченә керә, билгеле бер араны йөгереп узалар. Аннан соң һәр обруч эченә берешәр кеше өстәлә,икешәрләп , өчешәрләп йөгереп узалар. 5 уен: "Биатлон" Уенчыларның һәрберсендә нәни туплар. Беренче уенчыларда нәни чаңгылар. Чаңгы белән билгеләнгән араны үтәләр, әзерләнгән "корал" белән тиешле урынга "аталар", кире чаңгыларда кайтып, уен иптәшенә тапшырыла. Уен шулай дәвам итә. Туп тиешле урынга тисә очко өстәлә. 6 уен: "Дуслык" Уенчылар парлашып, кулларыннан тотышып басалар. Күпертелгән зур туп бирелә. Шул тупны маңгайлары белән тотып, билгеләнгән араны узалар. Уен шулай дәвам итә. 7 уен: "Йөгерешчеләр" Беренче уенчыларга эстафета таяклары бирелә. Старт бирелүгә беренче уенчылар билгеләнгән араны йөгерәләр, эстафета таягын обруч эченә куя һәм кире йөгереп уенны икенче иптәшенә тапшыра. Икенчеләре йөгерә обручка кадәр, эстафета таягын обруч эченнән ала һәм өченче уенчыга тапшыра. Өченче уенчы эстафета таягын обруч эченә куя , кире йөгереп уза. Уен шулай дәвам итә. 8 уен: «Көнгерәләр» Уенчылар старт сызыгында торалар. Беренче уенчыларга туп бирелә. Старт сызыгыннан 10 метр алда һәр команда каршына зур кубик куела. Шушы араны һәр уенчы тубын ике тез арасына куеп, йөгереп узарга тиеш. 9 уен: «Кубикларны җый» Старт сызыгыннан алда берәр метр ара калдырып, өч обруч куела. Беренче уенчыларның кулларында кәрзин, ә кәрзингә алты нәни кубик салына. Сигнал бирелүгә беренче уенчылар һәр обруч эченә икешәр кубик куеп, билгеле араны йөгереп узалар. Кәрзинне икенче уенчыга тапшыра. Икенче уенчылар обруч эчендәге кубикларны кәрзингә җыялар. Өченчеләре кубикларны обруч эченә икешәрләп салалар. Уен шулай дәвам итә. 10 уен: "Тылсымлы хәрефләр" Ике командага да тигез санда хәрефләр бирелә. Алар бу хәрефләрдән шигырь юллары төзеп, хәрефне берәрләп алып, билгеле бер араны йөгереп магнитлы тактага хәрефләрне ябыштырырга тиешләр. Түбәндәге шигырь юллары төзелә. Универсиада тиздән Була безнең Казанда. (хәрефләрдән төзелә) Көчлеләр, сәламәтләр Катнашачак ди, анда! (ике юлы бергә әйтелә) Укытучы: Шулай итеп безнең уеннарыбыз ахырына якынлашты. Җиңүчеләребезне билгеләү өчен сүзне жюри членнарына бирәбез. (Жюри нәтиҗә ясый, медальләр тапшырыла) Укытучы: Сау - сәламәт булыйм дисәң, Спорт кирәк! Күңелең шат булсын өчен Спорт кирәк! Бергә: Алга таба этәрүче Спорт , димәк! Укытучы: Бүгенге спорт бәйрәмендә катнашкан укучыларыбызга ,килгән кунакларга, жюри членнарына зур рәхмәт белдерәм! Барыгызга да сәламәтлек телим. Спорт белән дус булырга чакырам!












© 2010-2022