Проектная работа «Изучаем родного края»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы "Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдек-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе" Тырыш авылы филиалы









Туган якны өйрәнү түгәрәге программасы

(1-4 сыйныфлар)






Программа авторы:


"Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдек-Баш

урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Тырыш авылы филиалы башлангыч сыйныф

укытучысы Шарафетдинова Рәзинә Н.









2013ел


Эчтәлек


  1. Программага аңлатма язуы.
  2. Программаның максаты.
  3. Программаның бурычлары.
  4. Программаны гамәлгә кую барышы.
  5. Программаның эчтәлеге.
  6. Программаның тематик бүленеше.
  7. Программаны тормышка ашыру шартлары.
8.Көтелгән нәтиҗәләр.



Аңлатма язуы.

Кеше һәм туган ил. Бу - ике төшенчә бер-берсенә шулкадәр тыгыз бәйләнгән ки, кешене илсез, ә илне кешедән башка күз алдына китерүе кыен. Ә нәрсә соң ул туган ил, туган як, туган җир?

Туган як ул - без яшәгән җир, сулаган һава, эчкән су.

Туган як ул- әти,әни,әби,бабай,абый.апа

Туган як ул- урман, кырлар, болыннар.

Туган як ул - без яшәгән йорт, ишек алды, дуслар,сыйныфташлар.

Каян башлана соң ул? Ул - син яши торган авыл, син иснәп үскән һава,тирәңдәге кошлар сайравы, кайнар кояш нурлары, келәм төсле ямь-яшел чирәм, халык бәйрәмнәре, һәм, беренче чиратта, ачык йөзле, сабыр кешеләре - халкы. Туган ягыбыздагы әти-әниебез, туган йортыбыз,дусларыбыз, күршеләребез, урман -болыннарыбыз, басу-кырларыбыз - барысы да бик кыйммәтле. Ә нәрсә кыйммәтле була соң? Хәзинә. Безнең өчен нәрсә соң ул хәзинә?Туган ягыбыз. Туган туфрак. Туган төбәк. Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел, һәр сабый бала өчен дә газиз һәм кадерле булырга тиеш. Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар, аның тарихы, халкының көнкүреше, гөреф-гадәтләре, милли йолалары балаларга белем һәм тәрбия бирүнең состав өлешенә әверелеп китте.

Туган якны яратырга өйрәтү, туган якка мәхәббәт тәрбияләү- патриотик тәрбия бирүнең беренче адымы. Патриотизм орлыклары гаиләдә үк салынырга тиеш. Кешенең нинди мохиттә тәрбияләнүе тормышта зур роль уйный. Укучыларны җанга рухи дәва бирүче туган як табигате, аның сихри көчкә ия булган чишмәләре, сабый чакта уйнап үскән хәтфә үләнле болыннары аша туган илебезне чын күңеленнән яратучы, милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр - Ватанның лаеклы уллары һәм кызлары итеп тәрбияләү патриотизм тәрбияләү өчен мөһим шарт булып тора. Бишек җырларыннан, ана теленнән башлап, балаларыбыз әйләнә-тирәбездәге бар нәрсәне яратырга тиеш - әти-әнисен, дусларын, үзе уйнап үскән яшел чирәмле урамын, өен, кичке шәфәкъ балкышын, туган якларын калдырып киткән торна тавышларын, яңа чабылган үлән исен ...Чын йөрәге белән тоеп ярата белгән кеше генә туган иленең патриоты була ала.Үзенең кече Ватаны табигатенә рухы белән бәйләнгән кеше генә һәр агач, чәчәк, җәнлек, бөҗәк һәм һәр кеше язмышы өчен үзендә җаваплылык тояр. Патриотик тәрбия бирүнең икенче адымы-туган як тарихын өйрәнү.Туган як тарихы ул - шунда яшәгән кешеләр тарихы.Кешенең тарихта тамырлары гаиләсенең традицияләрендә, халкының, туган ягының үткәнендә. Туган як тарихын өйрәнү укучыларга үз төбәкләрендә яшәгән кешеләр турында күбрәк белергә, якыннан танышырга мөмкинлек бирә.Аларның тормыш-яшәешләре укучыларда соклану һәм горурлану хисләре уята, өлкән буын кешеләренә карата хөрмәт тәрбияли.Без үсеп килүче буынга үзенең әтисе, гаиләсе, бабалары эшләрен дәвам итүче икәнен, аның тормышы, нәселе, дәүләтнең һәм, ниһаять, илнең бер кисәге булуын аңлатырга тиешбез .

Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк.Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең тарихын белергә, шуның аркылы халык тарихына якынаерга тиеш. Шәҗәрәләр төзү нәсел-ыру традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәп-әхлагын, кәсепләрен белү һәм дәвам иттерү өчен кирәк. Шулай булганда гына яшь кеше милләт җанлы, үз халкының улы булып җитлегә ала. Патриотик тәрбия бирүдә тагын мөһим чараларның берсе -музейлардагы хәзинәне - тарихи экспонатларны, халкыбызның рухи һәм матди культурасын , бүгенгесен һәм узганын чагылдыручы кыйммәтле материалларны куллану.Укучыларда туган илгә мәхәббәт, халкыбызның үткәндәге истәлекләрен хөрмәт итү, хәзерге казанышларына ихтирам һәм горурлык хисләре, милли аң тәрбияләүдә, укучыларга патриотик тәрбия бирүдә мәктәп музейлары зур әһәмияткә ия. Музейлар шулай ук туган якның , туган авылның , туган мәктәпнең тарихын өйрәнү, аны буыннан буынга саклап калдыруда һәм укыту-тәрбия эшендә зур ярдәм итә. Патриотик тәрбия бирүне халкыбыз узган сугышчан юл белән таныштыру аша алып бару гаять тә отышлы. Туган илне ихтирам итү, патриотизм хисләрен туган җиреннән аерылып , Ватан өчен утка кергән авылдашлар язмышы, аларның кичерешләре аша тәрбияләүдән дә отышлырак чара бармы соң? Сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар , ялгыз яшәүче әби-бабайларга ярдәм күрсәтү- һәрберсе дә укучылар күңелендә өлкән буынга хөрмәт тәрбияли. Музейга кергән һәр бала ветераннарга багышланган стенд, альбом, экспонатларны күрә,бигрәк тә кече яшьтәгеләр ныграк кызыксына, күп сораулар яудыралар.Алар моннан илебез азатлыгы өчен көрәшкән кешеләрнең исемнәре алдагы буыннарга җитәчәген аңлап чыга. Музейда үткәрелгән очрашулар, экскурсия, дәресләр , туган якка кагылышлы җирле материалларны өйрәтү аша балалар күңеленә патриотизм орлыклары салына. Мәктәптә үткәрелгән әдәби кичәләр - укучыларга чын-чынлап илһам чыганагы.Балаларга алдагы буыннарның бай тормыш тәҗрибәсен өйрәтү,тарихы, гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру кебек максатларга ирешү өчен музей материаллары - чиксез бай хәзинә.

Туган як тарихын өйрәнү халыкның иҗади көчен, гореф-гадәтләрен һәм игелекле традицияләрен тулысынча өйрәнүне күздә тота.Укучы үзе яши торган төбәкнең традицияләрен, халкын, тарихын, мәдәниятен, табигатен, аның үзенчәлекләрен аеруча яхшы белергә тиеш.

Тарихны сөйләп кенә бала күңеленә сеңдереп булмый.Бала эшчәнлеккә үзе катнашканда, үз күзләре белән күреп, үз куллары белән тотып караганда гына үзе өчен ачышлар ясый һәм белмәгәннәрен бүтәннәргә җиткерә ала.

Программаның актуальлеге - укучыларда туган як тарихы буенча белемнәр формалаштыру кирәклеге һәм куелган максат, бурычлардан чыгып билгеләнә.

Программа 1-4 сыйныф укучылары өчен төзелгән .




Программаның максаты.

  1. Белем бирү:
1. Туган якны өйрәнү: укучыларда үз республикаң, районың, авылың тарихы турында кузаллау булдыру;

2. Үз халкының рухи байлыгын өйрәнү, аны үстерү һәм саклау өчен үзләреннән өлеш кертүгә омтылыш тәрбияләү; 3. Балаларны күзәтергә, эзләнергә, фикерләргә, шул фикерне ачык итеп әйтә белергә, проект эшендә куллана белергә өйрәтү 4. Танып - белү, образлы һәм логик фикерләү сәләтен үстерү, сөйләмнәрен баету.

  1. Үстерелешле:
1.Укучыларда туган якны өйрәнүгә актив танып-белү кызыксынучанлыгын үстерү. 2.Яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, балаларның мөстәкыйльлеген үстерү. 3.Балаларның иҗади активлыгын, кызыксынучанлыгын, иҗади сәләтен күрү, ачу, аларны үстерү юлларын табу. 4 Предметара бәйләнешләр булдырып, фикерләү сәләтләрен үстерү, алынган белем - мәгълүматларны камилләштерү, киңәйтү, бер системага салу. 5.Өйрәнелә торган материалны анализлау, тарихи момент һәм фактларны аңлата һәм исбатлый белү. Акыл эшчәнлеген үстерү.
  1. Тәрбияви:
1.Туган илгә,туган якка мәхәббәт тәрбияләү. 2.Хезмәт сөючәнлек тәрбияләү, җиргә, хезмәт кешесенә мәхәббәт тәрбияләү. 3.Эстетик тәрбия бирү. Сөйләм культурасына, үз - үзенә таләпчәнлек, намуслылык, ныклы һәм тәвәккәл холык, зәвыклы балалар тәрбияләү.











Программаның бурычлары:

- укучыларның танып-белү күнекмәләрен, кызыксынуларын үстерү; балаларда үз халкына, тарихына, гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата кызыксыну уяту, үз милләте тарихына, яшәешенә битараф булмаска өйрәтү;

- укучыларда халкыбызның гасырлар буена тупланган әдәп-әхлак нормаларын булдыру;

- балаларда иҗади эшкә омтылыш уяту

- укучыларга үзләренең нәсел тамырларына, үз гаиләләренең үткәненә кызыксыну уяту;

- туган як тарихына бәйле шәхесләрне, мәгариф һәм сәнгать тарихын эзлекле өйрәнү;

- укучыларда милли үзаң формалаштыру;

- тарихи шәһәрләргә, табигатькә экскурсияләр үткәрү



























Программаны гамәлгә кую барышы:

1.Әзерлек этабы:

- программаны төзү;

- түгәрәк эше өчен кирәкле методик материаллар туплау;

- методик әдәбият белән танышу.

2.Оештыру-анализлау этабы:

- түгәрәк эшен оештырып җибәрү өчен коллектив туплау;

- музей материаллары ,экспонатлар белән танышу, инвентаризация ясау; - түгәрәк эшенең максаты, бурычларын, эш формаларын, методларын ачыклау.

3.Төп этап: -программаны гамәлгә ашыру эшен башлап җибәрү; - түгәрәк составын барлау; -программа буенча эшләү; -балаларны иҗат эшчәнлегенә җәлеп итү;

4.Йомгаклау этабы: -тәҗрибәне гомумиләштерү; - программа буенча эшкә нәтиҗә ясау.






Программаның эчтәлеге


I бүлек.Мин һәм минем гаиләм Гаилә тарихын өйрәнү.Шәҗәрә турында аңлатма.Нәсел шәҗәрәләренең ерак тарихыбызны өйрәнү өчен мөһим чыганак булуы. Шәҗәрә төзү үрнәкләре.Нәселнең географиясе, нәсел башлыгын эзләп табу. Гаиләдә электән сакланган хатларны туплау, хатлардагы мәгълүматларны файдалану. Нәселнең шөгыльләрен, һөнәрләрен өйрәнү.Укымышлы һәм озын гомерле кешеләре турында мәгълүмат җыю. Гаилә традицияләре һәм аларны саклау. Һәр буынга сыйфатлама-характеристика язу-"Минем шәҗәрәм". "Шәҗәрәдә минем гаиләм тарихы" II.Туган авылым Авылга нигез салыну. Исеме , риваятьләре, мәйданы, географик урыны, халкы, сулыклары, истәлекле урыннары, атамалары, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән танышу. Авыл кешеләренең культурасы, гореф-гадәтләре. Бәет, җырлар чыгаручы кешеләр белән очрашу. Авыл һөнәрчеләре һәм һөнәрләре турында мәгълүмат җыю, кул эшләреннән күргәзмә әзерләү,видеотасмага төшерү. Колхоз һәм башка оешмаларның тарихы. Хезмәт кешеләренең тормышын өйрәнү, төрле һөнәр ияләре белән очрашулар үткәрү. Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан, Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш чоры балалары турында материаллар туплау, өйләрендә булу. Фәнни-тикшеренү эшләре башкару. Әфганстанда хәрби хезмәттә булучылар белән очрашу, алар турында стенд эшләү. Мәктәп , мәдрәсәләр тарихын өйрәнү, ветеран укытучылар , чыгарылыш укучылары белән очрашулар үткәрү, мәктәп тарихын язу күздә тотыла. Мәктәп музеена экскурсия. Төбәгебездәге күренекле кешеләрнең тормышларын өйрәнү, кылган гамәлләрен хөрмәтләү, яшь буынны шулар үрнәгендә тәрбияләү. Истәлекле урыннарга сәяхәт.Чишмәләр,су буйларын күзәтү.





Программаның тематик бүленеше



Тема

Сәгать саны

Үткәрелә торган

эш төрләре

Мин һәм минем гаиләм

1

Үз нәселеңне беләсеңме?-гаилә тарихын өйрәнү

1

Укытучы чыгышы, үзара фикер алышу.

2

Хатлар ни сөйли?

1

Әңгәмә

3

Нәселем шәҗәрәсе

1

Эзләнү эше

4

Нәселемнең укымышлы кешеләре. Нәселемнең озын гомерле кешеләре

1

Эзләнү эше

5

Нәселем традицияләре

1

Гамәли эзләнү.

Әңгәмә.

6

Һәр буынга сыйфатлама-характеристика язу

1

Гамәли эзләнү.

Әңгәмә.

7

Нәселнең шөгыльләрен, һөнәрләрен өйрәнү.


Дәрес -КВН

8

"Шәҗәрәдә гаиләм тарихы"

1

Дәрес-конференция

9,10

Минем урам

2

Рәсемнәр ясау. Күргәзмә.

11

Минем туган авылым картада

1

Әңгәмә

Туган авылым

12

Авылым тарихы

1

Дәрес презентация,

13

Авылымның исеме каян килеп чыккан?

1

Буклет ясау.

14

Авылымдагы географик атамалар һәм аларның тарихы.

1

Әңгәмә

15

Авылым кешеләренең культурасы һәм көнкүреше (җырлар,бәетләр).

1

Видеотасмага төшерү.

16

Авылым һөнәрләре һәм һөнәрчеләре. Мәктәп музеена экскурсия

1

Экскурсия

17

Колхоз тарихы .

Мәктәп музеена экскурсия

1

Экскурсия

18

Авылдагы хезмәт һәм хезмәт кешеләре

1

Төрле һөнәр ияләре белән очрашу

19

Авылым кешеләре Бөек Ватан сугышында. "Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!"

1

Ветераннар белән очрашу, өйләрендә булу

20,21

Сугыш чоры балалары

2

Эзләнү эше,очрашулар

22,23

Алар Ватан алдындагы бурычны үтәделәр (Әфганстанда хәрби хезмәттә булучылар белән очрашу,стенд төзү)

2

Әфганстанда хәрби хезмәттә булучылар белән очрашу,стенд төзү

24

Мәктәп тарихы

1

Гамәли эзләнү.

Әңгәмә.

25

Мәктәпнең элекке укытучылары

1

Телдән журнал.

26


Алар безнең мәктәптә укыдылар.

1

Материаллар туплау, стенд төзү

27

Шушы яктан, шушы туфрактан без.

1

Күренекле авылдашлар белән очрашу үткәрү

28

"Якты йолдыз булып яна

Туган авыл күңелемдә"

1

Дәрес- конференция

29

Авылымның тарихи урыннары. Чишмәләр, су буйларын күзәтү

1

Экскурсия

30,31

Туган якның елгалары, үзәннәре.

2

Проект эше

32,33

Туган якның урманнары

"Урманнар табигать байлыгы»

2

Проект эше

34

Туган авылым бүген,иртәгә.

Йомгаклау

1

Дәрес презентация Буклет ясау.


Эчтәлек

I бүлек.Кукмарам туган җирем, Кукмарам -горурлыгым.

Үз районыбыз тарихы, мәдәнияте белән тирәннән танышу,бөек шәхесләре белән танышу.Кукмара зур тарихлы район.Кукмарада архитектура истәлекләре белән танышу.Кукмараның промышленность предприятиеләре.Кукмара -спорт сөючеләр үзәге.(Кукмарага экскурсиягә бару). Кукмарадан чыккан бөек шәхесләр .Туган ягыбызның күренекле шәхесләре белән таныштыру, очрашулар үткәрү. Туган якның тылсымлы каләм иясе - Рифә Рахман, аның тормыш юлы, иҗаты белән танышу. Шигырьләрен уку, фикерләр алышу.

II бүлек. Кукмара осталары.Әби -бабайларның күңел байлыгын кушып эшләнгән эшләрен өйрәнү.Халкыбызның күңел җәүһәрләре. Кукмара - мәгариф, мәдәният һәм сәнгать учагы.Зәркан сәнгате.Кулдан ясалган эш кораллары.Остаханә - осталар иле. Матурлык - туган өйдән башлана.

Халык иҗаты әсәрләре. Мәкальләр.Халык иҗаты әсәрләре.Бәетләр .Шигъри тәлгәшләр.

III бүлек.Төбәгем бәйрәмнәре.Ел фасыллары белән бәйле бәйрәмнәр

Милли бәйрәмнәр.Нардуган. Милли бәйрәмнәр.Нәүрүз.Нәүрүз, мөбарәкбад!" Бәйрәм үткәрү.Татар халык йолаларыТатар халык уен-йолалары. "Аулак өй".

Милли бәйрәмнәр. Сабантуй."Сабан туе - хезмәт туе" Бәйрәм үткәрү.

"Гүзәл җиребезне саклыйк!"Эшләнгән эшләргә йомгак.Проект эше.

Китап тәкъдир итү.










Программаның тематик бүленеше

Тема

Сәгать саны

Үткәрү формалары

Кукмарам туган җирем

1

Кукмара районы тарихы.

1

Укытучы чыгышы, үзара фикер алышу.

2

"Хезмәт даны" газетасы.

1

Әңгәмә

3

"Барыйк, әле Кукмарага".

1

Телдән җурнал

4, 5

Кукмара язучылары.

2

Эзләнү эше

6

Кукмара ягы күренекле кешеләре.

1

Гамәли эзләнү.

Әңгәмә.

7

"Җырларым син, моңнарым син,

Кукмара"

1

Гамәли эзләнү.

Әңгәмә.

8

Кукмара районы елгалары


Дәрес -КВН

9

Кукмараның тырыш халкы

1

Дәрес-конференция

10,11

Райондагы промышленность предприятиеләре.

2

Рәсемнәр ясау. Күргәзмә.

12

Без белмәгән аз булыр ...

1

Брейн-ринг уены.

Кукмара осталары

13

Әби -бабайларның күңел байлыгын кушып эшләнгән эшләрен өйрәнү.

Халкыбызның күңел җәүһәрләре.



14

Зәркан сәнгате.

1

Дәрес презентация,

15

Кулдан ясалган эш кораллары.

1

Буклет ясау.

16

Остаханә - осталар иле.

1

Әңгәмә

17

Матурлык - туган өйдән башлана.

1

Видеотасмага төшерү.

18

Халык иҗаты әсәрләре Мәкальләр

1

Гамәли эзләнү.

Әңгәмә.

19

Халык иҗаты әсәрләре.Бәетләр

1

Гамәли эзләнү.

Әңгәмә.

Төбәгем бәйрәмнәре

20,21

Ел фасыллары белән бәйле бәйрәмнәр

2

Укытучы чыгышы, үзара фикер алышу.

22,23

Милли бәйрәмнәр.Нардуган.

2

Әңгәмә

24

Милли бәйрәмнәр.Нәүрүз.

1

Телдән җурнал

25

Нәүрүз, мөбарәкбад!" Бәйрәм үткәрү.

1

Эзләнү эше

26

Татар халык йолалары

1

Гамәли эзләнү.

Әңгәмә.

27

Татар халык уен-йолалары "Аулак өй"

1

Телдән журнал.

28

Милли бәйрәмнәр. Сабантуй.

1

Материаллар туплау, стенд төзү

29

"Сабан туе - хезмәт туе" Бәйрәм үткәрү.

1

Дәрес-уен

30,31

"Гүзәл җиребезне саклыйк!"

2

Дәрес- конференция

32,33

Эшләнгән эшләргә йомгак.Проект эше.

2

Экскурсия

34

Китап тәкъдир итү.

1

Проект эше



Эчтәлек
I бүлек. Татарстан- Туган җирем Географик картадан Татарстан республикасын табу. Үзенчәлекләре. Татарстан территориясен текст ярдәмендә тасвирлау. (Төньяк, Туган як, озынлык,километр, көньяк, горизонт, Россия) Практик эш: Татарстанның территориясенә карта ярдәмендә характеристика бирү. II бүлек Туган якның күптөрле табигате. Климат һәм рельеф үзенчәлеге. Татар язучыларының табигатьне сурәтләгән әсәрләре. Р.Хисмәтуллин "Июль аланы" М. .Мирза "Кышның китәсе килми".К.Каримов "Кышкы мәтрүшкәләр" Җир асты байлыклары: файдалы казылмалар (нефть, балчык, ком, ком-чуерташ һ.б) аларны куллану. Тышкы кыяфәте буенча 2-3 файдалы казылманы чагыштыру, тиңдәш кисәкләр ярдәмендә аларга характеристика бирү. Татарстанның туфрагы. Экологик проблемалар Су объектлары: елга, күлләр, чишмәләр. Ялгызлык уртаклык исемнәрне кабатлау.Татар язучыларының елга күлләр турында әсәрләре. Туган авылының чишмәләре проект эше. Болын, урман, елга үсемлекләре. Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр. Дару үләннәре: файдасы Һәм кулланылышы. Туган якның дару үләннәре проект эше. Татарстанда үсә торган гөмбәләр. Аларны җыю тәртибе искә төшерү. Татарстандагы бөҗәк, балыклар. Сыйфатларны кулланып тасвирлау хикәяләре төзү. Татарстандагы кошлар. Туган якның кышлаучы кошлары проект эше. Татарстандагы кышлаучы кошларның танырга өйрәнү. Татарстанның культуралы үсемлекләре. Кыргый һәм йорт хайваннары "Минем яраткан йорт хайваным" проек эше. Дәрес сәяхәт "Бай һәм төрле минем туган ягым". Дәрес КВН "Туган якның күптөрле табигате" III бүлек Туган як кешеләренең яхшы эшләре Безнең якташлар -Ватанны саклаучылар . Күренекле шәхесләре турында әңгәмә. Бөек Ватан сугышы геройлары. Татарстанның күренекле кешеләре. Татарстанның күренекле кешеләре. Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан, Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш чоры балалары турында материаллар туплау, өйләрендә булу. Фәнни-тикшеренү эшләре башкару. Әфганстанда хәрби хезмәттә булучылар белән очрашу, алар турында стенд эшләү. Мәктәп , мәдрәсәләр тарихын өйрәнү, ветеран укытучылар , чыгарылыш укучылары белән очрашулар үткәрү, мәктәп тарихын язу күздә тотыла. Мәктәп музеена экскурсия. Төбәгебездәге күренекле кешеләрнең тормышларын өйрәнү, кылган гамәлләрен хөрмәтләү, яшь буынны шулар үрнәгендә тәрбияләү. Дәрес-викторина «Бел һәм ярат Туган ягыңны». Дәрес - проект «киләчәк паркы»







Программаның тематик бүленеше

Тема

Үткәрү формалары

Татарстан- Туган җирем

1

Татарстанның картасы

Әңгәмә

Презентация

2

Татарстанның тарихы

Әңгәмә

Презентация

3

Татарстан дәүләт символлары

Буклет ясау.

4

Татарстанның географиясе

Әңгәмә

Презентация

5

Татарстан башкаласы Казан.

Дәрес сәяхәт

6

Татарстанда төрле милләт халыклары яши.

Телдән журнал.

7

Татарстанның шәһәрләре. Тарихи шәһәрләргә читтән торып экскурсия ясау.

Дәрес сәяхәт

Туган якның күптөрле табигате

8

Туган якның җир өслеге

Әңгәмә

Презентация

9

Җир асты байлыклары

Кроссворд "Туган

якның җир

асты байлыклары"

10

Татарстанның туфрагы

Экологик дәрес.

11

Елга, күлләр,чишмәләр

"Идел елгасы"

турында хикәяләү

тексты төзү.

12,13

Челтер - челтер чишмә ага. Туган авылның чишмәләре проект эше

Дәрес - проект

14

Болын, урман, елга үсемлекләре

Дәрес КВН

15

Дару үләннәре

Телдән журнал.

16,17

Туган якның дару үләннәре проект эше

Дәрес - проект

18

Татарстанда үсә торган гөмбәләр

Әңгәмә

Уен

19

Татарстандагы хайван, бөҗәк, балыклар

Үзләренә ошаган темага класс белән презентация төзү. Мәсәлән "Күбәләк табигатьнең бизәге"

20

Татарстандагы кошлар

Презентация төзү.

Тасвирлау элементлары

кулланып

«Минем яраткан хайваным» хикәя төзү.

21,22

Туган якның кышлаучы кошлары проект эше.

Дәрес - проект

23

Татарстанның культуралы үсемлекләре.

Әңгәмә

Презентация

Уен

24

Кыргый һәм йорт хайваннары.

Буклет ясау

25,26

"Минем яраткан йорт хайваным" проект эше

Дәрес - проект

27

Дәрес сәяхәт "Бай һәм төрле минем туган ягым"

Дәрес- сәяхәт

28

Дәрес КВН "Туган якның күптөрле табигате"

Дәрес -КВН

Туган як кешеләренең яхшы эшләре

29

Безнең якташлар -Ватанны саклаучылар

Ватанны саклаучы солдатларга хат язу

30

"Алар даны мәңгелек!" Бөек Ватан сугышы геройлары.

"Минем бабай" сочинеие язу, котлау открыткасы ясау

31

Татарстанның күренекле кешеләре

Күренекле авылдашлар белән очрашу үткәрү

32

Татарстанның күренекле кешеләре. Хезмәтләре - хөрмәтле.

Дәрес очрашу

33

Дәрес-викторина «Бел һәм ярат Туган ягыңны».

Мәктәп музеена экскурсия

34

Дәрес - проект « Киләчәк паркы»

Дәрес - проект











Программаны тормышка ашыру юллары



Түгәрәктә туган як тарихы белән кызыксынган барлык балалар шөгыльләнә.Программа үзенең эчтәлеге белән төбәк тарихын үткәннән алып бүгенгесенә кадәр үз эченә ала.Туган як тарихын өйрәнү юллары һәм методлары төрле : семинар, экскурсия, очрашулар, төрле уеннар, эзләнү -тикшеренү эшләре һ.б.Аларны үткәрү укучының яшеннән, әзерлек дәрәҗәсеннән, түгәрәк занятиеләренең максатыннан тора.Бигрәк тә экскурсияләр укучыларда зур кызыксыну уята.Укучыларның түгәрәк белән кызыксынулары артсын өчен, укытучы үткәрү формаларын чиратлаштырып барырга тиеш. Тикшеренү эшләре укытучы җитәкчелегендә алып барыла. Эшне оештырган укытучы үзе дә, беренчедән, төбәк тарихы буенча төп чыганакларны белергә тиеш. Икенчедән, үзе дә тикшеренү эше белән шөгыльләнергә, укучының эше белән кызыксынырга , өченчедән, туган як тарихын өйрәнү буенча класстан тыш эшләрдә оештыручы булырга тиеш.

Укучыларны бигрәк тә үзләренең күңелләренә якын булган, танышлары, якыннары катнашкан вакыйгалар, авылның барлыкка килүе кызыксындыра. Шуңа да тарих дәресләрендә тарихи вакыйга турында сөйләгәндә , бу вакыйганың безнең җирлеккә, авыл кешеләренә нинди мөнәсәбәте булуын аңлату кирәк.

Бу авторлык прогаммасы укучыларга туган төбәкнең тарихы , мәдәнияте турында тирәнрәк аңларга, төрле формадагы эзләнү эшләренә -гади язмадан башлап, фәнни-тикшеренү эшләренә кадәр- өйрәнергә мөмкинлек бирә.Программа буенча эшчәнлек нәтиҗәләре укучылар тарафыннан иҗади эшләр, реферат, фәнни-тикшеренү эшләре, презентацияләр һ.б. формасында тәкъдим ителә.




Көтелгән нәтиҗәләр


Туган як тарихын өйрәнү түгәрәгендә шөгыльләнгән бала:

-үз гаиләсе тарихына хөрмәт белән карый, горурлану хисләре кичерә;

-мөстәкыйль рәвештә ачышлар ясый,

-материал җыя, гомумиләштерә, мәктәп музеен тулыландыра;

-эзләнү эше алып бара, материалны анализлый, системалаштыра, гомумиләштереп, нәтиҗәләр ясый;

- уеннар вакытында өйрәнгән материалны ныгыта;

-туган як тарихы буенча белемнәрен арттыра;

-фәнни-тикшеренү эшләренә өйрәнә;

-патриотизм, туган якка мәхәббәт хисе тәрбияли.


Куллану өчен әдәбият

1 . Әминов А.М. Татар халкы һәм Татарстан тарихы.- Казан, 2005

2.Гаилә альбомнары .Өй архивындагы фотолар, документлар күчермәсе, хатлар.

3."Мәгариф"журналлары

4.Татарстан тарихы.Төп мәктәп өчен уку әсбабы.-Казан.-ТаРИХ, 2001

5.Хәтер.Татарстан Республикасы, Казан, Хәтер китабы нәшр.,1996.

6.К.В.Закирова, Р.А.Кадыйрова "Әдәп төбе- матур гадәт";

7."Көч һәм рух тамырлары";

8."Якташ язучылар " дәреслек-хрестоматия;

9. М.Н.Габидуллина "Балачакның гүзәл мизгелләре";

10.Ф.Харисов, Л.Харисова "Уен - милли тәрбия чарасы";

11."Алар илгә Җиңү алып кайтты",Кукмара районы.(Казан,2008);

12."Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында" Казан, 2009;

13."Кукморский регион: проблемы истории и культуры",Казань,2005;


© 2010-2022