Класстан тыш чара “ Ягез әле, кызлар”

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

БИЕКТАУ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ТАШСУ БАШЛАНГЫЧ ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ "

ГОМУМИ БЕЛЕМ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ.

Класстан тыш чара

" Ягез әле,кызлар"

Икенче квалификацион категорияле

Башлангыч сыйныф укытучысы

Ахметханова Гөлсинә Камил кызы.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Стенага "Бәйрәмегез котлы булсын "сүзләре язылган плакат эленә.Дәртлекөй яңгырый.

Алып баручы:

Бүгенге ярышта безнең гүзәл кызларыбыз үзләренең төрле яктан осталыкларын күрсәтерләр

Ярышны башлап җибәрер алдыннан иң элек әти-әниләр арасыннан хөкемдарлар сайлап куябыз.Алар безнең кызларыбызга гадел бәя бирерләр дип ышанып калабыз.

Әйдәгез,көчле алкышлар белән командаларны чакырыйк.Бәйрәмчә музыка астында "Кояшкай" һәм "Йолдызлар" командалары керәләр.

Алып баручы: Хөрмәтле кызларыбыз ! Сезне якынлашып килүче 8 нче март- Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелебездән котлыйбыз.Сезгә саулык-сәламәтлек, озын гомер, бәхетле балачак телибез.Ә бүгенге ярышта сезгә зур уңышлар теләп калабыз.

Хәзер командаларны жюри составы белән таныштырып китәм. Без жюри итеп мәктәбебезнең малайларының әниләрен сайладык. Алар:

  • Галиева Кадрия

  • Гарипова Гөлия

  • Камалиева Гөлчәчәк

" Ягез әле, кызлар" бәйгесен башлап җибәрәбез.

1нче бәйге - Таныштыру.(Һәрбер команда үзе турында таныштыра: исем,девиз һәм җыр)

1нче команда "Кояшкай" 2нче команда "Йолдызлар"

(Һәрбер команданың үз эмблемасы бар)

Ташсу авылыннан мин- Исемем була Гөлия!

Илгә гөл һәм нур иям,

Дуслыкны мин яратам,

Буламын мин капитан.

Земфира исемле булам.

Җәйнең иң матур чагында

Бу дөньяга мин туган.

Мин бит татар кызы диеп

Горур басып әйтәмен.

Нинди эшкә тотынсамда,

Бисмилламны әйтәмен.

Йөрәгемдә минем кайнар утлар

Борчу килсә куып таратам.

Ялгыз яшәү һич тә мөмкин түгел

Мин дусларым сезне яратам!!!

Ә мин Гүзәлия булам

Үзем матур, акыллы

Тәртип тә бозмыйм болай

Нәрсә әйтим инде сезгә

Вообщем мин бик шәп кызый.

Укуда да бик тырышам

Спортны да яратам

Ярышлар үткән чагында

Беренчелекне алам .

Ә мин булам Гөлинә!

Ташсуда мин бер генә,

Алтын толымлы чәчләремне

Тарап үрәм гел менә



© 2010-2022