Конспект урока по технологии (3 класс)

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема. Парк. (Эшләнмә "Шәһәр паркы")

Максат: укучыларның табигый материаллар турында белемнәрен актуальләштерү; табигый материаллар кулланып эшләнмәне эшләү; табигый материалларны үзара нинди ысуллар белән тоташтыруны, күзаллауны киңәйтү; план буенча эшли белүне камилләштерү; пластилин нигездә табигый материаллар белән күләмле аппликация эшләү; эшләнмәне оформить иткәндә мөстәкыйль эш ярдәмендә балаларның фантазиясен үстерү; булачак эшләнмәнең эскизын эшләү осталыгын камилләштерү; копировка кәгазе белән эшләү осталыгын яхшырту; төрле материал үзлекләрен куллану; төп төшенчәләрне аңлау; шәһәр һәм бакча парклары төзү өчен эш коралларының билгеләнүен күрсәтү; профессияләр турында күзаллауларны формалаштыру.

Көтелгән нәтиҗә:

-предметлы: табигый материалларның үзлекләрен әйтү; табигый материалларның төсен, формасын, ныклыгын чагыштыру; композиция төзү өчен табигый материалларның үзлекләрен файдалану; күләмле аппликацияләр ясау өчен табигый материалларның тоташтыру ысуллары белән таныштыру; эскиз эшләү; эш планын төзү; табигый материаллардан шәһәр паркы макетын ясау; бакча-парк үсемлекләрен карап үстерү; үсемлекләрне карау өчен эш коралларын билгеләү;

- метапредмет:

-регулятив: дәреслектә текстлы эшләү планын тулыландырырга (мөстәкыйль), эшләнмәне эшләү өчен материал сайларга; мөстәкыйль эшләнгән эскиз һәм план нигезендә рефлексия үткәрергә, үзеңнең эшеңдә үзгәрешләр кертү, материал һәм композиция үзгәргәндә яңа максатлар кую, катлаулылыкка прогноз ясау.

-танып-белү: дәреслек текстыннан шәһәр тирәлегендә табигатьнең әһәмияте турында информация билгеләү; профессияләр турында сөйләү; информация эзләү өчен төрле информацион ресурслар куллану;

-коммуникатив: күмәк фикер алышканда аргументлар китерү (укытучы җитәкчелегендә); партнёрның фикерен бәяләү, аны үз фикерләрең белән чагыштыру; сораулар бирү, адекват ситуацияләр; информацияне ачыклау өчен сораулар бирү;

-шәхси: шәһәрдәге шартларда кешеләрнең хезмәтенә һәм профессионал эшчәнлегенә уңай карый, әйләнә-тирәгә сак карый, эзләнү-тикшерү эшендә кызыксынуын күрсәтү; предмет-практик эшчәнлектә уңышларын һәм уңышсыз якларын күрсәтү; эшләнмәне сыйфатлы эшләү өчен эш коралларыннан һәм материаллардан дөрес файдалану; этик номаларны үтәү, кайгыру, кеше хәленә керү, коллектив хезмәтенең кыйммәте.

Дәреслек: "Парк" (24-27 битләр)

Эш дәфтәре: "Табигый материаллар" (12 бит), "Шәһәр паркы" (13 бит).

Материаллар һәм инстументлар: биек булмаган тартма, табигый материаллар ( яфраклар, ботаклар, ярмалар, күркәләр), төсле кәгазь, картон, ак кәгазь бите, пластилин, стеклар, клей, кайчы, карандаш, копировка кәгазе.

План.

Дәрес барышы.

I.Оештыру. Эшкә кызыксындыру тудыру.

II. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру (Мин беләм).

III. Яңа материал өстендә эш.

Физкультминутка

IV."Психологическая разгрузка"

V. Эшләнмә өстендә эш. Анализ. Эшне планлаштыру.

VI. Эш барышы.

VII. Рефлексия.

Йомгаклау.

Дәрес барышы.

I.Оештыру. Эшкә кызыксындыру тудыру.

Мэнэджмент(өстәлгә табличка кую)

-Хәерле көн,дусларым . Кәефләрегез ничек? Бер-берегезгә яхшы кәеф теләп алыгыз әле!

Кәефләрегез шәп булуын теләп технология дәресен башлыйбыз. Бүген бездә кунаклар

да бар. Алар белән дә елмаеп исәнләшеп алыйк. Рәхмәт,утырыгыз.

- Каршы күршегезне барлагыз! Янәшә күршегезне барлагыз ! Структура Хай-Файв ( Тынычлык!)

Исәнме,дустым!(кул бирә) Исәнме,дустым!(кул бирә)

Хәлләрең ничек?(иңбашка куя)

Минеке -яхшы!(күкрәккә куя)

Хәерле иртә!(кочаклашалар)

II. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру (Мин беләм).

1.Өй эшен тикшерү. Структура ТЭЙК ОФ - ТАЧ ДАУН ("басарга-утырырга") (класс турында информация алу)

-а)Мин өй эшен эшләдем.

б) Өй эшен эшләве авыр булды.

в) Өй эшен эшләгәндә миңа әти-әни булышты.

г)Минем яхшы кәеф.

д) Мин дәрескә әзер.

- Өйдә сезгә профессияләр турында кабатларга кушылган иде. Стуктура КОНЭРС -"почмаклар", (алган белемнәрне тикшерү), кулыгыздагы карточкаларга карап , төрле почмакларга басарга, бер-берегезгә сөйләгез, хаталар булса төзәтегез. ("Архитектура", "Кафе", "Бүләкләр кибете") (Эшләрне бәяләү)

III. Яңа материал өстендә эш.

  1. -Бүген безнең гадәти булмаган дәрес- экскурсия.

Әйтегез әле, укучылар, шәһәрдә кайда ял итеп була икән? Ребусны укысак белербез: 20, 1, 21,14 (парк).

Ә укучылар, быелгысы ел нәрсәләр елы дип атала әле? (Парклар һәм скверлар" елы)

Безнең авылда парк бармы? Ә Сарманда? ( "Ленин паркы", "Парк с фонтаном", "Сарман паркы"). Җаваплар .


  1. -Без бүген шәһәр буйлап сәяхәтебезне дәвам итәрбез, тукталышыбыз - шәһәр паркы. Шәһәр паркына китәбез,

паркларны кем төзегәнен, аларны кем карап торганын белербез һәм үзебезнең парк проектын эшләрбез. Парклар

турында нәрсәләр беләсез? Җаваплар.

2)-Менә без паркта.Тирә-якка карагыз.Нинди матурлык!Нәрсәләр күрәсез? Җаваплар(1класс,Илдан)

Дәреслекнең 24 битен ачтык. Илнур һәм Гөлнур диалогын укыйбыз һәм сорауларына җавап бирәбез.

3)-Икенче абзацта төс белән билгеләнгән сүзне укыйк: "урман паркы". "Яшь технолог сүзлекчәсе"н ачтык (140 бит).

Укыйбыз. Урман паркы (лесопарк)- шәһәрдәге, посёлоктагы урман мәйданы.

4)-Балалар буш вакытларыгызда паркларда булганыгыз бармы?Көнегезне ничек үткәрдегез, сөйләгез әле! Җавап.

5)Информация эзләү.-Ни өчен кешеләр парклар ясый башлаганнар,алар нәрсә өчен кирәк? Җавап.

6)Укытучы нәтиҗә ясый: шәһәр тормышында парклар һәм бакчалар яшәүнең иң кирәкле элементлары булып торалар, чөнки шәһәрдә яшәүче кешеләр табигать белән элемтәне сизәргә, рәхәтен,ел фасылларының алышынганның ләззәтен күрергә тиешләр. Әгәр дә утыртылган агачлар әйбәт хәлдә булсалар, парклар һәм бакчалар яшеллек белән күмелсә, ял итүче кешеләргә ничек булыр? ( Рәхәт,күңелле булыр; саф һава, ял итү шәһәр ыгы-зыгысыннан) Җавап

ПРАВИЛА ПОВЕДЕНИЯ В ПАРКЕ. Слайд 1. Ходи по тропинкам и дорожкам. 2. Не шуми. 3. Не рви цветы. 4. Не лови бабочек. 5. Не разрушай муравейники. 6. Не сбивай несъедобные грибы. 7. Не рви паутину. 8. Не разжигай костёр. 9. Не оставляй после себя мусор.

Конспект урока по технологии (3 класс)

7)Илнур сүзләре укыла. Яңа төшенчә "бакча-парк сәнгате". "Яшь технолог сүзлекчәсе"н ачтык (140 бит). Укыйбыз: бакча-парк сәнгате - бакчалар, парклар һәм башка яшелләндерү урыннарын булдыру сәнгате.

8)Илнур һәм Гөлнур сорауларына җавап бирү. Җавап .

9)Парк турында әңгәмә. (Слайд, диск,парк турында)

(-спорт.,

-балалар өчен,

-йөрү өчен,

-күргәзмә парклар,

-ботаник һәм зоология парклары,

-тикшерү эшләре алып бару өчен,

-снатория-курор.парклар, курорт-шәһәрләрдә.) Ни өчен кирәк? (Сәламәтлек саклау, ял итү, танып белү, тәрбияләү өчен, табигать бнлән якынаю).

10) (24 бит, Гөлнур сораулары укыла."Паркларны кемнәр карап тора? Паркта һәрвакыт чиста һәм

ямьле булсын өчен, нәрсә эшләргә кирәк? Уйлыйк әле, укчылар? (Җавап) (Җавап)

-Ә, кемнәр алар ландшафт дизайнеры, яшелләндерүчеләр, ишегалды җыештыручылар? Ничек күз алдына

китерәсез? (Җавап)

Барысын да нинди сүз белән әйтәбез? (профессия)

-Тикшереп карыйк дөрес әйтелдеме икән?Безнең әзерләнеп килүче укучылар да бар иде. Аларга сүз бирик әле.

Җаваплар тыңлана. (Әнис, Алмаз, Л.Алмаз)

(Ландшафт дизайнеры- утыртылган төрле үсемлекләрдән композицияләр ясаучы, проектлаштыручы.

Яшелләндерүче- туфрак, ашламаны, утыртасы үсемлекләрне әзерләүче, клумбалар (Эшләрне бәяләү)

(чәчәк түтәлләре) һәм бордюрлар ясаучы, чәчәкләр, куаклар, агачлар утыртучы һәм үстерүче, аларны кисеп, караторучы белгеч.

Ишегалды җыештыручы -ишегалдын һәм йорт тирә-юнен чисталыкта тотучы кеше).

-Парк эше белән бәйләнгән тагы нинди прфессияләр беләсез? (чәчәкче, декоратор (декорацияләр ясаучы рәссам,

бизәүче) һәм башкалар).

11) Тәҗрибә үткәрәбез, күзәтәбез, нәтиҗә ясыйбыз. . (Слайд, Тест №1, 2) Җавап

-Шәһәр паркларын һәм бакчаларын карап, тәрбияләп тору өчен, нинди эш кораллары кирәк? Группалап эшлибез.

Коллективта. (Слайд, Тест №1, 2)

12)-Укучылар, сез хыялланырга яратасызмы ул? Җавап.

Әйдәгез, безнең хыялдагы шәһәр паркы өчен парк макеты ясыйбыз. Аның өчен безгә табигый материаллар кирәк булыр.

-Табигый материалларга нәрсәләр керә? Шуны кәгазь битенә язарсыз. 2 минут вакыт бирелә. Финк-Райт-Раунд Робин(Уйла-Яз-Фикерләш).

(Финк-укучылар җавапларны уйлыйлар, Райт-җавапларны язалар, Раунд Робин-2 минут эчендә фикер алышалар).

-Башта Б партнерлары башлый-кемнең туган көне якынрак-шул. Бергәләшеп киңәшләшеп алыгыз әле.

-Берничә укучыны тыңлап узыйк әле.Бу юлы А партнерлары башлый-кемнең гаиләсендә иң аз кеше. Җавап.

-Булдырдыгыз,дусларым, мин сезнең бу фикерләрегезне тактага язып куйыйм әле.Барысы да күрсен. (Тактага язу)

13) Физкультминутка. Микс-Фриз-Групп

-Хәзер бергәләп биеп алабыз. Биибез, музыка туктагач, басып калабыз.

Мин сорау бирәм, шул сорауның җавабы ничә булса шул сандагыча төркемләп басабыз.

-Бүген без тагы ничә яңа профессия белдек?( Ландшафт дизайнеры, яшелләндерүче, ишегалды җыештыручы) -3 (яки 5, чәчәкче, декоратор)

-Без бер төркемдә ничә кеше? -4

- Булдырдыгыз.

14)- Дәреслеккә карадык, 26 биттәге рәсемдә, табигый материалларны үзара нинди ысуллар белән тоташтырып була?

(проволка, клей, пластилин)


15) -Сәяхәтебезне дәвам итәбез.«Психологическая разгрузка» По дорожке, по дорожке скачем мы на правой ножке. (подскоки на правой ноге) И по этой же дорожке скачем мы на левой ножке. (подскоки на левой ноге) По тропинкам побежим, до лужайки добежим. (бег на месте) На лужайке, на лужаечке мы попрыгаем, как галочки. (прыжки на обеих ногах) Стоп. Немного отдохнём и теперь пешком пойдём. (ходьба на месте)

16) Эшнең кагыйдә һәм эш юлларын искә төшерү.

-Табигый материаллар, пластилин белән эшләү юлларын искә төшерик.

(-табигый материалларны ничек ялгап була дидек?(проволка, клей, пластилин);

-яфраклар белән эшләгәндә, нәфис,уалучан булуларын онытма,сак эшләргә;

-күркәләр, каты

-пластилин белән ничек эшлибез?(йомшарсын өчен кулда җылытабыз, изәбез, стеклар кулланып кисәбез, бизибез)

17) Табигый материаллардан күләмле аппликация.

-Без бүген, укучылар,табигый материаллардан күләмле аппликация эшләрсез, шәһәр паркы макетын.

әзер шәһәр паркы . Үзегезнең эшегездә табигый материалларны кулланырсыз. макетын күрсәтү

-(Макет күрсәтелә) Кирәкле материаллар һәм эш кораллары белән эшләү алымнары һәм кагый-

дәләрен искә төшерик. кагыйдәләр

-(биек булмаган коробка, табигый материаллар(яфраклар, ботаклар, нарат энәләре, ярма, күркәләр),

төсле кәгазь, картон, ак бит, пластиин, стеклар, кайчы, клей,карандаш, копироваль кәгазь).

-Кайчы, клей, стеклар белән эшләү кагыйдәләрен искә төшерик.

18) Эшләнмә өстендә эш. Анализ. Эшне планлаштыру.

-Укучылар, 27 биттәге өстәге значокларга карыйк, значокларның катлаулылыгы һәм безгә аппликацияне Дәреслек,

эшләү өчен вакыт күп кирәк булачагы күренә. Димәк, безгә бер дәрес кенә вакыт җитмәячәк. значоклар

19) -"Яшь технолог сораулары"на җавап бирәбез, ярдәмгә әзер эшкә һәм тексттагы планга "Яшь технолог

карыйлар. (Дәреслек, 27 бит) сораулары"на карыйлар


Яшь технолог сораулары


Сорау

Җавап

1

Мин нинди эшләмә ясармын?

"Шәһәр паркы" макеты

2

Эшләнмәне мин ни өчен ясармын?

Уйнау өчен. Кешеләр сыннары ясап була. Пректлаштыру бик кызыклы, яңа технологияләр өйрәнергә, үзеңне ландшафт герое итеп тоярга.

3.

Эшләү өчен, миңа нинди материаллар һәм эш кораллары кирәк?

Биек булмаган коробка, табигый материаллар (яфраклар. Ботаклар, энәләр, ярма, күркәләр (шишка)), төсле кәгазь, картон, бер бит ак кәгазь, пластилин, клей, чыбык, клей белән эшләү җайланмалары, кайчы, карандаш.

4.

Мин эшне ничек башкарырмын? Нинди ысуллар белән?

Карандаш белән рәсемләү, пластилин җәю, чыбык белән сызү, пластилин ярдәмендә тоташтыру, клейләү.

5.

Башта һәм аннан соң нәрсә эшләрмен?

(Эшнең планын төзим яки әзере белән танышам.)

Укучылар эш планы төзиләр.

1. Картонда рәсемне билгеләү.

2. Нигезне пластилин белән тутыру.

3.Пластилин өстендә рәсемне сызып билгеләү.

4.Сукмакларны, үләннәрне билгеләү.

5.Агачлар әзерләү.

6. Скамейкалар әзерләү.

7.Эшләнмәне бизәү.

6.

Мин нәрсә эшли беләм? Нәрсәгә өйрәнергә тиешмен?

Бер эшләнмәдә төрле техниканы тоташтырырга өйрәнү


-1 класс укучыларына пластилиннан кош, керпе, һ.б. ясарга була.

Эш барышы

  1. "Тәбәнәк тартма алыгыз. Кәгазь һәм катыргы өстендә тартманың төбен периметр буенча (Укытучы күр.

сызып чыгыгыз. Әзерләнгән материалны кисегез. Кәгазь материалда парк эскизын ясагыз. ябыштыруны)

Катыргы материалда пластилин җәегез" (Слайд 1).

Эскизны эшләгән вакытта сукмаклар, агачлар, скамейкалар һ.б. ның кайда урнашуын уйларга кирәк.

Картон - ул нигез, аны пластилин белән тутырырга кирәк.


  1. "Эскизлы кәгазьне пластилин өстенә куеп, парк макетында агачларны һәм сукмакларны чыбык бе-

лән сызып билгелзгез." (Слайд 2).

Пластилин белән тутырылган нигезгә өстән эскизлы кәгазьне куярга, чыбык белән рәсемне сызып чы-

галар.


  1. "Ярманы (тары, карабодай һ.б.) сөрткеч кәгазь аша бармакларыгыз белән сукмакларга тигез итеп та-

ратып чыгыгыз" (Слайд 3).


  1. "Парк макетын тартмага урнаштырыгыз. Рәсемдә күрсәтелгәнчә, аллеяларны яфраклар, чыршы

яки нарат күркәсе, пластилиннан ясагыз" (Слайд 4).

Агач һәм куаклар пластилин һәм табигый материаллардан җыела, табигый материалларның тоташтыру

үзлекләренә ия булуы.


  1. "Эш дәфтәрендәге өлгеләр ярдәмендә катыргыдан урындыклар өчен детальләр ясагыз, аларны

төсле кәгазь белән бизәгез. Детальләрне ябыштырып, урындыкларны ясап бетерегез һәм сукмаклар

буйлап куеп чыгыгыз. Эшләнмәне бизәгез." (Слайд 5)

Эш дәфтәреннән (13 бит) укучылар скамейка өлгеләре ясыйлар яки копировка кәгазе ярдәмендә каты кагәзь-

гә басалар (бер скамейкага ике деталь аяк кирәк). Детальләр киселә, бөгү сызыгыннан бөгелә.

Нигезгә скамейкалар ябыштырыла һәм композициянең башка элементлары куела.

Укытучы мөстәкыйль рәвештә эшләнмәне бизәп бетерергә куша (мәсәлән, фонарьлар, чүп савытлары һ.б.).

Рефлексия. Дәрес ахырында эшләргә презентация һәм эшләргә анализ.

1)Бәя кую критериялары:

-пөхтәлек.

-барлык технологик операцияләрне эшләү,

- үзенчәлекле композиция, күчереп алынмаган,

-үзенең эше турында грамоталы сөйләргә сәләтле.

2)Тикшергәннән соң һәрбер укучы үзенә туры килгән бәя куя торган значок ясый, дәреслекнең 27 битендә поляда.

3)"Эшләнмәнең бәясе"н исәпләү, таблица тутыру һәм дәреслектәге (27 бит) поляга значок кую.

- Ничек уйлыйсыз, эшләнмәнең бәясе кыйммәтме яки арзанмы? Аның өчен эшләнмәнең бәясен исәпләргә кирәк. Конкрет предметның бәясен критерияларга карап билгелиләр:

-материал бәсе,

-эшләнмәнең сыйфаты (аның матурлыгы, пөхтәлеге),

-оригинальлек (үзенә бертөрле булу), уникальлек (бердәнбер),

-эшнең катлаулыгы.

Эшләнмәнең бәясе

Эшләнмәнең бәясе исәпләү критериялары


Бәясе

материаллар

коробка


төсле кәгазь


картон


ак бит


пластилин


клей


кайчы


гади карандаш


копировка кәгазе


бәяләү критерияләре

күпме вакыт киткән


катлаулыгы


сыйфаты


уникаль (бердәнбер очрый торган)


Барысы



  1. Сорауларга җавап бирү.

-Үзегезнең эшегездә нинди табигый материаллардан кулландыгыз?

-Нинди тоташтыру ысуллары кулландыгыз?

Өй эше: -Эш дәфтәрендә , 12 бит, таблица тутырырга, көндәлеккә языла (аңлатыла).


© 2010-2022