Разработка урока «Правильное написание букв я, ю, е»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема. Е, я, ю хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу.
Максат. Укучыларның е, я, ю хәрефләре һәм аларның авазлары турында алган белемнәрен ныгыту, шушы хәрефләр кергән сүзләрне дөрес язу өстендә эшләү; игътибарлылыкны, мөстәкыйльлекне үстерү; татар телен өйрәнүгә кызыксыну, үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күреп шатлану хисе тәрбияләү.
Җиһазлау. Таблицалар, компьютер, слайдлар, карточкалар, магнитофон.
Материал. "Татар теле" дәреслеге, 2 нче сыйныф (авторы-А.Х.Нуриева), I кисәк, 62-63 нче битләр; "Башлангыч мәктәптә заманча дәрес" (авторы-И.Т.Сәгъдиева); Х.Халиков "Бәхет чишмәсе", 82 нче бит; "Татар теленнән дидактик материаллар" (авторы-С.Г.Вагыйзов), 2 нче сыйныф.
Дәрес барышы.
1. Оештыру өлеше. Исәнләшү. - Хәерле көн, укучылар! - Хәерле көн һәммәбезгә: укытучыма, дустыма, килгән кунакларга! (1 нче слайд) - Укучылар, игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә Х.Халиковның бер шигырен укып китәм. Шигырьдә кайсы ел фасылы турында сүз бара? ("Көз" шигырен уку)
Алтын-сары яфракларны җилләр саный. Иртә-кичен Суык бабай бармак яный. "Ник гомергә килми икән шушы язлар?!"- Дигән кебек моңсу гына китә казлар. Әнә инде юлга чыккан торналар да... Бер үк сүзне кабатлыйлар гүя бар да: - Суык бабай арттан җитеп харап булмыйк, Оча торыйк, бара торыйк, тор-рыйк, тор-рыйк!
- Бу шигырь кайсы ел фасылы турында булды инде? (көз) - Әйе, шигырьнең исеме дә "Көз" дип аталган. (2-5 нче слайдлар) - Шагыйрь көзнең нинди билгеләрен сурәтләгән? - Көз көне тагын нинди үзгәрешләр күзәтелә?

2. Матур язу күнегүе итеп көз турында сынамыш язарбыз.
Сентябрь аяз булса, кыш салкын булыр. (сүздәге тоташтыруларга игътибар иттерү, матур язу күнегүен башкару) - Бу сынамышта кайсы сүзләрдә ике авазга билге булып йөри торган хәреф бар? (сентябрь, аяз) - Сез тагын ике аваз кушылмаларын белдергән нинди хәрефләрне беләсез? (е, ю) (е, я, ю хәрефләре турында таблица ярдәмендә кабатлау)
3. Уку мәсьәләсен кую. - Без бу дәрестә шушы хәрефләр кергән сүзләрне дөрес итеп язарга өйрәнербез, алган белемнәребезне ныгытырбыз. (сораулар бирү, мисаллар китерү)
1) - Хәзер шушы авазларны хәрефкә әйләндереп 115 нче күнегүдәге сүзләрне укыйбыз. - Ә хәзер шушы сүзләрне дөрес итеп сүзлек диктанты итеп язабыз. Елга, яңа, хикәя, егерме, юлчы, дөя, бию, җәя, ерак, юнәлеш. (компьютер ярдәмендә тикшерү - 6-15 нче слайдлар)
2) - Сез хаталы язмагансыз, менә мин тиз генә тактага сүзләр язып куйган идем, анда хаталар китмәгәнме? Куйан, гәдәт, хәм, йөрәк, йолдыс, еырак, ел, юүтәл, күңеле, дөнья. (укучылар хаталарны төзәтә)
3) Дәреслек белән эш (113 нче күнегү) - телдән
Физкультминутка ("Әйдә, дустым, биергә" - җырлы уен)
Бергә: Без-бәхетле, шат балалар Уйныйбыз әйлән-бәйлән. Рамил, әйдә бие парлап, Кемне сайларсың икән? Рамил: Зилә янына киләм, Аңа кулымны бирәм. Әйдә, Зилә, чык уртага, Бергә биибез, диям.
4) Дәреслек белән эш (116 нчы күнегү) - бирем буенча эшләү. (17,18 нче слайд)
5) Дәреслек белән эш (114 нче күнегү) - телдән (рольләп уку) (20 нче слайд)
6) Индивидуаль эш (карточкалар белән эш) - е, я, ю хәрефләренең тиешлесен куеп күчереп язу.
1 вар. Җылы ...ңгыр ...вып китте. Ак ка...н ку... ...шел ...фрак ...рды. Олы ...лдагы ...кә бөреләре дә ...шәрә башлады. Җир ...шел хәтфә ...рганга төренде.
2 вар. О..., ...март, пы...ла, ка...н, ...балак, Ка...м, ...лга, сы...р, а..., дөнь..., сы...рчык, Гали..., ку...н, җә...н, ...рыш, ... .
Күзләр өчен гимнастика
7) Компьютерда бирелгән сүзләргә аваз-хәреф анализы ясау. (22-29 нчы слайдлар)
8) Тест биремнәре эшләү. (31-37 нче слайдлар)
9) "Әйе", "юк" уены (җаваплар белән килешсәләр укучылар кул чабалар)
- Татар телендә 2 авазга билге булып йөри торган хәрефләр бар. (+) - Я хәрефе [йа], [йә] аваз кушылмаларына билге булып йөри.(+) - Е артыннан ы хәрефе языла.(-) - Аю сүзендә ике аваз бар.(-) - Юкә сүзе нечкә әйтелешле сүз.(+) - Калын сүзләрдә ю хәрефен [йү] дип укырга кирәк. (-) - Я артыннан а хәрефе язылмый.(+) ...
4. Йомгаклау.

  • Бүген бик матур эшләдегез, актив булдыгыз. (38 нче слайд)
  • Бу дәрес безгә ни өчен кирәк иде?
  • Дәрестә алган белемнәр тормышта кирәк булырмы? Кайчан?

5. Өй эше. Индивидуаль карточкалар (бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп язарга һәм я, е, ю хәрефләре астына сызарга)
1 вар. ярды, яфрак, буендагы, юл, юкәләр сыра, дөя, йоныннан, Фаягөл, юрган әзерли, Юлдаш, Караюрганы, ярышка
2 вар. урманда, яши, тиен; чикләвек, ул, ярата; кышка, әзерли, азык; җыя, күп итеп, чикләвек.
6. Бәяләү. - Дәфтәрдәге сүзлек диктантын бәяләп, билгеләрен көндәлекләргә куярбыз.
© 2010-2022