Г. Тукайга багышланган кичә

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

МБОУ «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә районы Ленино урта гомуми белем мәктәбе"





Габдулла әфәнде

(Габдулла Тукайның туган көненә багышланган кичә)












Хәсәнова Зөлфия Галиәкбәр кызы,

I категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы









Кичә үтәсе залга Г. Тукай портреты эленә. Шулай ук, аңа багышлап язылган шигырь юллары экранда күренә. Мәсәлән:

"Нур идең син, яки якты нурлы бер йолдыз идең"

"Армый-талмый итте хезмәт милләтнең рухына ул,

Барсын алга милләтем дип, төрле яктан ачты юл".

"Син идең бит һәммәбезнең моңлы җанлы шагыйре,

Син идең бит халкыбызның солтаны һәм шаһ ире"

"Арамызда нурлы Чулпан, якты Кояш,

Ай идең, Милли гөлләр сандугачы-син идең, сайрый идең".

"Тәфтиләү" көе яңгырый. Сәхнәгә ике алып баручы чыга.

1нче алып баручы Әйләнәдә гөлләр,

Тормыш якты!

Бәйрәм хисе бүген күңелдә

Туган көнең белән! диләр,

Горурланып һәркем бу көндә.

2 нче алып баручы Килә, килә... Язлар саен сиңа

Илең килә туган көнеңдә,

Бетми торга гомерен кушкан сыман

Синең бөек кыска гомергә.

1нче алып баручы Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн. Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да тирәнрәк ачыла бара. Чын шагыйрьләр үлемсез булалар. Даһиларның гомере халык хәтере белән исәпләнә.

2 нче алып баручы Тукай бүген дә әдәбиятыбызның алгы сафында баруын дәвам итә. Тәпи басып, тел ачылгач та без аның иҗаты белән таныша башлыйбыз. Әти-әниләр, әби-бабайлар авызыннан беренче тапкыр Шүрәле, Су анасы хакында ишетәбез. Мәктәпкә килгәч әлеге геройларга җан өргән мәшһүр шагыйрь белән ныклабрак танышабыз.

1нче алып баручы Шигырь бәйрәмен башлаганчы, сөекле шагыйребезнең биографиясен һәм иҗатын искә төшереп үтик әле. Моның өчен сорау-җавап уены оештырып алырбыз. Иң күп һәм дөрес җавап биргән укучыларны бүләк көтә.

  1. Г. Тукай кайчан һәм кайда туган?

  2. Әти-әнисенең исеме ничек?

  3. Габдулла Тукай яшәгән Сәгъди абзый йорты кайда урнашкан?

  4. Г. Тукайның музейлары кайларда бар?

  5. Кайсы мәдрәсәләрдә белем алган?

  6. Автобиографик әсәре ничек атала?

  7. Бу өзекләр кайсы шигырьләрдән:

Айрылып китсәм дә синнән гомремнең таңында мин,

И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин.

(Туган җиремә)

Тик кенә торганда капланды томанга бар һава;

Кар оча, кар себерелә, кар котырына һәм кар ява.

(Буран)

Борын заман бер Ир белән Хатын торган,

Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган;

(Кәҗә белән Сарык)

Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый

Ян тәрәзә каршысында иртәнге дәресен карый.

(Эш беткәч, уйнарга ярый)

(Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырыла)

2 нче алып баручы Замандашлары, дуслары да Габдулла Тукай иҗатына югары бәя бирәләр. Аның милләте, туган халкы өчен янып йөрүен беләләр, үткен теленә сокланалар, хөрмәт итәләр.Тукайның авырып үз араларыннан китүен бик авыр кичерәләр. Аңа багышлап шигырьләр язалар. Тукайның замандашы Гариф Гайнуллин-Чокалый "Габдулла әфәнде Тукаев хакында мәрсия" шигырендә болай дип яза:

1 укучы: Нур идең син, якты нурлы бер йолдыз идең,

Балкый идең күктә даим, бер үзең, ялгыз идең.

Яшьтән үк милләт күгендә тугъры, якты юл ачып,

Тордың өстемезгә чиксез син мәхәббәт, нур чәчеп.

Инде бездән кисте, каплады нурыңны зур болыт,

Китми һәм китмәс күңелдән шул нур асла отылып.

Яшәдекчә милләтең һәм пакъ намең бергә яшәр,

Чөнки калдырдың мөкатдәс эз вә хезмәт, күп әсәр.

(кыскартып алынды)

1нче алып баручы Гаиләсе, Тукай белән аралашып яшәгән шагыйрә Рокыя Ибраһимия "Китте шагыйрь" шигырендә, шагыйрьне хәтта шүрәлеләр сагына, ул урмандагы һәр агач, наратлар чын шагыйребез китте дип кайгырып сөйлиләр" дип яза.

2 укучы Китте шагыйрь

Алмасы бик татлы булган бер алмагач идең син,

Калды милләт бик ялангач, алмагачы булмагач.

Милләтнең рухы күтәргән хуш чәчәкле гөл идең,

Милләтемнең ландышы син, я миләүшәсе идең.

Бакчамызда сайрый торган бик матур былбыл идең,

Барча гөлләр арасында иң ләтыйф бер гөл идең.

Барган идем урманына, килеп чыкты шүрәле:

"Мине сезгә белдерүче китте шагыйрь",-дип сөйли.

Ул нарат, чыршы, агачлар-һәрберсе кайгылы:

"Китте чын шагыйремез",-дип хәл теле илә сөйли.

Төшкән идем су буена, су анасы утыра,

"Китте милли телле үткен шагыйрең!"-дип ул тора.

Су эчендәге балыклар барчасы бик моң йөзә,

Гүя әйтерсең алар да кайгыны ошбу сизә.

Су буенда сайрый торган төрле-төрле кошлары-

Барысы да кайгыралар-ул Ходай былбыллары.

Тагы алтын әтәче дә кычкыра канат кагып:

Ул кадерле шагыйрең китте, хәзер дөньяда юк!"

Милләтнең каһарманы, чын шагыйремез, калмадың,

Бары калды безләргә ядкяр булып әсәрләрең.

Һич тә чыкмас исемездән, Тукаев, исмең синең,

Керсә дә кара җиргә вакытсыз җисемең синең.

(кыскартып алынды)

2 нче алып баручы Тукай белән якыннан аралашып яшәгән Галимҗан Акчурин да үзенең "Мәрхүм иптәшем, шагыйрь Габдулла Тукаев хакында" дип аталган шигырендә милләтнең бөек шагыйрен югалтуы турында ачынып яза.

3 укучы Тәәсеф, мең тәәсеф безгә һәм милләткә бу көндә!

Түгәдер канлы яшь иптәшләре һәм бән дә бу көндә.

Ничек түкмәскә? Милләт, үстереп кыммәтле шагыйрен,

Югалтадыр, озата бу дөнядан күк гүргә.

Бар иде милләтен җырлап җуаткан якты көннәре;

Хәзер инде җиһанда исме бар, юк җисме бу көндә.

Кичен көн дә Пушкиным бар, дип безем милләт

Чигә һәртөрле хәсрәтләр бу кайгылы кара көндә.

Күрәм мин: матбугатта җырларын җырлап рәхәт тапкан

Күңел инде хәзер сынык вә рухсыз егълый бу көндә.

Гомеремдә бер таралмаган болытлар да бирәләр юл,

Итә рухын шагыйрьнең изге фәрештәгә бу көндә.

Тырыштың милләтең чөн, кыска гомрең кичмәде рәхәт,

Шуның өчен һәрбер инсан тели җәннәт сиңа бу көндә.

Күтәрми сәҗдәдән башын һәр фәрештә һәм чигәләр гамъ,

Күреп изге шагыйрьнең нурлы рухын күктә бу көндә.

1 нче алып баручы XX гасыр башында яшәп иҗат иткән бер генә шагыйрь дә Туктай иҗатына битараф булмаган, күбесе аны үзенең остазы дип санаган. Шагыйрьнең дөньядан китүе барысын да тетрәндергән. Алар үзләренең хисләрен шигъри юлларга салганнар. Ягъкуб Аймановның "Хөрмәтле шагыйремез Тукаевка", Кизләвинең "Сөекле шагыйремез мәрхүм Габдулла Тукаев рухына", Бәдретдин Киләчинең "Мәрхүм остаз шагыйрь Габдулла Тукаевка ядъкәр", Кәшшав Курмашевның "Әдәбият былбылы олугъ Мирхәйдәр Фәйзинең "Габдулла әфәнде Тукаев наменә" һ.б. шигырьләрдә аны җир йөзендә булган иң якты, иң илаһи образларга тиңлиләр.

2 нче алып баручы Шагыйрь туган көнне Казанда зур шигырь бәйрәме үтә. Әлеге бәйрәмдә шагыйрьләр үзләре язган шигырьләрен укыйлар. Шигырьләрдә Бөек шагыйрьне сагыну, аның иҗатына хөрмәт хисләре чагыла.

4 укучы Марс Шабаев "Тукайны сагыну" (кыскартып алынды)

Тупырдашып торган пар атларда,

Йә булмаса елгыр тулпарда

Тып-тып басып түгел,

Биштәр асып Тукай моңы кергән йортларга.

Ул моң Кушлавычтан башланган да,

Өчилегә күчкән, Кырлайга;

Инешләргә иңгән, урманнарга,

Томан булып сарган тугайга.

Тугайларда тайлар-байларныкы...

Тай саклаучы ялчы малайлар

Тулган айга карап моңайганда,

Тукай моңы белән моңайган.

Тубалдагы орлык соңгы өмет

Булган чакта авыл картына,

Тургай булалмаган Тукай моңы-

Ул җил булган тәрәз артында.

5 укучы Ул моң "ач үлемнең куркусыннан"

Ил елаган өчен елаган...

Тукай моңы-халык моңы шулай

Иңрәп торган авыр елларда.

Ул моң сыкраулардан, аһ-зарлардан

Халык ярсуына әверелгән;

"Илгә-азатлык!" дип аһ оручы

Ирләр йөрәгенә бәрелгән.

Бөек Тукай, моңы-җыры булып,

Туган теле булып халыкның,

Гасырлардан гасырларга шулай

Күкрәп барыр өчен калыктың.

Ирек алган илдә мөмкинмени

Онытылырга, тынып калырга:

Язган сиңа, Тукай, заман белән,

Шатлык җыры, Тормыш гимны булып,

Гасырларны кичеп барырга...

1 нче алып баручы 27 ел гына яшәп калган Тукай инде йөз ел буе шагыйрьләребезгә үрнәк, өлге булып тора. Игътибар иткәнсездер-20 гасыр шагыйрьләре дә, 21 гасыр шагыйрьләре дә аны остазлары итеп саныйлар. Һәм бу күренеш шулай дәвам итәчәк тә-шагыйрьләр өчен генә түгел, барлык сәнгать кешеләре өчен дә Тукай күктәге янар йолдыз, өлге-үрнәк булып тора. (Тукай шигырьләренә язылган көйләрне тыңлау)


© 2010-2022